8сыйныф
Татар әдәбиятыннан тестлар
1нче вариант
1.Кайсы бәеттә Казан ханбикәсенең язмышы сурәтләнә?
А) “Сак-Сок”; Б)”Сөембикә бәете”; В) “Казан бәете”; Г) “Җиде кыз”
2.М.Җәлил кайсы елларда яшәгән?
А) 1914-1943; Б) 1916-1943; В) 1906-1944; Г) 1905-1944
3.Татар театры кайсы елда туган?
А) 1917; Б) 1904; В) 1905; Г) 1906
4. Авторларны һәм әсәрләрне туры китерегез:
Г.Камал “Идел кызы”
Ш.Галиев “Беренче театр”
Г.Ахунов “Ак чәчәкләр”
Г.Әпсәләмов “Әткәйгә хат”
5.Кайсы композитор беренче татар операсын иҗат иткән?
А) Ф.Яруллин; Б) В. Маликов; В) С.Габәши; Г) Р.Яхин
6.Саналган шәхесләрдән кайсысы күренекле артист?
А) С. Габәши; Б) В.Маликов; В) Х. Якупов; Г) Г. Кариев
7.Әсәрләрне һәм геройларны туры китерегез.
“Ишан оныгы” Николай
“Ак чәчәкләр” Габделбарый
“Яшәү белән үлем арасында” Мансур
“Чәчәкләр сөйли белә” Атилла
8.Китерелгән өзекнең авторы кем?
Шул сүз белән Хәят эш башлады.
Бер-бер артлы ике станок
Тигез ритм белән ходка китте.
Секундка да хәзер туктау юк.
А) М. Җәлил; Б) К. Нәҗми; В) Г. Бәширов; Г) Г. Әпсәләмов
9.Китерелгән өзек кем турында?
Аңа күренер өчен төрле шәһәрләрдән һәм авыллардан йөзләрчә кешеләр килә. Халык арасында аның абруе, дан-шөһәте бик зур. Аның ягымлы, игътибарлы булуы һәм сәләте турында хәтта легендалар йөри.
А) Гөлшаһидә; Б) Мансур; В) Мортаза бабай; Г) Әбүзәр Гиреевич
10.Кайсы автор татар халкының традицияләре турында яза?
А) Г. Бәширов; Б) Н. Дәүли; В) К. Нәҗми; Г) Г. Әпсәләмов
11.Кайсы автор үзенең әсирлектәге тормышын сурәтли?
А) Г. Бәширов; Б) Н. Дәүли; В) К. Нәҗми; Г) Г. Әпсәләмов
12. Кайсы әсәр врачларга багышлана?
А) “Чәчәкләр сөйли белә”; Б) “Хәят апа”; В) “Ак чәчәкләр”; Г) “Сөннәтче бабай”
13. Кем артык?
А) Г. Камал; Б) М. Җәлил; В) Ш.Галиев; Г) С. Габәши
14. Кайсы жанр халык авыз иҗатына карамый?
А) әкият; Б) поэма; В) бәет; Г) мәзәк
15. Кайсы язучы Бөек Ватан сугышы темасына иҗат иткән?
А) Г.Ахунов; Б) Г.Исхакый; В) Г.Әпсәләмов; Г) Г. Камал
16. Әсәрләрне һәм аларның жанрларын туры китерегез.
“Беренче театр” роман
“Имән” комедия
“Әткәйгә хат” шигырь
“Идел кызы” поэма
8сыйныф
Татар әдәбиятыннан тестлар
2нче вариант
1.Кайсы бәеттә каргалган балалар язмышы сурәтләнә?
А) “Сак-Сок”; Б)”Сөембикә бәете”; В) “Казан бәете”; Г) “Җиде кыз”
2.М.Җәлил кайсы елларда яшәгән?
А) 1914-1943; Б) 1906-1943; В) 1916-1944; Г) 1906-1944
3. Татарча беренче опера ничәнче елда куела?
А) 1917; Б) 1925; В) 1926; Г) 1930
4. Авторларны һәм әсәрләрне туры китерегез:
А.Расих “Әткәйгә хат”
Н.Дәүли “Ишан оныгы”
Ш.Галиев “Ак чәчәкләр”
Г.Әпсәләмов “Яшәү белән үлем арасында”
5.Кайсы рәссам үзенең картинасында М. Җәлилне сурәтли?
А) Х. Якупов; Б) В. Маликов; В) Л. Фәттахов; Г) Б. Урманче
6.Саналган шәхесләрдән кайсы күренекле рәссам?
А) С. Габәши; Б) В.Маликов; В) Х. Якупов; Г) Г. Кариев
7.Әсәрләрне һәм геройларны туры китерегез.
“Идел кызы” Гомәр
“Беренче театр” Габделбарый
“Туган ягым – яшел бишек” Хәбибрахман
“Чәчәкләр сөйли белә” Габбас
8.Китерелгән өзекнең авторы кем?
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында
Янып калсын гомерең маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга
А) М. Җәлил; Б) К. Нәҗми; В) Г. Бәширов; Г) Г. Әпсәләмов
9.Китерелгән өзек кем турында?
Иртәнге салкынча һава калтырата башлагач, ул тагын мунча эченә керде, һава авыраймасын өчен, ишекне ачык калдырып, үз урынына барып ятты. Күзенә йокы кермәде...
Атна буе ул балтасы суга төшкән кеше кебек йөрде. Моңарчы кичергән гомерен күз алдыннан кичерде.
А) Атилла; Б) Габбас; В) Габделбарый; Г) Әбүзәр Гиреевич
10.Кайсы автор Сабан туе турында яза?
А) Ш.Галиев ; Б) Н. Дәүли; В) К. Нәҗми; Г) Ш.Рәкыйпов
11.Кайсы автор үзенең сугыш вакытындагы тормышын сурәтли?
А) Ш.Галиев ; Б) Р.Мөхәммәдиев; В) К. Нәҗми; Г) Г.Ахунов
12. Кайсы әсәр автобиографик ?
А) “Чәчәкләр сөйли белә”; Б) “Хәят апа”; В) “Туган ягым яшел бишек”; Г) “Сөннәтче бабай”
13. Кем артык?
А) Г. Камал; Б) М.Рахманкулова; В) Галия Кайбицкая; Г) С. Габәши
14. Кайсы жанр халык авыз иҗтына карамый?
А) табышмак; Б) бәет; В) комедия; Г) җыр
15. Кайсы язучы документаль әсәрләр иҗат иткән?
А) Г,Ахунов; Б) Ш.Рәкыйпов; В) Ш.Галиев; Г) М.Җәлил
16. Әсәрләрне һәм аларның жанрларын туры китерегез.
“Яшәү белән үлем арасында” роман
“Җырларым” повесть
“Хәят апа” шигырь
“Ак чәчәкләр” поэма