КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ
Л. ТОЛСТОЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ
ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ
ПРОЕКТ ЭШЕ
5 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН БЕЛЕМНӘРНЕ БӘЯЛӘҮ ТӨРЛӘРЕ
Башкардылар:
Укытучылар белемен камилләштерү
курсларында укучылар:
1.Газизова М.М.- ТР Сарман муниципаль районы МБББУ “Иске Кәшер УГББМ” филиалы “Сарайлы ТГББМ”нең 1нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2.Корбанова Г.Ф.-ТР Әтнә муниципаль районы МБББУ “Яңа Шашы ТГББ М”нең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Проект эше яклауга тәкъдим ителә:
Татар әдәбияты кафедрасы доценты Юсупова Н.М.
Казан 2017
Эчтәлек
КЕРЕШ..................................................................................................................3 БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Мәктәптә укучыларның белемнәрен бәяләү эшчәнлеген оештыру...........................................................................................6 1.1. Мәктәптә укучыларның белемнәрен бәяләү эше........................................ 6 1.2. Укучыларның белемнәрен бәяләү эшчәнлеген оештыру методикасы..............................................................................................................8 ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. 5 нче сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләү үзенчәлеге.............................................................................................................15 2.1. Татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләү төрләре(эш тәҗрибәсеннән)................................................................................15 ЙОМГАК .............................................................................................................22 ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ....................................................................................24 | |
КЕРЕШ
Мәктәптә татар әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар әдәбияты фәнен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Әлеге предмет буенча белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү укучыларның белемен бәяләү күнегүләре аркылы да тормышка ашырыла. Татар әдәбиятын укытканда белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү өчен укучыларның белемнәрен тикшерү бик әһәмиятле эш. Кайбер төр күнегүләр укучылардан иҗади эшчәнлекне сорый. Укучыларның иҗади эшләр белән шөгыльләнүе аларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә. Мәктәптә укучыларның татар әдәбияты буенча белемнэрен тикшерү эшләрен оештыру бу предметны укытуның бик мөһим һәм аерылгысыз компоненты булып тора.
5 нче сыйныфта укучыларның татар әдәбиятыннан белемнәрен бәяләү эшен даими алып бару, белем һәм күнекмәләрен дөрес, урынлы һәм нәтиҗәле куллану мөмкинлеген тәэмин итү хәзерге укыту эшчәнлегенең актуаль мәсьәләсе булып тора. Гомумән, бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану максатларын куя. Димәк, хәзерге уку-укыту процессында укучыларның белемнәрен бәяләү төрләре дә әһәмиятле урынны алып тора.
Мәгариф оешмаларын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Белемнәрне бәяләү эшчәнлегендә нформацион-коммуникатив технологиядән дә нәтиҗәле файдаланырга момкин. Бу үз чиратында вакытны нәтиҗәле файдаланырга ярдәм итә, укучының кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үстерә.
Укучыларга белем бирү, фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру, тәрбияләү процессында информацион-коммуникатив технологияне куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.
Максат һәм бурычлар. Проект эшебезнең төп максаты булып татар мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә 5 нче сыйныф укучыларының (алга таба: мәктәптә укучыларның) татар әдәбиятыннан белемнәрен бәяләүдә төрледән- төрле күнегүләр кулланып булуын күрсәтү, бу төр эшчәнлекне урынлы һәм максатчан куллану үзенчәлекләрен билгеләү тора.
Әлеге фәнни хезмәт 5 нче сыйныф укучыларының татар әдәбиятыннан белемен бәяләү күнегүләренең күп төрле икәнен күрсәтүне бурыч итеп куя.
Тикшеренү объекты –5 нче сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләү күнегүләре.
Тикшеренү предметы – 5 нче сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләү төрләре.
Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның. характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү, эзләнү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.
Проектның фәнни-гамәли әһәмияте.
Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә һәм күзаллауларның татар әдәбиятын укыту методикасы курслары буенча семинар дәресләргә әзерләнүче студентларга чыганак булып торуы белән аңлатыла. Хезмәттә тупланган материалларны мәктәп укытучыларына 5 нче сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләү өчен тәкъдим итеп була.
Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Проект эшеннән көтелгән нәтиҗә: 5 нче сыйныфта укучыларның татар әдәбиятыннан белемен бәяләү төрләренең белем минимумы күрсәткеченә тәңгәллеген исбатлау.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. МӘКТӘПТӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМНӘРЕН БӘЯЛӘҮ ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ
1.1. Мәктәптә укучыларның белемнәрен бәяләү эше
Укучыларның ана теле һәм әдәбиятыннан алган белем сыйфаты даими рәвештә тикшерүгә бәйле. Татар әдәбияты дәресләрендә укучы үзе үзләштергән теоретик мәгълүматны гамәлдә куллана алырлык белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш. Тел һәм сөйләм күнекмәләрен дөрес бәяләү укучының тел, аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыгын, гомуми белем һәм фикерләү дәрәҗәсен дә билгели. Белемне тикшерү, үзмаксатка әйләндерелеп, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү ысулына, укытучы эшенә бәя бирүгә генә кайтарылып калырга тиеш түгел. Ул — укыту процессының аерылгысыз өлеше, чөнки бу очракта укытучы тарафыннан белем дәрәҗәсе турында алынган мәгълүмат уку материалын, укучыларның эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештырырга һәм аларның укуга мөнәсәбәтен үзгәртергә, җаваплылыгын арттырырга ярдәм итә. Димәк, укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен дөрес итеп бәяләү телне аралашу коралы буларак үзләштерүне, әдәбият турында системалы белем булдыруны күзаллый, шулай ук ул башка милләт телен, мәдәниятен өйрәнү өчен дә мөмкинлекләр ача. Укучыларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен гадел итеп бәяләү — укытучы эшчәнлегенең иң мөһим сыйфаты. Бу таләпләрнең үтәлүе белем бирүнең сыйфатын арттыруга, аны бәяләүгә якын килүне, материалны чама белән тиешле күләмдә тәкъдим итүне тәэмин итә.
Мәктәптә укучыга куела торган билге әдәби әсәрне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмый, бәлки зур тәрбияви әһәмияткә дә ия. Шуңа күрә билгене җәза бирү чарасы буларак файдалану катгый рәвештә тыела. Билгене төшереп яки күтәреп кую да әхлакый тәрбия бирүгә җитди зыян китерә. Бары тик дөрес һәм гадел бәя генә укучыга карата уңай тәрбия чарасы булып санала ала.
Татар әдәбияты буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен сөйләмдә ачык чагылышын тикшерү максатыннан дәресләрдә төрле эшләр – укучылардан төрле темаларга диалоглар төзетү, текстның эчтәлеген сөйләтү, сәнгатьле уку минутлары үткәрү, ирекле яки аерым бер темага әңгәмә оештырулар каралган.
1.2. Укучыларның белемнәрен бәяләү эшчәнлеген оештыру методикасы
А) Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикшерү-бәяләү укучыларның әдәбияттан белемнәрен, аерым темаларның, әсәрләрнең, язучы иҗаты һәм әдәби чорларның үзләштерелү дәрәҗәсен, укучының иҗади һәм логик фикерләү сәләтен, теге яки бу әсәргә шәхси мөнәсәбәтен, карашын җиткерү осталыгын, аны мөстәкыйль анализлау дәрәҗәсен, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген ачыкларга мөмкинлек бирә.
Бу эш барышында гадел бәяләү, моның өчен тикшерүгә тәкъдим ителгән биремнәрнең катлаулылыклары ягыннан бердәй, тигез дәрәҗәдә булуы мөһим. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүнең системалы булуы икенче шартны тәшкил итә. Системалылыкка бәяләүне өч этапта үткәрү аша ирешергә мөмкин: тематик, агымдагы һәм йомгаклау характерындагы эшләр. Тикшерү эшенең бу рәвешле оештырылуы укытучыга укучының татар әдәбиятыннан белемнәрен мөмкин кадәр объектив бәяләргә, чирек билгесен дөресрәк билгеләргә ярдәм итә. Татар әдәбиятын укытуның үзенчәлекләрен күздә тотып, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү объектив нәтиҗәләр бирсен өчен, иң кулай эш төрләрен куллану, эшчәнлекнең һәр төре буенча билгеле бер ысуллардан файдалану уңышлы. Шушы максатлардан чыгып, тикшерү эшләренең төрләре билгеләнә:
Уку күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән уку, текстның төп мәгънәсен, эчтәлеген аңлап, эчтән уку һәм кирәкле информацияне табу һ.б.
