Укучыларда уку грамоталылыгын формалаштыруда эш алымнары.
Уку грамоталылыгы - укыган текстны дөрес аңлау һәм анализлау, фикер йөртә белү, үз фикерләрен эзлекле һәм аңлаешлы итеп башкаларга җиткерә алу сәләте.
Уку грамоталылыгы формалашу өчен, билгеле бер шартлар үтәлергә тиеш.
Беренчедән, кеше китап сайлауга бик таләпчән булырга, ягъни аннан нинди максатта файдаланачагын, нинди белемнәр алачагын төгәл белергә тиеш.
Икенчедән, укучы текстның мәгънәсенә төшенергә, аны тирәнтен анализлый белергә, автор әйтергә теләгән фикерне аңларга, аның әхлакый позициясен тоемларга тиеш.
Өченчедән, тирәнтен аңлап уку китапның эчтәлеген тулысынча үзләштерергә мөмкинлек бирә. Әдәби текстны тирәнтен үзләштерү дигәндә, без акыл һәм иҗади эшчәнлекне күздә тотабыз. Китапны аңлап укучы кеше укылган тексттан иң әһәмиятле фикерләрне аера, аларны анализлый һәм үз фикерен раслый ала. Ул беркайчан да автор артыннан сукырларча ияреп бармый, киресенчә, фактларны чагыштырып, төп идеяне аерып чыгара һәм үз фикерен дәлилләп әйтә ала.
Дүртенчедән, уку грамоталылыгы даими һәм системалы эшчәнлекне күздә тота.
Дәресләрдә уку күнекмәсен формалаштыруда төрле эш алымнарын кулланырга мөмкин.
Кайбер технологияләр ярдәмендә күзәтү ясыйк.
1. Критик фикерләү технологиясе. Укучы мәгълүмат белән эшләргә, тулы һәм өлешчә анализ ясарга, фикерләргә өйрәнә. Монда төрле алымнар кулланырга мөмкин:
1) “өлешләп уку” ;
2) “сораулар белән эш” ;
3) “беләм, белдем, беләсем килә” ;
4) “почмаклар” ;
5) “иҗади эш” .
2. Проблемалы уку технологиясе. Әлеге технология укучыларда текст буенча эзләнү алымын күз алдында тота.
3. Проектлар технологиясе. Әлеге технология үз эченә уку күнекмәсен арттыруның төрле алымнарын кертә: тема буенча инша язу; иҗади эш башкару (әсәр буенча рәсем ясау, кроссворд төзү, викторина сораулары язу), шигырь, әкият, хикәя язу.
4. Уен технологиясе. Монда да без төрле алымнарны аерып әйтә алабыз.
1) “мим-театр”.
2) “крестики-нолики”;
3) “акыл агачы”.
5. Мәгълүмати-коммуникатив технология. Әлеге технология уку күнекмәсен формалаштыруда аеруча актуаль. Ул төрле мәгълүмати чыганаклар белән эшләүне күз алдында тота.
1 сыйныф. Текстны тыңла, кайсы рәсемгә туры килә, әйт.
2 сыйныф.
3 нче сыйныф
5 сыйныф
“Тишекле хат”. Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен укырга һәм югалган сүзләрен өстәп чыгарга.
Туган авыл
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.
Тау башына ................ безнең авыл,
Бер чишмә бар, .... безнең авылга ул;
Аулыбызның ....., суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-....... белән.
Ходай шунда ... ......., мин шунда туган,
Шунда әүвәл ....... аятен укыган;
Шунда ...... рәсүлемез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, .... күргән, ничек торган.
10 сыйныф.
Мәкальне дөрес итеп укыгыз
Аз булса бетәр, күп булса җитәр.
Белмәү гаеп — белергә теләмәү гаеп түгел.
Ил төкерсә — чүл булыр, төкермәсә — күл булыр.
Кем ашамый — шул эшләми.
Улым, син тыңла — киленем, сиңа әйтәм.
Югарыга карап шөкер ит, түбәнгә карап фикер ит.
