Тема: Эндәш сүзләрне кабатлау
Дәреснең максатлары:
фәнни максат: эндәш сүзләр турында алган белемнәрне тирәнәйтү һәм гомумиләштерү, рус теле белән чагыштырма анализ ясый белү;
коммуникатив максат: укучыларның сөйләм байлыгын үстерү, парларда, төркемнәрдә һәм командаларда эшләргә өйрәтү, тәрҗемә күнекмәләре формалаштыру;
тәрбияви максат: тел матурлыгы кешенең иң зур байлыкларының берсе икәнлеген аңлату, туган як, аның күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.
II. Бурычлары:
1) синтаксик анализ ясау күнекмәләрен ныгыту;
2) эндәш сүзләрне аера белү күнекмәләрен формалаштыру;
3) эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре куярга өйрәтү;
4) эндәш сүзне тиңдәш кисәкләрдән һәм аныклагычтан аерырга өйрәтү;
4) телебезнең матурлыгын, байлыгын тоярга өйрәтү;
5)татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә эндәш сүзләрне мәгънәсен саклаган хәлдә тәрҗемә итәргә өйрәтү.
III. Принциплары:
1) дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлылык, тормыш белән бәйләнеш;
2) лингвистик: функциональ;
3)гомумметодик: коммуникатив, чагыштырып анализлау, гомумиләштерү, модельләштерү;
IV. Эшне оештыру төрләре: уку мәсьәләсен чишү, фронталь , индивидуаль, төркемнәрдә эш, проектлаштыру, фәнни –эзләнү, предметара бәйләнешләр, информацион технологияләрдән файдалану, грамматиканы янәшә куеп, чагыштырма өйрәнү һ.б.
V. Планлаштырылган нәтиҗәләр: модаль җөмлә кисәге буларак эндәш сүзләрне таный һәм куллана белү.
VI. Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, интегральләшкән дәрес.
VII.Төптөшенчәләр: җөмлә кисәге, җөмләнең модаль кисәге, эндәш сүз, синтаксик анализ
VIII. Предметара бәйләнеш: рус теле, татар әдәбияты, рус әдәбияты
IX.Җиһазлау: тематик презентация, карточкалар, терәк схемалар, таблицалар.
X. Чыганаклар: төп: дәреслек; өстәмә: слайдлар, карточкалар, компьютерлар, сүзлекләр.
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре. (УУГ) |
Оештыру, мотивлаштыру | Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Мин иртә белән Сыйныфка керәм, Укучыларымның Хәлләрен беләм: Исәнмесез, Диана һәм Айсылу! Исәнме, Адель! Исәнме, Динә! Исәнме, Әдилә ! Хәлләрегез ничек? Данияр һәм Чулпан! Сезгә, дусларым, Иртәнге сәлам! Исәнме, Алмаз! Саумы, Илфат! Авырмыйсызмы? Алинә һәм Илшат! Исәнме, Камилла! Сәлам, Әдилә! Бәхетле иртә! Сиңа, Әдилә, Хәерле иртә! Рус теле укытучысы; Здравствуйте! Укучылар, ә хәзер әйдәгез, дөньяның төрле телләрендә бер-берегезне сәламләгез әле. Притча. Рус теле укытучысы: Давным–давно в одном городе жил очень мудрый человек. К нему часто приходили люди за советом. Каждому из них он умудрялся дать очень хороший и правильный совет. Слава о его мудрости разнеслась повсюду. Однажды его слова дошли до еще одного человека, который тоже был мудрым и известным в округе. Этот человек тоже помогал другим людям. Ему нравилось то, что его считают самым мудрым и прислушиваются к его советам. И когда он узнал, что есть еще один мудрец, то стал злиться на него за то, что теряет свою известность. И он стал думать, как доказать другим людям, что на самом деле более мудрым является он. Долго он думал и решил: «Я возьму бабочку, спрячу ее между ладоней, подойду на глазах у всех к мудрецу и спрошу его: «Скажи, о мудрейший, какая бабочка в моих руках, живая или мертвая? » И если он скажет, что бабочка живая, тогда я легонько сожму ладони так, что когда я их раскрою, то все увидят, что она мертвая. А если он скажет, что бабочка мертвая, тогда я отпущу ее, и она полетит. И тогда все увидят, что он оказался не прав» . Так он и сделал. Пошёл ранним утром на луг, поймал красивую