СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Воспитатель года" конкурсына презентация.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Асылгәрәева Альбина Альфред кызының иҗади эш тәҗрибәсе.

Просмотр содержимого документа
«"Воспитатель года" конкурсына презентация.»

Татарстан Республикасы  Биектау муниципаль районы  Ямаширмә «Йолдыз» балалар  бакчасы муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Асылгариева Альбина Альфред кызы Иҗади эш тәҗрибәсе 12 декабрь 2016

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Асылгариева

Альбина

Альфред кызы

Иҗади эш тәҗрибәсе

12 декабрь 2016

ӘЙДӘГЕЗ, ТАНЫШ БУЛЫЙК! Хәерле көн ! Исәнмесез! Сәлам белән башлыйм сүземне. Таныштырыйм дип чыгып бастым, ләкин Читен икән мактау үзеңне.  Альбина Альфред кызы булам, Ямаширмә авылыннан. Ел тәрбиячесе бәйгесенә “ Йолдыз” балалар бакчасыннан.  Гади генә бер кеше мин үзем, Гади түгел ләкин һөнәрем. “ Тәрбияче” дигән олы исем йөртәм, Шул исемне аклау - теләгем. Асылгариева Альбина Альфред кызы

ӘЙДӘГЕЗ, ТАНЫШ БУЛЫЙК!

Хәерле көн !

Исәнмесез!

Сәлам белән башлыйм сүземне.

Таныштырыйм дип чыгып бастым, ләкин

Читен икән мактау үзеңне.

Альбина Альфред кызы булам,

Ямаширмә авылыннан.

Ел тәрбиячесе бәйгесенә

Йолдыз” балалар бакчасыннан.

Гади генә бер кеше мин үзем,

Гади түгел ләкин һөнәрем.

Тәрбияче” дигән олы исем йөртәм,

Шул исемне аклау - теләгем.

Асылгариева Альбина Альфред кызы

Бу минем гаиләм Шәхси тормышыма күз салганда – Өч улым бар минем, терәгем Сөйгән ирем, һәм дә туганнарым – Бу тормышта иң зур терәгем.

Бу минем гаиләм

Шәхси тормышыма күз салганда –

Өч улым бар минем, терәгем

Сөйгән ирем, һәм дә туганнарым –

Бу тормышта иң зур терәгем.

Балаларга булган мәхәббәтем тәрбиячелек эшемдә миңа зур көч бирә. Хезмәтемнең сукмагыннан Барган чакта тиз-тиз атлап. Гаделлек һәм таләпчәнлек Йөртә мине һаман саклап. Җиңел түгел барыр юлдан, Тиз-тиз генә алга атлап. Зилзиләләр көтеп тора Борылышта мине кайчак. Көтеп тора борылышта Авырлык та, киртәләр дә. Шатлыгы да бу тормышта. Нәтиҗәмне күрим диеп, Ялгышып та куям кайчак. Төзәтеп шул хаталарны, Алга таба атлыйм һәрчак.

Балаларга булган мәхәббәтем тәрбиячелек

эшемдә миңа зур көч бирә.

Хезмәтемнең сукмагыннан

Барган чакта тиз-тиз атлап.

Гаделлек һәм таләпчәнлек

Йөртә мине һаман саклап.

Җиңел түгел барыр юлдан,

Тиз-тиз генә алга атлап.

Зилзиләләр көтеп тора

Борылышта мине кайчак.

Көтеп тора борылышта

Авырлык та, киртәләр дә.

Шатлыгы да бу тормышта.

Нәтиҗәмне күрим диеп,

Ялгышып та куям кайчак.

Төзәтеп шул хаталарны,

Алга таба атлыйм һәрчак.

«Йолдыз» балалар бакчасында  Уз хезмәтемне куям. Эшемне бик яратканга Эшләве җиңел, рәхәт Җан тынычлыгы тоям. Табигатьнең гүзәллеген тоя беләм, Хисләр җылылыгын сабыйларга бирәм. Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрәм, Шул гөлләргә йомшак сулыш өрәм .

