СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеклассное мероприятие "Сабантуй"

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие с целью ознакомления с традициями татарского народа.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие "Сабантуй"»

Сценарий к празднику "Сабантуй"

1 өлеш

Бер малай йөгереп керә:

Сабан туе -Сабантуй
Иртәгә - Сабан туе
Иртәгә - Сабан туе!

Сәхнә милли бизәкләр белән бизәлә. Сәхнә турендә - челтәрләп эшләнгән тәрәзә. Аңа ак челтәр пәрдәләр эленгән. Сәхнәгә милли киемнәрдән малайлар йегереп керәләр.
Бию (малайлар)

Алып баручы.

Урамда буләк жыялар,
Сыгыла колга башы.

Атлар, гармуннар белән, җыр җырлап бүләк җыючылар керә.

2 нче малай. Дуслар, иртәгә Сабан туе бит. Әйдәгез, бүләкләрне җыеп
бетерик!
1 нче малай. Кемдә калдык?
2 нче малай. Әпипәләрдә.
1 нче малай. Киттек алайса Әпипәләргә.

("Сабан туе" җырын дәвам итеп, малайлар, кызлар түгәрәк әйләнәләр. Кызлар белән малайлар кара-каршы басып калалар.)


1 нче малай

Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар бергә - бергә, шул;
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.
2 нче малай ( тәрәзә янына килә, тәрәзә чиртә).
Әпипә! Әпипә!
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме:
Сабан туе җитә дип,
Буләк әзерләдеңме?
Әпипә чыга.
Чиккән алъяпкычтан. Яулыгын чөеп бәйләгән. Кулына, җәеп, чиккән сөлге тоткан. Түгәрәк әйләнә.
Сөлге чиктем асыл җепләр белән,
Йөрәк хисен салып бу җырга.
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга.
Ефәк җепләр белән сөлге чиктем,
Уртасында чәчәк - гөл генә.
Җиңеп алсан, егет, бу буләкне,
Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә.

Сөлгене колгага бәйли.
3 нче малай.
Рәхмәт әйтәм шул корабка,
Диңгез кичергән өчен;
Рәхмәт әйтәм Әпипәгә,
Тастымал биргән өчен.
4 нче малай. Әпипәне биетмичә җибәрмибез, егетләр. (Такмак әйтәләр. Әпипәне биетәләр.)
бию “Әпипә”
1 нче малай.
Нәфисә апа килә!
Нәфисә апа. Исәнмесез, балакайларым! Сабан туена әзерләнәсезмени? Хәерле бәйрәм булсын! Дөньялар тыныч, имин булсын, еллар бәрәкәтле булсын! Бәхетле, тәүфыйклы булыгыз. Сабантуй буләгем шушы булыр сезгә, аз булса да, куп итеп алыгыз. (Алъяпкычына төреп тоткан күкәйләрне балаларга өләшә.)
Малайлар. - Рәхмәт, Нәфисә апа!
1 малай: Бүләк биргән кешене бер биетми ярамас.
Бергә: Шулай! Дөрес!
Нәфисә апа. Бик биер идем дә, гармуныгызның көе юк.
5 нче малай. Безгә җыр булса да ярый, Нәфисә апа.
Нәфисә апа. Бер дә җырламас идем дә,
Сабан туе җырлата шул.
Нәфисә апа җырлый.

Җырла, җырла, дип әйтәсез
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җырлар өчен
Сандугач теле кирәк.

Җырла, җырла, дип әйтәсез,
Җыр капчыгым ертылган;
Кичә бер җыр откан идем,
Ул да булса онытылган.

"Сабан туе" җыры көенә чыгып китәләр.
Алып баручы.

Шатлыклар - күңелебездә,
Ал кояш - күгебездә,
Килегез, дуслар, кунакка,
Иртәгә
Сабан туе була бездә!


2 өлеш

Сабантуй” көе яңгырый. Күмәк бию (сабан туен ачу)

А. Б. – Исәнмесез, балалар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм башкалар! Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн сезгә! Без бүген татар халкының олы бәйрәме- Сабантуена җыелдык. Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй - ул дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Котлы булсын Сабан туйлары!

Сабан туе, хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе

Бәйрәм итик көн буе!

Котлы булсын, балалар,

Ямьле Сабан туйлары!


Вед. Сабантуй - это праздник труда, праздник радости и счастья, в котором сливаются воедино и красивые обычаи народа, и песни его, и пляски, и обряды. Сабантуй празднуется в честь окончания весенне-полевых работ. Вы только что посмотрели, как собирают подарки на праздник. Это делалось за 2 недели до начала праздника: собирали по деревне подарки для будущих победителей: вышитые платки и полотенца, куски ситца, куриные яйца. А самым почетным подарком считалось вышитое национальным узором полотенце, которое имело символический смысл, и с ним не шли в сравнение никакие ценные призы. Поэтому девушки, молодые женщины готовили подарки всю зиму – ткали, шили, вышивали. Сбор подарков обычно сопровождался веселыми песнями, шутками, а подарки привязывали к длинному шесту. В день сабантуя в деревне царило приподнятое настроение, люди с утра шли на майдан. Одевались во все самое лучшее, женщины доставали из сундуков свои украшения. Сегодня праздник Сабантуй.

