Башкортстан Республикасы Яңавыл районы муниципаль район
мәгариф идарәлеге
“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә
ИКТ кулланып иҗади шәхес тәрбияләү”
темасына иҗади чыгыш
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан
башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар
сезнең заманыгыздан башка бер заманда
яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.
Р.Фәхреддин
Бүген белем бирү системасын камилләштерү, яңа дәүләт стандартларына күчү белән бәйле рәвештә белем сыйфатын үстерү юлларын эзләү бара. Чөнки җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли, аралаша белүче, инициативалы гражданнар сорала. Шундый шәхесләр тәрбияләүгә мәктәпләрдә таралып килүче укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр ярдәм итә.
Минемчә, инде 10 еллап педагогик стажы булган һәр укытучы үзенә генә хас булган эш алымнары кулланып, иҗади рәвештә эшли башлый. Педагогик технологияләрнең төрлесен кулланып карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый. Хаталар да ясый, әлбәттә. Шулар нәтиҗәсендә, аның “үз технологиясе” туа. Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучылар, шәхес тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Шулай да әгәр укытучы үзе үзләштергән методлар, алымнар белән генә эшләсә, аның хезмәте бик чикләнгән булыр иде. Андый укытучы белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешүдән генә туктап калмый, ә шәхес буларак та үсүдән туктый. Инновацион алымнар куллану гына укытучының ителлектуаль үсүенә ярдәм итә. Ул аны яңа белемнәр, яңа мәгълүматлар эзләүгә этәрә һәм аларны укыту-тәрбия эшчәнлегендә тормышка ашырырга булыша. Шулай итеп инновацион эшләү педагогның информацион культурасы үсүенең төп чыганагына әверелә. Ә ул үз чиратында үзбелемнең үсүенә һәм инновацион процессларның тизләнүенә сәбәпче була.
2013 – 2018 нче елларга үз белемемне күтәрү эшенең темасы итеп “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ИКТ кулланып иҗади шәхес тәрбияләү” темасы алынган иде.
Эшнең максат һәм бурычлары буларак түбәндәгеләр алынды:
- Информацион – коммуникатив технологияләрне тирәнтен өйрәнү һәм практикада куллану;
- шуның аша укучыларның иҗади сәләтләрен, белем һәм тәрбиялелек дәрәҗәсен күтәрү;
- иҗтимагый һәм профессиональ сыйфатларны үстерү;
- интеллектуаль потенциалны яңарту;
- теоретик дәрәҗәне күтәрү;
- акыл, ихтыяр көчен, тәрбиялелекне камилләштерү;
- үз- үземнән тормышның яңа иҗтимагый- икьтисадый шартларында җәмгыятьнең яшәешен камилләштерерлек шәхес әзерләү.
Түбәндәге эш юнәлешләре билгеләнде:
- яңа дәреслекләр, методик кулланмалар, әдәби әсәрләр, технологияләр белән танышу;
- алдынгы тәҗрибәне өйрәнү максаты белән, тәҗрибәле укытучыларның дәресләренә керү, эшчәнлеге белән танышу;
- ачык дәресләр күрсәтү;
- белем бирүнең нәтиҗәле алымнарын өйрәнү, практикада куллану;
- иҗат лабараториясен тулыландыру;
- вакытлы матбугат белән даими танышу һ.б.
Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тизлек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Бүгенге җәмгыять тыгыз информация челтәре белән уратып алынган.
Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, ә аның көче, интеллектуаль базасы, күрсәтмәлелек белән ярашуы вакыйгаларда турыдан – туры катнашучы булырга мөмкинлек бирә, үсеше белән идарә итәргә этәрә.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп кулланырга мөмкин. Укытуның бу төр яңа технологияләрен урынлы куллану укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга, укытучы белән укучыларның бердәм эш алымнарын камилләштерергә, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек тудыра. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да , дәреслекләрне дә алыштыра ала.
Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану—хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерда эшләү бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү—компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп:
Материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы.
Укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар.
Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары (материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга мөмкин).
Укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланырга мөмкин. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен дә тестлар уңайлы.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була.
Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.
Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохиттә шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә.
Төп максат: укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.
Компьютер дәресләрен әзерләгәндә түбәндәге бурычларны билгеләргә була:
Укучыларның белемгә булган омтылышларын үстерү.
Укучыларда махсус белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Укучыларда иҗади эшчәнлекне үстерү мөмкинлеген тудыру.
Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак мин үзем укыта торган дәресләрне кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы итүдә уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм. Һәр компьютерда туган телебездә эшләргә һәм белем алырга мөмкинлек бар, барлык компьютерларга татарча шрифтлар программасы кертелгән, интернетка тоташтырылган.
Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чаралары еш кулланыла. Бу мультимедиа технологияләрен куллану яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Беренчедән, укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре барлыкка килә. Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята. Аларны яңа теманы аңлатканда, материалны ныгытканда, язучыларыбызның тормыш юллары белән таныштырганда, класстан тыш чараларда кулланып була.
Мультимедия технологиясе слайд - иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә мультимедия технологиясе куллану чагыштырмача анализ ясарга да ярдәм итә. Укучыларның татар телендәге информация белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендә компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача.
Интернет – татар әдипләренең яңа әсәрләрен һәм танылган язучыларның сирәк басмалары белән таныша алу мөмкинлеге бирә.
Компьютер ярдәмендә укыту - тиз һәм нәтиҗәле итеп үткән материалны актуальләштерә ала.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләүдә ярдәм итә.
Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедия аша бирелә.
Компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә.
Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә.
Компьтер куллану түбәндәге очракларда үзен акларга мөмкин:
-объект һәм күренешләрне күрсәтү өчен;
-анимация, моделләштерү өчен;
-белемнәрне тикшергәндә тест сорауларына җавап алу өчен;
-виртуаль экскурсияләр үткәрү өчен.
Информацион технологияләрне куллану формалары:
1. Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.
2. Мультимедиалы презентацияләр куллану. Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп, материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.
3. Интернет челтәре ресурслары куллану. Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.
Мультимедиа чаралары белән эшләү дәрес формаларын төрләндерү мөмкинчелеге бирә һәм аны дәреснең төрле этапларында кулланырга була:
-проблемалы ситуация тудыру өчен;
-яңа материалны аңлату өчен;
-өй эшен тикшерү өчен;
-дәрес барышында белемнәрен тикшерү өчен.
Видео-аудио һәм текст материалын берләштерү теманы комплекслы ачарга, аны иҗади кабул итәргә, укучыларның активлыгын күтәрергә булыша.
Презентация - уку материалын слайдлар формасында бирү дигән сүз. Анда төрле сүзләр, җөмләләр, рәсемнәр, таблица, схемалар аудио һәм видео материаллар күрсәтелә.
Презентацияләр Power Point программасында эшләнә. Презентацияне тулы бер дәрескә яки дәреснең аерым бер этабына гына да эшләргә мөмкин. Информацион-коммуникатив технологияләр классны активлаштыра һәм дәресне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә. Презентация күрсәтмә материалны тәртипкә китерергә булыша. Зур экранда иллюстрацияләрне төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә, иң әһәмиятлеләрен аерып алып, төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин. Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында бирергә була. Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый, иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә. Ә эмоцияләр, кичерешләр аша бирелгән белем үстерелешле укытуның нигезе булып тора.
Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күззаллауларын үстерә. Предмет буенча өлгерешләрен арттыра. Мөстәкыйль эшләргә өйрәтә. Үз уңышларын күреп, сөенү, куану хисләрен тудыра.
Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда ИКТ куллану түбәндәге рәвештә бара:
Куллану формасы | Ирешелгән нәтиҗә, күрсәткече |
Презентацияләр, роликлар күрсәтү. | Укучылар ишетеп кенә түгел, күреп тә истә калдыралар. Алдан әзерләнгән презентация дәрестә вакытны дөрес сарыф итәргә мөмкинлек бирә. Укучыларның аерым темалар буенча белемнәре ныклы була. |
Темаларны өйрәнгәч, гомумиләштерү дәресендә укучылардан презентация һәм роликлар ясату. | Укучылар схемалар, слайдлар ясау барышында мәгълүматны ныклап истә калдыралар, бүленешләрне ятлыйлар. Чама хисе, зәвык тәрбияләнә. |
