СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Театраль тамаша

Нажмите, чтобы узнать подробности

Театральное представление по творчеству Карима Тинчурина. Показывают фольклорный праздник - Каз омэсе.

Просмотр содержимого документа
«Театраль тамаша»

Егетләр.

Каз каната кат-кат була,

Ир канаты ат була.

Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,

Сөйгән ярың ят була.



Кызлар.

Каз канаты кат-кат була,

Кыз канаты ак була.

Бусага ялын түләгән

Хөрмәтле кунак була.

Самат. Кая. Нигә кертмисез инде? Җебегән тавыклар.

Язилә. Ашыкмагыз, авызыгыз ашка пешәр.акчаларыгызны карап, берәм-берәм керегез.



Шамил. Әссәламегаләйкем, Вәгаләмегаләйкем, казлар иии, казлар. Юк ла, кызлар симез булсын.

Азалия. Сиңа егет кем кирәк.

Шамил .Кара кашлы кыз кирәк.

Язилә. Ни эшкә соңң ул кирәк?

Шамил. Әнигә килен кирәк.

Луиза. Егет, сиңа ни кирәк?

Шамил. Миңа нечкә бил кирәк.

Вилиана. Ни эшкә соң ул кирәк?

Шамил. Ансыз яна яш йөрәк.

Гүзәл. Сиңа егет , ни кирәк?

Шамил. Каз мамык ястык кирәк.

Азалия. Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз.

Рәзилә. Шуны да син б елмәгәч, йөрмә монда вакытсыз!

(сөлге елән кыйныйлар.

Шамил Ай-ай-ай. Әйтсәм әйтим инде , тыңлагыз. Казларыгыз кыз, кызларыгыз каз. Башларыгыз таз. Күзләрегез тоз. Үзегез котсыз. Борыыгыз курнос.

Кызлар. Ииии,, тозсыз.

Сәрвәр. Сиңа егет ни кирәк?

Шамил Ак каз канаты кирәк.

Сәрвәр. Ни эшкә соң ул кирәк7

Шамил. Очарга.

Сәрвәр.. нишләргә?

Шамил.. Матур кызлар кочарга.(кочаклый)

Язилә. Иии, өтек карга. Буш кул салма кызларга. Акчаң кайда?

Шамил. Акча сезгә кирәксә менә ул ттулы кесә.

БЕРГӘ. Канат сатам, канат сатам, канат сатам.

Шамил. Кая ул мин алам.( Язилә каршына баса)

Язилә. Акчаң җитәрме соң, үзең чибәрме соң?

Шамил. Акчам тулы өй асты,, үзем албасты.

Язилә. Кит моннан. Кагылма миңа.

Шамил. Иии, юләр.

Язилә. Егет үзәге –мунча өрәге.

Шамил. Кызлар теләге – йөрәк үзәге.

Язилә. Кайда ялың?

Шамил .ИИии салам түшәгем, күктә йолдызым, суда кондызым.

Язилә. Алаймы(кыйный).

Шамил. Бетте. Бетте, мә ал.

Язилә. Нәрсә ул?

Шамил. Ял.

Язилә.ярый, кал.

Илгина. Тешләсәң тешең сынар, үбә алсаҗ, эшең уңар.

Шамил. Юк,элек ал.

Шамил. Ах,, иреннәре көйдерә язды.

БЕРГӘ ҖЫР,.

Каз канаты каурый-каурый.

Сәлам язарга ярый.

Ир канаты маллар даулый,

Кыз канаты яр сайлый.

САМАТ КЕРМӘКЧЕ БУЛА

Әлфия. Чү,чү. Бусага ялың кайда. Түләмичә кермәкче була.

Сәрвәр. Ярый. Ярый. Ул көтүләрен оста көт түләмичә генә керсен.

Әлфия. Юк. Түләсен!

Әлфия. Сиңа егет ни кирәк?

Самат. Алла. Атаң башы!