С праздником вас всех, дорогие дети, с праздником вас учителя, воспитатели, все сотрудники нашей школы, с весёлым праздником Сабантуем!

( Җыр “Сабан туе”)

Уртага берничә бала чыга.

1 бала:

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә,

Килегез, дуслар, кунакка

бергә: Сабантуй бүген бездә.

2 бала:

Сабантуй, сабантуй!

Уйнап- көлеп, җырлап- биеп,

Гөрләп килә Сабантуй!

3 бала:

Жилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә.

Көрәшик тә, узышыйк та,

бергә: Сабантуй бүген бездә !

4 бала:

Сабантуй –веселый праздник

Это всем давно известно.

Сколько игр и зрелищ разных

Приходите – интересно!

5 бала:

Снова песня зазвучала

Подпевай ей и танцуй!

Мы сегодня отмечаем

Бергә: Наш веселый Сабантуй!

6 бала:

Күңелле Сабан туйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм!

Матур җырлар җырлый -җырлый

Уйныйбыз әйлән - бәйлән.

7 бала:

И пускай веселье длится

В Сабантуй до темноты.

Всем, кто хочет веселиться

Дарим песни, как цветы.

(Җыр «Елмай»)

(Балалар шигырьләр укыйлар)

Бүген бездә Сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.

Кемдә нинди һөнәр бар?
Йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны
Урагыз мәйданнарны.

Ә көрәшә кайсыгыз?
Көч сынашып кайтыгыз.
Курыкмагыз егылудан,
Йөгереп артта калудан.

Ансыз булмый Сабантуй,
Колагыңа киртләп куй.
Булмаса һөнәрегез,
Читтән карап йөрегез

Картлар чүлмәк ватканын,
Атлар чабышып кайтканын,
Көрәшчеләр бер-берсен
Җилкә аша атканын.

Карасагыз - бәйрәм бар,
Сусасагыз - әйрән бар.
Ял итәрсез арсагыз,
Үкенмәссез барсагыз.



Вед.: Ребята, а раньше в деревнях молодые парни и девушки шли на сабантуй и пели песни. Давайте посмотрим, как это было.

(гармун белән җыр һәм бию)

1 бала: А я еще знаю, что раньше на сабантуях играли в народные игры. Ребята, давайте и мы поиграем в игру

Уен "Йөзек салыш”

Вед.: Ребята, а вы знаете, что самое главное состязание сабантуя это- национальная борьба – көрәш. Я предлагаю вам начать наш сабантуй с национальной борьбы – көрәш, но мы ее чуть-чуть изменим и скажем так – кул көрәше, т.е армреслинг и мы с вами определим главного батыра сабантуя.

(ведущий объясняет правила игры и начинает борьбу)

Вед. (объявляет главного батыра сабантуя)

Аккош - бию

А.Б. Сабан туенда уеннар

Төрле була, күп була.

Уеннарсыз Сабан туе

Булмаган да күк була.


2 бала: Кемнәр өлгер, кемнәр җитез,

Минем янга килегез.

Әйдә карыйк ярышып,

Капчык киеп чабышып.

Капчык киеп чабыш” уены. Уенга кунаклар да катнашалар.


Бер бала таяк күтәреп чыга һәм сөйли:


3 бала: Мактана дип уйламагыз,

Мин урынлы мактанам.

Чөнки менә бу чүлмәкне

Күз бәйләп тә вата алам.

Мәйданда “ Чүлмәк ватыш” уены.


4 бала: Кашык кабып йөгерәм дип

Мактанырга ашыкма.

Ә син менә йөгереп кара

Күкәй салып кашыкка.

Кашыкка йомырка салып йөгерү” уены уйнала.


А.Б. Менә сиңа сулы чиләк,

Көянтә эл иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил,

Егыла гына күрмә!

Су ташу” уены.


1.Вед.: Алай итик әле без,

Болай итик әле без.

Күңелле итеп бергә-бергә

Уйнап алыйк әле без.

«Ат чабышы»


Аркан тартышу”га кунакларны чакыралар.


Вед.: Сабантуй елга бер генә килә

Күңелле, олы бәйрәм.

Нур өстенә нурлар иңсен

Биеп алыйк ичмасам.

(татарча бию)


Вед. Менә, дуслар, көтеп алынган Сабан туйлары да тәмам. Барыгызга да саулык - сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз!