СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Укучыларның мәкалә язу күнекмәләрен үстерү. "Мәктәп дулкыныда" газетасын чыгару

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Укучыларның мәкалә язу күнекмәләрен үстерү. "Мәктәп дулкыныда" газетасын чыгару»


Күәм урта гомуми белем мәктәбе газетасы 8, март, 2024 ел

Әниләр белән рәхәт!

Яз, сигезенче март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән башлана. Без, 3 нче сыйныф укучылары, 7нче март көнне , кадерле әниләребезне, әбиләребезне сыйныфка чакырып, чәй өстәле янында кунак итттек. Аларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итеп җырлар җырладык, биюләр башкардык, теләкләребезне җиткердек. Бәйрәм беткәч, әниләр белән бер табын артына утырып, бергәләп чәй эчтек. Әниләргә дә, безгә дә бәйрәм бик ошады.

Илләр тыныч булсын, һәр бала да әти-әнисе кочагында үссен, әниләребез озын гомерле булсын дип телисем килә.


3 нче сыйныф укучысы Калимуллина Гүзәл

Март, апрель, май

Бу нинди айлар?

Әйе, бу ямьле, күңелле яз айлары

Март башлап җибәрә

Май тәмамлый.

Дөнья жылына,

Күнелләр сөенә.

Тирә-юнь яшелләнә.

Сагынып көткэн яз

Үзен күрсәтә.

Яз килде дип

Сөенә бала-чага

Елгадан бозлар кузгалганны

Куанып күзәтә.


1 нче сыйныф укучысы, Василов Азат

Театр яктылыкка, нурга илтә.....

Театр – сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию, сынлы сәнгатьне берләштерә. Сәнгатьле сөйләм формалаш-тырганда балага белем бирү шартлары гына түгел, ә аларны эшкәртергә һәм үзләренең карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә. Моның өчен иң әйбәт чара булып театральлештергән шөгыльләр тора.

Мин уземдә театр түгәрәгенә йөрим. Анда йөруемә бик шат.Анда безне сыйныф җитәкчебез Алия Рөстәм кызы сәхнә серләренә өйрәтә. Быел без классташларым белән Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестивальдә катнаштык. Галиәскәр Камалның иң беренче язган драмасы буенча сәхнәләштерелгән "Бәхетсез егет" спектаклен куйдык. Грамота, дипломка лаек булдык. Аннары әниләребез алдында да спектакльне күрсәттек. Бар кешедә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Театр түгәрәге безнең сәләтләрне  ачарга, уй- хыялларны үстерергә мөмкинлек бирә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә, иҗади эшчәнлекне баета. 

8 нче сыйныф укучысы Халикова Азалия

«Замана афәтенә бездә урын юк», без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз.

Без, бүгенге мәктәп укучылары, 21 нче гасыр балалары.Тормышыбызга интернет керү белән тормышта зур үзгәрешләр барлыкка килде ди өлкәннәр. Үзгәрешләрнең яхшысы да, начарлары да бар. Телефонга карап күп вакытларын уздыручылар җитәрлек. Телефоннан үзеңә кирәкле булганын карап, вакытыңны кызыклы, сәламәтлек өчен файдалы итеп уздыру яклы үзем. Мәктәптә алдынгы булып укыйм, әти- әнигә, әбиемә булышам, сеңелем белән вакыт үткәрергә, уйнарга яратам. Дус кызларым белән дә аралашып торам. Иң яратканым- биюләр өйрәнү, бию элементларын интернеттан карап була. Аерым өйрәнгән биюләр белән авыл клубы сәхнәсендә, мәктәптә чараларда чыгыш ясыйм. Бу шөгыль миңа бик ошый. Мин физкультура дәресләрен аеруча яратып, көтеп алам. 7 класста физкультура буенча фәннәр олимпиадасында беренче урын алдым, быел да бик теләп катнаштым һәм призер булдым. Даими бу күнегүләрне башкарып ныгытып торырга да кирәк. Шәһәргә баргач, туганнарым белән паркта роликта йөрдек, анда мөмкинлекләр тагын да күбрәк.Теләгән кеше ел әйләнәсе дәвамында спорт белән шөгылләнә ала. Менә без дә быел классташларым белән чаңгыларга бастык, бергәләп шудык. Классташ егетләрнең ярыш бәйгеләрдә алынган медальләре шундый күп, шуңа да барыбызның иң яраткан дәресе ул – физкультура дәресе. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл, без бергәләп, сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз.

