СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тема. – Чы/-че сүз ясаучы кушымчалар

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу семинарда район укытучыларв өчен күрсәтелгән  дәрес .Коллегалар тарафыннан җылы кабул ителде,бары тик уңай бәяләмәләр генә алды.

Просмотр содержимого документа
«Тема. – Чы/-че сүз ясаучы кушымчалар»

Тема. – Чы/-че сүз ясаучы кушымчалар

(татар теле, 4Б сыйныфы, рус төркеме)


Дәрес тибы: грамматик күнекмәләр формалаштыру

Максатлар:

1)Белем бирү максаты:

–чы/-че сүз ясагыч кушымчалары, һөнәр исемарнәрен белдерә торган сүзләр белән таныштыру; аларны сөйләмдә кулланырга күнектерү.

2) Үстерү максаты:

Укучыларның төрле ситуацияләр һәм биремнәр аша фикер эшчәнлекләрен, уйлау сәләтен үстерү.

3) Тәрбия бирү максаты:

Төрле һөнәр ияләренең хезмәтенә ихтирам , үзара аралашу һәм ярдәмчел булу күнекмәләрен тәрбияләү.


Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

Шәхси нәтиҗәләр:

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив:

- Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

- Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Коммуникатив:

- Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

- Парларда эшли белү.

Танып-белү:

- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Җиhазлау:

1.Ноутбук,проектор.

2.Рәсемнәр, таратма материал.

Материал: дәреслек, 16-17нче битләр

Методлар: проблемалы, аңлатмалы-иллюстратив, өлешчә-эзләнү

Эш формалары,алымнары: укытучы сүзе, дәреслек белән эшләү,аудирование, фронталь /группада/парларда эш


Технология: Коммуникатив технология нигезендә, Сингапур структурасын кулланып.

Кулланылган Сингапур структуралары:

а) ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

б) РЕЛЛИ РОБИН

в)МИКС-ФРИЗ-ГРУП (ял вакытында)

г) КОНЭР

д) Куиз-куиз-трейд.

е) Инсайд-аутсайд сёкл(рефлексия)


Дәрес барышы

1.Оештыру моменты

1 ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә укучыларның дәрескә игътибарын туплау.

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез!

  • Хәерле көн!

  • Хәлләрегез ничек?

  • Бик яхшы!

  • Алайса, дәресебезне башлыйбыз.

Бүгенге дәресебезне без сезнең белән төрле структуралар кулланып алып барырбыз

II.Актуальләштерү:

1.Фонетик зарядка.

А) Прослушайте и укажите слова со звуком [ә].

Төзүче, китапханә, китә, көн, тәмле, кыска, дәрес, көз, җылы, елга, коела.



Б) Прослушайте и скажите данные слова во множественном числе.

Елга, балык, кояш, бакча, көн, укытучы, урам, агач, үлән, кош, сүз



2. ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН структурасы (Встать – сесть)

-Укучылар, мин сезгә җөмләләр әйтәм, риза булсагыз – басасыз, риза булмасагыз – утырасыз.

1) Мин укытучы.

2) Мин Казанда яшим.

3)Бүген көн эссе.

4) Мин укучы түгел.

5) Мин 43нче мәктәптә укыйм.

6) Татарстанның башкаласы-Мәскәү.

7)Безнең сыйныфта малайлар күбрәк.

8)Елның 4 фасылы бар.


III.Уку мәсьәләсен кую.

Теманы ачыклау. Яңа төшенчәләр формалаштыру

Дәреснең темасы әйтелә: исем ясагыч кушымчалар. Словообразовательные окончания.

Укытучы.

- Мин мәктәптә кем?

-Укытучы.

-Ә сез мәктәптә кем?

-Укучы.

-От какого слова?

-Уку-учеба.

-Как называется эта часть слова?

-Основа.

-Что такое основа слова?

-Часть слова без окончания.

-Окончание татарча ничек була?

-Кушымча.

-Укытучы, укучы. Кушымча нинди?

-чы.

-Получите новые слова от слов тәрбия,эш,китапханә

1укучы тактага чыгып яза:тәрбияче,эшче,китапханәче

-Значит, с помощью каких окончаний можно образовывать новые имена существительные?

-с помощью окончаний –чы/-че.


3.16нчы бит, 2нче күнегү.

-Сүзләрдән профессия(һөнәр) исемнәре ясагыз, тәрҗемә итегез.

балыкчы-рыбак

тимерче-кузнец

эшче -рабочий

китапханәче-библиотекарь

нефтьче-нефтяник

(дөрес җаваплар интерактив тактада күрсәтелә).

РЕЛЛИ РОБИН.Укучылар бер-берсенең җавпларын тикшерәләр.

IV.Белемнәрне беренчел ныгыту

-Значит, как образовываются новые имена существительные?

-Путем присоединения аффиксов -чы/-че к основе слова.

-Поэтому они называется словообразовательными окончаниями.

1.Ә хәзер уйлагыз, кем турында сүз бара?

а) Ул мәктәптә эшли. Балалар укыта. (Укытучы. Әйе, экранда укытучы рәсеме чыга).

б) Ул хастаханәдә эшли. Анда кешеләрне дәвалый.

в) Ул кибеттә эшли. Төрле әйберләр сата.

г) Ул безгә матур йортлар сала

д) Ул ашханәдә эшли. Безгә бик тәмле ашлар, боткалар һәм башка ризыклар пешерә.

е) Ул безгә төрле киемнәр тегә.

2.Кем кайда эшли?










3.Сез килешәсезме?

  • Табиб укыта.

  • Бакчачы пешерә.

  • Биюче бии.

  • Тегүче сата.

  • Сатучы төзи.

  • Укытучы тегә.

  • Пешекче дәвалый

  • Төзүче утырта.

Укучылар җөмләләрне төзәтәләр. Мәсәлән: Юк, төзүче төзи. Әйе, биюче бии. ).

V. Физкультминутка. МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы.

Музыка яңгырый. Музыка туктагач, сорауга җавап булган санга берләшеп басалар. Шул рәвешле 4 биремне дә үтиләр.

1.Бүген дәрестә ничә сүз ясагыч кушымча белдегез?

2.Җырчы сүзендә ничә хәреф бар?

3.Төзүче сүзендә ничә саф татар хәрефе бар?

4.Укытучы сүзендә ничә “у “хәрефе бар?


VI.    Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

1. Аудирование.Шигырьдән һөнәр исемнәрен табу.

Укытучы Хәләф Гардановның “Безнең урам” шигырен сәнгатьле итеп укый, ә укучылар игътибар белән тыңлый.

Бирем:шигырьдә -чы/-че кушымчасы белән ничә һөнәр исеме бар?

Безнең урам.

Безнең урам – зур урам,

Мин шул урамда торам.

Тирә-якта күршеләр,

Бар да уңган кешеләр.

Сара апа – сатучы,

Бану апа – бакчачы,

Тәүфыйкъ абый – тимерче,

Тимербикә – тегүче. Кадыйр абый – командир,

Бакый абый – бригадир,

Шакир – шофер,

Мансур – монтер.

Конэрс.

  • -Укучылар, бер санны гына яздык. Сыйныфның дүрт җирендә 4, 5, 6,8 саннары язылган почмаклар. Кем шигырьдә ничә һөнәр исеме бар дип уйлый, шул почмакка баса. Үзенә пар эзли. Бер-берегезгә ни өчен шушы почмакны сайлавыгызны аңлатыгыз.Кемнең буе кыскарак, беренче шул укучы аңлата.

  • (Укытучы вакыт бирә).

  • - Укучылар, кайсы пар җавап бирергә әзер

2.“Дөрес җавап табабыз”уены

А..Кайсы сүз артык?

а) мәктәп, б)дәрес, в) төзүче.

