СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре темасын кабатлау"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок по татарскому языку, повторение  пройденных тем при подготовке к ГИА.

Просмотр содержимого документа
«"Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре темасын кабатлау"»


Тема Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре темасын кабатлау

Максат:

1)Тезмә кушма җөмләләрне үтелгәннәргә нигезләнеп кабатлау, тыныш билгеләрен дөрес куелышына ирешү;

2)Өйрәнелгән белем күнекмәләрен бердәм республика тестына әзерлек барышында куллануны камилләштерү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

3)Халык авыз иҗаты мисаллары ярдәмендә шәхес тәрбияләү.

Дәрес төре: катнаш.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү.

Материал: М.З. Зәкиев, С.М. Ибраһимов “Татар теле” 9нчы сыйныф өчен дәреслек

Җиһазлау: мультимедиа, проектор, ноутбук, карточкалар, таблица

Дәрес барышы

I Оештыру өлеше

1)Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.


2) Дежур укучы сүзе


II Актуальләштерү

Өй эшен тикшерү

Укучылар, сез: 1) 8нче сыйныфта өйрәнгән “Тезмә кушма җөмләләр” турында искә төшерергә;

2) якташыбыз Разил абый Вәлиевнең “Иске сәгать дөрес йөри» повестеннан: теркәгечле, теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр язып килергә тиеш идегез.

( Һәр төркемнән укучылар җөмләләрен укыйлар, һәр җөмләгә синтаксик анализ ясыйлар).

Теркәгечле тезмә кушм

Теркәгечсез тезмә кушма

Егетләр-кызлар нидер көтеп, тынып калдылар, гитара да, җыр авазлары да өзелде, танцы мәйданчыгында гына музыка тавышы ишетелә иде.

Коңгырт чәчләре тузгып як-якка таралган, кашлары, очарга җыенган кош канаты сыман, өскә талпынган, күзләре үзләре эчке илаһи дөньясына төбәлгән кебек.

1.Машиналар бер хәл, аларына тиз ияләштем, тик менә кешеләргә ияләшү генә авырга туры килә.

2. Кеше узган саен ул тимер ишеккә елыша, ә эчтә, нидер пышылдашып, кыйммәтле бәрхет аваз ишетелә.



-Рәхмәт, укучылар, бик дөрес язгансыз.

Үзбәя.


III Белемнәрне ныгыту

-Укучылар, без сезнең белән тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре куелышын өйрәнгән идек. Бүген без аларны искә төшерербез.

1)Тезмә кушма җөмләр турында кабатлау.

- Алдыгыздагы буш карточкаларга тезмә кушма җөмлә темасы буенча бер сорау язасыз һәм шуны биткә-бит утырган иптәшегезгә бирәсез. Иптәшегез җавап бирә, җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Алга таба ул сезгә сорау бирә, ә сез җавап бирәсез. Соңыннан бер-берегезгә рәхмәт әйтәсез. Мөмкин булган сораулар:

- Нинди җөмлә ул кушма җөмлә? ( берничә гади җөмләдән торган җөмлә)

-Нинди җөмлә ул тезмә кушма җөмлә? ( үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала)

- Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә?( теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә)

- Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди теркәгечләр килә?( тезүче теркәгечләр)

- Теркәгечләр нинди төркемнәргә бүленәләр?( тезүче, ияртүче)

-Нинди җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала?(гади җөмләләрне үзара бәйләүдә теркәгечләр катнашмаса, андый кушма җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала)

-Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдәге гади җөмләләрне бәйләүче чаралар булып нәрсәләр тора?( санау һәм каршы кую интонациясе)

- Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела?

( өтер)

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела? (өтер,сызык, нокталы өтер)

2) Дәфтәргә число, тема язу

- Укучылар, сез өйдә Р. Вәлиев әсәреннән тезмә кушма җөмләләр язып алдыгыз, ә хәзертезмә кушма җөмләләрнең татар халык мәкальләрендә дә очравынкүрерсез.

Слайдта мәкальләрнең яртысы бирелгән, ә сез икенче өлешен, тыныш билгеләрен куеп язарсыз. Эшләп бетергәч, җөмләләрнең схемаларын төзергә кирәк.

Тутык тимерне ашый..( ,ә хәсрәт йөрәкне ашый.)[],ә []

Йолдызны күз күрә..( ,ләкин кул җитми.) .)[ ],ләкин []

Ат ычкынса тотылыр..(, сүз ычкынса тотылмас.) [ ],[]

Утта булган балчык кире купмас..(,)

Эштә булган тимер тутыкмас..(;)

Эш күрсәткән ирне ил онытмас..(,)

Каберенә эзне суытмас. .[ ],[] ;[ ].

3) Тезмә кушма җөмләләр буенча тест биремнәре үтәү.

1. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара

А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә

Б) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә

2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара

А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә

Б) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә

3.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән

А) өтер,сызык, нокталы өтер

Б) өтер белән генә аерыла.

4. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән

А) санау, каршы кую, бүлү, җыю интонациясе ярдәмендә теркәлә;

Б) санау яки каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлә;

5. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә каршы кую интонациясе ярдәмендә

А) бер-берсенә каршы куела торган җөмләләр теркәлә;

Б) бер үк яки төрле вакытта булган күренешләр генә саналып күрсәтелә.

6. Җөмлә төрен билгеләргә:

Берәүнең кулы эшли,

Икенченең теле эшли.

А) теркәгечле тезмә кушма җөмлә

Б) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

Тестны төгәлләгәч, укучылар бер-берсенең эшләрен алмаштыралар һәм билге куялар.

“5”ле- хатасы булмаган эшкә куела.

“4”ле- ике хатасы булган эшкә куела.

“3”ле- өчтән артык хатасы булган эшкә куела.

“2” ле- дүрт хаталы эшкә куела.

( Слайдта җаваплар( 1-б; 2-а; 3-б;4-б; 5-а; 6-б)).

4) Орфографик күнекмәләр.

а)Укытучы: “Укучылар, орфографик зарядка ясап алабыз. Кайбер бердәм республика тесты биремнәрендә басымны дөрес күрсәтүне таләп итүче сораулар бар. Безнең татар телендә басым күбрәк кайсы иҗеккә төшә?

( Соңгы иҗеккә, мисаллар: укучы, килгәннәр)

Укытучы:

Кайсы очракларда басым соңгы иҗеккә төшми?

Укучылар җавабы:

Боерык фигыльләрдә - барыгыз,тутыр...

Фигыльләрнең юклык формасында- килмибез, язмаса, сикермичә..

Сорау алмашлыклары- кайсы,нәрсә, нишләп..

-ча, -чә кушымчасы ярдәмендә ясалган рәвешләрдә- татарча, минемчә..

Укытучы: “Җавапларыгыз дөрес, рәхмәт!”

б) басым турындагы белемнәрне ныгыту өчен тагын бер биремне үтибез: слайдта бирелгән Әкият-теләктән басымнарның соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләрне язып алыгыз:

Йокларга ятар алдыннан көлмәгез, шауламагыз! Тешләрегезне чистартмыйча, юынмыйча ятмагыз! Һәркөнне бу әкиятне тыңларга онытмагыз! Хәерле төннәр!”

Слайдта тикшерү

(көлмәгез, шауламагыз ,чистартмыйча, юынмыйча, ятмагыз, онытмагыз).

5) а) Укучыларга карточкалар таратыла. Бирелгән тезмә кушма җөмләләрдәге гади җөмлә чикләрен күрсәтә торган тыныш билгеләрен куярга.

1.Озакламас, чәчәкләр коелыр(,)яшел җимешләр күренә башлар(,) умарта кортлары кыр чәчәкләренә күчәрләр кошлар(;) сайраудан туктап, бала туйдырырга тотыныр. 2.Чияләр кызарыр(,) шомыртлар каралыр(,)алмалар зураерыр. 3.Кояш инде баеган(,) үләннәргә салкын чык төшкән(,) ә сез бакчада йөрисез.

Тыныш билгеләренең дөрес куелышын дәреслектәге 63 нче күнегүдән карап тикшерергә.

б)Сорауларга җавапны язарга.

1) кайсы җөмлә Җөмлә кисәкләре арасында өтерләр булганда теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә җөмләләр арасына нокталы өтер куела кагыйдәсенә нигезләнгән?( җавап 1 нче җөмлә)

2) каршы куючы теркәгеч янында тыныш билгесе куелган җөмләне табыгыз

( 3нче җөмлә)

3)[ ], [ ], [ ]. Схемасына туры килердәй җөмлә номерын күрсәтегез ( 2нче җөмлә).

Слайдта тикшерү

Үзбәя.

IV Йомгаклау


Бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

- Халык авыз иҗаты мисалларындаһәм башка күнегүләр аша тезмә кушма җөмләләр кулланышын, алар янындагы тыныш билгеләре куелышын кабатладык. Бердәм республика тестына әзерлекне дәвам итү буларак, кайбер биремнәр эшләнде.

- Алдыгызда булган кәгазь битенә (смайлик) йөзе ясап куегыз. Әгәр сезгә бүгенге дәрес ошаган икән, елмаю йөзе, ә ошамаган булса, борчулы, кайгылы йөз ясагыз, һәм миңа күрсәтегез.


V Өй эше

“Агачны- яфрак, кешене хезмәт бизи” диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда фикерегезне, тезмә кушма җөмләләр кулланып, язып килегез.


VI Билге кую, саубуллашу.