СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар уку. 1 класс(татар группалары өчен)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Амурова Рәсимә Илдаровна кызының әдәби укудан 2015-2016 нче уку елына календарь-тематик планы. План Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (1-11 нче сыйныфлар)” нигезендә төзелде. – Казан: Татарстан, 2011.

Просмотр содержимого документа
«Татар уку. 1 класс(татар группалары өчен)»

Укучының әдәби укудан белем дәрәҗәсенә таләпләр


Уку техникасы.


Кыска сүзләрне иҗекләп кычкырып уку.

Уку елы ахырына эчтән уку күнекмәләрен формалаштыра башлау.


Әдәби текст белән эшләү.


1 нче сыйныф ахырына укучы текст буенча сорауларга җавап бирергә, текст сүзләре белән эчтәлеген сөйли белергә һәм кемнәр катнашуын әйтеп бирә белергә тиеш.


Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек.


Шигырьләр, алардагы сәнгатьлелекне тою.

Әкиятләр, әкият персонажлары, аларның теле, әкиятнең төп фикере.

Сөйләм үстерү.


1-4 нче сыйныфлар өчен әдәби уку рпограммасы даими рәвештә укучыларның сөйләм телен үстерүгә, коммуникатив эшчәнлеккә өйрәтүгә юнәлтелгән. Укучыларның сөйләмен үстерү белән бергә иҗади фикерләргә өйрәтү.














Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Амурова Рәсимә Илдаровна кызының әдәби укудан 2013-2014 нче уку елына

календарь-тематик планы

План Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (1-11 нче сыйныфлар)” нигезендә төзелде. – Казан: Татарстан, 2011.


Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Шигырь ятлау

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Әдәби уку

1

33

1

5




5





Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Әдәби уку: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.











Әдәби уку эш төрләре.


Эш төре

Тема

Үткәрү вакыты

Программа буенча

Фактик

Ятлау өчен әсәрләр


1. Габдулла Тукай.

Әлифба.

Гали белән кәҗә.

2. Мөдәррис Әгъләмов.

Бүләк.

3. Санамышлар.

4. Гөлшат Зәйнашева.

Бер атнада ничә көн?














Әдәби укудан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре


Тема

Үткәрү вакыты

Программа буенча

Фактик

Әдәпле сүзләр.

Туган телне өйрәнәбез.

Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз.

Бүген Тукай туган көн.

Безнең гаилә.






















Универсаль уку күнекмәләре.

Әдәби уку буенча төзелгән эш программасы 1 нче сыйныф укучыларының шәхси үсеш-үзгәреш, предметара һәм предмет нәтиҗәләрен үзләштерүне күз алдында тота.

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләренә ирешү осталыгы булып түбәндегеләр санала:

-гомуми кулланыш нормалары һәм кыйммәтләре күзлегеннән кешеләрнең эш- гамәлләрен, тормыш ситуацияләрен бәяләү;

-текстны “эмоциональ кичерү”, үз фикереңне белдерү;

-башка кешеләрнең хисләрен аңлау,кешенең хәленә керү, аңа теләктәшлек белдерү;

-укылган әсәр геройларына карата үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

Предметара нәтиҗәләр булып әдәби уку курсын өйрәнгәндә универсаль уку гамәлләре формалашу санала.


Шәхси универсаль уку гамәлләре.


Регулятив универсаль уку гамәлләре.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.


1.Түбәндәге кыйммәтләрне аңлый һәм бәяли белү: яхшылык,түземлелек, табигать, туган ил, гаилә һ.б. Үз гаиләңә, туганнарыңа, ата-анаңа хөрмәт.

2.Укучы ролен үзләштерү. Укуга карата кызыксыну формалаштыру.

3. Гомумкешелек нормалары күзлегеннән чыгып, тормыш ситуацияләрен, геройларның үз-үзләрен тотышларын бәяләү.

1.Укытучы җитәкчелегендә эш урынын әзерләү, оештыру.

2.Укытучы җитәкчелегендә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуацияләрендә биремнәрне үтәү максатын билгеләү.

3.Укытучы җитәкчелегендә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуацияләрендә биремнәрне үтәү планын билгеләү.

1.Китап белән эшләү: бирелгән бүлекне өйрәнгәндә формалашучы белем-күнекмәләрне билгеләү.

2.Укытучының гади сорауларына җавап бирү, дәреслектән тиешле мәгълүматны табу.

