СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Уен-дәрес "Лексика иленә сәяхәт"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган тел дәресендә "Лексика" бүлеген кабатлау өчен уен дәрес эшкәртмәсе

Просмотр содержимого документа
«Уен-дәрес "Лексика иленә сәяхәт"»

Дәреснең темасы: “Лексика иленә сәяхәт”

5 сыйныфта татар теленнән уен - дәрес

Дәреснең максаты:

укучыларның белемнәрен тикшерү, системага салу, практик куллана алуларына ирешү, интерактив технологиясе кулланып, укучыларның белем күнекмәләрен бәяләү. Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.


Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне кабатлау – ныгыту.

Дәреснең төре: уен –дәрес.

Җиһазлау:

  1. Компьютер

  2. Интерактив такта

  3. Биремнәр тестлар белән.

Дәреснең барышы.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! − Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Укучылар: Хәерле көн миңа да,

Хәерле көн сиңа да,

Хәерле көн һәммәбезгә дә!

Укытучы: Бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз.

Сәяхәткә нәрсә белән барырбыз икән?

Мин сезгә бер табышмак әйтеп карыйм, сез аның җавабын табыгыз әле.

Арбасы бар, арты юк,
Тәртә мазар заты юк.
Тоткасына кулың тисә,
Атны да узып китә. (Автобус)

-Дөрес, укучылар. Без бүген автобуслар белән сәяхәткә чыгарбыз. Аның өчен билетлар сатып алырга кирәк. БИЛЕТ БИРҮ

Сез җайлап кына үзегезнең автобусларыгызга кереп утырыгыз. Без әле нинди илгә барасыбызны белмибез. Аның өчен мин сезгә биремнә бирәм.

Сез саннарны хәрефләр белән алмаштырырга тиеш. Башладыкмы?


Саннарны хәрефләр белән алмаштыр:

а - 1, ә - 2, б - 3, в - 4, г - 5, д - 6, е - 7, ё - 8, ж - 9, җ - 10, з - 11, и - 12, й -13,

к - 14, л - 15, м - 16, н - 17, ң - 18,

о - 19, ө - 20, п - 21, р - 22, с - 23, т - 24, у - 25, ү - 26, ф - 27, х - 28, һ - 29,

ц - 30, ч - 31, ш - 32, щ - 33, ь - 34,

ы - 35, ъ - 36, э - 37, ю - 38, я - 39


15 7 14 23 12 14 1



Дөрес, без лексика иленә сәяхәткә барабыз.

Укучылар! Без сезнең белән СҮЗЛӘР ЕЛГАСЫНА килеп җиттек. Безгә купер аша чыгарга кирәк Күпердән чыгу өчен сатып алган билетлар ярдәмгә килер. Билетларда икешәр бирем тәкъдим ителә. Аларның беренчесе табышмакларның җавапларын әйтергә, икенчесе сүзләрнең туры яки күчерелмә мәгънәдә килүен билгеләргә.

Билет өчен биремнәр:

  1. Агач түгел - яфраклы,

Тун түгел - тегелгән. (Китап)

  1. Каты күңел – каты кар.


  1. Сумка тотып керәләр,

Белем төяп чыгалар. (Мәктәп)

  1. Авыл елый- Гөлназ елый


  1. Бер чыгарып җибәрсәң, 
    Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.  (Сүз) 


  1. Таш йөрәк – таш йорт


  1. Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.  (Язу, уку) 

  2. Агулы сүз- агулы үлән


  1. Суда нинди таш булмый? (Коры)


2)Кояш елмая- бала елмая

  1. “Көн” белән “төн” арасында нинди аерма бар?(к һәм т авазлары)


2)Табигать уяна – бала уяна

Әйдәгез, эшләп бетерсәгез эшләрегезне тикшерәбез.

Афәрин , булдырдыгыз балалар! Без күпер аша чыктык.

Алда Омонимнар урманы

Урманда адашмас өчен мин сезгә карточкалар бирәм.Сез бирелгән җөмләләрдән омонимнарны табырга һәм шуларны аңлатырга тиеш буласыз . Шул очракта гына без урманда адашмаячакбыз.


1.Алам он белән салам, 4. .Авыртмасын дисәң эч,

Изеп улакка салам. Кайнаган су гына эч.

2.Кара карга

Төшкән карга. 5. Булсын дип монда якты,

Эзләре ак - Ул ярда учак якты

Кара, кара!

3.Кулымда - ике букет: 6. Кибеп бетмәс борын чык,

Берсе - зәңгәр, берсе - ал, Иртүк печән чабарга чык.

Китердем бүләк итеп -

Кайсы ошый, шунысын ал.


Молодцы! Исән -имин урманны да үтеп киттек. Сәяхәтебезне дәвам итәбез.


Балалар без сезнең белән күл янына туктадык. Ә бу күлнең исеме юк!

Анда бары тик сүзләр генә йөзеп йөри. Алар нинди сүзләр икән?

Экранга карыйк әле.

1. Матур, чибәр, сылу, гүзәл, нәфис; (ЭКРАНДА ЯЗЫЛА)

2. Кайнар, җылы,эссе, кызу;

3. Вакыт, мизгел, заман, дәвер, чор;

4. Ялтырый, җемелди, балкый.

Нинди сүзләр?

Бу синонимнар. Андый сүзләр төркеме синонимик оя барлыкка китерә. Синонимик ояда берсе баш (төп) сүз – доминанта итеп карала. Доминанта сүзләр-матур, кайнар,вакыт,ялтырый.

