СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарта белү,кызыксыну уяту,укытучының һәр балага индивидуаль якын килә белүе һәм дөрес юнәлешкә этәреп җибәрә белүе бик мөһим урын алып тора.

Просмотр содержимого документа
«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү»



Җәнлек совхозы урта гомуми белем бирү мәктәбе







Район методик берләшмәсенә әзерләнгән чыгыш



Темасы:”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә

укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү”







Әзерләде: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Әлмиева Гөлнур Нургаян кызы









2016 ел





« Кошлар тумый канатсыз.Кеше тумый талантсыз»- диелә татар халык мәкалендә.Чыннан да, һәр кешедә нинди дә булса бер шөгыльгә сәләт булмый калмый.Тик аны ачыклый, таба белергә һәм үстерергә генә кирәк. Шуның өчен без, татар теле укытучылары, дәрес вакытында да, дәрестән тыш та укучыларның сәләтләрен ачарга, үстерергә ярдәм итәргә тырышабыз.Башлангыч сыйныфларда өйрәнгәннәрне нигез итеп, урта сыйныфларда укучыларның эшчәнлекләре хикәя төзеп язулар, диалог, хикәягә план төзү, хатлар, мәкаләләр язу, сүзлекләр белән эш, әдәби геройларга характеристикалар бирү кебек эш төрләре белән катлауландырыла. Ә инде югары сыйныфларда бәяләмә, мәкалә, характеристика, конспект, доклад, тезислар язу, чыгышлар ясау, интервьюлар алу, конференцияләр, семинарлар үткәрү, рефератлар яклау була.

Шулай итеп, без укучыларның төрледән- төрле эш төрләре аша милләтебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны, әдәбиятыбызны, кызыксынып, хөрмәт итеп үстерүен, киләчәк буыннарга тапшыруларын өмет итәбез.Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле, талантлы шәхесләр кирәк.Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә,чын мәгънәсендә талантлы шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты.Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле.Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.Күренекле мәгърифәтче К.Насыйри: “ Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә,кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз- үзеңә таләпчән булу тора”,-дигән.Чыннан да билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла,кызыксынучанлыгы арта.





Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия.Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыкларын камилләштерергә һәм үстерергә,фәнни- популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә.Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык,мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.

Әдәбият дәресләрендә иҗади характердагы бик күп язма эшләр файдаланыла.Мәсәлән,табышмак уйлап табу;тормыштан бер вакыйга,хәлне тасвирлау; мәкальгә туры килә торган вакыйга язу;табигать күренешен сурәтләү; кеше рәсемен,әйберне,табигать күренешен сурәтләп язып карау;бирелгән темага диалог(сөйләшү)төзү;хат язу;көндәлектән бер сәхифә уйлап чыгару һ.б.Болар,бер яктан,ярдәмче эш төрләре буларак,язма сөйләмне камилләштерә,сочинение кебек күләмле,төп эшкә әзерли.Икенче яктан,укучының иҗади фикерләвен,хыялын,фантазиясен эшкә җигә,фикерләрен һәм хисләрен әйтеп бирергә өйрәтә.Мондый эшләр сыйныфта эшләнә яки өйгә биреп җибәрелә ала.

Иҗади эшкә мөрәҗәгать иткәндә үрнәк бирү,беренче тапкыр бергәләп язып карау мәҗбүри. Шунсыз бу өлкәдә уңышка ирешеп булмый.

Иҗади эшнең каталаулырак төре булып әкият уйлап чыгару,инсценировка төзү,әдәби герой исеменнән көндәлек яки хат язу эшләр санала.Геройга яки берничә каһарманга характеристика (сыйфатлама)бирү,билгеле бер вакыйгага язмача анализ ясау,вакыйгаларны чагыштырып бәяләү V-VIII сыйныфларда даими,төрле материаллар өйрәнгәндә башкарыла.Сочинениедән таррак,кечкенәрәк мондый язма эшләр белем һәм күнекмәләрнең үзләштерелү дәрәҗәсен күзәтергә-бәяләргә,йомгак ясарга,нәтиҗәләр чыгарырга да ярдәм итәләр.





Укытучы ул-иҗат кешесе.Аның мөмкинлекләре,уйлау сәләте,фантазиясе чикләнмәгән.Шуңа күрә ул үзенең укучыларын кызыксындыра белә.Укытучы сыйныф җитәкчесе буларак та,укучының иҗат мөмкинлекләрен күрә,билгели һәм алга таба тиешле юнәлешкә этәрә.Соңгы елларда бик күп төрле конкурслар,олимпиадалар үткәрү,информацион технологияләр аша иҗат мөмкинлекләрен үстерү гадәти күренешкә әйләнә бара. Мин дә үземнең укучыларым белән булдыра алганча конкурсларда,бәйге-ярышларда катнашырга тырышам. “Мин татарча сөйләшәм”акциясе (2007 ел) диплом,”Мин укытучы булсам”дигән темага сочиненияләр конкурсы (республика күләмендә)-Исмәгыйлова Зилә (2010 ел),Хуҗа Бәдигыйның иҗади мирасын барлау буенча республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары)2009 ел Рахимуллина Альбина эше (дипломант),”Халкым чишмәләре”фестивале(зона “Сабантуй күренеше”2010 ел),”Дулкыннар” конкурсы С.Сәйдәшевка багышланган-шигырь сөйләү конкурсы-Әлмиева М., Мостафина А.,Ибраһимова М.,катнаштылар 2009 ел,Г.Тукайга багышланган шигырь сөйләүчеләр бөйгесендә Усманова Сабира (грамота)белән бүләкләнде 2011 ел,шигъри дәвам бәйгесендә Усманова С. ( III урын яулады), К.Насыйрига багышланган укуларда Сафина Л. (2010 ел), предмет олимпиадаларында быел катнаштылар Әлмиева М.,Гайнуллина А.Интернет чилтәре аша үткәрелгән олимпиадада Әлмиева М.,Мостафина А.,”Зирәк тиен”регион ара бәйгесендә дә байтак укучыларыбыз катнаштылар.

Иҗат итү укучыларда үз-үзенә ышаныч,хыялларын чынга ашыру өчен ихтыяр көче,максатчанлык тәрбияли.Мөстәкыйль тормышка аяк басарга торучы яшләргә бер этәргеч,ныклы адымнар ясауда иҗади эшчәнлекнең роле бик зур.