3.Геройларны, аларның гамәлләрен чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын табу.

4.Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү.

1.Дәрестә һәм тормыш ситуацияләрендә диалогта катнашу.

2.Укытучы, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү.

3.Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшү, хушлашу,рәхмәт белдерү;

4.Башкаларның сөйләмен тыңлап аңлау.

5. Парлап һәм күмәк эшләү.


Регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып – продуктив уку технологиясе ; танып-белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып-дәреслектәге текстлар, беренчел мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат;коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып продуктив уку технологиясе һәм эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру хезмәт итә.



Предмет нәтиҗәләре:

-укытучы, укучы укыган текстны ишетеп аңлау;

-бөтен сүзләрне аңлап, дөрес уку;

-текстны тулысынча сөйләү;

-кечкенә күләмле шигырьләрне ятлау;

-рәсем буенча телдән хикәя төзү;

-автор,текст исеме һәм текстның эчтәлеген билгеләү;

-хикәя , шигырьне аера белү.



Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары


УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1. Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Татарстан, 2011.

2. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2008.


3. Дәреслек: Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Әдәби уку: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.


1. Исмәгыйлева С. Г. Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту. – Казан: Мәгариф, 1993.

2. Раушан көзге: Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 1993.

3. Ягъфәров Р. Г. Кәҗә-мәкәрҗә. – Казан: Мәгариф, 1994.

4.Ягъфәров Р. Г. Татар балалар фольклоры. – Казан: Раннур, 1999.

5.Харисов Ф. Ф., Харисова Л. А. Уен – милли тәрбия чарасы. – Чаллы: КамАз, 1994.

6.“Салават күпере”, “Сабыйга” журналлары.

7. СД диск: Татар телендә музыкаль әкиятләр, "Сертотмас үрдәк";

Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты;

8.Гөлбакча, балалар өчен хрестоматия. - Казан: Татарстан китап нәшрияты,1990;

9. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

10. http://www.tatmedia.com

11. http://www.tatar.ru

12. http://www.selet.biz/

13. http://www.tatar.com.ru

1. Дәреслек: Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Әдәби уку: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

2. “Салават күпере”, “Сабыйга” журналлары.

3. Раушан көзге: Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 1993.

4. Ягъфәров Р. Г. Кәҗә-мәкәрҗә. – Казан: Мәгариф, 1994.

5. СД диск: Г.Тукайның иҗаты буенча татарча-русча мультфильмнар;

6. “Көмеш кыңгырау”,“Сабантуй” газеталары

7. Б.Рәхмәт “Сабан туенда”. Шигырьләр. – Казан: Тат.кит. нәшр..

8. Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр..

9. Р.Миңнуллин “Алма бабай”. Балалар өчен шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Мәгариф нәшр.

10. Г.Тукай. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр..

11. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.







1 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби уку буенча программа эчтәлеге








Бүлекләр, темалар




Сәгать саны





Темага караган төп төшенчәләр




Өйрәнелергә тиешле әсәрләр.

1.

Хәрефләр өйрәнәбез.

6

Мәктәп – белем йорты. Татар сөйләменә хас авазларны дөрес әйтә белү. Туган телне белү.

Р.Бәшәр “Танышу” шигыре.

Г. Тукай. “Әлифба”

Ш.Галиев “Таяк”

Дәрдемәнд. “Балалар, әйдә мәктәпкә!”

Р. Вәлиева “Беренчеләр”.

Р.Миңнуллин “Кояш”

Э. Шәрифуллина. “Күзең күргәч”

Х.Халиков “Сакчы күркә”

Ш. Маннапов. “Ат ник көлә?”

БСҮ Туган телне өйрәнәбез.

БСҮ Әдәпле сүзләр.

2.

Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме?

8

Хайваннар, кошларга хас характерлы сыйфатларны ачыклауга ирешү. Балаларда күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү. Текстларны уку барышында татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтергә ирешү.

Р.Батулла “Әйлән-бәйлән уены”

Р. Батулла. “Аю Әппәс”.

Ш.Галиев “Танышмак өчен табышмак”

Г. Тукай. “Гали белән кәҗә”

Г. Тукай “Бала белән күбәләк”.,”Карлыгач”.

Р. Вәлиева.“Күбәләк һәм кырмыска”, “Керпе белән күбәләк”.

Х. Халиков. “Укытучыларым”.

З.Мансур “Кырмыска” шигыре.

