СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Валентина Осееваның «Уллар» хикәясе буенча диалогик- монологик сөйләм.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Валентина Осееваның «Уллар» хикәясе буенча диалогик- монологик сөйләм.»

Сыйныф: 6, рус төркеме.

Дәреснең темасы: Валентина Осееваның «Уллар» хикәясе буенча диалогик- монологик сөйләм.

Белем бирү максаты: яңа лексиканы ныгыту, өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белүне камилләштерү. «Уллар» хикәясе өстендә эшне дәвам итү, төп геройларның характер сыйфатларын билгели белергә өйрәтү.

Үстерү максаты: укучыларның хәтерләрен, игътибарлылыкларын арттыру, фикер йөртү операцияләре төре буларак чагыштыра, анализлый, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат: әниләргә, өлкәннәргә ярдәм итүгә омтылыш тәрбияләү; аналарга хөрмәт, мәхәббәт хисе уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси: үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү; парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә, башкаларны тыңлый, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү;

Предмет: дәреслек белән эшли белү, укучыларның психологик халәтләрен исәпкә алып, аралашырга өйрәтү.

Метапредмет: 

1) Танып белү: төп мәгълүматны аерып алу, укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

2) Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

3) Коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү, парлап һәм төркемдә эшли белү.

Дәреснең тибы: диалогик-монологик сөйләм үстерү

Укучылар белән эш формалары:индивидуаль, парларда һәм төркемнәрдә эш.

Җиһазлау: дәреслек, эш дәфтәрләре, компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал.

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү.


Дәрес барышы

I. Оештыру-мотивлаштыру моменты

1.  Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

− Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?

- Бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез, алар белән исәнләшик.

‒ Бер-берегезгә елмаеп карап, дәресне башлап җибәрик. Дәрестә барыгызның да актив катнашуын телим. Уңышлар сезгә!

‒ Бүген сыйныфта кем кизү?

‒ Сыйныфта кем юк? Бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне?


II. Актуальләштерү

  1. - Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

  2. – Укучылар, өй эшен дәрес барышында тикшерербез. Әйдәгез, беренче өй эшен тикшерәбез.Сезнең парталарыгызда биремле карточкалар куелган. Сүзләрнең дөрес тәрҗемәләрен табыгыз, 2 җөмлә төзегез. Төркемнәрдә эшлибез. Төркем җитәкчесе карточкаларны тарата. Эшләрегез бетсә, кулларыгызны күтәрәсез. Вакыт китте.

Сикерә – не уважает

Хөрмәт итми- прыгает

Эш яратмый- помогает

Ярдәм итә – не любит труд

Бабай утырды-колодец

Хатын –дедушка сел

Кое - ловкий

Сандугач кебек - кувыркается

Мәтәлчек ата - женщина

Җитез - ничего особенного

Берегезнең генә - как соловей

Искитәрлек берни дә - только у одной

- Укучылар, әйдәгез җавапларны тикшерик.

III. Уку мәсьәләсен кую

‒ Укучылар, бу сүзләр кайсы хикәядән алынган? Искә төшерик әле.

- «Уллар» хикәясеннән.

- Без алдагы дәрестә нәрсәләр эшләдек?

- Димәк, бүген В.Осееваның “Уллар” хикәясе буенча диалогик-монологик сөйләм дәресе.


IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  1. Укучылар, хикәянең эчтәлеген искә төшерик әле. Безнең бу эшне эшләгәнебез бар. Бу җөмләләр текстка туры киләме, туры килмиме?

Парталарыгызда биремнәр бар. Төркем җитәкчеләре биремнәрне тараталар.

1. Өч хатын коедан су ала иде.

1.Туры килә 2.Туры килми

2. Өч хатын да улын мактый.

1.Туры килә 2.Туры килми

3. Бабай хатыннар каршысына чыкты.

1.Туры килә 2.Туры килми

4. Хатыннар каршысына өч малай чыкты.

1.Туры килә 2.Туры килми

5. Бабай бер малайны гына мактады

1.Туры килә 2.Туры килми

- Дөреслеген парларда тикшерәбез. Билгеләр куябыз.


3. Хикәянең эчтәлеген үзләштерүне дәвам итәбез. Дәреслекләрегезнең 55 нче битен ачыгыз, 7 нче күнегүне язып эшлибез. Биремне ____укый.