бабочку, принёс к мудрецу и спросил его: - Скажи, о мудрейший, какая бабочка у меня в руках, живая или мертвая? Тогда мудрец, который действительно был очень мудрым человеком, посмотрел ему в глаза, подумал и сказал: — Все в твоих руках. Укытучы: Укучылар, барысы да сезнең кулларда. Бүгенге дәрестә белемне сез үз кулларыгыз һәм башыгыз белән үзегез табарсыз. | Хәерле көн, укытучыбыз! Добрый день, Гулюса Ирековна! башкортча- “ Хаумыгыгыз!» чувашча – «Аван-и!» марича- “Салам лийже!» удмуртча- “Джечь буречь!» әзербайҗанча- “Салам алейкум!» төрекчә- “Мәрхаба!» инглизчә- “Хеллоу!» немецча- «Гутн так!» французча – «Бонжур» ивритта – «Шалом!» грузинча – «Гомар Джоба!» кытайча – «Нихао!» белорусча- «Дзень добры!» итальянча- «Салюти!» | К. Сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген формалаштыруда хезмәттәшлек итү. |
Өй эшен тикшерү | Җавапларны тыңлау, бәяләү. | 1 нче төркем укучылар 294 нче күнегү. (тыныш билгеләрен дөрес итеп куеп, күчереп язарга) 2 нче төркем укучылар “Минем чынбарлыктагы һәм хыялымдагы сыйныфым” исемле хикәя төзергә. 3 нче төркем Эндәш сүзләр темасы буенча презентация- кагыйдә эшләргә. | Ш:үз уңышларыңның (уңышсызлыкларыңның)сәбәпләре хакында фикер йөртү. |
Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую | Бирем./Задача Рус теле укытучысы: -Выполните задания на карточке. Прочитайте предложения, расставьте знаки препинания, выполните синтаксический разбор. Скажите, сколько учеников успешно сдали экзамен? Данияр Адиля и Диана успешно сдав экзамены вошли в список лучших учеников школы!
Рус теле укытучысы. - Давайте выведем тему урока. -Укучылар, дәрес башында мин нәрсә эшләдем? -Ничек итеп сәламләдем? -Ә нәрсә соң ул эндәш сүзләр? -Без бу теманы өйрәндекме.? -Ә рус теленнән өйрәндегезме?
| Ожидаемый ответ: - Данияр, Адиля и Диана, успешно сдав экзамены, вошли в список лучших учеников школы! 2 ученика - Адиля , Диана успешно сдали экзамен. В предложении слово Данияр –обращение. Адиля и Диана –однородные подлежащие.
Көтелгән җавап: - Безне сәламләдегез. -Һәрберебезгә исемнәребез белән эндәштегез -Эндәш сүзләр сөйләм төбәп әйтелгән затлар, әйберләр. Ул җөмләнең модаль кисәге. -Без бу теманы өйрәндек. -Өйрәнәбез.
| Т: төп билгеләрне аерып алу нигезендә теманы формалаштыру |
Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру | Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү. -Без сезнең белән җөмлә кисәкләрен кабатлыйбыз. Бүген кайсы кисәкне кабатларбыз? Үз алдыбызга максатлар куйыйк | Көтелгән җавап: -Эндәш сүзләрне. -Кагыйдәләрне искә төшерәбез; күнегүләр эшлибез, тәрҗемә итәбез, проект эше башкарабыз, компьютерларда эшлибез. | К: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү. Т: яңа белемнәр табу, үзеңнең белем системасында ориентлаша белү |
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру | -Укучылар, без сезнең белән мөстәкыйль’эш башкарырбыз. Хәзер сез 3 төрле эш башкарачаксыз. 1 номерлы укучылар бирелгән шигырьләрне рус теленнән татар теленә, 2 номерлы укучылар, киресенчә, татар теленнән рус теленә тәрҗемә итәсез. -Тәрҗемә эшендә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? -Сезгә 5 минут вакыт бирелә. Сүзлекләр алдыгызда. Карточкалар белән эшләүчеләр, сез җавапларны карточкага беркетелгән җавап таблицасына тутырасыз. Эшне башкару өчен 5 минут вакыт бирелә. | 1 нче бирем. Укучылар төркемнәрдә эш башкаралар: 1 нче укучы шигырьне рус теленнән татар теленә, 2 нче укучы татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә,
Көтелгән җавап: -Эндәш сүзләргә, инверсия күренешенә, рифмаларга, татар һәм рус телләрендә баш кисәкләрнең урынына.