М. Әгъләмов. “Бүләк”

Г.Сабитов “Балага-балык”.

БСҮ Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз.

3.

Халык авыз иҗаты.

8

Халык аввыз иҗаты үрнәкләре белән танышу, аларның тәрбияви тәэсире. Аларда халкыбызның җор күңеллелеге, тапкырлыгы, тирән акылы, рухи байлыгы чагылуы. Әкиятләр турында беренчел мәгълүмат бирү.

Такмаклар.

Тел шомарткычлар.

“Шүрәле” әкияте.

Кола ат. (Татар халык әкияте).

Алдавыч әкият.

“Мактанчык каз” әкияте.

Мәзәкләр.

Табышмаклар.

Санамышлар.

Р.Миңнуллин “Саный беләм”

4.

Ямьле яз.

6

Ел фасылларының үзенчәлекле билгеләрен белү. Табигатьтәге үзгәрешләргә игътибарлы булу.

Г. Хәсәнов. “Ел язга аяк атлады”

Г. Галиев “Кояш”

С.Сөләйманова “Кем уяткан Ләйләне”

Ш. Галиев. “Яз”

Н. Каштанов “Болыт”.

Г. Сабитов. “Кояшка да эш күбәйде”

Б. Рәхмәт. “Яз килә”

С.Муллагалиев “Яз иде”

Ә.Бикчәнтәева “Җил сөйләшә беләме?”

Г.Тукай “Яз”

БСҮ Бүген Тукай туган көн.

5.

Әдәп-әхлак

5

Балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Һәр җирдә тәртипле булуны үрнәк итеп кую.

Дәрдемәнд.” Гали”

Р.Вәлиева “Дуслык”.

И. Туктар. “Өлгер”

Җ.Тәрҗеманов “ Биш чия”

Г. Зәйнашева. “Бер атнада ничә көн?”

Ф. Яруллин “Хикмәтле сүз”

Л. Лерон. “Супермалай”.

Ш.Галиев “Светофорның өч күзе”

Т.Әйди “Дачада”

БСҮ. Безнең гаилә.


Барлыгы:

33 сәг.













Аңлатма язуы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында ТР Законы (2004нче ел, 1нче июль).

2 . Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2008. Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты.2010 ел.

3. . “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен; 1-11нче сыйныфлар)” Ул “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (1-11 нче сыйныфлар)” да урын алган. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан: Татарстан, 2011.

4. Дәреслек: Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Әдәби уку: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

5. 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2012\2013нче уку елына укыту планы.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”буенча 1 нче сыйныфлар өчен әдәби укуны укытуга 64 сәгать каралган. Мәктәпнең еллык календарь укыту графигы буенча 1 нче сыйныфларда 33 атна булу сәбәпле, эш программасы белем бирү учреждениесенең 2012-2013 елга гамәлдәге базис планы буенча атнага 1 сәгать исәбеннән 33 сәгатькә төзелә. Эш программасында, барлык өйрәнелә торган темалар сакланып, сәгатьләр санына үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр программаның эчтәлегендә күрсәтелә. 1 нче сыйныф өчен әзерләнгән эш программасының эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

Матур әдәбият әсәрләре яшь буынның күңелен, хисләрен баетуда, аларның тирә-яктагы тормышны һәм кешеләрне аңлый башлавында, нәрсәнең яхшы һәм матур, ямьсез һәм начар булуын төшенүдә, зәвыгын тәрбияләүдә, туган халкының рухи дөньясы белән азыклануында бик тә үтемле, көчле тәэсир итүче нигез булып тора. Чөнки әдәбият – сүз сәнгате. Аның шушы зур мөмкинлекләрен тиешенчә файдалану – әдәбият укытуның төп максаты.

Хәзерге шартларда матур әдәбиятны сәнгатьнең бик әһәмиятле, нигез төрләреннән берсе итеп укыту мөмкинлекләре бар. Әлеге шартларда әдәбият укытуның эчтәлеген заман таләпләренә туры китерү, камилләштерү һәм яңарту кирәклеге үзәк мәсьәләләрнең берсе булып әверелде. Моны эшләгәндә, гомуми урта белем бирүнең дәүләт стандарты нигез итеп алына, шул ук вакытта аларның таләпләрен тормышка ашыруга иҗади якын килү мөһим.

Укучылар халкыбызның бик бай әдәби мирас үрнәкләре белән таныша башлауның беренче адымнарыннан ук сүз сәнгатебезнең бик тә игелекле, тәэсирле йогынтысында яши, фикерли һәм шул үрнәкләрдә тәрбияләнәләр. Матур әдәбият белем һәм тәрбия бирүдә башка бер фән дә булдыра алмаган мөмкинлекләргә ия. Ул милли үзаң тәрбияли. Әдәбият үз халкының, туган иленең ихлас вәкиле булып формалашуына, ватанының тугрылыклы улы һәм кызы булып яшәүнең асыл мәгънәсен табигый рәвештә күңел хәзинәсе итеп әвелдерүенә китерә.

Әсәр текстларының күбесе балалар әдәбиятының һәм башка әдәби әсәрләрнең иң яхшы үрнәкләреннән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аны саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә.Әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре, әйтемнәре, мәзәкләре табышмаклар һәм тел шомарткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.Кайбер текстлар фольклордан алына, фәнни-популяр текстлардан өзекләр китерелә.

Әдәби уку” курсы түбәндәге максатларны һәм бурычларны күз алдында тота:

  • Кече яшьтәге мәктәп балаларын аңлап,дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле укырга өйрәтү; төрле типтагы текстлар белән эшләүне тәэмин итүче барлык сөйләм эшчәнлеге төрләрен камилләштерү; китап укуга карата кызыксыну үстерү; китап укучының белем дәрәҗәсен формалаштыру; китап сайлау һәм мөстәкыйль китап уку тәҗрибәсе туплау;

  • Әдәби әсәрләр ярдәмендә балаларда әхлак тәрбиясе булдыру;яхшылык,дуслык,дөреслек һәм җаваплылык турында күзаллау формалаштыру; күпмилләтле Россия халыклары һәм татар халкы мәдәниятенә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.
























Календарь план


Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг.саны


Дата

Көтелгән нәтиҗәләр

Искәрмә

программа

фактик

Белем

Күнекмә

Универсаль уку гамәлләре.


Хәрефләр өйрәнәбез (6 сәг.)


1

Р.Бәшәр “Танышу” шигыре.

БСҮ Әдәпле сүзләр.

1



Танышу, туган тел турында әңгәмә.

Аңлап фикер йөртү.

Сөйләм телен үстерү

БСҮ

2

Г. Тукай. “Әлифба”.

Ш..Галиев “Таяк” шигыре.

1



Эчтәлеген аңлау.

Сорауларга җавап бирә алу.

Үз хезмәтеңне оештыру, дәрестә игътибарлы булу,бер-береңне ишетә белү

ятлау

3

Дәрдемәнд. “Балалар, әйдә мәктәпкә!”

1



Шигырьнең эчтәлеген тыңлап аңлауга ирешү.

Җөмләләр төзи белү.

Эшчәнлек өчен эш урыны әзерләү.


4

Р. Вәлиева “Беренчеләр”.

Р.Миңнуллин “Кояш” шигыре.

1



Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

Татар теленә хас авазларны дөрес әйтү.

Рәсемнәр белән эшли белү.


5

Э. Шәрифуллина. “Күзең күргәч”.

Х.Халиков “ Сакчы күркә” шигыре.

1



Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү.

Актив үзләштерелгән лексик берәмлекне сөйләмдә дөрес куллану.

Күмәкләп эшли белү.


6

БСҮ Туган телне өйрәнәбез.

Ш. Маннапов. “Ат ник көлә?”.

1



Кеше тормышында туган телнең тоткан урыны. Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү.

Ана теле турында аңлап фикер йөртү. Шигырьнең эчтәлеген белү.

Үз хезмәтеңне оештыру, дәрестә игътибарлы булу,бер-береңне ишетә белү

БСҮ



Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме?( 8сәг.)


7

Р.Батулла “Әйлән-бәйлән уены”

1



Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

Сораулар һәм биремнәр буенча


эшли белү.

Рәсемнәр белән эшли белү.


8

Р. Батулла. “Аю Әппәс”.

1



Әкиятләр, әкият персонажлары.

Текст буенча сорауларга җавап бирү. Персонаж исемнәрен атау.


Сөйләм күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү.


9

Ш.Галиев “Танышмак өчен табышмак”

БСҮ “Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз”

1



Өйрәнгән әсәрләр турында, бирелгән темага фикер йөртергә өйрәнү.

Актив үзләштерелгән лексик берәмлекне сөйләмдә дөрес куллану.

Сөйләм телен үстерү.

