Методик берләшмә “Килешенде” “Раслыйм”
утырышында каралды укыту эшләре буенча Мәктәп директоры
Җитәкче________/Л.Х.Халилова / директор урынбасары: __________/Ф.Ф.Мисалов/
Беркетмә № 1, 27 нче август 2018 нче ел __________/А.М.Мисалова/ боерык №89
28 нче август 2018 нче ел 29нчы август 2018 нче ел
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбе”нең
3 нче В сыйныфы өчен
2018-2019 нчы уку елына туган (татар) телдән
эш программасы
Педсовет утырышында каралды:
Беркетмә № 2, 29 нчы август, 2018 нче ел.
Төзүче : башлангыч сыйныф укытучысы
Халилова Ләйсән Хәмит кызы
УКУ МАТЕРИАЛЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектива” концепциясенә нигезләнеп эшләнде. Ул, татар мәктәпләрендә укытыла торган “Татар теле”программасының төп өлеше буларак, алга таба белем алуга нигез булып тора.
Орфограмма. 1-2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Тавышсыз хәрефләр. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар.Калын һәм нечкә сузык авазлар. Е,я,ю хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу. Ъ, ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку. Сүзгә фонетик анализ ясау.
Эш формалары: төркемдә һәм парларда, иҗади эшләр.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Укучылар э-е, ө-е, о-ы, я, ю, е хәрефләренең сүзнең төрле урыннарында дөрес язылышын, күчереп һәм ишетеп яза; парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар, калын һәм нечкә сузык авазларларны аера белергә, в хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга, калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә к, г хәрефләрен дөрес әйтә,ъ һәм ь хәрефләренең аваз белдермәгәнен истә тотып, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес яза;сүзләрне иҗекләргә һәм юлдан-юлга күчерү өчен бүлә; сүзгә фонетик анализ ясый белергә тиешләр.
Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, сүзлек диктантлары, контроль күчереп язу, контроль диктант, тест биремнәре.
Мөстәкыйль эшләр: биремле күчереп язу, дидактик биремнәр.
Милли төбәк компоненты: Татар халык мәкальләре һәм табышмаклары, татар шагыйрьләренеӊ иҗаты.
Сүз. Сүзнең сүзлек байлыгы
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Сүз.Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Аларның сөйләмдәге роле. Сүзнең күп мәгънәлелеген һәм күчерелмә мәгънәсен (фразеологик әйтелмәләр) куллану. Татар теленең сүз байлыгы. Дәреслекләрдәге сүзлекчәләрдән, сүзлекләрдән сүзнең аңлатмасын табып алу.
Сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләр: сөт өсте, җир җиләге һ.б.
Эш формалары: төркемдә һәм парларда, индивидуаль эш, иҗади эшләр.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Укучылар сүзнең лексик мәгънәсен, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне аера, синонимнар, антонимнар, омонимнарны аера; аларның сөйләмдәге ролен; сүзнең күп мәгънәлелеген һәм күчерелмә мәгънәсен (фразеологик әйтелмәләр) куллана; дәреслекләрдәге сүзлекчәләрдән, сүзлекләрдән сүзнең аңлатмасын табып ала, тотрыклы сүзтезмәләрне белергә тиешләр.
Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, сүзлек диктантлары, искәртмәле диктант, тест биремнәре.
Мөстәкыйль эшләр: биремле күчереп язу, дидактик биремнәр.
Милли төбәк компоненты: Татар халык мәкальләре, татар шагыйрьләренеӊ иҗаты.
Сүз төзелеше. Сүз ясалышы
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Морфология һәм аның состав өлешләре. Бер тамырдан берничә сүз ясалу, кушымчалар, аларның яңа сүз ясаудагы роле.
Тамырдаш сүзләр. Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре (ясалма, кушма, парлы сүзләр).
Эш формалары: төркемдә һәм парларда, индивидуаль эш, иҗади эшләр.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Укучылар морфология һәм аның состав өлешләрен бер тамырдан берничә сүз ясалу, кушымчалар: сүз ясагыч һәм төрләндергеч, аларның яңа сүз ясаудагы ролен, тамырдаш сүзләрне, сүзләрнең ясалыш буенча төрләрен: ясалма, кушма, парлы сүзләрне белергә тиешләр.
Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, сүзлек диктантлары, контроль диктант, тест биремнәре.
Мөстәкыйль эшләр: биремле күчереп язу, дидактик биремнәр.
Милли төбәк компоненты: Татар халык мәкальләре, татар шагыйрьләренеӊ иҗаты.
Сүз төркемнәре
Исем
Сүз төркемнәре төшенчәсе. Исем. Исемнең предметлык төшенчәсен белдерүе, аның җөмләдә ия булып килүе. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрне тематик төркемләү.
Исемнең берлек һәм күплек санда килүе. Күплек кушымчалары, аларның дөрес әйтелеше һәм ясалышы.
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Татар телендә килешләр һәм аларның сораулары. Сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килешләр белән төрләнүе.
Фигыль
Фигыль сүз төркеменең мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльөч заманы: үткән заман, киләчәк заман, хәзерге заман.Фигыльнең заман формаларын дөрес ясау. Фигыльнең күп мәгънәлелеге.
Сыйфат
Сыйфатларның семантик төркемнәре. Сыйфат дәрәҗәләре (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре).
Алмашлык
Алмашлыкның мәгънә үзенчәлегенә –зат һәм предметны атамыйча, исемен генә алыштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары, килеш белән төрләнүе. Аларның җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге роле.
Кисәкчәләр
Да-дә, та-тә кисәкчәләрен -да/-дә, -та/-тә кушымчаларыннан аеру. Кисәкчәләрне дөрес язу.
Бәйлекләр
Төрле килешләрдә исемнәрне һәм зат алмашлыкларын белән, саен, шикелле, өчен, аркылы, таба, хәтле, каршы, кадәр, чаклы, бирле, соң, башка бәйлекләре белән куллану.
Эш формалары: төркемдә һәм парларда, индивидуаль эш, иҗади эшләр.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Укучылар сүз төркемнәрен һәм аларның билгеләрен : исем, фигыль, сыйфат, зат алмашлыклары, алмашлык, кисәкчә, бәйлекне; исемнеӊ җөмләдә ия булып килүен; ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне; исемнәрне тематик төркемләүне; исемнең берлек һәм күплек санда килүен; исемнәрнең килеш белән төрләнешен; килешләр һәм аларның сорауларын; сүзләрне сүз төркеме ягыннан тикшерү : исемнең сан, килеш кушымчасын билгеләүне; фигыльнең барлык-юклык төрләрен, зат – сан белән төрләнешен, заманын күрсәтә; сыйфатның дәрәҗәләрен аера; зат алмашлыкларын һәм аларныӊ килеш белән төрләнүен; кисәкчәләрне дөрес яза һәм кушымчалардан аера; бәйлекләрне таба белергә тиешләр.
Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, сүзлек диктантлары, искәртмәле диктант, ирекле диктант, контроль диктант, контроль күчереп язу, тест биремнәре.
Мөстәкыйль эшләр: биремле күчереп язу, изложение, сочинение язу, дидактик биремнәр.
Милли төбәк компоненты: Татар халык мәкальләре, татар шагыйрьләренеӊ иҗаты.
Җөмлә
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Хикәя, сорау, өндәү (боеру), тойгылы җөмләләр. Аларны текстта аера белү.
Җөмләнең әйтелү максаты буенча төрләренә карап, җөмлә ахырына тыныш билгесе кую. Җөмләнең баш кисәкләре . Язма сөйләмдә ия һәм хәбәрнең урыннары.
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак җөмләне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару.
Эш формалары: төркемдә һәм парларда, индивидуаль эш, иҗади эшләр.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Укучылар хикәя, сорау, өндәү (боеру), тойгылы җөмләләрне һәм аларны текстта аера белергә; җөмлә ахырына тиешле тыныш билгесе куя; җөмләнең баш кисәкләрен таба; җыйнак һәм җәенке җөмләләр: җыйнак җөмләне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белә, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгара белергә тиешләр.
Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, ирекле диктант, тест биремнәре.
Мөстәкыйль эшләр: биремле күчереп язу, дидактик биремнәр.
Милли төбәк компоненты: Татар халык мәкальләре, татар шагыйрьләренеӊ иҗаты.
Сүзтезмә
Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү, мәгънәләре, сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен ачыклау, сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгеләү.
Бәйләнешле сөйләм
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Текстның темасын һәм төп фикере. Исемсез текстларның темасын билгеләү һәм исем кую. Төп фикерне темадан аера белү һәм аларны төгәлбилгеләү.
Текстның типлары: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Аларның төп үзенчәлекләре.
Әзер яки күмәк төзелгән план буенча хикәяләү тибындагы текстны изложение итеп язу. Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча укучыларның тормыш тәҗрибәсенә, күзәтүләренә, укыганнарына бәйле темаларга сочинениеләр язу. Телдән эш характерындагы текстлар төзү.
Сөйләм этикасы. Телдән һәм язмача чакыру, тәбрикләү.
Эш формалары: төркемдә һәм парларда, индивидуаль эш, иҗади эшләр.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Укучылар текстның темасын һәм төп фикерен, төп фикерне темадан аера һәм аларны төгәл билгели; текстның типлары: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү, аларның төп үзенчәлекләрен; әзер яки күмәк төзелгән план буенча хикәяләү тибындагы текстны изложение итеп яза; кыскача автобиография, сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча сочинениеләр яза; телдән һәм язмача чакыру, тәбрикләүләр белергә тиешләр.
Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, изложение, сочинение язу, контроль диктант, тест биремнәре.
Мөстәкыйль эшләр: биремле күчереп язу, дидактик биремнәр.
Милли төбәк компоненты: Татар халык мәкальләре һәм әкиятләре, татар шагыйрьләренеӊ иҗаты.
Ел буена үткәннәрне кабатлау
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Сүзнеӊ төп(лексик) мәгънәсе. Синонимнар һәм антонимнар. Исем. Исемнәрнеӊ килеш белән төрләнүе. Фигыль. Фигыльнең заман белән төрләнеше. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. Алмашлык. Җөмләнеӊ баш кисәкләре. Бәйләнешле сөйләм. Текст. Текстныӊ планы.
Эш формалары: төркемдә һәм парларда, индивидуаль эш, иҗади эшләр.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Укучылар сүзнеӊ төп(лексик) мәгънәсен; синонимнар һәм антонимнарны; исемнәрнеӊ килеш белән төрләнүен; фигыльнең заман белән төрләнешен; сыйфат дәрәҗәләрен; алмашлык, кисәкчә, бәйлекләрне; җөмләнеӊ баш кисәкләрен таба; текстныӊ планын төзи белергә һәм план буенча эчтәлек сөйли белергә тиешләр.
Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, изложение язу, сүзлек диктанты, тест биремнәре.
Мөстәкыйль эшләр: биремле күчереп язу, дидактик биремнәр.
Милли төбәк компоненты: Татар халык мәкальләре һәм әкиятләре, татар шагыйрьләренеӊ иҗаты.
Укыту предметының эчтәлеге
№ | Дәреснең темасы | Сәг. саны |
1 | Орфограмма. 1-2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау | 13 |
2 | Сүз. Сүзнең сүзлек байлыгы | 11 |
3 | Сүз төзелеше. Сүз ясалышы | 10 |
4 | Сүз төркемнәре .Исем . | 17 |
5 | Фигыль | 24 |
6 | Сыйфат | 10 |
7 | Алмашлык | 5 |
8 | Кисәкчәләр | 5 |
9 | Бәйлекләр | 2 |
10 | Җөмлә | 12 |
11 | Сүзтезмә | 3 |
12 | Бәйләнешле сөйләм | 11 |
13 | Ел буена үткәннәрне кабатлау | 13 |
| Барлыгы | 136 |
Язма эшләрнең сан ягыннан күләме .
Контроль эш төрләре | 1 яртыеллык | 2 яртыеллык |
Контроль диктант | 2 | 2 |
Төрле төрдәге( аңлатмалы, искәртмәле, иҗади, ирекле) диктантлар | 3 | 4 |
Күчереп язу | 2 | 1 |
Изложение | 2 | 2 |
Сочинение | 1 | 1 |
Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре
Шәхси нәтиҗәләр:
- туган илгә карата шәхси караш булдыру;
- чын кеше сыйфатлары булдыру;
- мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;
- этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;
- рухи-әхлакый идеалларына китерү.
