СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Туган телдә сөйләшәбез УМК буенча әти-әниләр өчен киңәшләр, бергәләп өйрәнәбез, 2-3 яшьлек балалар өчен

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Туган телдә сөйләшәбез УМК буенча әти-әниләр өчен киңәшләр, бергәләп өйрәнәбез, 2-3 яшьлек балалар өчен»

«Чебиләр зарядкасы” М.Фәйзуллина

Нәни чебиләр барсы да

Сары майка кигәннәр.

Зарядка ясарга диеп,

Бер урынга килгәннәр.

Корт, корт, корт, корт,

Бер урынга килгәннәр.





Туп” М.Әндерҗанова

Туп-туп, матур туп,

Сикер, сикер, матур туп!

Бер-ике, бер-ике!

Сикер, сикер, матур туп






Йомшак су, йөгерек су” Җ.Тәрҗеманов

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын..



Көз килде”

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде

Сап-сары яфраклар

Җил искәч очалар.

Бөтерелә-бөтерелә,

Җиргә үк төшәләр.

(балалар шигырь текстына туры китереп йөгерәләр, әйләнәләр, чүгәлиләр)

Уен “ Шоферлар”

(Балалар тәрбияченең сүзләрен һәм хәрәкәтләрен

кабатлыйлар.)

Тәгәрмәчкә тын өрәм

(Балалар тәгәрмәчкә тын өрү хәрәкәте ясыйлар.)

Һәм моторны кабызам.

(Куллары белән ачкыч борган хәрәкәт ясыйлар.)

Машинама утырам,

(Руль тоткан хәрәкәтне күрсәтәләр.)

Бик еракларга китәм.

Би-биип!

(Сигнал тавышын кабатлыйлар.)









Бу мин” (В. Ураксина сүзләре, Ә.Зиннурова музыкасы)

(гәүдә өлешләрен күрсәтеп җырлыйсы)



Менә борыным,

Бу — минем кашым,

Күзем, колагым,

Ә менә башым.

Авызны ачсам,

Телем күренә.

Тезелгән тешем

Өч бөртек кенә.

Кулны күрсәтсәм —

Аяк тыпырдый:

Үзеннән-үзе

Биергә сорый


В.Вәлиева көе һәм сүзләренә язылган «Чыршыкай-матуркай» җыр

Күрәсеңме, чыршыкай,

Безне, нәниләреңне.

Без бик-бик яратабыз

Синең тәтиләреңне.

Әл-лә-ли, әл-лә-ли,

Син, чыршыкай, бик тәти.

Син, чыршыкай-матуркай

Тәтиләреңне кабыз.

Без сине бик яратып,

Шатланып кул чабарбыз

Чәбәк-чәбәк-чәбәки,

тәтиләрең бик тәти





Бармак уены уйныйбыз:

Бу бармак — бабай,

Бу бармак — әби,

Бу бармак — әти,

Бу бармак — әни,

Бу бармак — нәни бәби,

Аның исеме — Чәнти



Бергәләп биеп алыйк:

Тыпыр-тыпыр басамын,

(Аяклар белән тыпырдыйлар)

Аннары әйләнәмен.

(Әйләнәләр)

Башны уңга борамын,

Башны сулга борамын,

(Башны, ике кул белән тотып, уңга-сулга боралар)

Ә аннары сикерәмен.

(Сикерәләр)





Балалар, учларына җиңелчә сугып, «коймак пешереп», тәрбияче

белән түбәндәге шигырьне кабатлыйлар:

Әминәнең туган көненә

Без чакырдык кунаклар,

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар

Матрешкалар” (Рус халык җыры,Ф. Хәзрәтова тәрҗемәсе)

Без — матрёшкалар, матур курчаклар.

Менә шундый, менә шундый

Чип-чиста куллар.

Без — матрёшкалар, матур курчаклар.

Менә шундый, менә шундый

Кызыл иреннәр.

