Просмотр содержимого документа
«Тесты по татарскому языку на тему "Хәл фигыльләр" для 7 класса (татарские группы)»
“Хәл фигыль” темасына тестлар
1. Кабатланып килгән хәл фигыльләр ничек язылалар?
А) кушылып; Б) сызыкча аша; В) аерым
2. Керә-чыга, килеп-китеп, менеп-төшеп. Бу парлы сүзләр мәгънәләре белән нинди фигыльләр?
А) синонимнар; Б) омонимнар; В) антонимнар.
3. Хәл (рәвеш) фигыль нинди җөмлә кисәге булып килә?
А) аергыч ; Б) хәлләр, хәбәр; В) тәмамлык; Г) ия
4. Укучы карап сөйли җөмләсендә билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә?
А) рәвеш; Б) инфинитив; В) хикәя фигыль; Г) хәл фигыльнең I формасы;
5. III форма хәл фигыль кушымчаларын билгеләгез.
А) –ча, -чә; Б) -гач, -гәч, -кач, -кәч; В) –канчы, -кәнче, -ганчы, -гәнче.
6. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?
А) заман белән; тартым белән; Б) килеш белән; В) барлык-юклык, килеш белән; Г) барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.
7. Кайсы төркемдәге фигыль формасын юклыкка куеп булмый?
А) укыгач (сөйләрмен); Б) яратып (эшли); В) аңлаганчы (укыды); Г) яза (башлады).
8. Хәл фигыльнең I төре кушымчаларын билгеләгез.
А) –гач/-гәч; -кач/-кәч; Б) –п; -ып/-еп; В) –ганчы/-гәнче; -канчы/-кәнче; Г) –а, -ә, -ый;
9. Хәл фигыльнең IV төрен билгеләгез.
А) көлә-көлә, елмая-елмая, сөйли-сөйли; Б) кайткач, килгәч, укыгач;
В) күргәнче, укыганчы, кайтканчы; Г) тырышып, карап, күзәтеп.
10. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге?
Тәрбияле бала үзенә әзерләгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.
А) хәбәр; Б) аергыч; В) тәмамлык; Г) хәл.