- олылар белән хезмәттәшлек;
- аралашу культурасы күнекмәләре .
Метапредметлы нәтиҗәләр:
- аң -белем үстерү;
- проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;
- эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;
- логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;
- конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;
- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;
Предметлы нәтиҗәләр:
- Россиядә күп милләт халыкларының төшенчәсен бирү;
- татар теленең төп төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);
- татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;
- туган телнең орфоэпик, лексик, грамматик төшенчәләре;
- сүз турында башлангыч төшенчәләр формалаштыру;
- уку, язу гамәлләре формалаштыру;
- сүзгә фонетик анализ ясый белү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)
- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;
- үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;
- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
- үз фикереңне әйтә белү;
- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
- үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү; - кече яшьтәге мәктәп баласы үзе тел берәмлекләрен танып, таныш һәм таныш булмаганнарга бүлә белү;
- биремнәр системасында ориентлашырга өйрәнү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү;
логик фикерләү чылбырын төзү;
тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;
мәгълүмат җиткерүче символларны уку;
тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү;
тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;
материаль объектлар (фишкалар) кулланып биремнәр үтәү;
анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару
Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре
-көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;
-белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;
-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
-эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;
-үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;
-бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;
-дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;
-тормыш тәҗрибәсен куллану;
-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;
-укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
күзаллау, фаразлау; логик фикер йөртү осталыгы; күршең белән хезмәттәшлек итү; фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү; иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.
3 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә булган таләпләр
Укучылар белергә тиешләр:
сүзнең мәгънәле кисәкләре;
тамыр һәм кушымча, ясагыч һәм төрләндергеч кушымча;
сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек;
җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр;
җөмләнең иярчен кисәкләре.
Укучылар башкара алырга тиеш:
үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55-60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу;
сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү;
сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру ( исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);
берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү;
фигыльне заман формаларына куя белү;
текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү;
сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүзләрне аеру;
җөмлә тикшерү;
җөмләне дөрес интонация белән әйтү;
бергәләп төзегән план буенча 70-85 сүзле изложение язу;
текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү;
текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү;
кызыл юлны саклау;
текстның мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш булдыру;
текст кисәкләре,җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру;
темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую;
хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү;
шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып, сочинение язу;
фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.
Предметның укыту планындагы урыны һәм укыту методик әсбап
Туган (татар) телдән эш программасы “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп төзелде.
Программа 2018 – 2019 нчы уку елына 102 сәгатькә исәпләнеп төзелгән; атнага 3 сәгать вакыт бирелә.
Кулланылган әдәбият һәм электрон белем бирү ресурслары.
Төп:
Дәреслекләр:И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова“Татар теле”. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013 ел
Өстәмә әдәбият:
1. Мияссарова И. Х.,Фәйзрахманова К. Ф.Татар теле. Укытучылар өчен методик кулланма -Казан, “Мәгариф- Вакыт” нәшрияты, 2013нче ел.
2. М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева“Татар теленнән диктантлар 1-4“ “Мәгариф” нәшрияты,2006.
3. Я.Х.Абдрахимова “Татар теленнән диктантлар 1-4“ “Мәгариф” нәшрияты 2009
4. С.В.Вагыйзов “Кызыклы грамматика”, “Мәгариф” нәшрияты ,2006.
Мәгълүмати-электрон ресурслар
1. "Белем.ру" ҖЧҖ, 2009. Мультимедияле ярдәмлек.
2. Татар сайтлары: edu.tatar.ru; belem.ru; org.com
3.Валиева Л.Ф., Җәлилова Г. И. сайтлары.
