Ринат Хәйри, Ринат Мәгъфүрҗан улы Хәйретдинов— башкорт шагыйре һәм журналисты, 1986 елдан СССР Языучылар союзы агъзасы, Галимов Сәләм исемендәге премия лауреатының (1990) якты истәлегенә багышланган
әдәби - музыкаль кичә.
Максат: якташыбыз, башкорт шагыйре һәм журналисты, 1986 елдан СССР Языучылар союзы агъзасы, Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты Ринат Хәйри, Ринат Мәгъфүрҗан улы Хәйретдиновның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү; шигырьләре аша балаларда туган илгә, җиргә, туган телгә , табигатькә сөю хисләре тәрбияләү.
Катнашалар: укучылар, укытучылар, ата-аналар, чакырылган кунаклар, авыл халкы.
Җиһазлау: Р.Хәйринең фотосүрәтләре, презентация, китаплар күргәзмәсе, укучыларның ясаган сүрәтләре, кроссвордлар, иншалар конкурсы.
Кичә барышы.
1.Кичәне ачу өчен сүз мәктәп директорына бирелә.
Укучы: “Безнең яклар” шигырен яттан сөйли
Безнең яклар - дала, урман ягы,
Офыкларага җитә кырлары
Безнең яклар - кояш,нурлар ягы
Кунакчыллык ягы, җыр ягы.
Безнең якта һәрчак ил эшендә
Бөтен халык – яше, карты да
Шуңа күрә безнең буралардан
Алтын ашлык тулып артыла
Безнең якта шатлык, сөенечләр
Уртак булган саен арталар
Тормыш йөген бездә барысы да
Бары төпкә җигелеп тарталар
Ә бәйрәмнәр!
Санап бетергесез
Икмәк булган, дигән, җыр да бар,
Сабантуйлар, уңыш бәйрәмнәре,
Каз өмәсе, гөрли авыллар
Табыннарда күпме ризык тора
Ләкин икмәк һәрчак иң түрдә
Аннан кадерлерәк нәрсә булсын -
Күпме хезмәт салып үстер дә!
Күкрәгенә куеп икмәк телү
Игенчегә ничек килешә
Икмәк һәм җыр каршы ала сезне
Килеп кергән чакта Илешкә
Каршы алыр сезне ак каеннар
Тук башаклы иген кырларда
Безнең яклар - кояш, нурлар ягы
Кунакчыллык ягы, җыр ягы.
1нче алып баручы. Кадерле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм – авылдашыбыз, шагыйрь Ринат Мәгъфүрҗан улы Хәйретдиновның якты истәлегенә багышланган әдәби - музыкаль кичә. Әдәби очрашуыбызны “Безнең яклар” шигыре белән ачып җибәрүебез дә юкка гына түгел.Чөнки Р.Хәйри – Туган җирен - икмәкле , данлы Илешен, Үрмәт авылын чын күңелдән яраткан, аның гүзәл табигатенә, эшчән ул-кызларына дан җырлаган. Сөю хисләре шушы шигырьдә чагылыш ала.
Р.Хәйри сүзләренә җыр. “Ап-ак калач куя Илешем”-вокаль төркем.
2 нче алып баручы. Ә хәзер сүзне Р.Хәйринең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысына бирәбез. Р.Хәйринең тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача чыгыш.
(Презентация ярдәмендә).
Укытучы. Ринат Мәгъфүрҗан улы Хәйретдинов 1950 нче елның 19 гыйнварында Башкортостанның Илеш районы Үрмәт авылында колхозчы гаиләсендә туа. Сигезенче класска чаклы туган авылында укый һәм 10 нчыны Югары Яркәй урта мәктәбендә 1967 нче елда тәмамлый. Бер ел Үрмәт авылында клуд мөдире булып эшли.1968 нче елның көзеннән район газетасы хезмәткәре булып эшкә килә. 1969-1974 елларда БДУ ның филология факультеты студенты. Университетны тәмамлаганнан сон туган ягына эшкә кайта. Университетта укыган елларда ук Ринатның өметле, яшь талант булуына ышаныч туа.”Башортостан пионеры” газетасында , “Пионер” журналында ел саен “Яшь көчләр” альманахында шигырьләре басыла. Университетны тәмамлагач, ул электән эшләп киткән яраткан “Маяк”газетасы редакциясенә эшкә килә. Бу елларда Р.Хәйри кеше, аның асылы, җирдә билгеләнгән урыны, яшәү мәгьнәсе, кешелек арасындагы мөнәсәбәт турында шигырьләр иҗат итә.