КЫЗЛАР БЕРГӘ: Алаймы?(кыйныйлар)

Тимерлан. Кызлар. Җибәрегез инде, ул бит безнең илче

Самат. Чү, чү, илчегә үлем юк бит.

Әлфия. Нәрсә алып килдең? Кәнфитме, прәннекме?

Самат. Әйе, сезгә кәәнфит тә, прәннек тагын. Каткан крендел алып килдем. Ашагыз.

Самат. Ашап бетердегезме әле , кызлар?

КЫЗЛАР БЕРГӘ: ӘӘӘ,кая соң ул?

Самат. Юкмыни, карагыз.Менә ул, алыгыз.

КЫЗЛАР БЕРГӘ: Егетләр алып килгән кәнфитләр, прәннекләр.

Самат. Тамагыгызга ут булып керсен.

(КАНАТ БЕЛӘН КЫЙНЫЙЛАР)

Азалия. Әйдәгез, капка ясыйк, егетләрне кертик.

КЫЗЛАР БЕРГӘ: Әйдәгез

Тимерлан. Әссәламәгаләйкем, кызлар. Казларыгыз симез булсын!

КЫЗЛАР: шулай булсын, шулай булсын!

Данис(керә, чыга) Әссәламәгаләйкем, кызлар.Каз өмәгез котлы булсын!

Адел. Әссәламәгаләйкем, кызлар. Казларыгыз симез булсын кызлар.

Әлфия. Казларыбыз симез, үзебез игез.

Адел Игезлектән йөдәгән миңа килер, әнигә килен булыр.Бикә булып түрдә торыр. Кыш җеп эрләр. Җәй урак урыр, яз урын җәер.Көз мунча ягар.

Әлфия. Каян килгән тиле бояр. Атларың юк җигәргә. Сыерың юк саварга. Утының юк ягарга. Киемең юк кияргә. Канатың юк очарга, ииии өтек карга.

ЕГЕТЛӘР. Әйдә бирешмә, бар инде ,әйт сүзеңне.

Адел. Син булсаң, утыны да булыр, мунчасы да ягылыр, канаты да табылыр. ( кочаклый)

Тимерлан. Исмәгыйл кая. Керсен!

Исмәгыйл. Әссәламәгаләйкем, казлар. Кызларыгыз симез булсын!

Егетләр. Алай булсын!

КЫЗЛАР БЕРГӘ. КАНАТ сатам, канат сатам, канат сатам,

Егетләр. МИн алам, мин алам, мин алам.

Кызлар.Канат хакы бер алтын.

Егетләр.Үзеңдә калсын(борылалар)

Кызлар. Чын егет булса, алсын.

Егетләр. Я. Нәрсә ул?

Кызлар. Егет, сиңа кем кирәк?

Егетләр. Канатлы яш кыз кирәк?

Кызлар. Ни эшкә?

Егетләр. Канатыңда очармын, үзең сөеп кочармын.

Кызлар. Канат хакы йөз алтын.

Егетләр. Ала алган алсын!

Кызлар. Нәрсә ул?

Егетләр. Ял.

Кызлар. Ярый кал!

Егетләр.. Юк, башта ал!

(ХӘРБЕРСЕ ПАРЛАП ЧЫГАЛАР ҺӘМ АЛАЛАР)

Адел Безнең бер туганыбыз менә болай иткән.

Әлфия. Ә безнең әтиләр менә болай иткән!



Илгина. Кызлар, егетләр, әйдәгез бер биеп тә алабыз.

БЕРГӘ Әйдәгез!

Б И Ю

Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була.
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Сөйгән ярың ят була.

Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый;
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый?

Каз канатларын эзләргә
Төштем су буйларына.
Су буйларында йөргәндә
Син генә уйларымда.

Каз канатларын санадым
Тезелеп кагынганда.
Инде кемнәргә карармын
өзелеп сагынганда.

Каз канатын кагынганда
Мамыкларын җил ала.
Яшь вакыттагы мәхәббәт
Мәңгелек булып кала.