4.tatardeti.blogspot.com/2011/01/blog-post.htm
5. gzalilova.narod.ru/present_tat.htm
Календарь-тематик планлаштыру
№ п /п | Дәрес темасы | Сәгать саны | Үткәрү вакыты | Искәрмә |
план | факт |
1 | 1-2 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау Орфограмма. ”Аңлатмалы сүзлек” белән эш | 1 | 3.09.2018 | | |
2 | Авазлар һәм хәрефләр.Кабатлау. Бәйләнешле сөйләм.Рәсем буенча хикәя төзү.”Җәй көне” | 1 | 5.09. | | |
3 | Авазлар һәм хәрефләр. | 1 | 7.09. | | |
4 | Сузык һәм тартык авазлар. | 1 | 10.09. | | |
5 | Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү.ъ,ь хәрефләре. | 1 | 12.09. | | |
6 | Я,ю,е хәрефләре.Алфавит. | 1 | 14.09. | | |
7 | Контроль күчереп язу. | 1 | 17.09. | | |
8 | Хаталар өстендә эш.Тамыр һәм кушымча.Тамырдаш сүзләр. | 2 | 19.09. | | |
9 | Кереш контроль диктанты | 1 | 21.09. | | |
10 | Хаталар өстендә эш.Сүз төркемнәре.Җөмлә. | 1 | 24.09. | | |
11 | Ирекле диктант. | | 26.09. | | |
12 | Хаталар өстендә эш.Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе Омонимнар. | 1 | 28.09. | | |
13 | Алынма сүзләр. | 1 | 1.10 | | |
14 | Бер мәгънәле һәм күпмәгънәле сүзләр. | 1 | 3.10 | | |
15 | Әйтелеше бертөрле,мәгънәләре башка сүзләр, омонимнар. | 1 | 5.10. | | |
16 | Охшаш мәгънәле сүзләр- синонимнар. | 1 | 8.10. | | |
17 | Капма-каршы мәгънәле сүзләр- антонимнар | 1 | 10.10. | | |
18 | Тотрыклы сүзтезмәләр. | 1 | 12.10. | | |
19 | Искәртмәле диктант”Тоз” | 1 | 15.10. | | |
20 | Сүз төзелеше. Тамыр һәм кушымча. | 1 | 17.10. | | |
21 | Сүз ясагыч кушымчалар. | 1 | 19.10. | | |
23 | Төрләндергеч кушымчалар. | 1 | 22.10. | | |
24 | Контроль диктант №2 | 1 | 24.10. | | |
25 | Хаталар өстендә эш. Кушма сүзләр. | 1 | 26.10. | | |
26 | Парлы сүзләр. | 1 | 29.10 | | |
27 | Кабатлау. | 1 | 7.11. | | |
28 | Бәйләнешле сөйләм хикәя төзеп язу “Кыш килә” | 1 | 9.11. | | |
29 | Сүз төркемнәре. Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше. | 1 | 12.11. | | |
30 | Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле. | 1 | 14.11. | | |
31 | Ялгызлык исемнәр. | 1 | 16.11. | | |
32 | Уртаклык исемнәр. Сүзлек диктанты. | 1 | 19.11. | | |
33 | Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. | 1 | 21.11. | | |
34 | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Баш килеш. | 1 | 23.11. | | |
35 | Иялек килеше. | 1 | 26.11. | | |
36 | Контроль күчереп язу. “Шагыйрь һәйкәлен ачканда” | 1 | 28.11. | | |
37 | Юнәлеш килеше. | 1 | 30.11. | | |
38 | Төшем килеше. | 1 | 3.12. | | |
39 | Чыгыш килеше. | 1 | 5.12. | | |
40 | Урын –вакыт килеше. | 1 | 7.12. | | |
41 | Изложение «Песи баласы» | 1 | 10.12. | | |
42 | Үткәннәрне кабатлау. | 1 | 12.12. | | |
43 | Фигыль. Мәгънәсе, сораулары | | 14.12. | | |
44 | Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре. | 1 | 17.12. | | |
45 | Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. | 1 | 19.12. | | |
46 | Контроль диктант№3 “Гыйнвар”. | 1 | 21.12. | | |
47 | Фигыль заманнары Хикәя фигыль. | 1 | 24.12. | | |
48-49 | Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыль. | 2 | 9.01.2019. | | |
11.01. | | |
50 | Контроль күчереп язу. | 1 | 14.01. | | |
