Просмотр содержимого документа
«"Татар малае" конкурсына визитка»
“Татар малае “ конкурсына визитка
Автор
Бала туды бүген җиргә,
Фәрештәләр аңа юл ачты.
Күкләр иле садә җаннан булган
Бер баласын җиргә озатты
Яшь бала елаган тавыш
Әти:Сөбханалла! Нәсел җебем булып,
Улым туды.
Рәхмәт инде сиңа, рәхмәт, әнкәсе.
Хәзер улыма матур исем кирәк,
Аның булсын тирән мәгънәсе.
Шушы исем аңа гомерлеккә,
Истә тотсын аны һәммәсе!
Әни : Ә хәзергә... исем кирәк,
Бирик без аңа исем.
Матурын сайлап кушыйк, -
Исеме кадерен белсен.
Әти: Синең матур исемең “Зөфәр” дип,
Хәзер шәҗәрәгә языла.
Энеләрең, сеңелләрең тусын,
Дәвам итсен нәсел агачы.
Әни:Тәртипле бала булсын ,
Гел игелекләр кылсын.
Әти-әнисенә- безгә,
Шатлык китереп торсын.
Барысы да: Амин! Амин! Шулай булсын! Илләр имин-тыныч булсын!
Әни. Бер-бер артлы көннәр, айлар
Еллар үтте.
Безнең Зөфәр улыбыз,
7 яшькә дә җитте.
Хәзер инде ул мәктәптә
тырышып белем ала.
Авырлыкларны җиңеп,
Үзенә юл ярып бара.
Зөфәр чыга:
Исәнмесез, диеп башлыйм әле,
Һәр очрашу шулай башлана.
Исәнмесез, диеп башланса ул
Күңелләрдә ныграк саклана.
Дулкынланып бүген ачып кердем
Шушы гүзәл бина ишеген.
Таныш булыйк, бәйгегә дип килдем
Зөфәр була минем исемем.
Исемемә бик тә туры килә
Туры килә минем җисемем.
Дөньяга аваз салдым
Мин татар гаиләсендә.
Әти-әни өйрәтте
Татарча сойләшергә.
Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
Барлык фәннәрне үз итәм
Укыймын 4кә, 5 кә.
Дәресләрдән соң йөримен
Күп төрле түгәрәккә.
Мәктәптәге кызыклы
Катнашам һәр чарада.
Проектлар да төзим,
Шуам оста чаңгыда.
Волейбол , футбол, теннис
Хоккейда да уйныймын.
Егет кешегә 70 төрле
Һөнәр дә аз дип уйлыймын.
Үскәч кем булырмын икән?-
Үзем дә белмим әле...
Шулай да бер һөнәрем бар-
Дусларым, әйдәгез бер
Өздереп биик әле!
БЕР БАЛА.
Тыпыр- тыпыр тыпырдашып
Бергә басаек әле
Уйнап- көлеп, жырлап-биеп
Куңел ачаек эле (бию бииләр.)
Безнең Зөфәр бик уңган,
Һәрбер эшне булдыра.
Ул нәрсәгә тотынса да,
Куллары ятып тора.
Һөнәрләре бик күп аның
Көчле, бик киң күңелле
Үзе шаян,үзе зирәк
Аның белән күңелле
Тхеквандо,футбол,каратэ,
Әле шигырьләр сөйли
Рәсем ясый, суда йөзә,
Ничек җитешә, белмим!
Әй, дусларым, мактадыгыз,
Күңелгә булды рәхәт
Мине шулай зурлаганга
Чын күңелдән зур рәхмәт!
Бер бала
Әйдәле Зөфәр, бер шигыреңне сөйләп кит әле, син бит шигырь сөйләү остасы.
Лена Шагыйрьҗан “Туган телгә мәдхия”
Минем сезгә теләкләрем
Үз телегезне белегез!
Татар баласы мин диеп
Горурланып йөрегез!