СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тема "Инфинитив+кирәк төзелмәсе"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Тема "Инфинитив+кирәк төзелмәсе"»

Тема. “Инфинитив+ кирәк” төзелмәсе.

Максат. 1. “Инфинитив+кирәк” структурарасы мисалында кагыйдә чыгара белүне, “яхшы уку кагыйдәләре” темасы буенча үз фикерләрен әйтә белү күнекмәләрен формалаштыру;

2. Укучыларда фикерләү,  әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу,  төркемдә эшли белү күнекмәләләрен формалаштыру;

3. Яхшы уку кагыйдәләренең мөһимлеген аңлау.

УМК. Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 7 сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) – Казан: Татармультфильм, 2014.

Дәрес тибы: ГКФ

Укытучы: Хәсәншина Р.В.

 

Дәрес барышы.

I.    Оештыру(1слайд)

-     Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына        

Елмаю бүләк итә?

Әйдәгез әле, укучылар, бер-беребезгә елмаеп карыйк, хәерле эш сәгате теләп   татар теле дәресен башлап җибәрик. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң акыллы укучылар!

II     Өй эшен тикшерү.(2слайд)

-         Эшне нәрсәдән башлыйбыз?

-         Өй эшен тикшерәбез.

-         Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

-         Киңәш шигырен уку.

1.  “Киңәш” шигыреннән боерык фигыльләрне табарга һәм тәрҗемә итәргә.

2.  Шигырьдәге боерык фигыльләр белән җөмләләр төзергә.(Укучыларның җавапларын тыңлау)

III Актуальләштерү

Сүзлек өстендә эш.(3слайд) Укучылар, без сезнең белән үткән дәрестә яңа сүзләр өйрәнгән идек, кабатлап китик әле.

Җитди

Игътибарлы

Максатына ирешүчән

Тәртипсез

Җавап бирергә

Хисап

Тырышырга

Тыңларга

Дөрес чыгар

Үзлегеннән укылсын

Җитез

Бик әйбәт. Без сезнең белән 2 нче зат берлек сандагы боерык фигыль фигыльнең башлангыч формасы булып торганын беләбез. Мисаллар китерегез әле.( укы, аша, бар, кер)

Ә хәзер шигырьдән II зат боерык фигыльләрне генә табыгыз.

- Уйла, кис, кара, үлчә, куйма.

Боерык фигыльләр ярдәмендә автор укучыларга нәрсә бирә?

-  Киңәш.

-  Әйе, бик дөрес.Автор нинди киңәшләр бирә?

-  Күзең белән кара син, күңелең белән уйла син. Ялгыш язып куйма...

-         Димәк, автор нәрсә турында киңәшләр бирә?

-         Яхшы уку турында.

-  Укучылар, без яхшы уку кагыйдәләрен боерык фигыль формасында төзи алабызмы?

-  Юк, чөнки, боеру, повеливает.

-   Ә нинди формада яхшы уку кагыйдәләрен төзи алабыз?

-  ...

-     Җавап юк. Әйе, укучылар, без бу форма белән әлегә таныш түгел. Һәм бүгенге дәрестә без яхшы уку кагыйдәләрен әйтү формасын өйрәнәчәкбез. Бу безнең дәресебезнең төп максаты.     

IV Яңа материалны аңлату

-         Бу форманы белер өчен, без русча эквивалентын карыйбыз. Попробуйте составить на русском языке правила хорошей учебы. (На доске)

-        Надо выполнять домашнее задание. Хорошо учиться надо.

- Бу җөмләләргә нинди сорау куеп була?

- Что делать?

-         Что делать? Вопрос какой формы глагола?

-         Инфинитив, неопределенная форма

Укучылар, молодцы, бик дөрес. Без сезнең белән үткән дәресләрдә инфинтив турында сөйләшкән идек инде, шул турыда искә төшереп үтәбез. Моның өчен парларда эшлибез. Партада ике кешегә бер альбом бите ята, уртада инфинитив дип язылган, сез аның турында нәрсәләр беләсез, шуны язасыз

( 4 минут вакыт бирелә, 2-3 укучының җавабы тыңлана юклык формасы!!!).

