СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тема самообразования

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар халык авыз иҗаты әсәрләре аша

балаларның сөйләм телен үстерү Теманың актуальлеге:

Бугенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Бик күпләрнең теле озак һәм авыр ачыла. Мин моның сәбәбен бала белән аралашу җитмәүдә күрәм. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты да, теләге дә юк. Бала күбрәк компьютерда утыра, телевизор карый. Шул сәбәпле тел озак һәм авыр ачыла. Минемчә бүгенге көндә бу тема бик актуаль. Хәзерге чорда компьютерның үтеп кергән, техниканың алга киткән вакытында туган тел, татар теле югала башлый. Сөйләмгә чит ил сүзләре үтеп керә, ә компьтер теле әдәби матурлыктан мәхрүм. Татар халык авыз иҗаты аша бала туган телне өйрәнеп кенә калмый, ә аның матурлыгына төшенә, гореф – гадәтләре турында беренчел күзаллаулар барлыкка килә.

 

Просмотр содержимого документа
«Тема самообразования»



Үзбелемне күтәрү буенча эш планы.


Методик тема:




Татар халык авыз иҗаты әсәрләре аша

балаларның сөйләм телен үстерү





(2018-2020 еллар)









Тәрбияче:Гарифуллина И.Д.



Теманың актуальлеге:

Бугенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Бик күпләрнең теле озак һәм авыр ачыла. Мин моның сәбәбен бала белән аралашу җитмәүдә күрәм. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты да, теләге дә юк. Бала күбрәк компьютерда утыра, телевизор карый. Шул сәбәпле тел озак һәм авыр ачыла. Минемчә бүгенге көндә бу тема бик актуаль. Хәзерге чорда компьютерның үтеп кергән, техниканың алга киткән вакытында туган тел, татар теле югала башлый. Сөйләмгә чит ил сүзләре үтеп керә, ә компьтер теле әдәби матурлыктан мәхрүм. Татар халык авыз иҗаты аша бала туган телне өйрәнеп кенә калмый, ә аның матурлыгына төшенә, гореф – гадәтләре турында беренчел күзаллаулар барлыкка килә.






Максат: Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең балаларның сөйләм телен үстерүдә әһәмиятен өйрәнү һәм ачыклау.

Бурычлар:

-татар халык авыз иҗаты әсәрләрен, аларның төрләрен өйрәнү өйрәнү.

  • балаларның сөйләм телен үстерүдә һәм тәрбияләү системасында татар халык авыз иҗатының әһәмиятен ачыклау;

  • татар халык иҗатының балаларның күңел байлыгын, фикерләү һәм сөйләм телен үстерүдә нәтиҗәлелегенә инану.

-балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗатының роле, төрләре.

  • ата-аналарга татар телен өйрәнүнең мөһимлеген аңлага ярдәм итү;

  • татар халык иҗатына җәлеп итү,

кызыксындыру;

Эш планы.

1 нче этап оештыру әзерлек эшләре.

Максатлар, юнәлешләр.

Планлаштырылган эшчәнлек.

Тупланган материал.

Үтәлмәү сәбәпләре.

Программа сайлау, методик материал туплау.

1.Тема буенча материал өйрәнү.

2.Методик капилка туплау.

3.Танып белү эшчәнлеге буенча зонаны баету. 4.Курсларда булу.

Уртанчылар төркемендә эндәшләр, бармак уеннары белән таныштыру.

Зурлар төркемендә эндәшләр, бармак уеннарын өйрәнүне дәвам итү. Әкиятләр белән таныша башлау.


План төзү.

Тема буенча материал тутланды, копилка җыела башлады, зоналар баетыла.

Курсларга язылдым. Балалар бамак уеннарын, эндәшләрне теләп өйрәнделәр. Әкиятләр белән таныша башладык. Курчак театры куланнылды.

План төзелде.

2нче этап практик өлеш.

Халык авыз иҗаты аша

балаларның сөйләм телен үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру, юнәлешләр бирү.

Педагогик киңәшмәләрдә чыгышлар ясау.

Методик берләшмәләрдә чыгышлар ясау.

Чыгышлар әзерләү, башка балалар бакчаларында чыгышлар ясау.

Ачык дәресләр үткәрү.

3нче этап йомгаклау этабы.

Эш барышын, нәтиҗәләрен анализлау, программа

әзерләү, аның үтәлешен билгеләү.









Эш формасы

Практик чыгышлар

1. Вакытлы матбугатъ белән танышып бару, материал туплау.

Ел дәвамында.

Мөстәкыйль эшчәнлек.

Ата-аналар өчен күргәзмә ясау.

2. Курсларда булу

Курсларда катнашу.

Курста үз темам буенча чыгыш ясау.

3. Уеннар, кечкенә китапчыклар, уен атрибутлары әзерләү әзерләү.

Ел дәвамында.

Методик копилка туплау.

Педагогик киңәшмәдә чыгыш ясау.

4. Балалар белән халык

авыз иҗаты әсәрләреннән эндәшләр, чәбәк уеннары, бармак уеннары өйрәнү.

Ел дәвамында

Режимлы моментларда, шөгыльләрдә төрле уеннар өйрәнү. План төзү .

Бәйрәмнәрдә, шөгыльләрдә куллану.

5. Балалар белән өйрәнгән уеннарны йомгаклап күңел ачу иртәсе үткәрү.

Май

“Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү.

Бәйрәм үткәрү.


Планлаштырылган уеннар

“Чәбәк-чәбәк” уены.

“Бу бармак-бабай” бармак уены.

Җырлы- биюле уен: “Туп” (диск)

“Тук-тук тукран” такмагы

“Бармак кайда булдың?” бармак уены

Кети-кети уены: “Арбада тиен”

Җырлы- биюле уен: “Бу мин” (диск)

“Кәҗәкәй” такмагын өйрәнү.

Җырлы биюле уен: “Син бит минем якын дустым.” (диск)

Җырлы биюле уен: “Бармаклар биюе” Эндәш өйрәнү: “Карга әйтә: кар-кар”

Өйрәнгән бармак уеннарын кабатлау. Эндәш өйрәнү: “Кояш кача болытка”

Такмак өйрәнү: “Карга килә казан аса”

Өйрәнгән уеннарны кабалаую

Күңел ачу иртәсе: “Кага боткасы” үткәрү.

Менә сиңа уң кулым” уены.

Җырлы биюле уен: “Көз,көз әйт әле!”

“Чәнти бармак чәй эчә” бармак уены.

Җырлы- биюле уен: “Чебиләр” (диск)

“Соры куян юына” такмагы

“Бармак кайда булдың?” бармак уены

.

Литература:

  • 1.Раушан көзге. Р.Ш.Халикова.-Казан:Мәгариф,1993.

  • 2.Күңел ачыйк бергәләп. К.В.Закирова-Казан: Мәгариф,2003.

  • 3.Иң матур сүз. К.В.Закирова.-Казан: Мәгариф,2000.

  • 4.Азрак ял итеп алыйк. И.Х. Мияссарова.-Казан 1998.

  • 5.Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. Н.Исәнбәт.-Казан:тат.китап нәшер.,1984.

  • Кәҗә-мәкәрҗә. Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен кулланма. Р.Ягъфәров.-Казан:

Мәгариф,1994.

  • “Мәгариф” журналлары белән танышып бару.

  • “Фән һәм мәктәп” журналлары белән танышып бару.