Б.Кем ашханәдә эшли?

а)пешекче, б) бакчачы, в) укытучы.

В.Ул китапларлар яза.

а) эшче, б) язучы, в) очучы

Г.Нефть..?

а) -чы, б) -че, в) -чэ

Д,.Кайсы сүз һөнәр түгел?

а) сатучы, б) урманчы, в) кайчы.

VII.Яңа белемнәрне ныгыту.

1.Уйлап карагыз. Кем нишли?


  • Китапханәче … бирә.

  • Укытучы … укыта.

  • Тегүче … тегә.

  • Төзүче … төзи.

  • Сатучы … сата.

  • Пешекче … пешерә.


(Экранда төрле рәсемнәр дә бирелә)

Мәсәлән: Китапханәче китап бирә

2.Ул кем?” уены. Куиз-куиз-трейд.

- Укучылар, өстәлдә уртада биремнәр ята. Карагыз әле, нәрсәләр язылган? Үзегезгә пар табасыз. Җөмләгезне укыйсыз. Иптәшегез сезгә җөмләгә туры килгән һөнәр исемен әйтә. Җавабы дөрес булмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәч, иптәшегезне мактыйсыз һәм аның җөмләсен тыңлыйсыз. Җавап бирәсез. Аннан соң биремнәрегез белән алышасыз. Комплиментлар әйткәч, үзегезгә икенче, өченче пар эзлисез. Шул рәвешле күбрәк һөнәр исемен истә калдырырга кирәк. Сезгә 3 минут вакыт бирелә.

1)Ул мәктәптә укыта. (укытучы)

2)Ул кибеттә ашамлыклар сата. (сатучы)

3)Ул фабрикада күлмәкләр тегә. (тегүче)

4)Ул шәһәрдә йортлар төзи. (төзүче)

5)Ул заводта эшли.(эшче)

6) Ул сәхнәдә бии. (биюче)

7) Ул күлдә балык тота.( балыкчы)

8) Ул сәхнәдә бик матур җырлый. (җырчы)

9) Ул ашханәдә тәмле ашлар пешерә. (пешекче)

10) Ул урманны саклый. (урманчы)

VIII. Рефлексия.

Инсайд-аутсайд сёкл структурасы ярдәмендә үзләренең партнерлары белән дәрес турында фикер алышалар.

1.Сделай столько шагов сколько букв в слове писатель на татарском языке. Повернулись друг другу обменялись мнениями о уроке.

2.Укытучы рус телендә әзер сорау-үрнәкләр тәкъдим итә ала.

Үрнәк.

- ты сегодня какие профессии узнал?

- тебе какая профессия нравиться?

- почему?

-Понравился ли тебе урок?

- Что понравилось больше всего?

- Что нового ты узнал на уроке?

3. (Берничә парның диалогын тыңлау, бәяләү).

IX.Йомгаклау.Укытучы:

-Сез үскәч кем буласыз? Уйлагыз. Бер- берегезне сорагыз. Мәсәлән:

  • Рената, син кем буласың?

  • Мин табиб булам.

  • Ул нишли?

  • Ул кешеләрне дәвалый.

Укытучы.Укучылар,нинди генә һөнәр сайласагыз да эшегезне яхшы итеп, җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Һәр хезмәт кешесе хөрмәткә лаек.

X. Өй эше бирү(Һәр укучы үз мөмкинлекләреннән чыгып өй эшен сайлый)

  1. Өйдә “Әти-әниемнең һөнәре” дигән темага хикәя язып килергә

  2. Диалог төзергә”Сиңа нинди һәнәр ошый?”

  3. Дәреслекнең 16 битендәге 5бирем

Укытучы.Без бүгенге дәрестә Һөнәрләр,һөнәр исемнәренең ясалышы турында сөйләштек. Дәрестә бик яхшы эшләдегез. (билгеләр куела)

Дәрес бетте. Сау булыгыз!