1нче алып баручы. Ринат Хәйринең китаплары. Әйдәгез әле аларны искә төшерик (китапларны күрсәтеп).“Әле яз башы гына”(1983), “Минем уенчыкларым” (1986),” Хәрефләр парады”(1988), “Эзлим сине”(1990), “Канатлар кайда үсә?”(1993), “Әйтелмәгән васыять”(1995), “Мин үзем яшен идем”(2000), “Укырга өйрәнәбез”(2002),”Тылсымлы сандык”(2010).
Ринат Хәйри «Эзлим сине» шигъри җыентыгы һәм «Корбан» повесте өчен 1992 елда үзе мәрхүм булганнан соң Галимов Сәләм премиясенә лаек булды. Талантлы журналист һәм байтак еллар «Маяк» гәзитенең баш мөхәррире вазифаларын башкарган Айсылу апа тормыш иптәшенең кульязмаларын туплап тагын да китап җыентыкларын чыгаруга иреште.
2 нче алып баручы. Р.Хәйри күбрәк балалар әдәбияты өлкәсендә эшли, алар өчен үзенчәлекле, шаян шигырьләр иҗат итә. Сабыйларны ярату, аларны аңлый, күңелләренә үтеп керә белүе аның шигырьләрендә ачык чагыла. Мондый шигырьләрне үзе дә гаиләдә яраткан, сөекле әти була белгән кеше генә яза аладыр.”Минем уенчыкларым”, “Хәрефләр парады”, “Канатлар кайда үсә”, җыентыкларына кергән шигырьләре үзләренең укучыларын тиз тапты.1986 нчы елдан Ринат Хәйри – СССР Язучылар союзы әгъзасы. “Башкортостан кызы”,”Агидел”,”Һәнәк” журналында, “Кызыл таң”,”Яшьлек”газеталарында исеме еш күренде. 1990 нчы елда дөнья күргән “Ак каен” поэмасы тупланган .”Агидел” журналының 1992 нче елгы 5нче санында аның “Упкын читендә”исемле повесте басылды.Бу повесте белән ул үзен сәләтле прозаик та итеп күрсәтте, башкорт прозасын заман, кеше язмышына багышланган әсәре белән тулыландырды.
1 нче алып баручы. Р.Хәйри – башкорт поэзиясендә бар күңелен биреп берсеннән- берсе матур, эчтәлекле шигырьләр язган шагыйрь.” Минем уенчыкларым”,”Хәрефләр парады”, “Канатлар кайда үсә?” китаплары - балалар поэзиясендә яңа сүз, аны бизәп торырлык китаплар. Хәзер шушы китапларга кертелгән берничә шигыре белән танышып үтәрбез.
Башлангыч класс укучылары чыгышы
1 нче укучы”Ташбака“ шигырен яттан сөйли.
2 нче укучы”Кунакта чакта булган хәл “шигырен яттан сөйли.
3 нче укучы” Канатлар кайда үсә?” шигырен яттан сөйли.
1нче алып баручы. 1990 елда шагыйрьнең “Эзлим сине” исемле шигырьләр җыентыгы басылды. Бу җыентыктагы шигырьләр нәрсә турында бара соң? Әлбиттә, ил язмышын тою, туган җиргә сою , аның табигатенә соклану, сакчыл карау күңел хисләре үзенә бер аһәңлек белән ташлана. Шушы җыентыкка кергән берничә шигырьне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Укучылар чыгышы
1 нче укучы” Көзләрем алтын минем“ шигырен яттан сөйли.
2 нче укучы”Игенче сүзе “шигырен яттан сөйли.
3 нче укучы”Курай “шигырен яттан сөйли.
2нче алып баручы. Дусты, якташы, шагыйрь Роберт Миңнуллин сүзләре: “Шагыйрь...Ихлас шагыйрь. Әйбәт шагырь. Чын шагыйрь.Чын кеше.Чын дус.Саф күңелле, мөлаем, ихлас җанлы, йөзеннән нурлы елмаю төшмәгән, уйнап-көлеп, шаярып сөйләшкән, вакыты-вакыты белән тирән уйларга чума белгән тирән хисле шагыйрь.”
