Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләр
Л.Ә.Исламова
Яр Чаллы шәһәре “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 40 нчы урта мәктәп”нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Заманча технологияләрне белү, дәресләрне алар ярдәмендә оештыру югары нәтиҗәләргә юнәлдерелгән укыту процессын яңача кору, укучыларны актив эшчәнлеккә тарту, заман таләпләренә җавап бирерлек шәхес тәрбияләү өчен кирәк.
Бүгенге көндә уку-укыту эшчәнлеге заманча технологияләрдән башка була алмый. Татар теленә, әдәби әсәрләргә карата кызыксыну уяту кече яшьтән үк, балалар бакчасыннан, гаиләдән башланса, ныклы эшчәнлек башлангыч сыйныфлардан башлана. Бу чорда укытучы иң беренче укучыларда укуга карата кызыксыну уяту максатын куярга һәм үз эшчәнлегендә бу максатка ирешү методларын, алымнарын өйрәнеп, аларның базасын булдырырга тиеш. Билгеле, бу эш бүгенге көн таләпләренә туры китерелеп, яңа технологияләр ярдәмендә оештырыла. Димәк, һәр укытучыдан заман сулышын тоеп, үз белемен өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия өлкәсендә иҗади якын килеп эшләү сорала. Без заман белән бергә барырга, яшәештәге барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга, яңа буын балаларына төпле белем һәм тәрбия бирер өчен яңа технологияләрне яхшы белергә, аларны тирәнтен өйрәнергә һәм үз эшчәнлегебездә актив куллануга ирешергә тиешбез. Заманча педагогик технологияләрне дөрес кулланып эш итү белем бирүнең иң уңышлы юлларын билгели, укучыларга бүгенге көн таләпләренә туры килә торган төпле белем бирү юлларын күрсәтә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы да заманадан артта кала алмый. Бүгенге көн бездән уку-укыту өлкәсендә яңа технологияләр куллануны таләп итә, татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә яңача оештырыла. Балаларны яратудан тыш аларның фикерләү сәләтен үстерү, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыруда яңа технологияләр зур ярдәм итә. Укучыларда укуга кызыксыну бер дә бетмәслек итеп эшне оештыру өчен нинди технологияләр сайларга?
Белем бирү технологияләре күптөрле. Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларыннан чыгып, технологияләрнең төрлесен сайлап алырга мөмкин. Аларның һәркайсы укучыларның да, укытучыларның да иҗади мөмкинлекләрен киңәйтә, укучыларның танып-белү активлыгын арттырырга, укыту сыйфатын күтәрергә, эшне системалаштырырга, югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив укыту технологиясе, шәхси якын килү, проект, компьютер технологияләре, сәламәтлек саклау һәм уен технологияләренең роле алыштыргысыз.
Соңгы елларда китап укуга карашның кимүе күзәтелә. Бүгенге көндә укучыларны китап укуга тарту җиңел эш түгел. Балалар күп вакытларын интернетта үткәрәләр. Балаларны интернеттан китап дөньясына алып чыгарга, китапны аңлап укырга өйрәтергә, укыганны заманча алымнар белән кызыклы итеп анализлый, бәя бирергә өйрәтергә, авторның әйтергә теләгән фикерен аңлап алырга, алган белемне тормышта кулланырга өйрәтүдә заманча технологияләр ярдәмгә килә. Алар балаларны китап уку һәм анализлауда заманча эш итәргә өйрәтә.
Укучыны укуга, фикерләргә, сөйләмгә этәрә торган технологиянең берсе –коммуникатив технология. Әлеге технология укучыларны үз фикерен әйтә, иптәшләрен тыңлый белергә өйрәтә. Аны тыңлаячакларын, аның әйткән фикерен тыңлап бәя бирәчәкләрен аңлаган, белгән бала материалны укып килмичә, үз фикерен әйтмичә, үзен күрсәтмичә кала алмый. Бу- аңа кызык, бу аңа тормышта үзен табу өчен кирәк. Коммуникатив технология уңайлы психологик атмосфера тудырырга булыша, укучыларда бер-берсенә ярдәмләшеп, килешеп эшләү күнекмәләрен формалаштыра.
