Татар телендә чагыштыру компонентларының үзенчәлеге
Үрге Усылы урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Сәйфетдинова Алия
Мирфатыйх зәки УЛЫ зәкиев
МАКСАТ
чагыштыру компонентларын төзүче лексик-грамматик чараларны өйрәнү
Бәйлек һәм кушымча ярдәмендә ясалган чагыштыруларның стилистик мөмкинлекләрен тикшерү.
Чагыштыру компонентларындагы тел бизәкләрен билгеләү.
Чагыштыру компонентларын төзүче лексик-грамматик чараларны чагылдыру .
БУРЫЧЛАР
I бүлек. Бәйлек һәм кушымча ярдәмендә ясалган чагыштыруларның стилистик мөмкинлекләре
- 1. Предметлар тышкы яки форма охшашлыгы буенча чагыштырыла. “...Кибәк ашап күбенгән сыер кебек ”.
- 2. Эчке охшашлык. “... аңгыра сарык кебек , бернәрсә белмисең ”, “... дуңгыз кебек киреләр ”, “... урманда адаштырылган җен баласы кебек ... елый ”.
- 3. Төс охшашлыгы. “... акшар кебек агарган, кызыл алма кебек уртасы кызарган бит ”.
- Чагыштыру төрле кушымча, бәйлек, теркәгеч, мөстәкыйль сүз, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелергә мөмкин. Гадәттә, чагыштыру төзүче чаралар итеп кебек, шикелле, төсле, сыман, кадәр, хәтле, чаклы бәйлекләрен күрсәтәләр.
- “ Синең шигырең якты кояш кебек”
Г. Тукай
тормыш-көнкүреш предметлары
- “ түшәм тактасы янына асылган фонарь кебек , “чыра кебек кипкән , “ут кебек бите ”, “бүрек кебек кенә күренгән карачкыл кеше”, “ак мендәрләр кебек ”, “йөзе көл кебек ”, “багана кебек каттылар ”, “утын агачы кебек нәрсә ”, “Бу... һәрбер крестьянга үзенең аягындагы чабатасы кебек билгеле бер нәрсә ”, “майланган арба кебек”
Табигать күренешләре
- “ ялкынлы яңгыр кебек , “авыр кыштан соң күңелле яз кебек”, “ак кар кебек чибәр куян ”, “халык кара болыт булып, бөтен каберлекне каплап”
Хайваннар дөньясыннан
- “ сандугач кебек сайрыйсың ”, “ата күркә кебек кабарына ”, “кыр кәҗәсе кебек сикереп ”, “ефрейтор... ерткыч этнең куянга ташланганы кебек”, “лачыннан качкан чәүкә кебек ”, “аналары янына җыелган аккош балалары кебек ”, “саескан кебек такылдап ”, “юлбарыс кебек”, “читлектәге бүре кебек “
Кешеләрне бер-берсен тышкы күренешләре белән чагыштыру
- “ Фәхри малае кебек кылыч күз түгел ”, “өстенә-башына хәерче кебек сәләмә киенде ”, “немец эшче мастеры кебек кырынган ”, “аркасы нәкъ аныкы кебек бөкрәйгән ” һ.б.
Эчке халәт яки холык-фигыль, табигате буенча чагыштыру
- “ Бикъяр кебек көяз ”, “жандар... йомшак күңелле ана кебек сөйләнә”, “Безнең эш мужикча булыр”, “башка кайнагалар кебек гыйфрит булмам”, “авыз пешүнең ни икәнлеген белмәгән адәм сыман”.
Үсемлекләр дөньясыннан
- “ Яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек ”, “ак шалкан кебек тулы, матур беләк ”, “гөл чәчәге кебек ”.
Гореф-гадәтләрнең
- “ Әйтерсең, патша туган көн ”, “картлар туй кебек зур авыр бер мәшәкать үткәргәннән соң ”, “җәйнең озын көне... бәйрәм кеби күңелле үтеп китте ”, “йөкләтелгән бурыч кебек ” һ.б.
