СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татарстан- минем туган ягым. Татарстанда яшәүче милләтләр.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру.

Просмотр содержимого документа
«Татарстан- минем туган ягым. Татарстанда яшәүче милләтләр.»

Әдәби уку: 3 сыйныф (рус төркеме)
Тема. Татарстан- минем туган ягым. Татарстанда яшәүче милләтләр. БСҮ.

Максат: 1. Татарстан турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, системага салу.

2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.
3.Туган якка хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.



Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

УУЭ

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси:

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Җиһазлау: компьютер, Татарстан картасы, герб, флаг, схемалар, карточкалар, презентация,рәсемнәр
Дәреснең тибы: кабатлау

Предметара бәйләнеш: география

Дәрес барышы

I Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.

  •  Исәнмесез!

  • Исәнмесез, хәерле көн!

Матур  үтсен  көнебез!

                     Көләч  булсын  йөзебез!

                    Булыйк  һәрчак  әдәпле,

                    Отыйк  матур  гадәтне.

                    Дөрес,  матур  утырыйк,

                    Тырышып  җавап  бирик.

2.Дежур укучы белән әңгәмә.

3. Һава турында сөйләшү

- Костя, бүген көн нинди? һ.б.

II Белемнәрне актуальләштерү. Укучының уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

1.Кроссворд чишү.

Горизонталь сызык буенча.

1.Татарстанда яшәүче милләт. (татар)

Вертикаль сызык буенча.

2.Чистай шәһәрендәге завод исеме. (сәгать)

3.Урманда яшәүче җәнлек.(тиен)

4.Татарстан флагындагы төс.(ак)

5.Без яши торган район исеме .(Апас)

6.Син милләт буенча... (рус)

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую

– Горизонталь сызык буенча нинди сүз килеп чыкты? ТАТАРСТАН

- Бу сүзнең безнең дәрескә нинди катнашы бар?

- Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Нәтиҗә: - Татарстан турында сөйләшәчәкбез.(Тактага дәреснең темасын элеп кую)

“Татарстан- минем туган ягым. Татарстанда яшәүче милләтләр”

- Димәк, бүген дәрестә без синең белән Татарстан турында алган белемнәребезне кабатларбыз Һәм ныгытырбыз.

IV. Белем һәм осталыкларны төрле ситуацияләрдә куллану.

1. Раунд тэйбл стркуктурасы буенча эш.

- Костя, синең алдыңда карточкалар ята. Анда җөмләләр бирелгән. Ләкин көчле җил чыгып җөмләдәге сүзләрне бутап бетергән. Әйдә, дөрес җөмләләр төзик әле. Кем тизрәк төзеп бетерер икән?

1. ак, кызыл, яшел , Флагта, төсләр, бар.

2. ак барс , сурәтләнгән, гербта.

3.бар, ак барсның, канаты.

4.гербы,флагы, гимны , Татарстанның, бар.

Җөмләләрне Костядан укытып чыгу.

- Әйдә, хәзер дөрес җавапларны тикшерик һәм нәтиҗә ясыйк.

Нәтиҗә: Татарстанның гербы, флагы, гимны бар. (Нәтиҗәне тактага элеп кую)

  • Рәхмәт, син бу биремне дә дөрес үтәдең.

2.Татарстан шәһәрләре турында диалоглар төзү. Парлы эш.

- Мин сиңа биремнәр таратам. Бирем диалогны тулыландыр.

Казан.

1. - ... ?

- Татарстанның башкаласы – Казан шәһәре.

- Казада нинди бөек кешеләр яшәгән?

- ..., ..., ... .

- ...?

-Габдулла Тукай – бөек шагыйрь.

- Ә Муса Җәлил кем?

- ... .

- ...?

- Казанда театрлар, музейлар, цирк,зоопарк бар.

Алабуга

2. -Костя, синең Алабуга шәһәрендә булганың бармы?

- ... .

- Алабугада нинди бөек кешеләр яшәгән?

- ... .

- Кем ул Шишкин?

- ... .

Ял минуты “Әйт, әле үскәнем”

Апас районы

3. - ... ?

- Мин Апас районында яшим.

- Апаста нинди биналар бар?

- ... .

- Нинди урамда торасың?

- ... .

- ... ?

- Мин Биеш урта мәктәбендә укыйм.



- Костя, син тагын Татарстандагы нинди шәһәр, район исемнәрен беләң? (Картадан күрсәттерү)

- Димәк, Татарстанда нинди шәһәрләр, районда бар? Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә: Татарстанда Казан, Чистай, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләре, Апас, Буа, Тәтеш районнары бар. (Нәтиҗәне тактага элеп кую) Картадан шәһәрләрне күрсәттерү.

3. Ә хәзер, ТАЙМД РАУНД РОБИН структурасы буенча “Тәрҗемәче” уенын уйнап алабыз.

Как скажете о том, что:

- в лесах живут лисы, зайцы, волки, лоси;

- в лесах растут ягоды, грибы, цветы, деревья;

- через Татарстан текут Волга, Кама, Вятка, Белая;

- в Татарстане много лесов, рек, озёр.

- Әйдәгез, хәзер дөрес җавапларны тикшерик. Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә: Татарстанда урманнар, елгалар, күлләр күп. (Нәтиҗәне тактага элеп кую) Картадан елгаларны күрсәттерү.

-Бик әйбәт, рәхмәт балалар. Мин бик шат.

