Просмотр содержимого документа
«Татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген мотивацияләүне арттыру ысылу буларак kahoot, quizziz, learning apps кушымталары. (Делимся опытом с коллегами)»
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУ ЭШЧӘНЛЕГЕН МОТИВАЦИЯЛӘҮНЕ АРТТЫРУ ЫСЫЛУ БУЛАРАК
KAHOOT, QUIZZIZ, LEARNING APPS КУШЫМТАЛАРЫ.
Саттарова Эльмира Рафил кызы,
татар теле һәм әдәбият укытучысы,
14нче прогимназия
Татар теле укытучысы буларак, минем өчен төп максат-укучыларның уку эшчәнлеген оештыруда кирәкле формаларны һәм методларны дөрес сайлап алу юлы белән татар телен практикада белүгә өйрәтү.
Укучылар тарафыннан үзләштерелергә тиешле мәгълүмат күләме зур. Биредә укучының ни дәрәҗәдә укырга теләг булуы зур роль уйный. Шуңа күрә укучы яңа белемнәр үзләштерергә теләсен өчен, үз-үзеңне укытуга мотивацияләү мөһим. Билгеле булганча, укучы пассив тыңлаучылар ролендә чыгыш ясый икән, материалны үзләштерү аңа авыр бирелә. Киресенчә, мөстәкыйль эшләү шул ук материалны зур кызыксыну һәм азрак кыенлыкбелән үзләштерүгә ярдәи итә. Шулай итеп, укытучы буларак минем максатым укучыларны материалның күпчелек күләме мөстәкыйль рәвештә үзләштерергә өйрәтү. Бу мәсьәләне хәл итүдә уку-укыту процессында мәгълүмати технологияләрне куллану җитәрлек дәрәҗәдә ярдәм итә. Минем барлык укучыларым да Интернеттан ирекле файдалана, кайберләре хәтта гаджетсыз тормышларын күз алдына да китерми. Шуңа күрә мин аларны дәресләрдә белем алу өчен кулланырга булдым. Гаджетларны без Kahoot, Quizz, Learning Apps сервислары белән эшләгәндә актив кулланабыз.
Бу сервислар күп төрле уку бурычларын хәл итәргә ярдәм итә.
Барлык өч кушымта – уен формасындагы укыту өчен бушлай платформалар . Әлеге сервислар белән эшләү өчен укытучыга теркәлергә, сораштыру оештырырга, аны башлап җибәрергә, ә укучыларга смартфоннарда яки Интернетка керүче теләсә нинди җайланмаларда сервисны ачарга кирәк. Беренче ике сервиста PIN-код кертергә кирәк, өченче сервиста логин һәм пароль сорый. Биремнәрне үтәп, укучылар башкалар белән бертигез дәрәҗәдә үз нәтиҗәсен күрә, шулай ук эш нәтиҗәләре укытучыда excel (Каhoot, Quizz) таблицасында да саклана.
LearningApps кушымтасы. Әлеге кушымта-белемнәрне ныгыту этабында минем ярдәмчем. Бу кушымтада мине бик зур күнегүләр коллекциясе, шулай ук текст, тавыш, видео куллану мөмкинлеге җәлеп итә. Әйтик, 1 сыйныфта күплек сан аффиксларын истә калдыру өчен «Сетка», «Парны тап» биремнәре булдырдым.
LearningApps сервисының тагын бер уңайлы ягы шәхси хәбәрләр белән алмашу мөмкинлеге. Укучылар авырып киткән һәм дәресләрдә катнашу мөмкинлеге булмаган очракларда ул миңа ярдәмгә килә. Мин әлеге укучыларга төрле күрсәтмә әсбаплар карарга һәм биремнәрне үтәргә киңәш иткән шәхси хәбәрләр язам.
Белемнәрен актуальләштерү этабында мин Kahoot сервисы ярдәмендә сораштырулар үткәрергә яратам. Ни өчен Kahoot? Чөнки монда викториналарның, тестларның үтәлү темпын җайга сала, класста ярыш мизгелен булдыра алам, укучыларга да җайланмада җавап вариантын сайлап алу уңайлы.
Quizziz сервисы алдагы cервис белән охшаш. Бу сервисны куллануның уңай ягы - укучыларның үз сорауларына шәхси темпта җавап бирү мөмкинлеге, чөнки гаджет экранында сорау да, җавап вариантлары да берьюлы күрсәтелә. Шулай ук укучы, башка катнашучыларның җавапларын көтеп тормыйча, киләсе мәсьәләгә күчә ала. Бу материалны икенчел ныгыту этабында зур ярдәм булып тора, чөнки укучылар мөстәкыйль рәвештә эшли.
Шулай итеп, әлеге сервислар эшкә анализ ясарга һәм укучыларның проблемаларын ачыкларга ярдәм итә. Бу коралларының һәрберсе укытучыга һәм, иң мөһиме, укучының үзенә белем алуның агымдагы торышы турында хәбәр итә. Йомгаклау (еллык) күрсәткечләре шуны раслый: мондый алымнар укыту эшчәнлеген мотивацияләүне арттырырга, татар теле дәресләрен нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирә.