Тема: Татарстан символлары
Максат:
Укучыларны Татарстан символлары белән таныштыру.
Диалогик сөйләм телен үстерү.
Туган илгә мәхәббәт, патриот хисе тәрбияләү.
1.Актуальләштерү моменты.
- Хәерле көн, укучылар. Әйдәгез, тәрәзәгә карап алыйк. Бүген көн нинди?
Укучылар җавабы. Барыгызга хәерле, имин һәм матур көннәр теләп калам.
1. Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.
Мәктәп, көндәлек, каләм, такта, герб.
2. Прослушайте и в паузах скажите каждое слово во множественном числе.
Президент, герб, флаг, гимн, көндәлек, бетергеч , авыл, шәһәр, урам, кием, чәчәк.
2. Яңа белемнәр формалаштыру.
Татарстан гимны яңгырый.
-Укучылар, сезгә бу музыка танышмы? Бу нинди көй? Авторын беләсезме? (Какая мелодия?)
- Укучылар, сез Татарстанның символикаларын беләсезме?
- Татарстанның гербы нинди?
- Флагында нинди төсләр бар? Бу төсләр нәрсә аңлаталар?
- Ә Россия флагында нинди төсләр бар?
- Татарстанның беренче президенты кем?
- Татарстанда ничә дәүләт теле бар?(Сколько государственных языков?)
Хәзер тактага игътибар итәбез. Әйдәгез, аларны укып чыгабыз, тәрҗемә итәбез, аннан соң , бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзибез.(Давайте составим словосочитания с этими словами)
Сурәтләнгән – изображен
Халык – народ
Яклаучы – покравитель
Күтәрелгән – приподнят
Хакимият –правительство
Бөеклек – величие
Белдерә –означает
Яңарыш – возрождение
- - Ә хәзер җөмләләр төзик.
Текст белән танышу.
Укучылар, мин текстны укыйм ә сез игътибар белән тыңлагыз.
Татарстан символикасы.
Татарстанның үз символикасы – үз гербы, үз флагы, үз гимны бар. Гербта канатлы барс сурәтләнгән. Ул – халыкны яклаучы символ. Барсның күтәрелгән аягы – хакимиятнең бөеклеген һәм алга баруны белдерә. Ә күтәрелгән койрыгы - яхшы кәеф. Гербта – алтын, кызыл, ак, яшел төсләр бар. Алтын төс – матурлык, Татарстанның байлыгы; яшел төс – яңарыш; ак төс – чисталык; кызыл – энергия, көч билгесе.
Что нового узнали из этого текста?
Гербта нәрсә сурәтләнгән?
Ул нинди символ?
Гербта нинди төсләр бар?
Алар нәрсәне аңлата?
3. Яңа белемнәрне ныгыту.
- Мин сезгә төсле түгәрәкләр өләшәм.
Әгәр килешәсез икән, сез яшел ягын күрсәтәсез. Килешмәсәгез кызыл ягын.
Соглашайся или нет.
1.Татарстан Республикасында ике дәүләт теле.
2.Татарстанның Дәүләт флагында дүрт төс бар.
3.Татарстанның Дәүләт гербында ак аю сурәтләнгән.
2нче карточка.
Соглашайся или нет.
1.Татарстан Республикасында ике дәүләт теле.
Әйе, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле бар.
Юк, Татарстан Республикасында бер дәүләт теле.
2.Татарстанның Дәүләт флагында дүрт төс бар.
Әйе, Татарстанның Дәүләт флагында дүрт төс бар.
Юк, Татарстанның Дәүләт флагында өч төс бар.
3.Татарстанның Дәүләт гербында ак аю сурәтләнгән.
Әйе, Татарстанның Дәүләт гербында ак аю сурәтләнгән.
Юк, Татарстанның Дәүләт гербында ак барс сурәтләнгән.
Әфәрин, укучылар! Сез Татарстан символларын бик яхшы беләсез.
4. Йомгаклау.
Татарстанның нинди символикалары бар?
Гербта нинди төсләр бар?
Алар нәрсәне аңлата?
Татарстан гимнын кем язган?
Дәресебез тәмам, сау булыгыз укучылар!