Дәреснең моделе



Татарстан – туган илем




Символлар

герб

флаг

гимн







Шәһәрләр

Казан,Чистай, Алабуга, Нурлат, Әлмәт, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләр



Табигать

урманнар

елгалар

күлләр




4. Менә, без синең белән Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән таныштык. Ә Татарстанда яшәүче милләтләрне беләсеңме? (презентация карау, Татарстанда яшәүче милләтләрне барлау)


V. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

- Костя, хәзер нокталар урынына төшеп калган сыйфатларны куеп хикәя

төзибез.

Без Татарстанда яшибез. Татарстан - ... , ... республика.Татарстанда ... шәһәрләр, ... авыллар, ... урманнар, ... елгалар һәм ... күлләр күп. Урманнарда ... төлкеләр төлкеләр, ... куяннар, ... бүреләр, ... пошилар яши.

- Костя, хикәябезгә нинди исем бирер идегез? (Җаваплапрны тыңлау, уртак фикергә килү) Исемен “Татарстан – туган илем” дип алу.

Хикәяне сөйләп күрсәтәтү.

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

күнегү 1, бит 33.


VII. Рефлексия. (дәрескә йомгак ясау).

- Дәрес башында үзебезгә нинди максат һәм бурычлар куйган идек?

- Без үзебезнең бурычларыбызны үтәдекме?

- Сиңа күбрәк нәрсә ошады? Ни өчен?

- Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?

- Татарстанда нинди шәһәрләр, районнар бар?

- Татарстанның табигате нинди? Һ.б.

VIII. Укучыларның белемен бәяләү. Үзбәя

- Дәрес башында мин сиңа түгәрәкләр тараткан идем. Ә хәзер мине игътибар белән тыңла һәм түгәрәкләргә исемеңне яз. Дәрестә бар эшне дә аңлап, үз – үзенә ышанып эшләсәң, түгәрәгеңне шат йөзле кояшка куй.Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсаң, малай рәсеменә куй. Сиңа эшләр бик авыр тоелган булса һәм син биремнәрне үти алмаган булаң,түгәрәкләреңне айга куй.

- Костя, син нинди рәсем сайладың? Ни өчен?









Саубуллашу

















Дәрескә үзанализ

3 нче сыйныфта рус төркемендә укучы балалар белән туган әдәбиятыннан дәрес үткәрдем.

Төркемдә 1 укучы. Әти-әнисе белән русча сөйләшәләр. Бала татарча бик яхшы аңлый. Мондый укучы белән эшләү бик рәхәт.

Дәреснең темасы: Татарстан- минем туган ягым. Татарстанда яшәүче милләтләр. БСҮ.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне ачу.

Дәреснең максаты:

1. Татарстан турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, системага салу.

2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.
3.Туган якка хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер, Татарстан картасы, герб, флаг, схемалар, карточкалар, презентация,рәсемнәр
Предметара бәйләнеш: география



Оештыру-мотивлаштыру этабы

УУЭ

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси:

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Яңа материалны аңлату этабында танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру зур урын алып торды.

Укучы дәрес башында кроссвордны чиште һәм дәреснең темасын ачыклады.

Белемне беренчел ныгыту этабында төрле ситуацияләрдә кулланып Раунд тэйбл стркуктурасы буенча эш башкарылды.

Карточкаларда җөмләләр бирелгән, ләкин көчле җил чыгып җөмләдәге сүзләрне бутап бетергән. Костя җөмләләр тиз һәм дөрес итеп төзеп бетерде.

1. ак, кызыл, яшел , Флагта, төсләр, бар.

2. ак барс , сурәтләнгән, гербта.

3.бар, ак барсның, канаты.

4.гербы,флагы, гимны , Татарстанның, бар.

Бу коммуникатив универсаль уку гамәлләре .

Үрнәк буенча мөстәкыйль эш башкару этабында күбрәк танып белү универсаль уку гамәлләре башкарылды. Укучы яңа тип биремнәрне мөстәкыйль башкарып, үрнәк буенча чагыштырды. Татарстанның гербы, флагы, гимны бар. Нәтиҗә тактага элеп куелды.

Өйрәнелгән материалны кабатлау этабында танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру зур урын алып торды. Укучы Татарстан шәһәрләре турында диалоглар төзеде.Татарстан Республикасында нинди шәһәрләр, районнар барлыгын үзләштерде. ТАЙМД РАУНД РОБИН структурасы буенча “Тәрҗемәче” уенын уйнап үздык.

Презентация ярдәмендә Татарстан Республикасында нинди милләтләр яшәгәнен белдек. Биеш урта мәктәбендә нинди милләтләр укуын ачыкланды.

Белемнәрне гомумилләштереп хикәя бирелде. Нокталар урынына төшеп калган сыйфатларны куеп хикәя төзелде.

Рефлексия, бәяләү этабында шәхси (әхлакый) универсаль уку гамәлләре формалаштыру максатыннан укучылар үз эшләренә бәя бирү гамәле кулланылды. Шулай ук бу эш төре регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыруда да зур роль уйный.

Өй эшен бирү дә индивидуаль характерда булды. Гомумән алганда дәреснең һәр этабында төрле универсаль уку гамәлләрен формалаштыру өчен биремнәр, эш төрләре бер-берсе белән үрелеп барды.

Дәрескә куелган максатларга ирештек дип уйлыйм.