Электрон белем бирү системасындагы цифрлы белем бирү ресурсларын, “Бала.рф” сайтын, “Ана теле” дистанцион курсын, Г. Тукай, Г. Исхакый, М. Җәлил, Ф. Яруллинга багышланган интерактив китапларны куллану. | Әлеге дәреслекләр эшчәнлекне төрләндерә, дәресне мавыктыргыч итә, белемнәрне эш барышында бәяләү мөмкинлеге бирә, вакытны экономияли, төгәллекне тәэмин итә. Укучылар дәреслек белән генә түгел, электрон чаралар белән кулланырга, мөстәкыйль эш итәргә, үз белемнәренә дөрес бәя бирергә, эш тәртибен төгәл үтәргә өйрәнә. |
Тестлар төзү һәм куллану | Белемнәрне тиз арада тикшерү мөмкинлеге булдырыла. Укучылар тестларны уңышлы эшләргә, бирелгән вакытка сыешырга өйрәнәләр. Белем дәрәҗәсен компьютер тикшергәнлектән, билгенең объективлыгына дәгъва белдермиләр. |
Дәрестән тыш чараларга роликлар ясау. | Бәйрәмнәр музыкальлеге, бай мәгълүматлылыгы белән аерылып тора, фотографияләр куллану мөмкинлеге туа. Иң уңышлы роликлар: “Мәктәп телеканалы” (укытучылар көненә әзерләнгән ролик), “Әниләребез” (әниләр көненә әзерләнгән роликлар). Укучылар үз хезмәт нәтиҗәләрен күреп сокланалар, эстетик зәвык, чама хисе тәрбияләнә, котлауларның яңа формаларын уйлап табалар, роликта яңгыраган көйгә кушылып җырлау, тапшыру алып бару укучыларда артистлык, дикторлык сәләтләрен үстерә, үз – үзләрен кеше каршында тотарга, чиста – пөхтә булырга өйрәнәләр. |
Кирәкле мәгълүматларны интернеттан эзләү | Интернет – бай мәгълүмат чыганагы, язучыларга кагылышлы материаллар, электрон китаплар, китапханәләр, фотографияләр һ.б. табу, виртуаль музейлар карау мөмкинлеге бирә. Дәресләр һәм дәрестән тыш чараларга кирәкле барлык мәгълүмат туплана. Укучылар материалны тиз табарга, кирәклесен сайлап алырга өйрәнә. |
Электрон хат алышу | Башка төбәкләрдәге, районнардагы, мәктәпләрдәге хезмәттәшләр белән аралашу, дистанцион курслар үтү мөмкинлеге бирә |
Шәхси сайт булдыру һәм алып бару | Шәхси сайт укытучыга хезмәтенең нәтиҗәләрен тупларга, системалаштырырга, тәҗрибә белән уртаклашырга ярдәм итә. Укучыларның иҗат иткән презентацияләрен, роликларын урнаштыру, аларны башка кешеләр күчереп алуын күзәтү балаларга өстәмә стимул бирә. Шәхси сайт онлайн тестлар үткәрү мөмкинлеге тудыра. |
Дистанцион конкурсларда катнашу | Төрле сайтлар үткәрә торган дистанцион конкурслар, олимпадаларда катнашып, укучылар белемнәрен сыныйлар, башка мәктәпләрдән, районнардан катнашкан укучылар белән ярышып, үзләренең белемнәренә бәя бирәләр, яхшырак өйрәнү теләге уяна.Укытучыга да шундый ук мөмкинлекләр бирелә. |
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, безнең төп бурыч - балаларның туган телдә сөйләшүе, аны хөрмәт итүе. Без тел дәресләрендә грамматиканы өйрәнәбез, кагыйдәләр ятлыйбыз. Әдәбият дәресләрендә төрле әсәрләр өйрәнәбез, образларга характеристика ясыйбыз, проблемаларны чишәбез, балаларның дөньяви карашын формалаштырабыз.
Әлбиттә, бу бик мөһим. Әмма Бердәм дәүләт имтиханнары бөтен игътибарны үзенә юнәтте. Балалар шул имтиханнарга бар көчен салып, туган тел дәресләрен “мөһим булмаганнар” рәтенә кертә. Без үзебез дә еш кына моңа күз йомабыз.
Шулай да соңгы вакытта безнең предметка ярашлы конкурслар уздырыла. Бигрәк күп, вакыт юк, план үтәлми, дип сукрансак та, үзебез күреп торабыз, уңышлы моментлар күп булды. “Тукай моңнары”, “Сылукай”, “Татар егете”, “Шигырь бәйрәме” кебек конкурслар гөрләп торды. Шул бәйрәмнәр ярдәмендә, без балаларның кызыксынуын арттырдык, чөнки уңышлар балаларны канатландыра, дәртләндерә, калганнарда кызыксыну арттыра. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Укучыларның сәләтләре дә күпкә артты. Әгәр дә баштарак укучылар матур, дөрес итеп сөйләсәләр, чыгыш ясасалар, хәзер безне дә арттырып җибәрәләр. Аннан соң бу шәхси үсешкә дә зур юл сала, балаларның үзләрен тотышы, яңа кешеләр белән уртак тел табуы, таныш булмаган кешеләр алдында каушап калмавы безгә тагы да мәртәбә өсти.
Сөйләгәннәрдән нәтиҗә ясап әйтсәк, без шуны күрәбез: мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле. Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.