Сөйләм күнекмәләрен бәяләү өчен биремнәр: әсәрнең эчтәлеген бәян итү яки тәкъдим ителгән аерым өзекләрен яттан сөйләү, әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында текст төзеп, хикәяләп сөйләү, бирелгән темага хикәя төзеп сөйләү, язучының биографиясе, әдәбиятның аерым чорлары хакында сөйләү, әсәргә карата үз мөнәсәбәтен җиткерү, автор текстына нигезләнгән монологик сөйләм әзерләү, аерым әсәрләр, әдипләр, әдәби чорлар милли йолалар һ.б. хакында диалог кору.
Язу (язма сөйләм культурасын) күнекмәләрен бәяләү өчен биремнәр: әдәби әсәр буенча куелган сорауларга язмача җавап әзерләү, әсәргә мөстәкыйль бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение, сочинение һәм әсәргә яки билгеле бер темага мөнәсәбәтле хикәяләр һ.б. язу.
Анализ күнекмәләрен һәм теоретик белемнәрне бәяләү өчен биремнәр: әсәрнең төр һәм жанр үзенчәлекләрен табу, геройларга, образлар системасына бәя бирү, автор һәм хикәяләүченең вазифасын ачыклый алу, образларның мәгънәләрен табу, стиль, тел-сурәтләү чараларын табу һәм тексттагы функциясен билгеләү, сюжет барышын тикшерү, сюжет элементларын табу, тема-проблема, идеяне билгеләү, әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әдәби чорларны чагыштыру һ.б.
Әлеге бирем төрләреннән тыш, укучыларның белем, күнекмәләрен тикшерү максатыннан тестлар, тест тибындагы биремнәр куллану да уңышлы санала. Тестларның уңайлылыгы аларны тикшерү эшен тиз, төгәл оештырырга, дөрес һәм дөрес булмаган җавапларны чагыштырырга мөмкинлек бирә, моннан тыш, укучыга татар әдәбиятыннан бердәм дәүләт (республика) имтиханына әзерләнү барышында да ярдәм итә ала.
Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү
Укуны бәяләү
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән тиешле тизлектә укыганда, “5”ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, дөрес интонация һәм басымны куеп, әмма әдәби әйтелештә 2-3 хаталар җибәреп укыганда, “4”ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, әдәби әйтелештә 4-6 орфоэпик хаталар җибәреп, басымны ялгыш куеп укыганда һәм уку тизлеге тиешле нормада булмаган очракта “3”ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңламыйча, 7 дән артык орфоэпик хаталар җибәреп укыганда һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламаган очракта “2”ле куела.
Сый- ныф | хәреф саны | иҗек саны | сүз саны | | | |
| | | |
5 | 355—600 | 415 — 650 | 155—235 | 160— 250 | 65— 105 | 70— 110 |
Укучыларның 1 минутта уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:
Игътибар итегез. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән
чагыштырганда, 5 нче сыйныфта 40 процентка
югарырак була.
Игътибар итегез: укуның төп максаты — текстның дөрес укылуына һәм
эчтәлеген аңлауга ирешү;
укуны тикшереп бәя биргәнче, укучылар, укуны бәя-
ләү нормалары белән таныштырылып, текст белән эшләү
күнекмәләре алырга тиеш.
Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү.
Уку – график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү һәм аны мәгьнәви берәмлекләргә бүлүне үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйләнештә тора һәм алар бер-берсен тулыландыралар да. Баланың дөрес һәм йөгерек укуы уку техникасының күрсәткече булып, аңлауның – сәнгатьле уку санала. Дөрес уку – әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек, һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укуы дөрес уку була. Йөгерек уку – укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә. Сәнгатьле уку – текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хисләрне тавыш, басым һәм башка барлык просодик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә. Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнеү төп шарты булып тора.