«Йолдыз» балалар бакчасында

Уз хезмәтемне куям.

Эшемне бик яратканга

Эшләве җиңел, рәхәт

Җан тынычлыгы тоям.

Табигатьнең гүзәллеген тоя беләм,

Хисләр җылылыгын сабыйларга бирәм.

Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрәм,

Шул гөлләргә йомшак сулыш өрәм .

Омтылышым  минем – тәрбияче булу!”

Тәрбияче сүзе гади генә яңгыраса да, ул үз эченә

күпме мәгънә туплаган. Тәрбияче - бер ук вакытта белем дә,

тәрбия дә бирүче. Тәрбияче - психолог та, тикшеренүче – эзләнүче дә ул. Эшне уңышлы алып бару өчен, иң беренче чиратта балаларның шәхси сыйфатларын яхшы белергә, җентекләп өйрәнергә кирәк. Моның өчен әлбәттә, педагогик тикшеренү һәм эзләнү алымнарын белү зарур. Тәрбияче – ул үз эшендә белем бирү алымнарын нәтиҗәле кулланучы, баланы сәламәт, акыллы, әхлаклы итеп тәрбияләүче дә.

      Бала күңеле пыяла, саксыз кагылдыңмы уала дигәндәй, тәрбияче - бала өчен илаһи бер серле зат, шул илаһи көчне бала күңелендә тәрбияче саклый белергә тиеш.

    Һәр бала ул шәхес, һәр балага индивидуаль якын килеп, аның сәләтен күреп, аның өстендә эш алып барып, җәмгыятькә файдалы кеше тәрбияли алсак, без куйган максатыбызга ирешә алдык, дияргә була.

    Бер караганда кызыклы, шул ук вакытта катлаулы да хезмәтне сайладым мин. Тәрбияче - һәр көнне яңалыкка омтылучы, куйган максатына ирешүче зат, ата­-аналарлар белән уртак тел табып тәрбия - белем чараларын дөрес кулланып эшләүче, балаларны хөрмәт итүче шәхес ул.

    Минем өчен иң мөһиме - мин тәрбияләгән балаларның киләчәктә тәрбияле, белемле шәхесләр булып формалашуы.

Үз  белемемне күтәрү буенча методик тема: “ Әвәләү аша балаларның иҗади- эстетик эшчәнлекләрен үстерү”   Һәр бала нинди дә булса сәләткә ия. Аны вакытында тоеп, күреп алырга, аңа ачылырга һәм үсәргә мөмкинлек тудырырга гына кирәк. Бөек педагог В.А.Сухомлинский “Балаларның сәләтләренең башлангычы – аларның бармак очларында. Шулардан агып килгән нечкә генә инешләр иҗади фикерләү чыганагын тулыландыра. Икенче төрле әйткәндә, кулында осталык никадәр күбрәк булса, бала шулкадәр акыллырак”, - дигән. Ә баладагы сәләтне күрү әти-әниләрнең һәм балалар бакчасы педагогларының сизгерлегенә һәм игътибарлылыгына бәйле. Һәрбер бала нәрсә дә булса ясарга, уйлап табарга ярата. Бу балага сөенеч бүләк итә, үз-үзенә карата ышаныч тудыра, әйләнә-тирәне танып белергә ярдәм итә  

Үз  белемемне күтәрү буенча методик тема:

Әвәләү аша балаларның иҗади- эстетик

эшчәнлекләрен үстерү”  

Һәр бала нинди дә булса сәләткә ия. Аны вакытында тоеп, күреп алырга, аңа ачылырга һәм үсәргә мөмкинлек тудырырга гына кирәк.

