Укытучы: Укучылар бүгенге дәресебез калган дәресләрдән аерылыбырак тора. Бугенге эш тәртибебез дә үзгәрәк булыр. Дәрес дәвамында матур биюләр ял иттерсә, матур җырлар да яңгырар. Мин сезнең барыгызны да “Чын күңелдән сөйләшүгә дә чакырырмын әле. Бөтен хезмәтегез Сезнең алларыгызга куелган БӘЯЛӘҮ БИТЛӘРЕНДӘ чагылыш табар. Дәрес очен кирәкле эсбаплар әзер. Хезмәтебезне өч төс белән билгеләп барырбыз.. Тактага күрсәтәм :инде белгәнебезчә яшел төс – уңыш,сары төс –уйлыйсым бар,кызыл төс – ойрәнергә кирәк дигән бәяне аңлатыр. Хаталарны төзәтү өчен кызыл пасталы ручкалар да кирәк булачак. Шулай итеп башлыйбыз. Үткән теманы искә төшерү өчен, слайдларга күз салыйк . Хәрбер сорауга җаваплар хәрефләр белән билгеләнгән.Дорес җавапларның хрефләрен генә бәяләү битләренә яза барабыз. 1.Исем сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә? - Кем? Нәрсә? (А) - Нишли?(Б) 2.Исемнәр килеш белән торләнәме? - Әйе (л) - юк (к) 3.Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә? - нинди? (в) - нишли?(м) 4. Әнигә сүзе кайсы килештә килгән? - юнәлеш килеш(а) -чыгыш килеш (г) 5.Ап – ак сыйфаты кайсы дәрәҗәдә? - артыклык (ш) - чагыштыру(о) 6.Барачакмын фигыле кайчы заманда килгән? - хәзерге заман (р) - киләчәк заман (л) 7.Сыйфат нинди сорауга җапап булып килә? - кем? (ш) - нинди?(ы) 8.Кайсы сүз төркеме исемне алыштырып килә? - Алмашлык (к) - сыйфат (р) Укучылар, Нинди сүз килеп чыкты.? Молодцы. Темабыз да: Шулай укучылар, темабыз “Алмашлыклар” булып,дәресебезнең бөтен этабы алмашлыклар белән урелеп барыр. Укучылар ни өчен кирәк соң безгә алмашлыклар? Нишләп өйрәнәбез без аларны? Парларыгыз белән карточкалрны укып алыйк әле әйдәгез. Мин әниемне бик яратам. Әнием дә мине ярата. Әниемнең уңганлыгына сокланам. Әниемне бер эш тә куркытмый. Әнием тегәргә, чигәргә бик оста. Әниемнең пешергән тәмле ашларын, бәлешләрен бик яратып ашыйбыз. Әнием безгә әкиятләр укый, җырлар өйрәтә. Әниемдәге сабырлык бүтән беркемдә юк. Әнием булганда өйләр матур, көннәр якты. Әнием озын гомерле булсын! | Мин әниемне бик яратам. Ул да мине ярата. Аның уңганлыгына сокланам. Аны бер эш тә куркытмый. Ул тегәргә, чигәргә бик оста. Аның пешергән тәмле ашларын, бәлешләрен бик яратып ашыйбыз. Ул безгә әкиятләр укый, җырлар өйрәтә. Андагы сабырлык бүтән беркемдә юк. Ул булганда өйләр матур, көннәр якты. Әнием озын гомерле булсын! | Димәк бугенге дәресебезнең максаты ничек булыр инде балалар? Эшне матур язу күнегүеннән башларбыз. Матур язу күнегүе. (Бәяләү бите). Без буген Баш М һәм юл м хәрефен язу кагыйдәләрен искә төшерербез.Игътибар белән мине тыңлагыз. -Эш юлының аскы сызыгының әз генә өске өлешеннән аска таба түгәрәкләп язып авыш туры сызыкны югарыга менгерәбез,менгән сызыктан аска төшеп җитәрәк түгәрәкләп югарыга тагын язып менәбез, шул язу өстеннән аска төшеп түгәрәкләп ыргакны язып тәмамлыйбыз. - Мин тагын бер тапкыр кабатлыйм,ә сез игътибар белән карагыз Мин акбурны юл хәрефләрне язу турына куям.Өстән аскы язу юлына килеп җитәрәк уң якка түгәрәкләп өскә таба язып менгерәм һәм язуны өзмичә аскы юлга төшеп җитәрәк уңга таба түгәрәкләп ыргак ясап язуны тәмамлыйм -Ә хәзер эшкә тотынабыз. Өзеклексез язып бәмамлыйбыз.. Матур язу карточкаларындагы үрнәккә таянып Бер юл баш М ,бер юл юл м хрефен язабыз. Өченче юлга хәрефләрне дорес тоташтыру элементларын искә төшереп бер юл мин алмашлыгын язабыз. Укучылар ,тактага игьтибар итегез әле. Бик күп сорау билгеләре каршы ала сезне? Сорау куелгач аларга нишлисе була инде ? Сораулар кайсы сүз төркеме хакында булыр ? 1 нче конверт Гомуми сораулар 1.Нәрсә ул алмашлык? 2.Алмашлык кайсы сүз төркемен алмаштыра? 3. Нинди сорауларга җавап бирә? 4 Җөмләнең кайсы кисәге булып килә? Ныгыту. Уен : Җавап дөрес-кул чабу,ялгыш җавап – күзләрен каплыйлар. 1.Алмашлык нишли соравына җавап булып килә? 2.Ул укырга ярата – җөмләсендә ул фигыль булып килә. 3.Алмашлык исемне алыштырчы сүз төркеме. 2.?(конверт) Зат алмашлыклары Укытучы:Укучылар сез узегезне кем дип атыйсыз? Укучы: Мин дип Укытучы: Иптәшеңә кем дип эндәшерсез? Укучы: Син Укытучы: Сезнең янга килеп кушылган кешене кем диярсез? Укучы: Ул. -Сезнең янга берничә кеше килеп кушылса, сез үзегезне кем диярсез? Укучы: Без. Укытучы: Синең янга килгән иптәшләреңә кем дип эндәшерсең? Укучы: Сез. Укытучы: Икенче сыйныфта укучыларны кемнәр диярсең? Укучы:Алар Укытучы: Әле генә син әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә керә? Укучы: Алмашлык. - Җөмләләрне укыгыз. Алмашлыкларны табабыз. Ә бу алмашлыклар турында нәрсә әйтә аласыз? Укытучы: Без аларны зат алмашлыклары дип әйтербез. Мин, без-I зат алмашлыклары Син, сез-II зат алмашлыклары Ул, алар –III зат алмашлыклары -Әйе, болар зат алмашлыклары. Алдагы сорауга күчик. ?(конверт) Килешләр Мин яз айларын яратам.Минем язгы табигатьне күзәтәсем килә.Миңа кошлар сайравын тыңлавы рәхәт.Мине язгы матурлык сокландыра. Язны миннән башка яратучылар да бардыр. Миндә язгы табигаткә җылы хисләр ташый. Нәтиҗә: Алмашлыклар килешләр белән төрләнәләр. Әлеге эшебезне без группаларда башкарырбыз.Килешләр белән төрләндерү. Ныгыту Бию көе астында. |