Сөйләмне бәяләү
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә өчен “5”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм өчен “4”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле булмаган, эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик сөйләм, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча өстәмә сораулар биргәндә генә корылган әңгәмә өчен “3”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог һәм бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаган очракта “2”ле куела.
Анализ күнекмәләрен һәм теоретик белемнәрне бәяләү
Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләр аңлап, урынлы кулланылса, анализ нигезле булып, җавап теоретик яктан югары оештырылса “5”ле куела.
Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап та, аларны куллану барышында аерым төгәлсезлекләр күзәтелсә, анализ эчтәлек сөйләүгә “борылса” “4”ле куела.
Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләр кулланылып та, күренешкә туры килмәгән һәм хаталар ясалган, анализ әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләүдән генә гыйбарәт булган очракта “3”ле куела.
Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында укучы әдәби-теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсыз булып, аларны җавабында кулланылмаса, анализ бөтенләй ясаламаса “2”ле куела.
Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү
Язу һәм язма сөйләмне бәяләү
5-11 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан, әсәргә кагылышлы аерым мөстәкыйль язма эшләр, иҗади хикәяләр, сочинение элементлары белән изложение һәм сочинениеләр яздырыла. Сочинение элементлары белән изложение яздыру өчен хикәяләү, тасвирлау һәм логик фикер йөртү характерындагы текстлар яки әсәрләрдән өзекләр алына. Сочинение исә укучыларның әсәрне, язучы иҗатын өйрәнү барышында яки тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белүеннән гыйбарәт. Ул укучыларның әдәби әсәргә, язучы иҗатына мөнәсәбәтле фикерләрен үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан тәкъдим ителә. Язма эшләрне бәяләү барышында эчтәлеге ягыннан тулы һәм логик эзлекле язылуы, грамоталы булуы игътибарга алына:
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, эчтәлеге тулы булган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин эчтәлегендә төгәлсезлекләр булган, 2-3 орфографик һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ачылып бетмәгән, 4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-6 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ягыннан туры килмәгән, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7 дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Сочинениеләрне бәяләү
1. «5»ле билгесе куела: әгәр дә эчтәлек темага туры килсә, аны бирүдә зур хаталар булмаса; плансыз яки план нигезендә эзлекле язылса, морфологик күренешләрне һәм синтаксик төзелмәләрне уңышлы кулланса; текстта образлылык һәм стиль бердәмлегенә ирешелсә; 1 орфографик яки 1 пунктуацион яисә 1 грамматик хата булырга мөмкин.
2. «4»ле билгесе куела: эчтәлек темага туры килсә, ул дөрес ачылса; берәр хата җибәрелсә, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмиятле булмаган бозу сизелсә; теле бай, образлы булса, стиль бердәмлеге сакланса, 2 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хата булырга мөмкин.
3. «3» ле билгесе куела: эчтәлекне нигездә дөрес биреп, кайбер читләшүләр, кайбер төгәлсезлекләр җибәрелсә; хикәяләү эзлеклелегендә аерым бозулар очраса, теле бай булмаса, күбрәк бер төрле синтаксик төзелмәләр файдаланылса, сүзләрне куллануда ялгышлар җибәрелсә, стиль бердәмлеге сакланып җитмәсә, теле җитәрлек дәрәҗәдә образлы булмаса, 3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик хата булса.
4. «2»ле билгесе куела: эш темага туры килеп бетмәсә, фактик төгәлсезлекләр җибәрелсә, планга туры килмичә, эзлеклелек бозылса, теле ярлы булып, кыска һәм бер типтагы җөмләләр белән язылса; стиль бердәмләге булмаса, 7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар булса.
Сочинениеләрнең күләме
Сыйныф | Бит саны | Сүзләр саны |
V | 1-2 | 100-120 |
Йомгаклау билгесе
Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, иң беренче чиратта, укучыларның әдәби белемен, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен, шулай ук язма эшләренең һәм телдән җавапларының нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. 5 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМНӘРЕН БӘЯЛӘҮ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ
2.1. V сыйныфта укучыларның татар әдәбиятыннан белемен бәяләү күнегүләре (эш тәҗрибәсеннән)
Укучыларны акыл хезмәтенә сәләтле, югары интеллектлы, иҗади шәхес итеп тәрбияләүдә мәктәптә уздырыла торган язма эшләрнең әһәмияте зур. Әдәбият дәресләрендә дә тел дәресләрендәге кебек иҗади диктантлар яздыру бик отышлы , ләкин ул диктантлар бик аз күләмле булырга тиеш.
Татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныф укучылары белән һәрбер кечкенә бүлекне өйрәнгәннән соң түбәндәге биремне үтәргә була.
Әкиятләр
Геройларны әкиятләргә бүлеп яз : Ак бүре ,убырлы карчык, көтүчеләр, дүрт уллы патша,үги кыз , абыстай, кара елан.
Ак бүре :
Үги кыз:
Халык авыз иҗатында кыска жанрлар
Кайсы жанрга карый?
Аша , чапаным аша – ...., “Сак-Сок”....., “Янмый торган кыз”, “Шәһәр нигә Казан дип аталган”- ....., Эче сары, тышы ак. Ул ни булыр? Әйтеп бак!-..., Туган телем-иркә гөлем.- ..., Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.- ... .
Әдәби әкиятләр
Төшеп калган сүзләрне яз:
Әдәби әкият язучылардан мин .... беләм.
Хикәя
Төшеп калган сүзләрне яз:
Без Ф.Әмирханның “..”, “...” хикәяләрен өйрәндек.
Геройларны хикәяләргә бүлеп яз:
Зөһрә кыз, Нәҗип, ай, Гомәр,Мәрфуга.
Мәсәл
Төшеп калган сүзләрне яз:
“Ике сабан” мәсәлен ...язган. Мин М.Гафуриның “...” мәсәленең геройларын беләм. Менә алар: ... , ..., ... .
Шигърият
Дәвам ит:
Без татар әдәбияты дәресләрендә ... .
Укучылар шулай ук кроссвордлар төзергә дә яраталар. Укучылар төзегән кроссвордны тәкъдим итәбез.
Горизонталь буенча: 1) кемнеңдер, нәрсәнеңдер кеше күңелендә,хәтерендә беркетелеп калган тышкы кыяфәте, эчке сыйфатлары 3)әдәби әсәрдә вакыйгалар, төрле хәлләрнең яки кешеләрнең холык-характерлары үсү-үзгәрү тарихы 5) гадәттән тыш арттырып , күпертеп сурәтләү чарасы;
Вертикаль буенча:2) кешенең тышкы кыяфәтен, йөз төзелешен, буй-сынын һәм үз үзен тотышын тасвирлаган әдәби деталь 4) әдәбиятның эпик һәм лирик төр сыйфатларын алган үзенчәлекле жанр: сюжетында вакыйгалар белән хис-кичерешләр үрелеп бара 6) гадәттән тыш кечерәйтеп, вак итеп сурәтләү чарасы 7) халык авыз иҗатында һәм матур әдәбиятта иҗат итү алымнары ягыннан уртак сыйфатларга ия булган әсәрләр төре;
| | | | | | | | | | 7 | | | | |
| | | | | | | | | | ж | | | | |
| | | | | | | | | | а | | | | |
| | | | | | | | 4 | | н | | | 6 | |
| | | | | 5 | г | и | п | е | р | б | о | Л | а |
| | | | | | | | о | | | | | И | |
| | | | | 2 | | | э | | | | | Л | |
| | | | | п | | | м | | | | | О | |
| | | | 1 | о | б | р | а | з | | | | Т | |
| | | | | р | | | | | | | | А | |
3 | с | ю | ж | е | т | | | | | | | | | |
| | | | | р | | | | | | | | | |
| | | | | е | | | | | | | | | |
| | | | | т | | | | | | | | | |
5 нче сыйныф укучыларының татар әдәбиятыннан белемнәрен бәяләүдә тестлар куллану да яхшы.
5 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан еллык контроль тест:
1. “Үги кыз” әкияте нинди халык әкияте?
А) татар Б) рус В)башкорт
2. Татар халык авыз иҗатында кыска жанр
А) Җыр Б) Әйтем В) Әкият
3.Г. Тукайның “Шүрәле” әсәрендәге геройлар
А)Былтыр,Шүрәле
Б)Дию, Шүрәле
В)Су анасы, малай
4. “Зәңгәр күлдә ай коена”әкиятенең авторы?
