«Рәхмәт сиңа, Әлифба!»
Укытучы: Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр,укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар. Җир йөзендә кем генә булмасын,кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни куллары белән тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бшһасез байлык ул.
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.
Тышта матур яз җиткәндә
Без җыелдык бәйрәмгә.
Безнең шатлык эчкә сыймый
Сезгә ничек сөйләргә.
Бүген бездә зур тантана
Моңсу да ул, ямьле дә,
Әлифбабыз китә бездән,
Бу көн калыр хәтердә.
Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмалавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.
Бу бәйрәм – барыбызның да уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәтле әти-әниләр балалар белән бергә өр-яңадан тагын бер кат Әлифбаны укып чыктыгыз. Балаларның иң якын киңәшчеләре, ярдәмчеләре булдыгыз. Бик зур рәхмәт Сезгә!
Алтын яуган көзге көндә
Тыйнак үттек класска.
Әлифбаны кулга алдык
Әй, сөендек шул чакта.
Бүген сезнең алда без
Зур сынаулар үтәрбез.
Үзебезнең осталыкны
Сезгә дә күрсәтербез.
Зур ярдәм итәр безгә
Дәрестә алган белем.
Таяныч булыр юлда
Әлифба биргән белем.
Җыр « Өйрәтәләр мәктәпләрдә»
Әлифба керә:
Мин – Әлифба, таныйсызмы,
Танымыйм дип тормыйсызмы?
Юктыр, юктыр ышанам.
Сезне күреп шатланам.
Укытучы:
Әйе, хөрмәтле Әлифба. Бүген синең белән бәйрәм каршыларга олысы да, кечесе дә килгән. Рәхим ит, түрдән уз!
Әлифба :
Хәрефләр чыгышы (ӘЛИФБА):
Әлифба, әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле.
Иң якын дустыбыз
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф елмаеп әйтте уз исемен.
Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,
Сүз төзеп укуы кызыклы, күңелле!
“Ә” хәрефе. Кая барсаң, күз алдында,
Һәрчак күңелеңдә яши!
Ул – безнең иң якын кеше,
Ул кеше – әлбәттә Әни!
“Л” хәрефе. Өйрәндек без күп хәрефләр,
Тырышып, тирләр түгеп.
“Л” хәрефенә башлана
Кайсыгызның исемнәр?
“И” хәрефе. Бу хәреф ипидә бар.
Бар ул ил һәм иректә.
Бу хәреф “ике”легә
Укымаска өйрәтә.
“Ф” хәрефе. Кошлар – безнең дусларыбыз,
Алар оча һәркайда.
Китерәләр агачларга,
Басуларга күп файда.
“Б” хәрефе. Бөрлегәнем, җиләгем дип,
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
“А” хәрефе. “ А” хәрефе – алмада,
“А” хәрефе – агачта.
А хәрефен яратабыз
Өйрәнәбез иң башта.
39 хәреф белән
Таныштык без тиз генә,
Олы ярдәмче булдың син,
Рәхмәт инде , Әлифба!
Барысы бергә: Һәммәбезнең үз урыны,
Барыбыз да кирәкле.
Безне Әлифба китабы
Дус булырга өйрәтте.
Җыр « Әлифба »
Әлифба:
-Хәзер без сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйбыз.
Кем зирәк, кем тапкыррак икән.
Алина:1 нче бирем. Нинди сүзләр язылган, укып бирергә.
Родина, папа, дедушка, Ватан, мама, дружба
Укытучы:2 нче бирем. Бирелгән сүздән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзергә.
ЯБАЛАК сүзе ( 2 әти -әни катнаша,бирелгән вакыт эчендә сүзләр төзү)
Алина: 3 нче бирем. Мәсьәләләрне чишәргә:
1).Җиде бала бергәләп,
Гөлләргә су сиптек без.
Китеп барды икебез.
Ничәү калдык инде без? (7-2 =5)
2)Биш кыз җыйнаулаштык,
Кызык итеп уйнадык.
Килеп керде Сөмбелә,
Ничәү булдык, кем белә? (5+1=6)
Укытучы: 4 нче бирем (Әти-әниләргә) Мәкальләрне әйтеп бетерергә:
Кем эшләми, ...(шул ашамый)
Тырышкан табар, ...(ташка казак кагар)
Аз сөйлә, ... (күп эшлә)
Калган эшкә ... (кар ява)
Китап.... (белем чишмәсе)
Алина: 5нче бирем.Табышмакларны чишәргә:
1)Агач түгел- яфраклы,
Тун түгел-тегелгән (китап)
2) Мәктәптә һәр көн нәрсәдән башлана? (звонок)
3) Иң көтеп алган вакыт мәктәптә? (тәнәфес)
4) Сумка тотып керәсең, белем төяп чыгасың? (мәктәп)
5) Ул укый да, яза да белми. Ул язарга, китап укырга, рәсем ясарга өйрәнә. Я кем ул? ( 1 нче сыйныф укучысы)
6) Аны мәктәпкә көн дә алып барырга кирәк, аны әти-әниләр карый, укучы өчен ул паспорт кебек. Укытучылар да аны еш сорый, тик ул кайчакта”югала” (көндәлек -дневник)
7) Ул җәй дә, кыш та, яз да, көз дә була. Укучылар аны көтеп ала, бик ярата (каникул).
