СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теленнән "Хәлләр һәм аларның аерымлануы. Урын хәле" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сигезенче класслар өчен бик яхшы дәрес эшкәртмәсе. Татарча аңлаешлы итеп язылган.

Просмотр содержимого документа
«Татар теленнән "Хәлләр һәм аларның аерымлануы. Урын хәле" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе»

План – конспект

Дәрес: татар теле

Сыйныф: 8

Дәрес темасы: Хәлләр һәм аларның аерымлануы. Урын хәле.

Дәрес төре: катнаш

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү

Дәреснең максаты:

Коммуникатив максат: урын хәле турында төшенчә бирү, җөмләдә урын хәлләрен таба белү;

Фәнни максат: күнекмәләр булдыру: практик куллану күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

Тәрбияви максат: туган якка, табигатькә мәхәббәт хисләре уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: төрле ситуацияләрдә югалып калмау, чыгу юлын таба белү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

1) танып белү: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерли белү, төп мәгълүматны аера белү;

2) коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү;

3) регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларыңны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Укыту алымнары: дәреслек белән эшләү, карточкалар белән эш, тактада эшләү

Жиһазлау: ноутбук, интерактив такта, презентация, дәреслек

Файдаланган әдәбият: Татар теле : рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче с-ф. / Р.К. Сәгъдиева, Г.И. Хәйруллина;[рәссамы Л. Хисамова]. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2016. – 223 б.: рәс. б-н.




Дәрес этаплары

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру (20 мин)

1. Дәресне оештыру (2 мин)

Исәнләшү, укучыларның хәлен сорашу, уңай психологик халәт тудыру.

2. Актуальләштерү (3 мин)

Өй эшен тикшерү, дәфтәрләрне җыеп алу.

3. Уку мәсьәләсен кую (15 мин)

1. Аергыч һәм тәмамлык темаларын кабатлау.

2. Урын хәленең кагыйдәләре белән танышу.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү (20 мин)

  1. Телдән күнегү эшләү.

  2. Дәфтәрләрдә язмача күнегүләр эшләү.

III. Рефлексив бәяләү (5 мин)

  1. Йомгаклау.

  2. Тест.

  3. Өй эше бирү һәм аңлату.


Дәрес барышы


I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру (20 мин)

1. Дәресне оештыру (2 мин)

Укытучы: И, телем, сансыз гасырны,
Исән-сау кичкән телем!
Сыкраулар теле түгел син,
Күкрәүләр теле бүген.

Син - минем тере тарихым,
Син - минем киләчәгем,
Тик синдә газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем. (Х.Туфан)

Хәерле көн, укучылар, исәнмесез. Газиз туган телебез яшәгәндә, һәммәбез дә бәхеткә ирешербез, дигән ышанулар белән, күтәренке нотада дәресебезне башлап җибәрәбез. Барыбызга да уңышлар телим.

2. Актуальләштерү (3 мин)

Укытучы: Хәзер инде өй эшләренә тукталып китик. Өй эшләрегез буенча сорауларыгыз тумадымы, эшли алдыгызмы? Сезгә нинди өй эше бирелгән иде әле, Әминә?

Укучы: 144 нче күнегүне дәфтәргә эшләргә.

Укытучы: Барыгыз да эшли алдыгызмы?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Яхшы. Дәрес ахырында дәфтәрләрегезне җыеп алырмын.

3. Уку мәсьәләсен кую (15 мин)

Укытучы: Укучылар, без узган дәресләрдә нәрсәләр турында сөйләштек, нинди темалар үттек?

Укучы: Җөмләнең иярчен кисәкләрен үттек. Аерыч белән тәмамлыкны карадык.

Укытучы: Әйе. Хәзер без аларны модельләштереп китәрбез. Ике командага бүленик. Беренче команда аергычны, икенче команда тәмамлыкны җыя. (эшлиләр)

Тәмамлык

Җөмләдә фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклап, эш-хәлнең үтәлүенә бәйле затны, әйберне күрсәтә торган иярчен кисәк;

Ул ике төргә бүленә;

Төшем килеше кушымчасы алган яки алу ихтималы булган тәмамлык туры тәмамлык дип атала;

Ияртүче сүзгә иялек, юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары һәм бәйлек, бәйлек сүзләр ярдәмендә ияргән тәмамлык кыек тәмамлык дип атала;

Иялек килешендәге сүз җөмләдә ике функция үти ала. Ул исемгә иярсә – аергыч, ә фигыльгә иярсә, кыек тәмамлык;

Туры сүз тәртибендә тәмамлыклар ияртүче сүздән алда, кире сүз тәртибендә аннан соң урнаша;

Кемнең, нәрсәнең, кемгә, нәрсәгә, кемне, нәрсәне, кемнән, нәрсәдән, кемдә, нәрсәдә, кем белән, нәрсә белән, кем турында, нәрсә турында һ.б сорауларга җавап бирә.

Аергыч

Исемгә ияреп килгән иярчен кисәк;

Аергычны ияртеп килгән сүз аерылмыш була;

Ул исем, сыйфат, алмашлык, сан, рәвеш һәм фигыль белән белдерелә;

Ул ике төргә бүленә;

Затны яки предметны бер яктан гына ачыклап килгән аергыч тиңдәш аергычлар дип атала;

Затны яисә предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычлар тиңдәш түгел аергычлар дип атала;

Туры сүз тәртибендә аергыч аерылмыш алдыннан урнаша;

Кире сүз тәртибендә аергыч аерылмыштан соң килә;

Нинди, кайсы, кемнең,нәрсәнең, ничә, кайдагы сорауларга җавап бирә.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, яңа темага күчәбез. Җөмләнең иярчен кисәге – хәл белән танышырбыз.

Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, ни рәвешле, никадәр, ни өчен, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәк хәл дип атала.
Татар телендә хәл 8 төргә бүленә: урын, вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт, кире.

Укытучы: Бүген без урын хәлен өйрәнербез.

Эш-хәлнең үтәлү-үтәлмәү урынын белдереп, җөмләнең фигыльне ачыклап килә торган иярчен кисәге урын хәле дип атала.

Урын хәленең сораулары:
кая? кайда? кайдан?
Урын хәлләре янында бернинди дә тыныш билгеләре куелмый. Калган җиде хәлдән аермалы буларак, урын хәле беркайчан да аерымланмый, чөнки ул процесс белдерми.

Урын хәле булып юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге һәм таба, белән, аша, эчендә, башында, өстендә, артында кебек бәйлек һәм бәйлек сүзләр белән килгән исемнәр, урын рәвешләре, сорау, һәм күрсәтү алмашлыклары килергә мөмкин.

Тәмамлык белән урын хәлен аеру

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү (20 мин)

Укытучы: Кагыйдәләр белән таныштык. Хәзер күнегүләр эшләргә керешербез. Слайдтан җөмләләрне укыйбыз һәм урын хәлләрен табып әйтәбез.

1. Кошлар, никтер, түбәнтен (кайдан?) очалар.

2. Урманда (кайда?) кошларга игътибарлы бул!

3. Торналар көньякка (кая?) китә башладылар.

4. Илгизәр кырдан (кайдан?) кайтты.

5. Яшьләр клубка таба (кая ?) киттеләр.

Укытучы: Сезнең алдыгызда карточкалар ята. Урын хәлләрен табабыз, сорау куябыз һәм ничек белдерелгәнен билгелибез. Дәфтәрләргә язып эшлибез.

1. Юлларда, сукмак читләрендә әле болганмаган, саф гәрәбә сулы нәни гөрләвекләр чәч толымы төсле үрелеп ага.

3. Вак елгалар, ташып, урман эчләреннән агып төшкән кар суларын үзләре белән ияртеп, Иделгә илтеп түктеләр.

4. Озатып вокзаллар каршында

Маңгайдан үптеләр аналар.

Үрнәк: Юлларда (кайда?) – урын-вакыт килешендәге исем белән белдерелгән. (үрнәктәгечә тикшерәләр сүзләрне, тактада эшлиләр)

Укытучы:Яхшы, укучылар, бик әйбәт эшләдегез. Хәзер китаптан 153 нче күнегүне эшләрбез телдән. Беренче җөмләгә нинди хәлләр куеп яза алабыз?

Укучы: Без сыйныфыбыз белән Мәскәүгә, Казанга һәм Уфага бардык.

Укытучы: Дөрес. Алдагы җөмләгә нинди урын хәлләре өстәп язабыз?

Укучы: Мәктәптән, өйдән, урамнан кайтканда, ят кешеләр белән сөйләшмә.

Укытучы: Әйе, дөрес.

III. Рефлексив бәяләү (5 мин)

Укытучы: Укучылар, без бүген җөмләнең өченче иярчен кисәген – хәлне (урын хәлен) карадык. Сорауларыгыз калмадымы, барысын да аңладыгызмы?

Укучы: Әйе, барысын да аңладык.

Укытучы: Вакыт аз калды. Тәмамлык темасына 5 сораудан торган тест эшләп алыйк.

1 нче вариант

1.Тәмамлык

а) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлүен күрсәтеп, фигыльгә ияреп иярчен кисәк;

б) җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген, ачыклап килгән иярчен кисәк.

2. Кыек тәмамлыкны белдерүче чараларны күрсәт.

а) чыгыш, төшем, баш килеш кушымчалары;

б) бәйлек һәм бәйлек сүзләр;

в) чыгыш, юнәлеш, урын-вакыт килешләре, бәйлек, бәйлек сүзләр.

3. Туры тәмамлыклы җөмләне табыгыз.

а) Мин үз тирәмдә сәер генә хәлләр күрә башладым.

б) Без бу кыз белән ансат кына таныштык.

в) Хәдичәтти балаларны шулай шатландыра белә иде.

4. Мин әниемнең китабын укыдым җөмләсендәге билгеләнгән сүз

а) аергыч; б) тәмамлык; в) ия булып килгән.

5. Тәмамлык булган берәр җөмлә уйлап языгыз, төрен билгеләгез.

2 нче вариант

1. Тәмамлык ... бүленә.

а) 2 төргә;

б) 3 төргә;

в) бүленми.

2. Туры тәмамлыкны белдерүче чараларны күрсәт.

а) бәйлек, бәйлек сүзләр;

б) чыгыш, төшем, иялек килеш кушымчалары;

в) баш килеш, төшем килеше кушымчалары.

3. Кыек тәмамлыклы җөмләне табыгыз.

а) Янам, янам, халык өчен язам.

б) Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни.

в) Мин туганмын, миннән беркем сорамаган.

4.Әти хат укый җөмләсендә билгеләнгән сүз

а) кыек тәмамлык; б) ия; в) туры тәмамлык.

5. Тәмамлык булган берәр җөмлә уйлап языгыз, төрен билгеләгез.

Укытучы: Ә хәзер өй эшен алыйк.

1. 81 нче биттә 150 нче күнегү. Күчереп язарга һәм урын хәлләренең астына сызарга. (мәҗбүри)

2. “Туган ягымда кыш” дигән темага урын хәлләрен кертеп, 7-8 җөмләдән торган текст язып килергә. (теләк буенча)

Укытучы: Яздыгызмы?

Укучы: Яздык.

Укытучы: Ярый, балалар, дәрес бетте, барыгызга да рәхмәт, чыгарга мөмкин.

Укучы: Сау булыгыз.