Просмотр содержимого документа
«Татарстан- минем горурлык( брейн-ринг)»
Татарстан - минем горурлык! ( БРЕЙН - РИНГ)
Материаллар: мәкальләр, хәрефләр, бирем язылган карточкалар. Уен барышы:
Өй эшен тикшерү. Командалар үзләренең исемнәрен әйтеп, капитаннары белән таныштыралар.
Эшләп килгән мәкальләр һәм табышмаклар җыентыгын яклап китәләр.
Уен башлана.
- Сорауларга җавап бирегез.
команда:
Татарстан флагындагы төсләр (яшел, кызыл, ак)
Татарстанның дәүләт телләре (рус, татар)
Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)
30 нчы августа - нинди бәйрәм? (Тат. республикасы көне)
Чистайда нинди продукция җитештерелә? (сәгать)
Татарстанның иң зур елгасы (Идел)
Татарстанның табигый байлыгы (нефть)
Казандагы хоккей командасының исеме (Ак барс)
«Су анасы» әкиятенең авторы (Габдулла Тукай) 10.Вятка елгасының борынгы исеме (Нократ)
11.Татарстаның зур шәһәрләре (Т. Кама, Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә)
команда:
Татарстаррның символикасында нинди хайван сүрәтләнгән? (Ак барс)
Нинди машина Париж-Дакар марафонында җиңде? (Камаз)
Татарстан гимнын кем язган? (Рөстәм Яхин)
Татарстанның нефть чыгару үзәге (Әлмәт)
Татарстанның легендарь шагыйре (Муса Җәлил)
Казанда нинди манара бар? (Сөенбикә)
Татарстанның символикасы нинди? (флаг, герб, гимн)
Төрек халыкларында Яңа ел бәйрәме ничек атала? (Нәүрүз)
Татарстарның иң зур елгалары (Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман) 10.Татарстан буйлап Чулман елгасы ничә км. сузылган? (380 км)
11 .Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган бәйрәм (Сабантуй)
Кызыклы арифметика. Һәр командага 2 шәр бирем бирелә.
Кызыклы арифметика
Ике әти кеше һәм ике улы иртән өч йомырка ашый. Аларның һәрберсенә бер бөтен йомырка эләгә. Ничек болай булырга мөмкин?
(иртән 3 кеше ашый - бабай, улы, оныгы, ягъни ике әти һәм 2 улы)
Кәрзиндә дүрт алма бар. Шуларны дүрт кешегә бүләргә кирәк. Бер алма кәрзиндә калырга тиеш. (бер кеше үзенә тиешле алманы кәрзине белән ала) Елгада өч үрдәк белән дүрт каз йөзеп йөри иде. Аларга биш тавык һәм ике әтәч килеп кушылды. Елгада барлыгы ничә кош йөзә?
(7 кош йөзә - тавык һәм әтәчләр йөзә белми)
Трамвай белән троллейбус асфальтта узарга ярышып карарга булды. Аларның кайсысы финишка беренче булып килеп җитәчәк?
(берсе дә килеп җитми).
Татар телендә 5 кош исемен әйтеп китәргә.
Кем күбрәк сүз уйлап таба.
1.нче команда: Ка... (каз, кашык, калак...)
2.нче команда: Ки... (кишер, кит, ким...)
Безнең капитаннар. –Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк:
1.нче команда: Чулман, Нәүрүз.
2.нче команда: Нократ, Чаллы.
Татар халык ризыкларының исемнәрен язарга. Кемнәр күбрәк язалар. Бирелгән сүзләрдән мәкальләр төзергә кирәк.
1.нче команда: Эшкә вакыт, уенга сәгать.
2.нче команда: Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.
Бирелгән таблицадан Татарстан аша ага торган елгалар Исемнәрен табарга кирәк. (Мишә, Идел, Чулман, Агыйдел, Ык, Иж, Зәй, Нократ)
Безнең озакламый җәй якынлаша. Илгиз миңа хат язын жибәргән иде. Тик мин аны укый алмадым. Миңа ярдәм итегез әле.
(Бирелгән текстан–рәсемнәрне сүзләр белән алыштырып текст төзәргә кирәк) Шуның белән безнең уен тәмамланды. Жюриның сүзен тыңлап үтәбез.