Укытучы: 6 нче бирем. Мисалларны чишәргә:
6+1, 8-2, 9+1, 7-3, 3+2, 5-1
Алина: 7нче бирем. “Хәреф төзү “уены беренчеләр өчен (2 укуы кирәк була)
А, Я
Укытучы: 8 нче бирем. “Буталган иҗекләр” уены (бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзергә 4 укучыга берәр конверт)
Ә-лиф-ба,Аз-бу-ка
Дус-лык, Га-и-лә
Та-за-лык, ма-ма
Мәк-тәп,у-ку-чы
Алина: 9нче бирем. “Саннарны дөрес урынлаштыр” уены
(1-Д, 2- О, 3-Б, 4- Р, 5-Ы, 6 – Й------ДОБРЫЙ сүзе килеп чыга)
Укытучы: 10 нчы бирем. Табышмаклар чишү(зал өчен уен)
Әлифба:
Табышмакларны, мисалларны, мәкальлләрне дә бик яхшы беләсез икән, дуслар. Бик рәхмәт! Ә хәрефләрне Сезгә тагын нинди китап өйрәнергә ярдәм итте?
Балалар: АЗ-БУ-КА, БУК- ВАРЬ
Әлифба:
- Әйе, дөрес, әйдәгез Азбука дәресләрендә ниләр өйрәнгәнегезне күрсәтик әле.
Сегодня праздник необычный:
Спасибо, азбука, тебе.
Ты столько знаний подарила
Мы будем помнить о тебе.
До свидания, учебник!
А на следующий год
Ты других читать научишь-
Тех, кто в первый класс придёт!
Теперь мы знаем буквы, слоги.
Умеем говорить, считать,
И постепенно, понемногу
Мы научились все читать.
Все мы сегодня говорим:
«За всё, тебя, Букварь, благодарим!»
Җыр « Мой букварь, мой друг надежный.. »
Укытучы:
-Әлифба китабы безне дус-тату булырга,табигатьне сөяргә дә өйрәтте.
Кызларны ул зур ярдәмче
Булышчы булсын диде.
Эшләгән һәрбер эшләре
Елмаеп торсын диде.
Ә малайларга Әлифба
Өйрәтте җитез булырга.
Батыр, кыю кешеләрдән
Үрнәк алып торырга.
Матур итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргә
Өйрәттең син , Әлифба!
Өйрәтте Әлифба безне
Табигатьне сөяргә.
Кечкенә дусларыбызга
Бул син, дустым, дияргә.
Әлифба:
-Китәм сездән, балалар,
Шатланып, горурланып.
Укуның да, язуның да
Төп нигезен бирдем мин.
Миңа хәзер алмашка
Яңа дәреслек килер.
Сизелмичә үтте көннәр,
Хәреф арты хәрефләр.
Яңа китап көтә сезне
Әкиятләр, шигырьләр.
-Бик куандырдыгыз. Мине яратып укыган кебек, «Туган телне»
дә яратыгыз.
«Әлифба» урынында кала.
«Туган тел» керә.
Исәнмесез, минем матур
Сөекле дусларым.
Тырышып укучы
Кызларым, улларым.
Әлифба бәйрәмен
Мин котлыйм ихластан.
Афәрин, дусларым,
Уңгансыз һәр яктан.
Килдем мин никадәр
Җыр, шигырь, хикәя,
Мәкальләр күтәреп.
Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын
Табышмак ни чаклы.
Тик менә үтенеч:
Таплама китапны.
Җыр «Китап »
Дөньяда иң – иң матур ил
Ул минем туган илем!(бергә)
Дөньяда иң – иң матур тел
Ул минем туган телем!(бергә)
Укытучы:
Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.
Бергә:
Сезнең алда без
Вәгъдә бирәбез:
Ялкауланмаска.
”2 ле алмаска.
Тырыш булырга.
“5”кә укырга.
Вәгъдәне үтәрбез
Теләккә җитәрбез
Туган илгә хезмәт итәрбез.
Укытучы:
Әлифбадан башлап киттегез
Юлны белем иленә.
Зур белемле булып үсеп
Кеше булыгыз сез илегездә.
-Сүз әти-әниләргә, килгән кунакларга бирелә. Бәйрәм чәй табыны белән тәмалана.