Без — матрёшкалар, матур курчаклар.

Тып-тып итеп биибез без,

Шат күңеллеләр!

Балалар бармакларын алмаш-тилмәш битләренә, иреннәренә

тидерәләр. Кулларын билләренә куеп, аякларын тыпырдаталар

Язгы тамчы”(М.Шәмсетдинова















көе, Х.Хәкимуллина сүзләре)

Тып, тып, тып, ты-пы-тып,

Тып, тып, тып.

Тамчы тама талларга,

Талларымның бөреләре

Куаныша шуңарга, куаныша шуңарга.

Тып, тып, тып, ты-пы-тып,

Тып, тып, тып.

Яз тама тамчы булып.

Кояш нурлары биешә,

Шул тамчыларга куанып,


Аюлар һәм куяннар булып уйнап алыйк:


Аюның өе зур,

(Кулларын өскә күтәрәләр.)

Куянныкы кечкенә.

(Чүгәлиләр.)

Аю йөри алпан-тилпән,

(Алпан-тилпән йөрү хәрәкәтен күрсәтәләр.)

Ә куяннар сикерә.

(Кулларыннан тәпиләр ясап, куян булып сикерәләр.)

«Маэмаем» Муса Җәлил

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә...

«Куяннар һәм төлке» уенын уйныйк:

Ап-ак куян утыра,

(Балалар чүгәләп утыралар.)

Колакларын селкетә.

(Куян колаклары ясап, кулларын башка куялар һәм селкетәләр.)

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Аңа тик тору кыен,

Җылыта ул тәпиен.

(Кулларын сыйпыйлар, уалар.)

Һап, һап, һап, һап,

(Кулларын чәбәклиләр.)

Җылыта ул тәпиен.




Куян тик торса туңа,

(Кулларын билгә куеп, куян кебек сикерәләр.)

Сикергәли ул шуңа.

Һап, һап, һап, һап,

Сикергәли ул шуңа.

Кем куянны куркытты?

Куян сикереп качты.

(Балалар, куян кебек сикереп,)

Ай, качты, качты, качты,

Куян сикереп качты.


Кына гөле”

Бик зур үстем инде мин,

Әниемә булышам:

Гөлләренә су сибәм.

Тәрәз төбендә гөлем

Ал чәчәккә күмелгән!


Бармак уены уйныйбыз:

Бармак, бармак,

Кайда булдың?

«Бу абый белән

Урманда булдым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым»


Такмак:

Үчтеки, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки,

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр,

Бик батыр егет булыр.


Аваз ияртемнәрен кабатлыйк:




Алга таба барабыз: «Тип-тап-тап, тип-тап-тап!»

Гөрләп чаба паровоз: «Тип-тап-тап, тип-тап-тап!»

Ак төтен артта кала: «Пух-пах-пах, пух-пах-пах!»

Вагоннар җырлап чаба: «Ах-ох-ух, ах-ох-ух!»

Свисток яңгырап китә: «Пу-ту-ту, пу-ту-ту!»

Тавыш еракка китә: «У-у-у, у-у-у!»

Бик күп җирләрне үттек: «Чаң-чаң-чаң, чаң-чаң-чаң!»

Урманга да без җиттек: «Дың-дың-дың, дың-дың-дың!»

Зур паровоз уфылдый: «Пуф-пуф-пуф, пуф-пуф-пуф!»

Бүген бик арыдың, ди: «Уф-уф-уф, уф-уф-уф!»


Туп-туп тубыбыз”

Әминә Бикчәнтәева

Туп-туп тубыбыз,

Син безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

Рөстәм, сиңа да бирәбез,

Әйдә уйныйбыз бергә,

Кирәк аны, чөеп-чөеп,

Тотып ала белергә.

Туп сикерә, син дә сикер,

Тыпыр-тыпыр тыпырда,

Дуслар белән уйна бергә,

Читтә генә утырма.