9 нчы сыйныф укучысы Гатауллина Илүзә

Яз, яз җитте! - дип,

Күктән кояш елмая.

Кошлар кайтты туган якка,

Күңел шуңа шатлана.

Карлар эри, түбәләрдән тамчы тама,

Гөрләвеклар ага бормаланып,

Ә балалар көймә агыза.

Сарай кыегындагы үз оясын сагынып

Кайтты безнең сыерчык.

Бертуктаусыз җырлый, әйтерсең лә,

Мине чакыра: "Әйдә , бире чык!"

1 нче сыйныф укучысы, Садриева Ралия

Чыгыш ясадык

22 нче март көнне кичке якта Күәм авыл клубында әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, эне-сеңелләребез алдында чыгыш ясадык. Безнең сыйныф “Ашхабад” җырына татар халык биюе һәм күмәк “Яратыгыз” җырын башкарды. Чыгышларыбызны бик яраттылар, тамашачылардан җылы рәхмәт сүзләре килеп иреште. Без эшләребездә әти-әниләр белән һәрчак дус-тату, бердәм. Алар безнең һәр уңышыбызга сөенәләр, безне үсендереп, мактап торалар, ихлас күңелдән ярдәм итәләр. Әти-әниләребезгә һәм сыйныф җитәкчебезгә зур рәхмәт!

5 нче сыйныф укучысы, Шамонова Камилә

Тату гаиләдә яшәү – иң зур  бәхет җиһанда.

2024 ел  Татарстан рәисе тарафыннан Гаиләгә багышланды.

Һәр кешенең бу җирдә үз гаиләсе була. Гаиләнең татулыгы, минемчә, яратудан, бер-береңә булышудан  тора.

  Безнең гаиләбездә татулык, сабырлык хөкем сөрә. Гаиләбезнең иң олы кешесе - әбием турында язып үтәм. 

Минем әбием - Фирдия 1962 елның 16 апрелендә Әтнә районы Әйшияз авылында туган. Уз авылында 3 нче класска кадәр белем алып, Тубән Көек сигезьеллык мәктәбенә укырга менә. Сигезенче класска Куәм урта мәктәбенә кучә. Унынчы классны тәмамлап, уз авылында эшли башлый. Аннан бабам белән тормыш коралар.

Ул яшәү ямен уз авылыннан читкә китмичә, туган ягында төрле хезмәттә эшләп таба. Игенчелектә һәм терлекчелектә эшли. Фермада тырышып хезмәт итә. Ул вакытта барысы да кул хезмәте була, шулай да сынатмыйча эшли. Эше авыр булса да, зарланмый. Хәзер әбиемә 62 яшь. Уз канаты астына безне барыбызны да сыендыра.

Олы йөрәкле, тырыш әбиемә мин бик рәхмәтле. Ул безне тәмле ашлары, камыр ризыклары белән сыйлый. Мине дә пешерергә өйрәтә. Матур гөлләр үстерү серләренә дә төшендерә.

Барлык эшләрне дә без бергәләшеп башкарабыз.Йортта кош- кортлар, маллар караганда булыша. Мин әбием белән горурланам, сәламәт булып озак яшәвен телим.



7 нче сыйныф укучысы Шакирова Зәринә


Минем туган авылым...


Авылкаем, мәңге гөрләп яшә,
Тамырыбыз сиңа береккән.
Торган җирләр рәхәт булсалар да,
Иң газизе туган җир икән!


         Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр . Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,истә кала торган урыннары күп.

        Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклар, Ашыт елгасы , куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре,туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп туган туфракка мәхәббәт  тәрбияли.Туган ягыбызның  һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне,аның барча кешеләре күңелгә бик тә якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.

          Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи . Халыкның тормышы су белән бәйле. Мине туган авылым да Ашыт елгасы янында урнашкан. Кая гына барсак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый. Һәм без бу матурлыкны сагынып кайтабыз.Менә шул матурлык мине сәнгатькә гашыйк итте дә инде.


4 нче сыйныф укучысы Низамова Дәринә






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!