Тема: Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы: тарихи сүзләр, архоизмнар һәм неологизмнар.
Максат.
1. Укучыларның телебездәге искергән һәм яңа сүзләрнең ролен аңлауларына, аларны урынлы һәм дөрес итеп файдалана белүләренә ирешү.
2. Укучыларның модель ярдәмендә хәтерләрен, анализлау, сүзлекләр белән эшли белү күнекмәләрен үстерү.
3. Укучыларда Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны тагы да арттыру, шигырьләре аша укуга, хезмәткә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү
Җиһаз: аңлатмалы сүзлекләр
Дәрес барышы I. Оештыру. Укучылар белән исәнләшү, кәефләрен сорашу, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәресне башлау.
- Без үткән дәрестә татар теленең кулланылыш ягыннан сүзлек составы турында сөйләштек. Искә төшерәбез. Кем модельне тактага чыгып яза?



Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы.
гомумхалык Профессиональ Диалекталь сүзләр атамалар
сүзләре сүзләр
Карточкаларда эш.
Карточка №1
Сөйләм авазларын өйрәнә торган фән – ...
Мәгънәләре буенча охшаш сүзләр – ...
3. Бер иҗектә янәшә килгән ике сузык – ...
Кабул ителгән билгеле бер тәртип буенча урнашкан хәрефләр – ...
Билгеле бер һөнәр ияләре генә куллана торган сүзләр – ...
Татар теленә башка телләрдән кергән сүзләр - ...
III.
Сораулар урынына нинди сүзләр куярбыз?
? | ? |
Казый, шәкерт, чабата, мәктүп (хат) | Менеджер, имидж, презентация, фйл. |
Беренче төркемдә сүзләр – искергән сүзләр, икенче төркемдәгеләр – яңа сүзләр. Димәк, без бүген искергән һәм яңа сүзләр турында сөйләшербез.
260 нчы күнегү. Дәреслектәге белешмәдән файдаланып, искергән һәм яңа сүзләрнең башкача атамаларын табарга һәм модель төзергә.
Сүзләр



Искергән яңа
Тарихи сүз архаизм неологизм
V. белемнәрне ныгыту.
Дәфтәрләрдә эш. Число, тема һәм модель языла.
261 нче күнегү. Җөмләләрне күчереп язарга, архаизмнарның астына – бер сызык, тарихи сүзләр астына дулкынлы сызык сызарга, мәгънәләрен аңлатырга.
Архаизмнар: Тарихи сүзләр:
Кеби – кебек Имана – бүлеп бирелгән җир.
Инсан – кеше Бикә - бай хатыны
Контр – дошман, каршы.
Сораулар:
кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзләр ничә төркемгә бүленә? (4 – гомумхалык сүзләре, профессиональ сүзләр, диалекталь сүзләр, атамалар);
Өенә кайканда Таңбатырның кесәсендә ничә йомырка була? (3)
әйтелеш – язылыш үзенчәлекләре буенча омонимнар ничә төргә бүленәләр? (4 – саф лексик, омофоннар, омографлар, омоформалар);
Укытучы:
ушбу, җиһан, иҗтиһад, олугъ, мөкаддәс
- Болар нинди сүзләр? (иске сүзләр)
- Бу сүзләрнең мәгънәләрен без каян белә алабыз? (Өлкәннәрдән сорый алабыз, аңлатмалы сүзлектән таба алабыз.)
- Ягез әле, өстәлләрдәге аңлатмалы сүзлекләрдән әлеге сүзләрнең мәгънәләрен эзләп карыйк.
Ушбу - бу,шушы.
Җиһан - дөнья
Иҗтиһад - тырышлык
Олугъ - зур, бөек
мөкаддәс - изге
- Укучылар әлеге сүзләр искергән сүзләр дип йөртелә. Юкка гына халык мәкале “Сүз- бер көнлек, тел- гомерлек” димәгән. Аерым сүзләр, искереп, кулланыштан төшеп калалар, яңа сүзләр барлыкка килә. Шул рәвешле тел гел үзгәреп тора.
VI.
Тест эшләү.
Көмеш сүзе кайсы сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәдә?
а) көмеш кашык
б) көмеш тамчы
в) көмеш йөзек
2. Омонимның төрен билгеләгез.
Кара әле, Айтуган,
Кеп-кечкенә ай туган. (Ә. Исхак)
а) омоформа
б) омограф
в) саф омоним
3. Бирелгән мисалда мөсафир сүзе архаизммы, әллә тарихи сүзме?
Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр, мөсафир белән күрештеләр.
(Г. Тукай)
а) тарихи сүз
б) архоизм
в) дөрес җавап юк
4. Бирелгән сүзләр арасында диалекталь сүзне билгеләгез.
а) мәктәп
б) синоним
в) ызба
5. Синонимнар төркемен билгеләргә.
а) ача, яба
б) картаю, карт аю
в) йөгерә, чаба
6. Бирелгән сүзләр арасыннан атаманы белдергән сүзне билгеләгез: күңел, сүзтезмә, видрә
а) күңел
б) сүзтезмә
в) видрә
7. Кечкенә сүзенең даими антонимын билгеләгез.
а) олы
б) зур
в) дәү
VII. Өй эше бирү.
263 нче күнегү – мәҗбүри, 264 нче күнегү – ярым иҗади
VII. йомгаклау.
“Дәрестә нәрсәләр турында белдек?” соравына җавап бирү.
Билгеләр кую.