3-5 укучылар бирелгән җөмләләрдә эндәш сүзләрне билгели һәм эндәш сүз янындагы тыныш билгесенең номерын язып куя. Тәрҗемәләр укытыла, үзбәя куела. Слайдтан карап, эшләрен тикшерәләр һәм үзбәя куялар | К: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда күршең белән хезмәттәшлек итү. Индивидуаль, коллектив фикер алышуда катнашу.Башкаларның фикерләрен аңлавы, үз фикерләрен башкаларга җиткерә алулары. Үзбәя куя белү. Р:кагыйдә-күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу. |
| - Сезгә бирелгән текстларның авторларын карагыз һәм укыгыз әле. Ничек уйлыйсыз, нигә бу авторларның әсәрләреннән җөмләләр алынды икән, аларны нәрсә берләштерә? - Әйдәгез, алар турында берничә сүз әйтеп китик. | - Рафис Корбан, Альберт Хәсәнов, Ләлә Сабирова-Гыймадиева, Баратынский әсәрләреннән мисаллар китерелгән. Быел бу авторларның юбилейлы туган көннәре. Татар әдипләре барысы да безнең районда туганнар, ә Е.А.Баратынскийның Каймар авылында усадьбасы булган. Укучылар Рафис Корбан, Е.А. Баратынский , Ләлә Сабирова турында сөйлиләр. | Р. Эзлекле һәм дөрес итеп сөйли белү |
| - Укучылар, эндәш сүзләрдәге тагын бер катлаулы очрак белән танышыйк әле. Карточкаларны алыгыз һәм бирелгән текстны укыгыз. Сүз нәрсә турында бара? Җөмләләрне тикшерик әле. Эндәш сүзләрне, җөмләнең баш кисәкләрен әйтегез.
- Укучылар, җөмлә кисәкләрен билгеләүдә, бигрәк тә модаль кисәкләрне, 1 нче һәм 4 нче җөмләләр сездә авырлык тудырамы? - Укучылар, икенче, өченче җөмләләрдәге районым, батыр якташларым сүзләре эндәш сүзгә дә, аныклагычка да охшаган. Әйдәгез, ачыклап карыйк әле, нинди җөмлә кисәге икән соң алар? Башта аныклагыч билгеләрен табыйк. - Хәзер инде эндәш сүзгә хас билгеләрне табыйк. - Дөрес, интонациягә дә игътибар итик әле. Башта бу җөмләләрне аныклау интонациясе белән, аннан эндәшү, мөрәҗәгать итү интонациясе белән укып карыйк - Хәзер алмашлыклар белән исемнең урынын алмаштырып карыйк. Нәтиҗә ясау. Җөмләнең иясе 2 нче зат берлек я күплек сандагы алмашлыклар белән белдерелгәндә, аннан соң килгән баш килештәге исемнәр эндәш сүз була. | 2 нче бирем. 1.Биектавым, син күпме ул һәм кызларыңны дәһшәтле сугышка озаттың. 2.Син, районым, армый-талмый фронтны икмәк белән туендырып тордың. 3.Сез, батыр якташларым, җиңеп чыктыгыз! 4. Мин синең белән горурланам, Биектау! Көтелгән җавап: -Юк, монда Биектавым, Биектау сүзләре - эндәш сүзләр. Көтелгән җавап: -Исем алмашлык белән бирелгән ияне аныклый кебек, үзе аныклап килгән сүздән соң урнашкан. Көтелгән җавап: - Бу җөмләләрдә әлеге сүзләр сөйләм төбәлгән затны белдерә. Көтелгән җавап: -Аныклау интонациясе белән укып булмый, мәгънә югала Көтелгән җавап: - Бу очракта аныклагычка охшашлык бөтенләй бетә
| К: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү. Т: яңа белемнәр табу, үзеңнең белем системасында ориентлаша белү |
| - Ребята, есть в русском языке такой интересный случай. Прочитайте, пожалуйста, предложения и обратите внимание на обращения. Есть ли такая форма обращения в татарском языке?