“Р.Хәйри –иҗатына багышлаган, чын шагыйрь, чын кеше,чын дус”,-дип язды аның турында Р.Миңнуллин “Сандугачлар туа гына!”исемле мәкаләсендә . Дуслары, якыннары аны эле дә сагыналар,яратып, юксынып искә алалар.Төрле газета-журналларда, шигьри җыентыкларда басылган истәлекләр, аңа багышланган шигырьләр – моның ачык мисалы.
Укучы: Р.Миңнуллинның “Көз төсле дә түгел әле” шигырен яттан сөйли.
Җыр “Гомерләр үтә икән ул” Оскар Усманов көе, Роберт Миңнуллин сүзләре
1.Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Яшьлектәге кайнар хисләр
Бик азга җитә икән!
Гомерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!
2.Гомерләр үтә икән ул,
Бәгырьне өтә икән.
Сөюеңне кем көтәр соң?
Түземе җитәр микән?
3.Гомерләр үтә икән ул,
Ялкыны бетә икән.
Ашыга-ашыга безне
Кайларга илтә икән?
1нче алып баручы. Шагыйрь үзенең таланты белән китап укучыларның мәхәббәтен яулады. Хезмәт сөючәнлеге, яңалыкка омтылышы белән аерылып торды, халык арасында еш булып тормышта кайнап яшәде. Заманында аның иҗаты турында Ш.Маннур., Х.Сарян., Ә.Баянов., И.Юзеев кебек күренекеле әдипләребез һәм шагыйрьләребез тирән мәгънәле фикерләр җиткерделәр.
Сүз авылдашларына бирелә.“Баланнар әчесе” җыр башкарыла.
2нче алып баручы. Р.Хәйри – көйгә салынырдай шигырьләр авторы. Шуна да аның иҗаты композиторларны үзенә җәлеп итә. Ринат абый халык күңеленә үтеп керердәй әсәрләр иҗат иткән, туган ягын, Үрмәтен өзелеп яраткан –шагыйрь.
Сүз чордаш- дусларына бирелә.
Җыр.”Табыну” Ринат Хәйри сүзләре, Мөдәрис Газетдинов көе
Әллэ нигә караңгыда түгел,
Якты чакта күбрәк абынам.
Тик шулай да бөтен гомерем буе
Мин кояшка, көнгә табынам.
Үрмәт урманында торып калган
Малай чакны бик еш сагынам.
Белсәм дә мин картлык көткәнлеген,
Киләчәккә ныграк табынам.
Мин кош кебек ике канатлымын,
Күккә менеп канат кагынам.
Күктә иркен, ләкин тамырларым
Җирдә булгач, җирне сагынам.
Тормыштан һич өмет өзмәенчә
Мин сабыйдай аңа табынам.
Үзең аңла шуннан: бу дөньяга
Мин туарга риза яңадан.
1нче алып баручы. Шушы матур, кышкы көндә 19 гыйнварда аңа 70 яшь тулган булыр иде. Ринат Хәйринең гомере, иҗаты чәчәк атып килгән чорында, нибары 40 яшендә кинәт өзелде. Аның шигырьләре, җырлары укучылар күңелендә якты бер моң булып яши. Тормышны, кешеләрне яратырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.
Ринат абый, без сезне онытмыйбыз! Хәтерләрдә мәңге гади, нурлы йөзле, игътибарлы карашлы булып калырсыз. Ә изгелек һәм матурлык бер вакытта да югалмый. Сезнең әсәрләрегез аша без дөнъяны күрергә, башкаларны аңларга өйрәндек.
Әйе, сез тормышка гашыйк шагыйрь идегез, иҗатыгыз күнелләрнен нечкә кылларын дулкынладырырлык хисләр белән сугарылган. Эчке дөньягызның ихласлыгы тирә-юнгә энҗе нурларын чәчүен дәвам итә.
“Чәчәм әле,
Бу орлыклар
Көчен һәркем тояр әле
Уңышларын дим, балаларым, оныкларым җыяр әле”.