- Молодцы, булдырдыгыз. Кабат русча төзелгән кагыйдәләргә кайтыйк әле. “Надо выполнять домашнее задание. Хорошо учиться надо.» җөмләләрендә нинди сүз кабатлана(повторяется)?

- Надо.

- Дөрес. Димәк бу структураны төзер өчен без надо сүзенең тәрҗемәсен белергә тиешбез. Кем әйтә ала?

- Кирәк.

- Дөрес. Надо - кирәк дип тәрҗемә ителә. Ә “надо хорошо учиться” ничек тәрҗемә ителә?

-         Яхшы укырга кирәк.

-        Укырга кирәк структурасы нәрсәдән тора?

-         Инфинитив + кирәк.

-         Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?

-         Инфинитив+кирәк

-         Ә ни өчен безгә бу структураны өйрәнергә кирәк?

-         Яхшы уку кагыйдәләрен төзи белер өчен.

- Дөрес, укучылар. Хәзер тактага карагыз. Тактада фигыльләр язылган. Шушы фигыльләрдән безгә кирәкле структураларны ясыйк әле.

- Укырга кирәк,..............

- Молодцы. Дәфтәрләрне ачып бүгенге датаны, теманы һәм төзегән структураларны дәфтәрләргә язып куйыйк әле.( Слайд)


V. Физминутка.

Арыгансыздыр инде, ял итеп алыйк.

Бик күп уйлап ардык та
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөредек,
Аннары соң сикердек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Урыннарга утырдык.


VI. Ныгыту.

-Дәресебезнең темасы инфинитив + кирәк төзелмәсен өйрәнү. Бу төзелмәнең ничек ясалуын тагын бер тапкыр искә төшереп үтик әле.

-         Инфинитив+кирәк төзелмәсе фигыльнең башлангыч формасы + –рга/-ргә, -арга/-әргә аффикслары һәм кирәк сүзе ярдәмендә ясала. Нишләргә кирәк? соравына җавап бирә. Юклык формасында Нишләмәскә кирәк? соравына җавап бирә. Киңәш биргәндә кулланыла.

- Ни өчен инфинитив+кирәк төзелмәсен белергә кирәк?

- Яхшы уку кагыйдәләрен төзи белер өчен.

- Хәзер карточкалардагы фигыльләрне кулланып яхшы уку кагыйдәләрен төзеп карыйк әле.(Укучылар төзиләр һәм дәфтәргә язалар, бер укучы тактада эшли)

- Ә хәзер укучылар иҗади эш. Дустыгызга “Яхшы уку кагыйдәләре”н кертеп, хат языгыз. Үрнәк хат экранда урнаштырылган.

-         Сезгә 7 минут вакыт бирелә.

 

VII Йомгаклау

. Сез яхшы эшләдегез.

- Бүгенге дәрестә нинди яңа материал өйрәндегез?

- Инф+кирәк.

- Бу структураны белү ни өчен кирәк?

- ........

Ә ни өчен яхшы укырга кирәк?   Без яхшы укысак, нәрсәгә ирешәбез?- Без яхшы укысак, нәрсә була?

-         Без акыллы булабыз.

-         Акыллы булыр өчен, безгә нишләргә кирәк?

-         Күп укырга кирәк.

-         Димәк. Без нинди нәтиҗә чыгарабыз?

-         Яхшы укырга кирәк, чөнки уңышка ирешкән кеше буласың.


- Дәрес башында нинди максат куйдык?

- ........

- Куйган максатыбызга ирештекме?

- .........

- Мисал итеп нинди кагыйдәләр китерә аласыз?



VIII. Өй эше.

Укучылар, өй эшен 2 вариантта тәкъдим итәм.1нчесе “4”ле алу өчен 8 күнегү, 31 бит. Яхшы уку өчен нәрсәләр кирәк? Таблицаны тутырыгыз.

2нчесе “Яхшы уку кагыйдәләре” темасына буклет ясарга

IX. Билгеләр кую.