Зва́тельный падеж— особая форма имени (чаще всего существительного), используемая для идентификации объекта, к которому ведётся обращение. Название этой формы «падежом» условно, так как в строго грамматическом смысле звательная форма падежом не является. В праславянском языке, а за ним древнерусском и старославянском звательный падеж образовывался следующим образом: 1)-о — после твёрдого согласного, -е — после мягкого: «жено!», «сестро!», «душе!», «дѣвице!» 2)-е — после твёрдого согласного, -ю — после мягкого: «старче!», «отче!», «коню!», «Игорю!» 3)Древняя основа на *-u-: -у: «мёду!», «сыну!» 4)Древняя основа на *-i-: -и: «ночи!», «огни!», «Господи!» В современном русском языке существует в виде нескольких архаизмов, по большей части входящих в состав фразеологических оборотов и других речевых формул, либо перешедшие в разряд междометий («бо́же», «созда́телю», «го́споди», «Иису́се», «Христе́», «влады́ко», «митрополи́те», «ста́рче», «о́тче», «сы́не», «бра́те», «дру́же», «кня́же», «челове́че» и другие). Причём, в старозвательной форме употребляются не только имена собственные, но и неодушевленные имена нарицательные, такие как «стено́», «пра́вило», «о́бразе», «защи́то», «реко́», «трапе́зо», «похвало́», «сто́лпе», «лампа́до», «ка́мене», «ни́во», «мо́сте» и другие. В то же время, иногда под «современным звательным падежом» (или«новозвательным») понимаются словоформы с нулевым окончанием существительных первого склонения, как «Миш», «Лен», «Тань», «Марин», «Танюш», «Ванюш», «бабуль», «мам», «пап» и т. п., то есть совпадающие по форме со склонением множественного числа родительного падежа. Статус данной формы слова пока остаётся предметом споров учёных: часть склоняется к выделению подобной формы в отдельную грамматическую категорию, часть же выступает против. | Мам, а мам, я в библиотеку пошёл. Оль, а ты пойдёшь на дополнительное занятие по русскому языку? Бабуль, мне нужна твоя помощь! Ожидаемый ответ: -Использована сокращённая форма обращения. -Нет, такая форма обращения не используется в татарском языке. | |
Динамик пауза (ял минуты) |
| Сезнең компьютерларыгызда таблица бирелгән. Шунда + һәм – куеп, эндәш сүзләрне ике телдә дә чагыштырыгыз. Күпме охшашлык, күпме аерымлык таптыгыз, астагы юлга саннарны язып куегыз | Бирем3. Затка, предметка, күренешләргә төбәп әйтелгән сүзләр Модаль кисәк Җөмләнең башында, уртасында, ахырында килә ала Эндәш сүзләр янында өтер һәм өндәү билгесе куела Җыйнак һәм җәенке була ала Тиңдәшләнеп килергә мөмкин Җөмләдә күпнокталар белән билгеләнә Эндәш сүзләр 4 төркемгә бүлеп карала Кешеләргә эндәшү сүзләре дүрт төркемгә бүленә Эндәш сүзләр кыскартылма формада да кулланыла ала Эндәш сүзләр җөмләне матурлыйлар Эндәшү, мөрәҗәгать итү интонациясе белән әйтелә Эндәш сүзләр икенче зат белән бәйләнгән. И, ай, әй, о ымлыклары эндәш сүзләр янында бер гомуми интонация белән әйтелсә, алар арасында өтер куелмый, башка ымлыклардан соң куела. Эшләренә үзбәя куялар | К: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда күршең белән хезмәттәшлек итү. Индивидуаль, коллектив фикер алышуда катнашу.Башкаларның фикерләрен аңлавы, үз фикерләрен башкаларга җиткерә алулары. Үзбәя куя белү. Р:кагыйдә-күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу. Төп билгеләрне аерып ала белү,кагыйдә формалаштыру |
Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау | Эндәш сүзләр белән бәйле проект эшләре башкару. | Бирем 4. 1 нче төркем – кроссворд эшли; 2 нче төркем – балаларга яратып-иркәләп эндәшә торган сүзләр белән презентация эшли; 3 нче төркем- эндәш сүзлэр темасына буклет эшли. Эшләрне яклау, үзбәя кую. | К: Коллективта эшли белү, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү |
Өй эше. | 298 нче күнегүнең өстәмә биремен аңлату | 1 төр эш. 298 нче күнегү. Күчереп язарга, синтаксик анализ ясарга. 2 төр эш. 298 нче күнегүне тәрҗемә итәргә. 3 нче төр эш. 298 нче күнегүнең биремен башкарырга. “Минем өемдәге “тере дустым”” темасына хикәя төзергә | Ш: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау |
Рефлексия, үзбәя | Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. “Укучылар, бүгенге дәрескә бәя бирегез. Дәрес сезгә ошадымы? Нинди яңалык алдыгыз? Кайсы эш төрләре сезне күбрәк җәлеп итте? Белемнәрегезне ничек бәялисез? Инде хушлашабыз. | Төрле телләрдә саубуллашалар инглизчә - «Bye!», «GoodBye!» белорусча – «Пакуль!», «Да спаткання!» болгарча – «Чао!», «Довиждане!» немецча – «Auf Wiedersehen!» төрекчә - «Hoşçakal!» французча - «Au revoir!» итальянча – «Ciao!» үзбәкчә – “Хайер!” чувашча – «Тепре куриччен!» башкортча – «Һау булыгыз!» марича – «Чеверын!» удмуртча –»Зеч луэ!» украинча – «До побачэння!» кыргызча –»Дңакшы калынгыздар!» казахча – «Сау болыңыз!» | |
Төркемнәрдә эшләү өчен бирелгән грамматик биремнәр
Биремле карточкалар№1
Карточки с заданием
Эндәш сүзләр янында куела торган тыныш билгеләре урынына куелган саннарны язып алыгыз
Выпишите цифры, на месте которых должны быть знаки препинания при обращении (знаки препинания не расставлены).
1 нче группа
Әнием(1)абыема компьютер алырга (2) акча бир әле(3)
(Ләлә Гыймадиева)
(1)Кибеткә матур алмалар кайтарганнар икән(2) кызым(3) барып алырсың(4)
(Ләлә Гыймадиева )
Син(1) балакай(2) нәрсәләр генә уйлап утыра торгансыңдыр(3)(4)диде(5)
(Ләлә Гыймадиева)
Слыхал я (1) добрые (2) друзья (3)
Что наши прадеды в печали (4)
Бывало (5) беса призывали… (Е.А.Баратынский)
Люблю я (1) вас (2) богини пенья (3)
Но ваш чарующий наход (4)
Сей сладкий трепет вдохновенья (5)
Предтечей жизненных невзгод. (Е.А.Баратынский)
Когда твой голос (1) о поэт (2)
Смерть в высших звуках остановит (3)
Когда (4) тебя (5)во цвете лет (6)
Нетерпеливый рок уловит(7)
Кого закат могучих дней
Во глубине сердечной тронет? (Е.А.Баратынский)
Биремле карточкалар №1
Карточки с заданием
Эндәш сүзләр янында куела торган тыныш билгеләре урынына куелган саннарны язып алыгыз Выпишите цифры, на месте которых должны быть знаки препинания при обращении (знаки препинания не расставлены).
нче группа
Кәккүккәем(1) кәккүккәем(2) әйтче миңа(3) бик тә тырышып ясаган рәсемнәремә (4)укытучым(5) нинди билге куяр икән(6)
(Альберт Хәсәнов)
Кайгырма(1) күгәрченкәем(2) мәче (3)тырнагыннан котылдың инде(4)
(Альберт Хәсәнов)
Нәрсә(1) кылый(2) күз(3) әллә бал татып карыйсың киләме(4)
(Альберт Хәсәнов)
Я возвращуся к вам (1)поля моих отцов (2)
Дубравы мирные (3) священный сердцу кров!
Я возвращуся (4) к вам (5) домашние иконы ! (Е.А.Баратынский)
Прощай (1) прощай (2) сияние небес!