Бүгенге көндә мәгълүматның күләме тиз үскән вакытта, укучыда кирәген сайлап ала белү, үзе ачыш ясап, аңа куана белү күнекмәсен булдыру бик кирәкле гамәл. Бу өлкәдә проект эшчәнлеге бик урынлы. Проект технологиясен куллану укырга теләге булмаган балаларда да укуга, эзләнүгә карата кызыксыну булдыра. Шулай ук эзләнү эшләренең әти-әниләрне уку процессына тартуда, мәктәп белән гаиләне бәйләүдә роле әйтеп бетергесез.
Бүгенге көндә белем бирү, иң беренче чиратта, инновацион мәгълүмати - комьютер технологияләре белән бәйле. Дәрестә компьютер технологияләрен куллану күрсәтмәлелек аша күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. ФДББС шартларында мәгълүмати технологияләр куллану укучыны мөстәкыйль белем алырга, эзләнергә өйрәтә. Укытучының гади сөйләме белән чагыштырганда, матур һәм күп мәгълүматларны үз эченә алган презентацияләр укучының игътибарын үзенә ныграк җәлеп итә, дәрес материалын күз алдына китерергә, төрле модельләр төзергә, таблицалар, тестлар ярдәмендә уку-укыту барышын кызыклы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Соңгы елларда гамәлгә кергән онлайн-тестлардан куллану эшне тагы да җайлаштыра.
Уку-укыту процессы сәламәтлекне саклау технологияләреннән башка була алмый. СанПИН таләпләре буенча температура, яктылык, тавыш , дөрес утыру, вакыт һ.б. барысы да уйлап эшләнергә тиеш. Һәр дәрестә үткәрелгән физкультминутлар заманча булулары белән беррәттән, сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән булырга тиеш.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәдәниятлар аралашуы технологиясен куллану да аерым игътибарга лаек. Әдәбият балаларга тәрбия бирә. Әлеге технологияне куллануның төп максаты гомумкешелек һәм гомуммәдәният кыйммәтләрен үзләштергән, милләт язмышында үз урынын тапкан, аңа битараф булмаган файдалы шәхесләр тәрбияләү. Үз эшчәнлегебездә әлеге технологияне куллану алга куйган максатыбызга ирешүдә, балаларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләүдә зур ярдәм итәчәк.
Укытуда уен технологиясен куллану укытучы-укучы мөнәсәбәтен ныгыта, уку-укыту эшчәнлеген җанлы итә. Уен технологиясенең нигезен тәшкил итә торган эшлекле, рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен, экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Урынлы, оста итеп оештырылган уеннар балаларда телгә карата кызыксыну уята.
Күп еллар мәктәптә укыту тәҗрибәмнән чыгып, һәр балага шәхси якын килеп укыту- иң мөһиме дип әйтер идем. Шәхси якын килү технологиясе- барлык укытучылар коралланырга, белергә тиешле технология. Ул фән буенча һәр укучының уку мөмкинлекләрен ачыкларга, эшчәнлекне балаларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәптә тотып оештырырга мөмкинлек бирә. Һәр укучыны аерым өйрәнеп, бөтен сыйныф белән уңышлы эшләү юлын ача. Укуда артта калучы укучыларга ярдәм итәргә, сәләтле укучылар белән тирәнтен эш алып барырга мөмкинлекләр тудыра.
Яраткан галимебез Р. Фәхретдиннең: “Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар ”,-дигән сүзләре бар. Чыннан да, балаларны кем итеп, ничек итеп үстерү укытучының белеме, тырышлыгы, кешелеклелеге белән бәйле. Алтын балалар үстерик дисәк, без традицион һәм заманча укытуны бергә алып барырга, алдынгы заманча технологияләрне урынлы куллана белергә тиешбез!