СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Технологическая карта "Без саныйбыз"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта "Без саныйбыз"»

Технологик карта


3 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен

Татар теле “Без саныйбыз” темасы


Укытучы


Предмет

Татар теле

Тема

1-100 эчендә саннар

Класс

3 б рус төркеме

Үткәрү вакыты

22.11.2024

Максатлар

1) Сөйләм телен, логик фикерләүне үстерү,

2) Татар теленә кызыксындыру уяту, бер-берсенә игътибарлылы булу, дуслык хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхси үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Предмет дәреслек белән эшли белү, ....төшенчәләрен аңлау.

Метапредмет бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар

Белем бирү: турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

Тәрбияви: тәрбияләү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.

Дәреснең тибы

лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Предметара бәйләнеш

математика

Материал

Дәреслек: Хайдарова Р.З.,Ахметзянова Г.М.,Гиниятуллина Л.А.Татар теле, 3 сыйныф.1 бүлек -Казан: Татармультфильм,2013

Презентация

Җиһазлау

дәреслек, проектор, презентация, карточкалар.


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

СЛАЙД

– Исәнмесез,укучылар!

- Хәерле көннәр сезгә!

– Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме?

- Кәефләрегез ничек?

- Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр

( комплиментлар) әйтәбез.


Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар.

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

-Әйе.

-Яхшы.

Комплимент әйтәләр.

- Маша, синең бантигың (күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!

- Рәхмәт.



Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)


II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

СЛАЙД

- Әйдәгез сөйләшеп алабыз: (скажи, спроси, узнай)

- Бүген ничәнче число?

- Атнаның ничәнче көне?

- Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

- Сиңа ничә яшь?

- Бүген сезнең ничә дәрес була?

СЛАЙД

- Бу сорауга нинди сүзләр җавап бирә?

СЛАЙД

- Әйдәгез саныйбыз










- Бүген уникенче октябрь.

-Атнаның өченче көне,чәршәмбе.

- Өченче сыйныфта укыйм.

-Миңа 9 яшь.

-Бүген безнең биш дәрес була.



- Ничә? (Сколько?)


(числа – сан)


(1-20,10,20,30,....100)

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)






Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулят

ив УУГ)


Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

III.Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

СЛАЙД

-Бу сүзләрдән саннарны тап: алтын (6), тун (10), бишмәт (5)







-алтын (6), тун (10).






Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)



Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV.Уку мәсьәләсен чишү. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.






СЛАЙД

-Дәреслек белән эш,телдән, язып (саннарның язылышына игътибар иттерү) – Ничек язылалар?





Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)








V. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

СЛАЙд

 - Сүзлек диктанты язу (сүзләр белән бирелгән саннарны цифрлар белән язарга):

СЛАЙД

үзбәя










Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)


Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.









- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

СЛАЙД 13


Үзбәя. Укытучы яшел төстәге карточкаларны тарата. Карточкада 3 төрле бәя бирелгән( Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк). Укучылар үзләренең эшчәнлеген бәяләү өчен кирәк булган сүзләрнең астына сызалар. Үзләренең ни өчен мондый бәя санауларын аңлатала

-Сорауларга җавап бирдек, ,карточкалар буенча эшләдек.





Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.



Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

VII. Өй эше

СЛАЙД

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт

Өй эшен көндәлеккә язалар.

ТБУУГ Биремне аңлау.

РУУГ Эшчәнлекне оештыра белү.