Просмотр содержимого документа
«" Тылсым " шигыре ( иҗади эш )»
Тылсым
Кечкенәдән китап укып үстем
“Китап җене” кагылган шуңа
Китапханә һәрчак ачык иде
Кар – бураннар тимәде миңа.
Китапханәче Резидә апа
Каршы ала иде елмаеп ;
Әйдә әле ,кызым , уз, рәхим ит ,
Яңа китаплар бар тагын ,- дип.
Шулай мине магнит тылсымыдай ,
Китап дөньясына керткән ул.
Габдулла Тукайның “ Су анасы “,
“ Кәҗә белән Сарык “, “ Шүрәле”се
Мәгърифәткә күпер салган юл.
Тукай әсәрләрен юлдаш итеп ,
Белем үрләренә үрләдем.
Гыйбрәтле ачы язмышыннан да
Яшәү өчен бетмәс көч алдым.
Ата – ана назы күрми үскән ,
Кулдан – кулга язмыш ыргыткан
Бишек җырлары , мөнәҗәтләре
Тукайны халыкка таныткан.
“ Туган тел”е – татарларның гимны ,
Нәниләргә бишек җырлары,
Әби – бабайларга “ Әллүки”е –
Һәр буынга йөрәк җырлары...
Китап арты китап... актарынам ,
Уйлап баксаң , исең китәрлек
Япь – яшь егет , әле өйләнмәгән
Эше – гасырларга җитәрлек.
Сокланам да , кызганам да үзен
Ана назы күрми үскәнгә
“ Исемдә калганнар”ын күр син –
Әйләнеп карасаң үткәнгә !
Укучыларыма дәрес бирәм
Үзем сөйлим , үзем уйланам...
“ Туган авыл “ , “Пар ат “ , “ Карлыгач”ын
Рәхәтләнеп җырлап җибәрәм.
Еллар арты еллар шулай үтә
Китап белән дус мин хәзер дә
Мәгърур җанлы Тукаем бар диеп ,
Горурланып яшим бистәдә.
Еллар арты еллар үтсә дә ,
Чәчләремә чаллар төшсә дә.