Бөек педагог В.А.Сухомлинский “Балаларның сәләтләренең башлангычы – аларның бармак очларында. Шулардан агып килгән нечкә генә инешләр иҗади фикерләү чыганагын тулыландыра. Икенче төрле әйткәндә, кулында осталык никадәр күбрәк булса, бала шулкадәр акыллырак”, - дигән. Ә баладагы сәләтне күрү әти-әниләрнең һәм балалар бакчасы педагогларының сизгерлегенә һәм игътибарлылыгына бәйле. Һәрбер бала нәрсә дә булса ясарга, уйлап табарга ярата. Бу балага сөенеч бүләк итә, үз-үзенә карата ышаныч тудыра, әйләнә-тирәне танып белергә ярдәм итә

 

Балалар белән берлектә эшләнгән  кул эшләре

Балалар белән берлектә эшләнгән

кул эшләре

 Балаларның уңышлары

Балаларның уңышлары

Үземның уңышларым

Үземның уңышларым

Тәрбиячеләр белән берлектә эшләнгән кул эшләре

Тәрбиячеләр белән берлектә эшләнгән кул эшләре

Мин һәр баланы үз баламдай якын итәм .  Балалар белән эшләү дәверендә мин бер гыйбәрәне исемнән мәңге чыгармадым: “Тәрбияче – үзе тәрбияле булырга тиеш”. Ә тәрбияле булу – ул зур төшенчә. Алтыннан да кыйммәтле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана үзенең йөрәк җимеше – баласын безнең кулларга тапшыра. Мин һәр баланы үз баламдай якын итәм. Үз балаларыма биреп җиткерә алмаган күңел җылысын аларга бирәм, үз балаларымда күрергә теләгән сыйфатларны аларда булдырырга тырышам.

Мин һәр баланы үз баламдай якын

итәм .

Балалар белән эшләү дәверендә мин бер гыйбәрәне исемнән мәңге чыгармадым: “Тәрбияче – үзе тәрбияле булырга тиеш”. Ә тәрбияле булу – ул зур төшенчә. Алтыннан да кыйммәтле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана үзенең йөрәк җимеше – баласын безнең кулларга тапшыра. Мин һәр баланы үз баламдай якын итәм. Үз балаларыма биреп җиткерә алмаган күңел җылысын аларга бирәм, үз балаларымда күрергә теләгән сыйфатларны аларда булдырырга тырышам.

Балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап ачу өчен тәрбияче нинди генә шөгыльләр тапмый

Балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап

ачу өчен тәрбияче нинди генә шөгыльләр тапмый

Әгәр миннән сорасалар, Бәхет – ни ул, дисәләр. Бәхет – минем балаларым Кеше булып үссәләр . Сабыйларны яратам мин Шулар диеп җан атам Изгелекләр кылсын өчен Тудырган атам – анам.

Әгәр миннән сорасалар,

Бәхет – ни ул, дисәләр.

Бәхет – минем балаларым

Кеше булып үссәләр .

Сабыйларны яратам мин

Шулар диеп җан атам

Изгелекләр кылсын өчен

Тудырган атам – анам.

Тәрбияче программа нигезендә балаларга белемен  дә бирә, бәйрәмнәр дә үткәрә, конкурсларда да катнаша,  планнарын да яза, бакчада чәчәкләр дә үстерә, җәмәгать эшләрендә дә катнаша, шуңа карамастан ул ару-талуны белми.

Тәрбияче программа нигезендә балаларга белемен

дә бирә, бәйрәмнәр дә үткәрә, конкурсларда да катнаша,

планнарын да яза, бакчада чәчәкләр дә үстерә, җәмәгать

эшләрендә дә катнаша, шуңа карамастан ул ару-талуны

белми.

“ Тәрбия бөек эш, аның белән кеше язмышы хәл ителә”. В. Г. БЕЛИНСКИЙ

Тәрбия бөек эш, аның белән кеше язмышы хәл ителә”.

В. Г. БЕЛИНСКИЙ