Прощай(3) прощай (4) краса природы! (Е.А.Баратынский)
Шуми (1) шуми с крутой вершины (2)
Не умолкай (3) поток седой (4)
Соединяй протяжный вой(5)
С протяжным отзывом долины! (Е.А.Баратынский)
Биремле карточкалар №1
Эндәш сүзләр янында куела торган тыныш билгеләре урынына куелган саннарны язып алыгыз
Карточки с заданием
Выпишите цифры, на месте которых должны быть знаки препинания при обращении (знаки препинания не расставлены).
нче группа
Керпе балаларын сыйдыра күр инде үзеңә(1) урман(2)
(Альберт Хәсәнов)
Авылым(1) дип күпме шигырь яздым(2)
Исемеңне телгә алмадым(3)
Кичер мине (4)кичер(5) Битаманым(6)
Мин хатамны инде аңладым (7) ( Р . Корбан)
Дәвам итәр җирдә тормыш(1)
Кыш үтәр(2) килер язлар(3)
((4))Мин сөям сине(5) тормыш(6)(7)(8)дип
Шагыйрьләр шигырь язар(9)
(Р.Корбан)
4. Поверь (1) мой милый друг (2) страданье нужно нам;
Не испытав его (3) нельзя понять и счастья:
Живой источник сладострастья
Дарован в нем его (4)сынам. (Е.А.Баратынский)
Ты ропщешь (1) важный журналист (2)
На наше модное маранье (3)
«Всё та же песня: ветра свист(4)
Листов (5) древесных увяданье...» (Е.А.Баратынский)
Что за звуки? Мимоходом (1)
Ты (2) поешь перед народом(3)
Старец нищий и слепой (4) (Е.А.Баратынский)
Тәрҗемә өчен шигырьләр
Водопад
А.Е. Баратынский
Шуми, шуми с крутой вершины,
Не умолкай, поток седой!
Соединяй протяжный вой
Протяжным отзывом долины!
Сагыну җырлары
Р.Корбан
Йөрәк типми, ул да туктап калган.
Бу –күңелдә хисләр тулган чак.
И, гомернең илаһи бер мәле
Синдә икән бит ул, туган як.
Уен
Рафис Корбан
И Кол Гали, Бөек Гали!
Ул нинди гөнаһ кылып,
Сигез гасыр гүрдә ятып,
Рухына юк тынгылык?!
Кичер безне, и Кол Гали?!
Ярлыка безне, Алла?!
Шул уенга кушылган без
Гөнаһлы Сезнең алда!
Биремле карточка №2
Бирелгән текстны укыгыз. Сүз нәрсә турында бара? Җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.
1.Биектавым, син күпме ул һәм кызларыңны дәһшәтле сугышка озаттың. 2.Син, районым, армый-талмый фронтны икмәк белән туендырып тордың. 3.Сез, батыр якташларым, җиңеп чыктыгыз! 4. Мин синең белән горурланам, Биектау!
Бирем №3
Чагыштырма анализ ясагыз, төркемнәрдә эшләгез (эш компьютерда башкарыла)
| | Татар телендә + - | Рус телендә +- |
1. | Затка, предметка, күренешләргә төбәп әйтелгән сүзләр | | |
2. | Модаль кисәк | | |
3. | Җөмләнең башында, уртасында, ахырында килә ала | | |
4. | Эндәш сүзләр янында өтер һәм өндәү билгесе куела | | |
5. | Җыйнак һәм җәенке була ала | | |
6. | Тиңдәшләнеп килергә мөмкин | | |
7. | Җөмләдә күпнокталар белән билгеләнә | | |
8. | Эндәш сүзләр 4 төркемгә бүлеп карала | | |
9. | Кешеләргә эндәшү сүзләре дүрт төркемгә бүленә | | |
10. | Эндәш сүзләр кыскартылма формада да кулланыла ала | | |
11. | Эндәш сүзләр җөмләне матурлыйлар | | |
12. | Эндәшү, мөрәҗәгать итү интонациясе белән әйтелә | | |
13. | Эндәш сүзләр икенче зат белән бәйләнгән. | | |
14. | И, ай, әй, о ымлыклары эндәш сүзләр янында бер гомуми интонация белән әйтелсә, алар арасында өтер куелмый, башка ымлыклардан соң куела. | | |
| | | |