СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Вв хәрефе һәм [w] авазы (Татар төркеме. 1 нче сыйныф)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Вв хәрефе һәм [w] авазы (Татар төркеме. 1 нче сыйныф)

Просмотр содержимого документа
«Вв хәрефе һәм [w] авазы (Татар төркеме. 1 нче сыйныф)»

Вв хәрефе һәм [w] авазы

(Татар төркеме. 1 нче сыйныф)

Максат

Вв хәрефен һәм [w] авазын өйрәнү, сүзләрдә авазны хәрефтән аера белү күнекмәләрен ныгыту.

Бурычлар

1)Вв хәрефе һәм [w] авазы белән таныштыру; авазны дөрес әйтү, аны дөрес хәреф белән язу күнекмәләрен камилләштерү;

2)укучыларның логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарлылыгын үстерү; сүзлек хәзинәсен баету;

3)Г.Тукайның “Гали белән Кәҗә” шигыре буенча эшләнгән мультфильмны карау һәм фикер алышу

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре: Вв хәрефен һәм [w] авазын үзләштерү.

Шәхси нәтиҗәләр: әйләнә-тирә тормышка игътибарлы, дөрес мөнәсәбәт булдыру; күршеңә ярдәм итү инициативасын күрсәтү, үз мөмкинлегеңне белү-белмәү чикләрен чамалау.

Метапредмет нәтиҗәләре

Танып-белү УУГ:

-объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу;

-төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бүя бирә белү.

Коммуникатив УУГ:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

-әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

-парларда һәм күмәк эшли белү;

Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Регулятив УУГ:

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Дәрес тибы

Яңа теманы өйрәнү.

Предметара

бәйләнеш

Әдәби уку, музыка, әйләнә тирә-дөнья

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

Әлифба. Рус телендә гомуми башлангыч белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен дәреслек /Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.-Казан:Мәгариф-Вакыт, 2014

Җиһазлау

Компьютер, презентация, экран, рәсемнәр

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

(УУГ)

Оештыру-мотвлаштыру



КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую.

Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен, укучыларга авыр булган очракларны ачыклау:

1.Фронталь эш (фонетик күнекмәләр булдыру юнәлешендә эш:өйрәнгән сузыкларны кабатлау, әйтелешләрен искә төшерү).

2.Өйрәнгән җөмлә калыпларын кабатлау.Карточкалар белән эш.

Слайдтан хор белән укыйлар, әйтелешне аңлаталар.

РУУГ: ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

ТУУГ: фикерләүне үстерү, объектларны чагыштыру.

Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

1Бирем (Б) Суда йөзә - кош түгел,

Канаты да юк түгел,

Ай-һай, аның күлмәге,

Кемнәрнең бар күргәне? (Балык)

Дәреснең темасын ачыклау. Темасыннан чыгып, дәрескә максат кую.

Әлифба. Бүген дәрестә безгә Сабир белән Кәбир ярдәмгә килер. (Тактада – малайларның рәсеме беркетелә)

Балык рәсеме һәм сүзнең схемасы бар. Сүзгә анализ ясатыла.

Авазны әйткәндә,авыз эчендә тынның тоткарланып калуы ачыклана. Әйтеп карау.

2 бирем (А) Без сузык авазны ишетәбезме?Тартыкмы? Нинди төс белән билгелибез? (Зәңгәр төс белән)

3 бирем (К) Рәсемдәге предметларның исемен әйтегез. Авазларын кабатлату. Сузык авазларны әйтү үзенчәлекләрен, тартык авазларны әйтүне ныгыту


Уен “Сузыкмы яки тартыкмы?”

Укучыларга предметлы рәсемнәр таратыла.Предмет башланган хәрефне әйтәсе, сузык авазнымы, тартыкнымы белдергәнен дәлиллисе.

ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

КУУГ:үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Тема, максат, бурычларны билгеләү



ТУУГ:фикерләүне үстерү, объектларны чагыштыру.

РУУГ:уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү.

Яңа теманы өйрәнү

Экранда баганалап бирелгән кушылмаларны укыту, дөрес әйтелеш өстендә эшләү.

Яңа сүзләр белән танышалар, әйтелешне искә калдыралар, сүзләрне укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатлыйлар, аңлап(индивидуаль һәм парларда) укыйлар, биремнәрне үтиләр.

ТУУГ: фикерләүне үстерү, объектларны чагыштыру.

КУУГ:мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару

Яңа теманы(яңа белемнәрне беренчел ныгыту)

Яңа белемнәрне ныгытуга уен формасында сүзләр әйтелә. “Яңгырау-саңгырау”уены. Слайдта сүзләр чыга, шушы сүзләрдә Вв хәрефенең кайсы урында язылуы турында әйтелә. Рәсемнәр буенча сорау.

Укучылар биремне эшлиләр. Слайдтагы сүзләрне укыйлар һәм җавап бирәләр.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.


Ял минуты

Яттан әйтелә.

Укучылар хәрәкәтләр ясыйлар.


Мөстәкыйль эш

Сабир белән Кәбиргә укый белгәнебезне күрсәтик әле.

1.Бирем (А)

Иҗекләр уку. Сезнең укуыгыз Сабир белән Кәбиргә бик ошагандыр дип уйлыйм.

2. Бирем. (А)

Яңа хәреф белән сүзләр уку.

Сүзләрне уку. Таныш булмаган сүзләрне аңлату.

3 Яңа хәреф белән сүзләр уку.

3 Бирем (К)

Рәсем буенча әңгәмә. Булат белән Кәбир рәсем турында хикәя төзеп сөйлик әле.

4 Бирем (К)

Текстны уку

Физминутка. Күзләргә күнегү.

4 Бирем (К)

Сорауларга җавап бирү.

-Елга буенда нәрсә үсә?

-Бари белән Булат елгада нишлиләр?

Репродуктив бирем ( үрнәк буенча)

Сабир белән Кәбир кайсы авылдан икән? Биремне үтәгәч белерсез.

------------

Яраткан шөгылләре нинди?

Туп уйнау, балык тоту.

Сүзне иҗекләргә бүлегез. Тартык аваз хәрефләре астына сызыгыз. Авазларга характеристика бирегез

Импровизацияле бирем

Үзегез [ б] авазыннан башланган, дәрестә әйтелмәгән бер сүз сайлагыз, аны иҗекләргә бүлегез.

Эвристик бирем

Шул сүзне кулланып, үз җөмләгезне төзегез.

Уку эшчәнлеген мөстәкыйль башка ру .

-Безнең дәрескә килгән кунакларга - Сабир белән Кәбиргә рәхмәт әйтик.

Биремне үтәргә әзерлән, аны үтә, эшеңне тәкъдим ит һәм үзбәялә


РУУГ:ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

ТУУГ:фикерләүне үстерү, объектларны чагыштыру.

КУУГ:үз фикереңне тулы йәм төгәлитеп әйтә белү.

Ял минуты



ТУУГ:фикерләүне үстерү, объктларны чагыштыру.

Рефлексия, бәяләү,үзбәя

-Укучылар, без бүген нәрсә өйрәндек? Дәрестә ниләр белдек? Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз? Дәрес ошадымы? Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр, сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәдә катнашалар. Бүгенге дәрестәге эшчәнлекләрен смайллар ярдәмендә билгелиләр. Максат һәм нәтиҗәләреннән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр.

РУУГ:үз эшчәнлегеңне бәяләү.