А) Җ. Тәрҗеманов
Б) Р.Батулла
В)Ф.Яруллин
5. М.Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” һәм.Г.Тукайның “Ике Сабан”әсәрләре кайсы жанрга карый?
А)мәсәл Б)хикәя В) әкият
6. Ф.Әмирхан хикәяләре
А)”Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”, “Койрыклар”
Б) )”Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”, “Өч кыз”
В) “Ай өстендәге Зөһрә кыз”,”Нәҗип”, “Балалар атавы”
7.Ш Галиев шигырьләреннән торган рәтне күрсәт
А) “Тереклек суы” “Тарихтан сабак” “Онытылган...”
Б) “Туган җиремә” “Нәҗип” “Ике Сабан”
В) “Тереклек суы” “Онытылган...” “Кояштагы тап”
8. Ш.Галиев яшәгән еллар?
А)1920-1995 Б) 1886-1913 В) 1928-2011
9. Шигырь-
А) тезмә формага салынган , сүзләре һәм иҗекләре ритм тәртибендә корылган әдәби әсәр
Б) сүз белән көйнең үзара үрелүенә,тәңгәл килүенә нигезләнгән лирик жанр
В) юмор-сатирага корылган кыска сюжетлы һәм көтелмәгәнчә тәмамлана торган кечкенә жанр
10. Г.Тукай кайда туган?
А)Кушлавыч
Б) Кырлай
В) Өчиле
5 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан
уку елының I чирегенә контроль эш
1.Әкият ул ...
А) – реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят;
Ә) – табигать, тереклек, кешеләр катнашындагы маҗараларны хыял ярдәмендә мавыктыргыч итеп тасвирлаучы жанр;
Б) – дөньяның килеп чыгышы, кешеләрнең барлыкка килүе, аллаларның, каһарманнарның батырлыгы хакында бик борынгы сөйләкләр.
2. Ул 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Казан губернасының Мәңгәр волосте (хәзерге Арча районы ) Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.
А) Абдулла Алиш
Ә) Габдулла Тукай
Б) Фәнис Яруллин
3. “Ак бүре” әкияте - ...
А) тылсымлы әкият
Ә) тормыш-көнкүреш әкияте
Б) хайваннар турындагы әкият
4. Тарихи җырларны билгеләгез
А) “Кара урман”, “Гөлҗамал”;
Ә) “Туган ил”, “Яшә, Республикам!”, “Ай былбылым”;
Б) “Пугач явы”, “Болгар иленең кызлары”;
5. “Сандугачлар ял итәләр
Биек тау битләрендә;
Без түгел, кош та талпына
Кайтырга ... – дүртьюллыкның төшеп калган сүзен табыгыз.
А) читләрендә ;
Ә) җирләренә
Б) илләренә ;
6. “Менә ул еракта бер кечкенә генә ут шәүләсе күрә. “Монда авыл бар икән”, – дип бик сөенә, атын тагын да юырттырыбрак китә. Ул ут авылның читендә генә бер кечкенә өйдә икән, шунда барып керә. ” – өзек кайсы әкияттән?
А) “Ак бүре” ;
Ә) “Гөлчәчәк”;
Б) “Үги кыз” ;
7. Гипербола ул -
А) ике әйберне, күренешне янәшә куеп, охшаш сыйфатларын яки аермалыкларын табу ;
Ә) гадәттәен тыш кечерәйтеп, вак итеп сурәтләү чарасы.
Б) гадәттән тыш арттырып, күпертеп сурәтләү чарасы;
8. Портрет – ...
А) кемнеңдер, нәрсәнеңдеркеше күңелендә, хәтерендә беркетелеп, уелып калган тышкы кыяфәте, эчке сыйфатлары;
Ә) кешенең тышкы кыяфәтен, йөз төзелешен, буй-сынын һәм үз-үзен тотышын тасвирлаган әдәби деталь;
Б) ике әйберне, күренешне янәшә куеп, охшаш сыйфатларын яки аермалыкларын табу.
9. Нәрсә ул литота?
А) ике әйберне, күренешне янәшә куеп, охшаш сыйфатларын яки аермалыкларын табу ;
Ә) гадәттәен тыш кечерәйтеп, вак итеп сурәтләү чарасы.