Ике хатын коедан ... (су ала иде). Алар янына ... (өченчесе килде). Хатыннар улларын ... (мактыйлар). Өченче хатын ... (бер сүз әйтми. Эндәшми). Хатыннар кайтып ... (киттеләр). Бабай алар ... (артыннан атлады).

- Эшләрне тикшерәбез, төрле укучылардан сорыйбыз. Бәяләү карточкаларыгызга билгеләр куегыз.


4. – Эшебезне дәвам итәбез.

Как скажете, что:

- мой одноклассник сильный, ловкий;

- Саша тоже сильный, ловкий;

- моя мама очень красиво поет;

- мой братишка ловко кувыркается;

- по-моему, я старательный, воспитанный мальчик;

- мой друг может идти в магазин и принести хлеб.

-Укучылар, өйгә дә менә шундый төрдәге эш бирелгән иде. Әйдәгез, 56 нчы биттәге 10 нчы күнегүне тикшерәбез.


5. Физминут. “Әпипә” көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр. 

- Ничә ул бар иде? (3 ул . Музыка туктауга өчәрләп берләшәләр.)

- Ничә әни бар иде? (3 әни. Музыка туктауга өчәрләп берләшәләр.

- Ничә карт бар иде? (1 карт) (Урыннарында калалар).


6. - Ә хәзер картиналар буенча җөмләләр төзибез. Сорау җөмләләр төзесәгез, иптәшегез җавап бирер.


7. – Сез “Уллар” хикәясенең эчтәлеген беләсез. Эчтәлеккә нигезләнеп, парларда диалог төзибез, сөйлибез. Кайсы парның диалогы матур чыгар икән.

- Сиңа “Уллар” хикәясе ошадымы?

- Бу хикәяне кем язган?

- Хикәядә ничә малай бар?

- Беренче малай нишли белә?

- Сиңа кайсы малай ошады?


8. - Экранда күрсәтелгән терәк сүзләргә таянып, малайларга бәя бирик. (Экранга чыгарырга).

 Терәк сүзләр: эшчән, тырыш, ялкау, ярдәмчел, эш яратмый, тырыш түгел, җитез, игътибарлы, эшчән түгел, мәтәлчек ата, әнисенә булыша, көчле, матур җырлый,ярдәмчел түгел, әнисенә булышмый, игътибарсыз.


1нче төркем. Беренче малай …, чөнки … .

2 нче төркем. Икенче малай …, чөнки … .

3 нче төркем. Өченче малай …, чөнки … .

-Укучыларның җаваплары.


V.Проблемалы сорау кую.

-Әйтегез әле, бабай ни өчен бер малайны гына күрә? (Чөнки бер малай гына әнисенә булышты.)

- Дөрес әйтәсез. Малайларга бәя бирдегез, ә сез үзегез әниләрегезгә ничек булышасыз? Сорауларны төркем җитәкчесе бирә.

‒ Син әниеңә булышасыңмы? Ничек булышасың? (Әйе, булышам. Мин идән юам, тузан сөртәм, чүп чыгарам… )

- Әниләргә (әбиләргә) булышырга кирәк.

- Әниләрне хөрмәт итәргә кирәк.

- Әниләрне ихтирам итәргә кирәк.

- Ялкау булмаска кирәк.

- Эшчән, тырыш, игътибарлы булырга кирәк.

- Ярдәмчел булырга кирәк.

- Эшчән булырга кирәк.


Өй эшен язабыз.

1 нче вариант: “Уллар” хикәясенең эчтәлеген сөйләргә.

2 нче вариант: “Уллар” хикәясен үзгәртеп язарга.

3 нче вариант: “Уллар” хикәясен сәхнәләштерергә.


V. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

- Укучылар, безнең дәрес ахырына җитте.

– Сезгә дәрес ошадымы?

- Без нәрсә эшләргә тиеш идек?

- Укучылар, без ничек эшләдек?

- Я, без бүгенге дәрескә нинди нәтиҗә ясыйбыз? Әйтегез әле, без нинди булырга тиеш?

- Хәзер билгеләр куйыйк. Ә дәрестә үзегезгә куйган үзбәя карточкаларыгызны төркем җитәкчесе җыеп алыр. Хәзер үзегезгә билге куегыз.

‒ Барыгызга да бик зур рәхмәт. Кунаклар белән саубуллашыйк. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!