Просмотр содержимого документа
«Татар матбугаты тәрбиялиме?»
- Исәнмесез, укучылар! Мине татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, күп кенә мәсьәләләр борчый. Шуларның берсе тәрбия. Минем сездән ишетәсем килә, ничек уйлыйсыз, нәрсә ул тәрбия?
(Таблица төзим, икегә бүләм.Бер якта тәрбия баганасы: әхлаклылык нормалары, холык, үз-үзеңнең тотышы, тәртибе. Тәрбиясезлек: үзеңне начар тоту, әхлаксызлык һ.б.)
- Ә менә аңлатмалы сүзлектә тәрбия төшенчәсе болай аңлатыла: тәрбия - яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота белгән, әхлаклы кеше. Тәрбиясезлек – әдәп кагыйдәләрен алмаган, үзен тупас, әдәпсез тотучы кеше.
- Ә нәрсәләр безне тәрбияли? Кемнәр тәрбияли? (Мохит, урам тәрбиясе)
- ...
- Тормышта булган гыйбрәтле хәлләрне без каян ишетеп беләбез укучылар? Мәсәлән, Казанда булган хәлләрне без барып күрмибез, ә ишетәбез генә. Ничек итеп?
- ...
Әйе, без бүген яңалыкларны сезгә ирештерүче тәрбия чаралары турында сөйләшәчәкбез. Алар тәрбия көченә ияме? Менә акрын гына әңгәмәбезнең төп асылына күчик. Сүз татар матбугаты турында. Мәгълүмат чаралары безгә һичшиксез кирәк. Алар нәрсәгә дә булса өйрәтә. Сорау туа, татар газета-журналлары халыкны ничек тәрбияли? Ничек уйлыйсыз?
- ...
- Сезгә Матбугат.ру сайты..............(газета-журналларның тематикасы, гыйбрәтле хәлләр һ.б. тәрбия көченә ия.)
- Сары пресса. Нәрсәгә дә булса өйрәтәме? (Гайбәт, имеш-мимеш. Күп очракта кеше тормышын бөтен дөньяга чыгарып салу.)Мин “Сөембикә” укыганчы башта аны укыйм. Аннары вакыт тапсам “Сөембикә”не. Ә тәрбия бит икенчесендә, укучылар.
- Ә интернет? (Үз фикереңне белдерү өчен дә кулай)
- Радио? Нинди радиолар беләсез? Тапшырулар бар(бакчачы киңәшләре, таныган шәхесләр белән очрашу, җырлар турында) Тәрбиялиме?
- Ә реклама? Файдалымы? Ләкин сезне артык күплеге борчымыймы? Ни өчен кирәк? Тәрбия көченә ияме соң?
- ...
- Телевидение татар тапшырулар белән тәрбияли. Барлык тапшырулар да тәрбия көченә ияме? Бу сорауга җавап бирү өчен сезнең игътибарны экранга җәлеп итүегезне сорыйм. (Һәр тапшыру саен фикер алышу) (Тапшырулар күрсәтәм. Иң ахырдан Дом 2 һәм ЯТ.Чагыштыру.)
- Заманчамы?
- Хәзерге вакытта бара торган хәлләрме?
- Дом 2 нәрсә тшрбияли?
- ЯТ?
Нәтиҗә: теләсә нинди тапшыруны файдалы итергә мөмкин. Мин сезгә шуны әйтергә телим: теләсә нинди тапшыруны карап вакыт уздырмагыз, ә файдалы тапшырулар карагыз. Тапшыру беткәч бу әйберне тапшыру карап белдем дип түгел, үзем беләм дип әйтерлек булсын.