Яхшы сүз — баш казыгы, яман сүз — җан азыгы.
11 сыйныф.
Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-8 и текстами А- Е. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.
1. Гөлнараның җан дустын яклавы.
2. Тыйнак түгел Кунак.
3. Күрше малае Булатның Гөлнарага бүләге.
4. Гөлнараның көчеккә исем кушуы.
5. Су буенда ял итү.
6. Кечкенә кунак.
7. Кунак анага ялагайлана.
8. Сабыр савытына соңгы тамчы.
А. – Әни, этләргә кайчан акыл керә?
- Әллә синең эттән башка сүзең юкмы? Ике сүзнең берендә гел эт дип торасың, - дип, әнисе кызын тиргәп ташлады. – Эткә түгел, кешеләргә дә акыл керми әле. Дөньяда калмады ул акыл дигән нәрсә. Ә син эт дисең.
Кызы Гөлнарага күрше малае Булат эт баласы бүләк иткәннән бирле ананың тынычлыгы югалды. Дөрес Гөлнара бик сөенде бу бүләккә.
Ә. Йодрык кадәрле генә бу җан иясен ничек кенә иркәләмәде Гөлнара: башларыннан сыйпады, куенына салды, назлы сүзләр пышылдады. Туганнан бирле аягына басып карамаган, дөнья яктысын гомере буена бары тик тәрәзә аша гына күргән Гөлнарага бу көчек моңарчы үзе белмәгән-күрмәгән башка дөньядан килгән бер кунак булып тоелды. Шуңа күрә ул көчегенә исемне дә Кунак дип кушты.
Б. Кунак нәселле эт түгел иде. Йоны сары, күзләре өлгереп җитмәгән шомырт төсендә, борыны кара. Гөлнараларга килгәндә, әле ул бик кечкенә, сөттән башка нәрсә ашамый иде. Кызның әнисе эшкә киткән чакта Кунакка идәндәге тәлинкәгә сөт салып калдыра.
В. Өстәвенә бу Кунак бик үк тыйнаклардан булып чыкмады. Үзенең “күчтәнәчләрен” өйнең теләсә кайсы җиренә салып китә. Бер карыйсың, идәндәге паласны юешли, икенче карыйсың, нәкъ синең юл өстеңә “чүмәләсен” өеп куя. Киим генә дисәң, чүәкләрең, башмакларың урынында булмый. Кайсын карават астыннан, кайсын шкаф артыннан эзләп аласың.
Г. Беркөнне идәнне пычрату гына җитмәгән, Гөлнараның өстеннән юрганын тартып төшергән. Балакай көне буе өстенә ябынмый ятып тәмам туңган. Әнисе кайтып кергәндә, ул дер-дер калтырый иде. Ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән ана яңа гына аягыннан салган итеге белән этнең башына кундырды. Кунакка ул болай да соңгы вакытта ачулы иде. Сабыр савытына бусы соңгы тамчы булды.
Д. Башына итек эләккән эт карават астына кереп өрергә тотынды. “Әле син ашаткан хуҗаңа өреп ятасыңмы?” – дип, ана өр-яңадан ярсып эткә ташланды.
- Әнием, кыйнама. Ул гаепле түгел, юрганымны ялгыш үзем төшереп җибәрдем, - диде Гөлнара, җан дустын якларга теләп.
Е. – Кыйнап кына калмыйм, кертеп бирәм мин аны Булатның үзенә.
- Әнием, кертмә инде. Ул бит шундый матур, шундый акыллы...
- Акыллы, имеш. Акыллы җан иясе хуҗасына этлек эшләми. Оятсыз Кунак булды бу.
- Әнием, Кунакны бер юлга гафу ит инде. Яңадан ул болай тәртипсезләнмәс. Әйеме, Кунак?
Кунак, аңлаган кебек итеп, башын кыңгыр салды. Ялагайланып, ана тирәсендә бөтерелә башлады. Аның ашыйсы килә иде. (Фәнис Яруллиннан)