Тавыш охшашлыкларының чагыштырылуы
- “ ит куырганга охшаш чыжылдый ”, “көмеш кыллардан уйнаган музыка кебек, Карлыгач-Сылуның көлгәне ишетелде”.
Туганлык бәйләнеше
- “ бергә туып үскән кебек ”, “өлкән агаң яки туган атаң кебек ягымлы тавыш белән бу жандарм”.
Урыннарның объект сыйфатында килүе
- “ Казахстан далаларында уел кебек ярминкәләрдә ”, “уч төбендәге кебек күрәсең”, “башка авылда булган кебек, Бикъярда да җирне җәмәгать белән билиләр”
Процессларның охшашлыгы
- “ Дилбегә белән, сыер куалаган кебек, уратып сукты”, “башы әйләнде, дөнья кире киткән, тарих артка кайткан кебек булды ”, “җанның рәхәте... шул минутта кисеп алынгын кебек була”
Вакытларның чагыштырылуы
- “ Әгәр кышкы кебек таланып кайтасы , “Менә хәзер һәлакәт килә дигән минуттагы сыман ”.
II бүлек. Чагыштыру компонентларын төзүче төрле лексик-грамматик чаралар
- Дай/-дәй, -тай/-тәй аффикслары ярдәмендә бәйләнгән синтетик иярчен җөмләдәге процесс баш җөмләдә башкарылган шундый ук процесс белән үтәлү рәвеше ягыннан чагыштырыла:
- Җир астыннан поезд узгандай, тонык кына бер гөрелдәү сизелеп куя иде (Г.Б.).
-Дай/-дәй, -тай/-тәй чагыштыру төзүдә иң продуктив аффикс.
- Чагыштыру – нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендә барлыкка килгән сурәтләү чарасы.
Чагыштыру
Аффикслар ( -дай/-дәй, -рак/-рәк, -ча/-чә )
Бәйлекләр ( кебек, шикелле, сыман, төсле )
Бәйлек ролендә килгән сүзләр ( дәрәҗә, рәвеш)
Ярдәмче фигыльләр ( бул, ит)
Теркәгечләр ( гүя, әйтерсең лә һ.б.)
Мөнәсәбәтле сүзләр ( ничек, шулай)
Үсмер бүз егетләр дә сөекле акбүз атларын кадерле иярләр илә иярләтеп атланганнар, көмеш камәрләр, һәртөрле зиннәтле кораллар илә бизәнеп, елан кебек кара камчыларын бутый-бутый, карчыгалар төсле чабалар, кызлар төркеме арасыннан карлыгачлар төсле кыелып-кыелып үтеп китәләр, чәчкә төркеме кебек булган кызлар арасын ярып-ярып чыгып шаяралар иде. (Н.Д.)
III бүлек. Чагыштыру компонентларындагы тел бизәкләре
Художестволы сөйләмдә предметлар күбрәк түбәндәге билгеләре буенча чагыштырыла:
1. Форма (тышкы күренеш) охшашлыгы буенча чагыштыру.
2. Эчке (мәгънә охшашлыгы) охшашлык буенча чагыштыру.
3. Төс охшашлыгы буенча чагыштыру.
4. Тәм охшашлыгы.
5. Тавыш охшашлыгы.
- Йөзек кашыдай кыз, былбылдай (сандугачтай) моңлану, арысландай кыю егет
...Зөләйха укудан мәхрүм калды,
Ай кеби күрекле йөзе биңзе сулды;
Компонентлары эчке (мәгънә) охшашлыкны белдерүче чагыштырулар.
Сиңа булган сөю тойгыларым –
Ташта үскән гөлләр бәйләме.
М.Кәрим
Компонентлары тавыш охшашлыгын белдергән чагыштырулар
- “ ...аның тавышы сабан тургаен хәтерләтте”,
- “ ...күңел җырлаган җыр ул таң алдыннан сандугач сайравы кебек, нечкә була, газиз җаннарны тетрәтә” (Яшь йөрәкләр. Г.И.).
ИГЪТИБАРЫГЫЗ
ӨЧЕН РӘХМӘТ!!!