Туп-туп тубыбыз,

Сикерәбез, көләбез,

Югары оч, түбәнгә төш,

Без тотып өлгерәбез.







Кер юып алыйк әле



Аюның күлмәген юам,

(Кер юуны имитациялиләр.)

Аннары чайкыймын,

(Чайкыйлар.)

Әйбәтләп сыгамын

(Сыгалар.)

Һәм бауга эләмен.

(Ике кул белән элү хәрәкәте күрсәтәләр.)

Аю күлмәген кисен,

(Җилкәдән аска таба ике кул белән гәүдәләрен сыйпыйлар.)

Чисталыкка сөенсен!

(Аякларын аю кебек аерып куеп, як-якка авышып йөриләр.)

Гали белән Кәҗә” Габдулла Тукай

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

Эндәш:

Карга әйтә: «Кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар,

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар»


Тату гаилә турында шигырь:

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне



«Кәккүк — чыпчык» уены

Кәккүк, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык,

Галиянең өстенә

Матур күлмәк биреп чык.


Йомры икмәк җыры”

Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган.

Әбидән дә качтым мин,

Бабайдан да качтым мин,

Синнән качам да качам!....

Такмак: “Тор-тор, тургай!”

Тор-тор, тургай!

Таң, таң ата бугай.

Син дә кил, чыпчык!

Чырык, чырык, чырык



Тамчы”


Туктап сана,

Тамчы тама:

Тып, тып, тып.

(бер кул учына икенче кулның имән бармагы

белән кагалар.)

Төшә-төшә,

Бозны тишә:

Тып, тып,тып.

(Икенче кулның учына бармак белән кагалар.)

Яз бу, ишет,

Кага ишек:

Тып, тып, тып.


Эндәш: “Тук-тук, тукран

Тук-тук, тукран,

Тукылдатып утырам,

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.

Кошлар, тургайлар, чыпчыклар булып уйнап алыйк әле:

Кош канатларын кага,

(Канатлар кебек итеп, салмак кына кулларын җилпиләр.)

Җиргә төшеп, җим чүпли.

(Уң кулның баш, имән, урта бармагыннан «томшык» ясыйлар

һәм сул кулның учыннан җим чүплиләр.)

Ботаклар җыя,

(Вак ботаклар җыялар.)

Кош оя ясый.

(Бармакларын бер-берсенә кертеп, «оя» ясап күрсәтәләр.

.Эндәш: “Кояш, чык, чык, чык”

Кояш, чык, чык, чык,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашык алырга.

Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын!

Тәрбияче эндәшне

Табышмаклар:

Йомры йомшак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.

Бу нәрсә? (Чеби)

Бер кошка кызыгамын:

Тәпие кызыл аның.

Атлаган саен, баш ия —

Гадәте кызык аның.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Бигрәк чибәр, кемдер бу? (Күгәрчен)

Песи турында шигырь:

Мыраубикә кызык та соң:

«Мыр-мыр-мыр» итә-итә,

Әбиемнең итәгендә

«Гыр-гыр-гыр» йоклап китә




Без яратып укый торган әкиятләр:



  1. “Кәҗә бәтиләре һәм Бүре” (Татар халык әкияте)

  2. Җәвад Тәрҗемановның “Йокы бабай”

  3. Зиннур Хөснияр буенча “Зилә бакчага бара”

  4. “Йомры икмәк” (Рус халык әкияте)

  5. “Шалкан” (Рус халык әкияте)

  6. “Теремкәй” (Рус халык әкияте)

  7. “Чуар тавык” (Рус халык әкияте)

  8. Батулланың “Нурбәк әкияте”

  9. Госман Бакирның “Карлар ява”

10. Калач (Татар халык әкияте)

11. Җәвад Тәрҗемановның “Җиләккә барганда”


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ

“ЯМАШИРМӘ “ЙОЛДЫЗ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”

МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Тәрбияче: Мифтахова А. Ә