СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеклассное мероприятие "Праздник семьи"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Хәерле ____ кадерле әти-әниләр, кунаклар ! Барыбыз өчен дә бу ____ хәерле булсын, безнең күңелебезгә шатлык, куанычлар гына алып килсен. Йөзләребездә, күңелләребездә иман нуры балкысын. Бүген бездә гаилә бәйрәме.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие "Праздник семьи"»



Филиал – Богдан төп гомум белем бирү мәктәбе муниципаль район Балтач районы Башкортостан Республикасы







Гаилә бәйрәме












Үткәрделэр: Рамазанова Л.Т., ГазизоваЗ.К.



Богдан – 2016

(Гульсум)Хәерле ____ кадерле әти-әниләр, кунаклар ! Барыбыз өчен дә бу ____ хәерле булсын, безнең күңелебезгә шатлык, куанычлар гына алып килсен. Йөзләребездә, күңелләребездә иман нуры балкысын. Бүген бездә гаилә бәйрәме.

Мәктәп бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез

Без бит бәйрәмгә җыелдык

Әллә шуны белмисез?

(Зульфат)Бәйрәмнәр күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да,

Иң шәп бәйрәм- балачак

Әйе, бәхетле гаилә, бәхетле балачак.

(Линара)Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген

Сүзләремнең иң матурларын

Әйтмичә мөмкин түгел

(Ильнар)Кадерле әтиләребез,

Сөекле әниләребез

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

(Миляуша)Күмәкләшеп без дә дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Бүген гаилә бәйрәме.

(Җыр) “ Пар канатым”


(Диана)Бер ягымда- әтием,

Бер ягымда-әнием.

Уңымда да , сулымда да

Таянычым бар минем. (Сезнен алдыгызда 2 нче класс укучылары. Татар халык биюе)


Нэфис суз укый Шайнурова Лилия

(Алина)Иң кадерле кешеләребез сез

Әтием һәм әнием.

Сез булганга, без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез


(Ильгиз)Авырсаң да янда торалар

Төне буе керфек какмый

Үз саулыгын да кызганмый

Алар безне бит саклый ( Каршы алыгыз, жырлый Музипова Линара “ ”)


(Г.Лилия)Кая барсаң-шунда әткәй йөзе,

Кая барсам-әнкәй күңелдә

Алар гына шулай безнең өчен

Җанын биреп яши гомергә.


(Г.Раиль)Яз яктыра әти-әни каршында

Йөзләрендә күрәм ай нурын

Димәк, җирдә мин бәхетле кеше

Әти-әнием- иң зур шатлыгым.(Сезнен очен бию “Каз канаты” башкаралар 3 , 4 класс кызлары)


(Ильгина)Әти-әни, сездән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле,

Кояш сыман, әнием якын булса,

Әтием дә шундый кадерле.(Жырлыйлар Гилязев Раиль hэм Шакиров Золфэт. “ ”. Рэхим итеп тынлагыз)


(Альбина)Әти-әни һәм мин

Менә безнең гаилә

Бу дөньяда сез булганда

Яшәү күңелле миңа да

Рәхәт миңа сезнең белән

Күтәрелә минем күңелем

Бәхет һәм шатлык белән

Үтсен иде минем гомерем

Рәхмәт сезгә, әти-әни

Тыныч булсын иде күгебез

Озын-озак шулай бергә-бергә

Үтсен иде безнең гомеребез ( Сезнен алдыгызда “Заманча” бию)


(Шамиль)Җан җылыгызны тоя күңелебез

Әти-әни көчен тоя кулыбыз

Авыр сүзләр әйтмик, рәнҗетмик.

Әти-әниләргә гел изгелек кенә кылыйк без.(Жыр “Эниемэ”. Рэхим итегез)


(Ш.Лилия)Әтиләр, безнең газиз әтиләр сез,-

Нәсел күрке, гаилә куанычы.

Әниләр сез, без яраткан әниләр сез,-

Тормыш яме, бала таянычы. (Сезнен очен “Чэчкэлэр” биюе)


(Алсу) Әти эштән кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып.

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.


(Айдар)Хәлне сорый баштан сыйпап,

Миңа həрчак булыша.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.(Бию “Башкирская полька”)

(Нурзиля)Әни син минем җирдәге

- Иң якын кешем!

Әни, син минем күктәге

-Якты кояшым.

Таң йолдызын хәтерләтә

-Синең күзләрең,

Балдан татлы тоела

-Синең сүзләрең.

Сиңа булсын бакчадагы

-Гүзәл чәчәгем.(Сезнен алдыгызда “Калинка”биюе)


(Чулпан)Аналарга булган рәхмәт сүзен

Алыштырмас һичбер бүләк тә,

Авырмыйча, әни, озак яшә,

Балаларың шушы теләктә.(Сезнен очен жыр “Рэхмэт энием”)

(Гульсум)Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Нигә шулхәтле кадерле, якын сүз ул?

Гаилә - ул җылы учак. Гаилә никадәр нык икән, аннан бөркелгән җылылык та шулкадәр көчле була.(Рэхим итеп каршы алыгыз сезнен алдыгызда “Башкорт халык биюе”)


(Динар) Әниләрне – иң кадерле дибез,

Әтиләрсез яшәп буламы?

Таба алмам алмаштырыр кеше

Әйләнсәм дә бөтен доньяны.

(Ильназ)«Балам»,- диеп дәшүе дә бит,

Җылы сала җанга, күңелгә.

Кайгыртуың өчен рәхмәт әти,

Шулай булсын иде гомергә.(Сезнен очен жыр “Папа может”)


(Регина)Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, иң кадерле.

Алар безнең әбиләр!

(Ландыш) Иң кадерле, иң хөрмәтле –

Булсын җирдә әбиләр!

Әбиләрне кадерләсәң,

Тыныч булыр ил - көннәр!(Рэхим итеп тынлагыз сезнен очен жыр «Эбием эбекэем»)

(Ильгиз) Бабай янымда булганда –

Бернәрсәдән курыкмыйм.

Аның сүзе – миңа закон.

Бабамны гел тыңлыйм мин.(Сезнен алдыгызда «Татар халык биюе»3,4 класс укучылары)

(Расуль) Сезгә булган безнең хөрмәтебез.

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч,

Зур бәхетләр!

Юлдаш булсын сезгә гомергә!


(Алина) Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен!


(Г.Раиль) Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньдагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

( )Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен!


(Жыр «Бэхеттэ, шатлыкта»)

  1. Безнең гомер зур бәхет ул

Кадерләрен белегез

Чын күңелдән теләкләрне

Бездән кабул итегез!

Бәхеттә, шатлыкта,

Исәнлектә, саулыкта.

Үтсен гомер юлларыгыз

Тазалыкта, байлыкта.

2. Салкыннарда һич шиңмәсен

Үстергән гөлләрегез.

Таң нурыдай аяз булсын

Киләсе көннәрегез.