СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Тылсымлы кэз"\ "Волшебная осень"

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Тылсымлы кэз"\ "Волшебная осень"

Просмотр содержимого документа
«"Тылсымлы кэз"\ "Волшебная осень"»


Тылсымлы көз” Әкият илендә

7 сыйныф тарафыннан уздырылган бәйрәм сценарие

Кл.җитәкчесе: Идиятуллина Гөлчәчәк Кираметдин кызы.


"Күчтәнәч"тән Әлфинур апа күренеше.


Венера: Хәерле кич, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. 


Алмаз: Борын заманнарда бер авыл агаеннан 
- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар. 
Ул, һич тә аптырамыйча: 
- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән. 
Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык. 

Венера: Хуш киләсең, әйдә, алтын көзем, 
Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша 
Безнең язмыш, килер язмышларга 
Шундый көзләр аша тоташа. 


Бергэ: "Тылсымлы Көз" -Әкият иленэ сәяхәтне башлап жибэрэбез! 
  (7 сыйныф әкияте "Өч кыз")


Венера:
Буген сыйныфлар узара ярышырлар, сынашырлар, э аларны жюри эгъзалаы бэялэр. Жюри булырга 3 кешене чакырабыз.

Ә хәзер сезнен каршыгызда "Шүрәле" әкияте белән 8 сыйныф укучылары чыгыш ясый. Рэхим итегез! 


Алмаз: Көз көннәре бик күңелле, 
Бик күп җимешләр пешә. 
Помидор, карбыз өлгерә, 
Алмалар өзелеп төшә.

Хәзер бер уен уйнап алабыз.

Венера:Ул "Алма ашыйм" дип атала. Уен өчен 3 кеше кирәк була. Кем кул белэн тотмыйча гына тизрэк алманы ашап бетерэ- шул жинуче. (музыка))) 
Тәлинкә-3, алма-3

Алмаз: Әкиятләр илендә сәяхәтебезне дәвам итәбез. Сүз 5 сыйныф укучыларына бирелә. "Шалкан " әкияте.


Венера Хәзер сәхнәгә Көз көне туган кешеләрне чакырабыз(сент, окт, нояб)...хэм бер рэткэ тезелеп басуыгызны сорыйбыз. 
Уен "Яшелчэ белэн бию" дип атала. Хэрбер пар бирелгэн музыкага алма белэн бию биергэ тиеш. Алма ике мангай арасына куела. Кемнен алмасы тошеп китэ, яисэ кул белэн тотыла- уеннан тошеп бара. Уенны башлыйбыз. (Звучит медленная, цыганская, татарская мелодии). 
Венера:  Рәхмәт барыгызга да. Сезнең каршыгызда - 4 сыйныф укучылары чыгыш ясый. 


Алмаз: Бүген -көз бәйрәме 
Яфракларны күр әле: 
Алтын төскә кергәннәр, 
Бар дөньяны күмгәннәр! 
Җил чыкканда шаулашалар, 
Оча-оча уйнашалар, 
Һавада әйләнәләр 
Һәм җиргә сибеләләр... 

Венера: Киләсе уеныбыз "Көзге волейбол"дип атала. 6 кеше кирәк. Яфракларны бер-берегезгә атып, жеп аша чыгарырга. Җинүчегә - бүләк.


Алмаз: Ә хәзер сүзне 2нче, 3нче сыйныфларга бирәбез. Рәхим итегез.


Венера:Эйдэгез, козгэ кагылышлы табышмаклар чишеп карыйк але.

1. Лампа түгел - яктырта. 

Мич түгел җылыта. (Кояш.) 

2. Аяксыз кулсыз капка ача. (Җил.) 

3. Үскэндэ яфрагын ашыйлар, 
Үсеп җиткэч, үзен ашыйлар.(Суган.) 
4. Җир астында алтын казык.(Кишер.) 
5. Йөз кат кием барысы да төймәсез.(Кәбестә.) 
6.- «Алма!»- дисәң дә алалар, 
Нәрсә соң ул балалар? (Алма) 
7. - Озын, яшел- түтәлдә, 
Сары, тозлы кисмәктә. (Кыяр) 
8.Табак, табак эчендэ кибет, кибет эчендэ 2 мен егет (конбагыш) 

Венера: Рәхмәт барыгызга да. Бик тапкырлар икәнсез.

Алмаз:

Басуларың инде бушап калган 
Икмәкләре кергән амбарга. 
Алтын көзем, ямансулый алмыйм 
Юксына да алмыйм син барда. 


Венера: Сүзне 9 нчы сыйныф укучыларына бирәбез. "Сертотмас үрдәк"


Алмаз: Венера, безнен матур козге бал бэйрэменэ кемдер житми шикелле буген??

Венера: Кем сон ул?

Алмаз: Көз кызы- Сөмбелә. Сомбелэ бэйрэме кон белэн тон тигезлэшкэндэ, доресерэге 22 сентэбердэ бэйрэм ителгэн. Уныш келэтлэргэ, амбарларга тутырылып беткэч -бэйрэм килэ. .Бэйрэмнен хужабикэсе Сомбелэ алтын сары толымлы булан. Кызлар ана алтын сары башаклардан такыя уреп кидерткэннэр

Венера: Эйе шул. Эйдә без аны укучылар арасыннан сайлыйбыз. Рәхим итегез, көз кызлары сәхнәгә. Берәү киемен бизи, берәү тәкыя кидерә, берәү кулына букет ясый.

  Сөмбелә сайлау.(музыка) Кул чабып сайлыйбыз.
Сомбелэ: Җиргә төшә сары, ал яфраклар, 
Көз җиткәнен алар белдерә. 
Алтын көзең синең туган ягым, 
Күңелемә якын, бер генә. 

Бәйрәм белән барыгызны да, дусларым!

Алмаз:  
Ашлык булып җирдә үсә 
Уңыш бит ул Сөмбелә. 
Бөтен җирне нурга күмә 
Кояш кебек Сөмбелә. (Сомбелэ башын иеп,рэхмэтен белдереп чыгып китэ) 

Әлфинур апа күренеше.


Күңелләргә якты нур өләшеп, 
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә. 
Үз муллыгы белән көзләр килде, 
Йомгак ясап җәйге хезмәткә. 


Венера.: Көз! Син – мәрхәмәтле, тылсымчы, үзеңнең матур төсле буяуларың белән барлык табигать хазинәләрең – төрле төсле яфракларың, чәчкәләрең белән бизәлгән, өстәлләрдә синең уңышларың: җиләк-җимеш, яшелчәләр. Кемнәр генә сокланмас бу уңышларга! 
Хэзер йомгаклау очен сузне жюрига бирәбез.

Алмаз: Бәйрәмгә әзерләгән махсус программабыз шунын белэн тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.Ә хәзер бәйрәм дискотекасы. Рәхим итегез, дуслар!