БСҮ

10

Г. Тукай. “Гали белән кәҗә”

1



Әдәби сөйләм үрнәкләре белән танышу.

Сорауларны аңлап, дөрес җавап бирә белү.

Рәсем белән эшләү.

“Гали белән кәҗә” ятлау.

11

Г. Тукай “Бала белән күбәләк” “Карлыгач” шигыре.

1



Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү.

Шигырьнең эчтәлеген аңлау.

Диалогик сөйләмне оештыра белү


12

Р. Вәлиева.“Күбәләк һәм кырмыска”, “Күбәләк белән керпе”.

1



Әкиятләр, әкият персонажлары.

Текст буенча сорауларга җавап бирү. Персонаж исемнәрен атау.


Сөйләм күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү.


13

Х. Халиков. “Укытучыларым”

З.Мансур “Кырмыска” шигыре.

1



Шигырьнең сәнгатьлелегенә игътибар итү.

Сораулар һәм биремнәр буенча эшли белү.

Рәсемнәр белән эшли белү.


14

М. Әгъләмов. “Бүләк”.

Г.Сабитов “Балага-бүләк”


1



Шигырьнең эчтәлеген аңлау.

Авазларны дөрес әйтә белү.

Күмәкләп эшли белү.

“Бүләк” ятлау.

3. Халык авыз иҗаты.(8 сәг.)

15

Такмаклар.

1



Бала үстергәндә әйтелә торган такмаклар белән танышу.

Сорауларны аңлап, дөрес җавап бирә белү.

Күмәкләп эшли белү.


16

Тел шомарткычлар.




Халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Авазларны дөрес әйтә белү.

Сөйләм телен үстерү.


17

“Шүрәле” әкияте белән танышу.

1



Әкиятләр турында беренчел мәгълүмат бирү Әкиятнең исемен, сюжетын, персонажларын белү.

Әкиятнең эчтәлеген сөйли белү.

Рәсемнәр белән эшли белү.


18

Кола ат. (Татар халык әкияте).

1



Әкиятнең сюжетын, персонажларын белү. Әкиятнең теленә игътибар итү.

Текст буенча сорауларга җавап бирү. Персонаж исемнәрен атау.


Дәреслек белән эшли белү


19

Алдавыч әкият. “Мактанчык каз” әкияте.

1



Таныштыру, сорау-җавап уены..

Сорауларга тулы җавап бирә белү

Логик фикер йөртү.


20

Мәзәкләр.

1



Кызыклы сөйләмне, юморны аңларга өйрәтү

Кыска сүзләрне иҗекләп укый белү.

Сөйләм күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү.


21

Табышмаклар.

1



Табышмаклар, турында беренче мәгълүмат бирү.

Табышмакларның җавабын таба белү.

Хәтерен үстерү.


22

Санамышлар.

Р.Миңнуллин “Саный беләм”

1



Санамышлар турында беренче мәгълүмат бирү.

Авазларны дөрес әйтә белү.

Сөйләм телен үстерү.

Санамыш ятлау.

4. Ямьле яз.(6 сәг.)

23


Г. Хәсәнов. “Ел язга аяк атлады”

1



Әдәби сөйләм үрнәге белән танышу. Текст буенча сорауларга җавап бирә алу.

Кычкырып уку күнекмәсе.

Сәнгатьле укый белү.


24

Г. Галиев “Кояш”.

С.Сөләйманова “Кем уяткан Ләйләне” шигыре.

1



Текст буенча сорауларга җавап бирә белү.

Уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Рәсемнәр белән эшли белү.


25

Ш. Галиев. “Яз”, Н. Каштанов “Болыт”.

1



Шигырьнең эчтәлеген аңлау.

Укылганны өлешләргә бүлү, сораулар куя белү.

Логик фикер йөртү.


26

Г. Сабитов. “Кояшка да эш күбәйде”

Б.Рәхмәт “Яз килә”

1



Текст сүзләре белән эчтәлеген сөйли белү.

Кычкырып уку күнекмәсен үстерү.

Сәнгатьле уку.


27.

С.Муллагалиев “Яз иде”

Ә.Бикчәнтәева “Җил сөйләшә беләме?”

1



Әдәби текстны дөрес, сәнгатьле укуларына ирешү.

Затлы зәвык үстерү.

Дәреслек белән эшли белү.


28.

БСҮ. Бүген Тукай туган көн. Г.Тукай “Яз”

1



Г. Тукай турында мәгълүмат. Сорауларга җавап бирә белү.

Бәйләнешле сөйләм телен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Белемнәрне практикада куллану

БСҮ

5. Әдәп-әхлак.(5 сәг.)

29.

Дәрдемәнд.” Гали”

Җ.Тәрҗеманов “Биш чия”.

1



Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

Хикәянең эчтәлеген аңлау.

Рәсемнәр белән эшли белү.


30.

И. Туктар. “Өлгер”

Л. Лерон. “Супермалай”.

1



Бер-береңә ярдәм итү, матур сүзләр әйтә белү.

Хикәянең төп фикерен аңлау.

Эчтән уку.


31.

.Ф. Яруллин “Хикмәтле сүз”. Р.Вәлиева “.Дуслык”

1



Шигырьне сәнгатьле сөйләргә өйрәнү.

Уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Сәнгатьле уку.

Ятлау. ”Бер атнада ничә көн?”.

32

Г. Зәйнашева. “Бер атнада ничә көн?”

Ш.Галиев “Светофорның өч күзе”

1



Шигырьнең эчтәлеген аңлау.

Эчтәлек сөйләү, эчтән уку.

Дәреслек белән эшли белү.


33

БСҮ. Безнең гаилә

Т.Әйди “Дачада”.

1



Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Үз-үзеңне әдәпле тотарга өйрәнү.

Нәтиҗә ясый белү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

БСҮ
















Әдәби уку буенча укучыларның

белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары


  1. Телдән җавап бирүне бәяләү

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1) сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәлләге;

2) сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;

4) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.

Җавапның бәяләгендә, укытучы аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә

1.Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү


Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:

  1. “тулаем аңлады”;

  2. “өлешчә аңлады”;

  3. “аңламады”.


2.Укучының монологик сөйләмен бәяләү:


Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән,тулы,эзлекле итеп,текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен,бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, “5” ле куела.

1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6, 2 нче сыйныфта 7-8, 3 нче сыйныфта 8-9, 4 нче сыйныфта 10-12 җөмлә тәшкил итә.

Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, “4”ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, “3”ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, “2” ле куела.


3.Диалогик сөйләмне бәяләү


Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса,әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, “5” ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3сөйләм хатасы җибәрсә, “4” ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә,сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә, “3” ле куела.

Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә, “2” ле куела.



4.Укуның күләме һәм аны бәяләү


Баланың уку сәләтен бәяләгәндә, текстның эчтәлеген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, интонацияне саклап, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп уку мөһим. Кычкырып укыганда, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә.

Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкинлекләрен камилләштерү турында да онытмаска кирәк. Эчтән уку тизлеге дә гомуми таләпләргә туры килергә иеш.

Укуны билгеләү өчен, укучыга 2-3 минутлык тоташ текст бирелә. Шуннан соң 1 минутка ничә сүз укуын табарга мөмкин.



Уку тизлеген бәяләү күрсәткече



Сыйныфлар

Хәрефләр саны

Сүзләр саны

Кычкырып уку

Эчтән уку

Кычкырып уку

Эчтән уку

1

85-95

-

20-25

-

2

95-140

140-290

25-35

40-70

3

140-210

290-360

35-55

70-105

4

210-360

360-420

55-70

105-120


5.Уку күнекмәләрен бәяләү


Программа таләпләрен үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп укыса), укытучы сорауларына җавап бирә алса, текст эчтәлеген аңлап үзләштерсә, “5” ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса да, 2-3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонация белән бәйле төгәлсезлекләр булса да, эчтәлекне аңлап, укытучының сорауларына җавап бирә алса, “4” ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; 3-4 әйтелеш хатасы җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр китсә; 4-5 әйтелеш хатасы җибәрсә, “3” ле куела.

Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комаучаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә,6 дан артык тупас бозып әйтү булса, “2” ле куела.


  1. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү


Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:

  1. укыган хикәяне яки әкиятне дәвам итү;

  2. әдәби әсәр теле үрнәкләренә нигезләнеп, сорауларга язма җаваплар бирү;

  3. изложение язу;

  4. миниатюр сочинение язу.



Сыйныфлар

Эш төрләре

Изложение

Сочинение

1

-

-

2

15-20

10-15

3

20-25

15-20

4

25-35

20-25



Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү


Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик ( 1 җөмлә төзелешендә ) хата җибәрелсә, “5” ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4” ле куела.

Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, “3” ле куела.Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, “2”ле куела.