Б) гадәттән тыш арттырып, күпертеп сурәтләү чарасы;
10. Әдипләрне таныйсыңмы?






1.______________________________________4.____________________________________2.______________________________________5.____________________________________3.______________________________________6.____________________________________
11. Нәрсә ул образ?
___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
12. Дәрестән тыш укыган китабың турында яз.
___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Тестны бәяләү:
Тест 10 эштән тора. Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.
11-12 нчы биремгә эшнең үтәлүенә карап 5әр балл куела.
Укучы җыярга мөмкин булган иң югары балл – 20.
Билге | “5”ле | “4”ле | “3”ле | “2”ле |
Тест эшенең процентларда бирелеше | 80-100% | 60-79% | 50-59% | 20-49% |
| 18-20 | 11-17 | 6-10 | 1-5 |
ЙОМГАК
5 нче сыйныф укучыларының татар әдәбиятыннан белемнәрен бәяләү укыту процессының әһәмиятле өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән бәяләнә. Тикшерү – бәяләү укучыларның әдәбияттан белемнәрен, аерым темаларның, әсәрләрнең үзләштерү дәрәҗәсен,баланың иҗади һәм логик фикерләү сәләтен, теге яки бу әсәргә шәхси мөнәсәбәтен, карашын җиткерү осталыгын, аны анализлау дәрәҗәсен, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген ачыкларга мөмкинлек бирә.
5 нче сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләү өчен күнегүләр төзегәндә аларның яшь үзенчәлекләрен, психологик үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алырга кирәк. Югарыда китерелгән күнегүләр бүгенге көндә татар мәктәбенең 5 нче класс укучылары үзләштергән белемнәрне күздә тотып, стандартка нигезләнеп, үрнәк программа таләпләренә туры китереп төзелгән.
Контроль тестлар 45 минутка исәпләнгән.
Максат: укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү.
Бурычлар: Укучыларның логик фикерләү һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен практикада куллануын сынау.
Үз фикерләрен анык, төгәл, аңлаешлы һәм эзлекле аңлатуларына ирешү.
Сөйләмнең сафлыгын, җыйнаклыгын һәм төгәллеген таләп итү.
Татар теле һәм әдәбиятына карата ихтирам тәрбияләү.
Алга куелган проблема өстендә даими һәм эзлекле эшләү, заманча педагогик технологияләрдән файдалану, ФДГББС ына нигезләнеп укыту эшебездә уңай нәтиҗәләргә китерә. Укучыларыбыз республикада үткәрелгән фәнни-эзләнү конференцияләрендә, әдәби конкурсларда призлы урыннар яулыйлар.
Балалар иҗат иткән әсәрләр районыбыз газеталарында басылып тора. Даими рәвештә безнең укучылар конкурс эшләрендә катнашып, әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен күрсәтеп торалар .
Татар теле һәм әдәбиятыннан өлгермәүчеләр юк. Укытуның сыйфаты 70% тан югары.
Хәзергесе вакытта укучыларыбызның тәртип бозып йөрмәүләрен милли тәрбия казанышы дип саныйбыз.
Эш тәҗрибәсеннән дәрес эшкәртмәләре, районда һәм республикада чыккан китапларда бар. Районнарда үткәрелгән семинарларда, конференцияләрдә теләп катнашабыз , чыгыш ясыйбыз.
.
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
Әминев А.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986.
Әминев А., Сайкин Ш.. V - VII сыйныфларда әдәбият укыту методикасы. – Казан: тат. кит. нәшр., 1965.
Бәширова И. Сүз белән сурәт ясау: Әдәбият укытучысына ярдәмгә. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974.
Закирҗанов Ә.М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре: Әдәбият укытучылары өчен методик кулланма. – Казан: Мастер Лайн, 1997.
Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2000.
ГаниеваФ.Ә., Сабирова Л.Г. Әдәбият. 5 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.- Казан : Татар. кит. нәшр.,2014.
Заһидуллина Д.Ф., Галиуллина Г.Р. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче с-флар.-Казан:Татар. кит. нәшр., 2011.
24