СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Уен-викторина (Г.Тукай буенча)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Уен-викторина (Г.Тукай буенча)»

Уен-викторина

Яз алып килде,алып китте

Сине Тукай абый.

Матур шигырьләрең укып

Үсә һәрбер сабый.


Ул сихерле әкиятләрең

Шундый кызык.

Яшисең син күңелебездә

Ак нур сызып.


Ул ятим дә, ул мескен дә диеп,

Сөйләнелгән элек-электән,

Күз алдына аны боек итеп

Китерергә күпләр күнеккән.


Якты йолдыз булып аталган ул,

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.

Туры Тукай, моңлы Тукай булган,

Бөек булган, боек булмаган.


Без бит-Тукай оныклары,

"Туган тел” оныклары.

Оныкларның үз нәселен

Кирәк бит онытмавы.


Теләк булса,киртә түгел икән

Гасыр белән гасыр арасы.

Еллар аша рәхмәт әйтә

ХХI гасыр баласы.

1. "Исемдә калганнар” истә калганмы?

1. Тукай туган көн?

2. Тукайның әтисенең исеме?

3. Тукайның әнисенең исеме?

4. Әтисе нинди гаиләдән чыккан, кем булган?

5. Тукай туган авыл?

6. Кечкенә вакыттагы кушаматы?

7. Тукайга "Кадалмас әле килмешәк!” дигән ачулану сүзләрен кем тарафыннан ишетергә туры килә?

8. Бабасы Зиннәтулла кайсы авылда яшәгән?

9. Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр?

10. Казандагы яңа әти-әнисенең исемнәре ничек?

11. Тукай кайсы авылны "Иң беренче күзем ачылган урын” дип атый?

12. ”Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы...” бу юллар кемгә багышланган?

13. Тукай үзе турында язган китапның исеме?

14. "Исемдә калганнар " кайчан язылган?(1909 елда)


2. Табышмак аша Тукайны таныйбыз.

1. Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

"Былтыр кысты” дип акыра,

Туганнарын чакыра. ("Шүрәле” әкияте)

2. Кулы юк,балчык ташый,

Балтасы юк,өй ясый.("Карлыгач” шигыре)

3. Сакаллы килеш туа.

Берәү дә гаҗәпләнми.("Гали белән кәҗә”)

4.Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый ,китә очып ,

Я кала җирдә посып.("Бала белән Күбәләк”)

3. Тукай - балалар шагыйре

1. Шүрәледә утын кисәргә килгән егетнең исеме? (Былтыр)

2. ”Шүрәле”әкиятендә үзе яшәгән кайсы авылны искә ала?(Кырлай)

3. ”Сабыйга” шигырендә "шагыйрәнә ялган ул”дип нәрсәләрдән курыкмаска чакыра? (шүрәле,җен,убыр)

4. Шагыйрь аңа геройлары авызыннан "аңгыра” дип эндәшә?(сарыкка)

5. Сарык белән кәҗә уртасында нәрсә бар?(нәрсә сүзе)

6. Галигә рәхмәт әйтүче йорт хайваны?(кәҗә)

7. Эшкә өйрәтергә тырышкан маэмайның кушаматы?(Акбай)

8. ”Безнең гаилә” шигырендә гаиләдә ничә кеше?


4. Тукай-күңелләрдә

1. Тукай романын язган язучы?( Әхмәт Фәйзи )

2. Тукай маршының авторы кем?(Заһидулла Яруллин)

3. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турында нәрсә беләсез? Бу премия,кайчан бирелә?(Әдәбият,сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән кешеләргә; һәр елның 26 апрелендә)

4. Тукайга багышланган урам,җыр,шигырь исемнәре бармы?

5. Татарстанда кайсы шәһәрдә Г.Тукайга һәйкәл бар? (Казанда)

6. Тукай премиясе лауреатларын санарга (Ә.Фәйзи-1958, Г.Әпсәләмов-1959, С.Хәким -1960, Х.Туфан-1966, Н.Исәнбәт-1967, Н.Исәнбәт-1968, Ф. Хөсни, Ш.Галиев, Г.Ахунов, Р.Фәйзуллин, М.Мәһдиев, Т.Миннуллин, А Гыйләҗев, Р. БатуллаМ. Әгъләмов... ("Мәгариф", апрель, 2010)

5. Игътибарлымы без?

1. ”Бәхетле бала” шигыренә ясалган рәсемдә ничә көнбагыш чәчәк аткан?

2. ”Гали белән Кәҗә” Гали башына нәрсә кигән?

3. ”Бишек җыры” шигыренә иллюстрациядә әнисенең төймәсе һәм алкалары нинди төстә?

4. "Кышкы кич” шигыренә ясалган рәсемдә ничә бала әкият тыңлый?

5. Рәсемдә ”Су анасы”ның тарагы басмадамы әллә кулындамы?

6. Тукайның нинди әкиятенә рәсем аталмады?

6. Сүз ясауда ярышу

Габдулла Тукай сүзендәге хәрефләрдән сүз ясау