СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әти-әниләргә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иминлеген тәэмин итүдә ярдәмлек.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Юл - транспорт җәрәхәтләрен булдырмау; көнкүрештә бәхетсезлек очкарларын булдырмау; су буенда балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәләре.

Просмотр содержимого документа
«Әти-әниләргә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иминлеген тәэмин итүдә ярдәмлек.»





- Юлга чыгу тыела! Балагыз ишегалдында гына уйнасын һәм сезнең һәрдаим күзәтүегез астында.

-Баланы куркытып куймагыз. Юлдагы ситуацияне аңлатып барыгыз, дөрес чишелеш табыгыз.

- Баланың хәтер үсешенә һәм игътибарлылыгына игътибарны арттырыгыз. өйдә уен ситуацияләре ярдәмендә юлда күргәннәрне бергәләп рәсемгә төшерегез.













- Тротауарның уң ягыннан гына барасы.

  • Юл аркылы чыкканда транспорт юклыгына ышанасы, башта сулга аннан уң якка карап хәрәкәтне дәвам итеп бетерәсе.

  • Йөгерәсе түгел, юлны атлап кына чыгасы.

  • Светофорның яшел утына гына.

  • Транспортта тыныч кына барасы, кычкырып сөйләшергә ярамый, һәрвакытта да өлкәннәр белән генә.

  • Тәрәзәләрдән башны тыкмаска, кулларны чыгарып бармаска.

  • Транспорт туктап беткәч кенә утырасы һәм чыгасы.

  • Бары ишегалдында гына уйнарга ярый.

  • Балагыз юлда игътибарлы булырга өйрәнсен.

  • Юлда күргәннәрне һәрвакытта да бала белән фикерләшегез, нинди ялгышулар (хаталар) күрүегез турында сөйләшегез.

  • Балалар бакчасына барганда (кайтканда) юл билгеләрен өйрәнегез.

Балага юл кагыйдәләре буенча сораулар бирегез, җавабын да бергәләп табыгыз.

Хәзер балаларга юлда йөрү өчен бик күп махсус өс һәм аяк киемнәре бар. Аларның барысына да яктылык чагылдыра торган тасма тегелгән.





Урамда адашкан бала аның үзенә дә, әти-әнисенә дә зур проблемага әйләнә. Бу очрак бала өчен бик катлаулы ситуация, билгеле, ул бу вакытта үзенең бөтен белемен кулланырга тиеш. Башта юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә, аннан исем фамилиясен, яшәгән урынын төгәл белүе кирәк. Әти-әни боларны балага гел кабатлап, искәртеп торган булсалар мондый очракта ышаныч арта һәм баланың югалып калмасына шик калмый. Шулай да бала каушый бит, төрле хәл килеп чыкмасын дип:

  • Исем фамилиясен, яшәгән урынын, әти-әнисе кемлеге, өй телефоны, әби-бабасы һәм берәр дусты турында кыскача язылган белешмә кәгазен кесәсендә йөртү кирәк.

  • Күпме генә елап утырса да әти-әнисе килмәгәнен белеп торсын, бу очракта полицейскига яки өлкәнерәк кешеләргә мөрәҗәгать итеп адашканлыгын хәбәр итә белсен. Янындагы кибет, берәр оешмага кереп тору кирәк.











- Баланы өйдә ялгыз калдырмагыз!

- өйдә аның мавыктыргыч, куркынычсыз шөгыле булсын.

- Ашыгыч ярдәм 101, 102, 103, 104 һәм әти-әнисенең кесә телефоннары номерын белсен.

- Тәрәзәләр ачык калмасын, бала очмаска махсус бикләр булдырыгыз.

- Бүлмә ишекләрен бикле тотыгыз.

-Тәрәзә шторалары, жалюзилар бала буе җитмәслек булсын.

- Өй һәм балкон ишекләренә игътибарлы булыгыз, бала очып чыгарлык булмасын.

- Ава, егыла торган мебель җайланмалары алмагыз.

- Махсус уенчыклардан башка балага ят нәрсә тоттырмагыз.

- Бик еш баланың уены, шөгыле белән кызыксынып алыгыз.







  1. Сулыккарда баланы ялгызын калдырмагыз!

  2. Белмәгән урында су коенмагыз!

  3. Пычранган сулыкка кермәгез!

  4. Төбеннән чишмә бәреп торган һәм тирән сулыкларга керергә ярамый!

  5. Суда шаярмагыз, үзегез дә балалар да уйнамасыннар!

  6. Кемдер сезнең ярдәмгә мохтаҗ икән (суда хәле бетсә, бата башласа) тизрәк ашыгыгыз. Саклык чараларын исегездән чыгармагыз!

  7. Кояшта артык кызынудан сакланыгыз, эссе булмасын.





  1. Иртән яки кичке якта коену хәерле, кояш нык кыздырганда тыелып торырга кирәк.

  2. Еракка үк йөзеп кермәгез.

  3. Кабартылган җайланмалар (матрац, уенчыклар, автомобиль көпчәге, камералар һ.б.) белән сак булыгыз! Һавасы чыгып бетсә бату куркынычы янаячак.

  4. Күперләр, басмалар, агачлардан сикереп уйнамаска!

  5. Сулыкларга куелган махсус билгеләрне укып, аларны төгәл үтәргә.







-саклык белән янына йөзеп килегез.

- аның сезгә ябышуыннан сакланыгыз.

- башып өскә калдырып яр буена ашыгыгыз.

- җиргә яткызып беренче ярдәм (тончыккан суын чыгару, ясалма сулыш һ.б.) күрсәтегез. Тизрәк ярдәм чакыртып, якындагы медицина бүлмәсенә озатуны оештырыга



5. Гаилә кодексы буенча бәйрәм һәм ял көннәрендә баланың куркынычсызлыгы өчен әти-әни (законлы караучысы) җаваплы.

Инструктаж белән таныштырылды:

Ф.И. әти-әнинең

имза

1



2



3



4



5



6



7



8



9



10



11



12



13



14



15



16



17



18



19



20



21



22



23





Тәрбияче _________________________________________________________