Димәк бу күлгә нинди исем бирербез икән?

Синонимнар күле.

Бик яхшы , молодцы.

Балалар , без шактый юл үттек

ЯЛ ИТҮ АЛАНЫНДА бераз ял итеп алыйк

Тыныч кына урыннардан торабыз, автобустан төшәбез.

Ял итеп алыр өчен

Без аланга туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,

Кулларны билгә куйдык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып

Җирдән яфраклар җыеп,
Урыныбызга утырдык. Ә хәзер янадан автобуска җайлап кына кереп утырабыз.

Юл кешесенең юлда булуы хәерле Без, сүзләр иленә сәяхәтне дәвам итик

Без Антонимнар борылышына җиттек

Ә анда шлакбаум ябык.Аны ачу өчен безгә кагыйдәне искә төшерергә кирәк.

Балалар! Нинди сүзләр әле ул антонимнар?

-Капма - каршы мәгънәле сүзләр.

Антонминар парларын югалтканнар, сез аларның парларын үзегез аланнан җыйган яфраклар арасыннан табарсыз. Мин сезгә 3 мин. вакыт бирәм .Кем тизрәк эшләп бетерә.Тактага эленгән плакатка сүзгә туры китереп яфракны куярсыз. Башладык.

Афәрин, молодцы балалар, булдырдыгыз. Шлакбаум ачылды.

Якты-караңгы Бай- хәерче Ак-кара Озын-кыска

Бар – юк Коры- юеш

Аз- күп Матур –ямьсез Я ңа-иске Көзен-язын

Алдыбызда - Фразеологик әйтелмәләр яши торган авыл.

Укучылар, нәрсә ул фразеологик әйтелмәләр? (Үзара тыгыз бәйләнгән ике яки берничә сүздән торган, бер үк мәгънәне аңлаткан күчерелмә мәгънәле тотрыклы сүзләр тезмәсе фразеологик әйтелмә дип атала.)

Әйе, бик дөрес укучылар.

Фразеологик әйтелмәләр рус телендә дә татар телдә дә кулланыла.


1.Этле мәчеле яшәү талашып, орышып


2.Башы күккә тия шатлана , куана


3.Сул аягы белән торган ачулы

Бу авылдан чыгу өчен бирем эшләргә кирәк. Аның өчен һәр командадан 1 укучы кирәк булыр Фразеологизмнар язылган, ә сезгә русчасын табып тоташтырырга кирәк. Кайсы команда тизрәк тоташтырыр. (А-3 языла)


озын телле гнаться за двумя зайцами

баш вату беречь как зеницу ока

ике куян артыннан куу ломать голову

күз карасы кебек саклау длинный язык

телеңне йотарлык душу выматывать

үзәккә үтү пальчики оближешь

Молодцы, балалар, без авылны чыктык.


Нихаять соңгы Нәтиҗәләр ясау тукталышына килеп җиттек. Аның очен безгә кечкенә генә тест биремнәрен эшләп алырга кирәк. Мин сезгә тест биремнәре бирәм.Башладык.

Тест

1.Лексика нәрсәне өйрәнә?
А)телдәге авазларны,хәрефләрне;
Б)сүзләрнең ясалышын һәм төрләнешен;
В)сүзтезмә һәм җөмләләрне;
Г)телдәге сүзләр җыелмасын*
2.Нинди сүзләр омонимнар дип атала?
А)әйтелеше төрле,әмма мәгънәләре бертөрле;
Б)капма-каршы мәгънәле сүзләр;
В)язылышлары бер үк,ләкин әйтелеше төрле;
Г)язылышы һәм әйтелеше бер,ләкин мәгънәсе төрле*.

3.Астына сызылган сүзләр үзара нинди сүзләрне хасил итәләр?
Куркак дус, дошманнан куркынычрак.
А)антонимнар*;
Б)омонимнар;
В)синонимнар;
Г)күп мәгънәле сүзләр.

4.Фразеологик әйтелмәне табыгыз:
А)бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар;
Б)өрми дә,җибәрми дә.Ул нәрсә?
В)бүрәнә аша бүре куу*;
Г)Ямьле дә соң безнең Идел буйлары!
5.Синонимнар булган рәтне билгелә.
А)ак-кара, аз- күп;
Б)ал,кара,ярма;
В)матур, гүзәл,чибәр*.
6. Сүзнең кайсысы күчерелмә мәгънәдә.
А)ак кар, кайнар су;
Б)алтын кул, таш йөрәк*;

В)көмеш алка, кара йөз

Ә хәзер тестларыгызны алыштырышыгыз. Экранга карап җавапларның дөреслеген тикшерәбез.

Көтелгән җаваплар:

  1. Г 4. В

  2. Г 5. В

  3. А 6. Б


Өй эшен язып алыгыз.

Өй эше

1)Антонимнар кергән табышмаклар язарга.

2) “Тәмле сүз-җанга дәва” темасына хикәя язып килергә.

Балалар без бүген кая булдык?

-Лексика илендә сәяхәттә.

Кайларда йөрдек?

-Сүзләр диңгезендә , омонимнар урманында,Синонимнар күлендә,Антонимнар борылышында, фразеологик әйтелмәләр авылында
Сәяхәтебез ошадымы?

-Әйе, ошады.

Бүгенге сәяхәт нәтиҗәле үтте дип уйлыйм.

Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен рәхмәт. Сәяхәтебез тәмам.