51-52 | Үткән заман хикәя фигыль. Фигыль заманын сөйләү моменты төшенчәсенә карап билгеләү. | 2 | 16.01. | | |
18.01. | | |
53 | Киләчәк заман хикәя фигыль. | 1 | 21.01. | | |
54 | Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре | | 23.01. | | |
55-56 | Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре. | 2 | 25.01. | | |
28.01. | | |
57 | Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге.Тест биремнәре. | 1 | 30.01. | | |
58 | Изложение «Чыршы бәйрәме» | 1 | 1.02. | | |
59 | Фигыльнең җөмләдә кулланылышы. Фигыльнең күп мәгънәлелеге | 1 | 4.02. | | |
60-61 | Сыйфат. | 2 | 6.02. | | |
8.02. | | |
62 | Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар | 1 | 11.02. | | |
63 | Ирекле диктант “Әниемә бүләк” | 1 | 13.02. | | |
64 | Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар. | 1 | 15.02. | | |
65 | Артыклыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар. | 1 | 18.02. | | |
66 | Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар. | 1 | 20.02. | | |
67 | Инша. Сыйфатның җөмләдә кулланылышы. Тасвирлама тибындагы сыйфатларны урынлы куллану | 1 | 22.02. | | |
68 | “Сыйфат” темасын кабатлау. | 1 | 25.02. | | |
69 | Контроль күчереп язу “Мәңге сүнмәс умырзаялар”. | 1 | 27.02. | | |
70 | Сыйфат темасы буенча контроль диктант. | 1 | 1.03. | | |
71 | ХӨЭ.Зат алмашлыклары. | 1 | 4.03. | | |
72-73 | Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. | 1 | 6.03. 11.03 | | |
74 | “Алмашлык” темасын кабатлау.Тест | 1 | 13.03. | | |
75 | Кисәкчәләр. | 1 | 15.03. | | |
76 | “Өмәдә” темасына хикәя төзеп язу. | 1 | 18.03. | | |
77 | Кисәкчәнең сөйләмдәге роле. Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән кисәкчәләрнең кулланылышы. | 1 | 20.03. | | |
78 | Контроль күчереп язу. Кисәкчәләрнең әһәмияте | 1 | 22.03. | | |
79 | ХӨЭ. Бәйлек.. | 1 | 1.04. | | |
80 | Бәйлекнең сөйләмдәге роле Төрле килешләрдә исемнәрне һәм зат алмашлыкларын бәйлекләр белән куллану. | 1 | 1.04. | | |
81 | Контроль диктант. “ЯЗ” | 1 | 3.04. | | |
82 | ХӨЭ.Җөмлә. | 1 | 5.04. | | |
83 | Хикәя җөмлә. | 1 | 8.04. | | |
84 | Сорау җөмлә | 1 | 10.04. | | |
85 | Өндәү (боеру) җөмлә . Тойгылы җөмлә | 1 | 12.04. | | |
86 | Җөмлә кисәкләре. Баш һәм иярчен кисәкләр | 1 | 15.04. | | |
87 | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак җөмләне тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерү | 1 | 17.04. | | |
88 | Ирекле диктант”Җәй килә” | 1 | 19.04. | | |
89 | Сүзтезмә. | 1 | 22.04. | | |
90 | Текст.Бәйләнешле сөйләм. | 1 | 24.04. | | |
91 | Текст.Бәйләнешле сөйләм. Күнегүләр эшләү. | 1 | 26.04. | | |
92 | Текст.Бәйләнешле сөйләм.Ныгыту. | 1 | 29.04. | | |
93-94 | Сөйләм этикасы. | 1 | 3.05. | | |
95-96 | Тасвирлау һәм хикәяләү текстлары | 2 | 6.05. | | |
8.05. | | |
97 | Эш характерындагы текстлар төзү. Автобиография, адрес, гариза, аңлатма язу. | 1 | 10.05. | | |
98 | Кабатлау.Сүз төзелеше | 1 | 13.05. | | |
99 | Кабатлау. Сүз төркемнәре | 1 | 15.05. | | |
100 | Арадаш аттестация эше. Грамматик биремле диктант | 1 | 17.05. | | |
101 | Хаталар өстендә эш.Ел буена үткәннәрне кабатлау. | 1 | 20.05. | | |
102-105 | Йомгаклау. | 1 | 24.05. 27.05. 29.05. 31.05. | | |