СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Заманча педагогик технологияләрне өйрәнү һәм татар мәктәпләрендә укучыларның рухи -әхлакый үсеш проблемаларын ачыклау

Нажмите, чтобы узнать подробности

Беренчедән,эш тәҗрибәмдә үзем еш кулланган яңа техноогияләр турында язсам. Икенчедән,аз комплектлы авыл мәктәпләрендә булган проблемаларны күрсәтергә тырыштым

Просмотр содержимого документа
«Заманча педагогик технологияләрне өйрәнү һәм татар мәктәпләрендә укучыларның рухи -әхлакый үсеш проблемаларын ачыклау»

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Заманча педагогик технологияләрне өйрәнү һәм татар мәктәпләрендә укучыларның рухи әхлакый үсеш проблемаларын ачыклау .

Бикүле төп гомуми белем мәктәбе туган тел укытучысы Галиева Зөлфирә Габбас кызы

       Проектның максаты:  балаларның сәләтен күреп , иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү     Төп бурычлар:   - һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү  - укучыда туган телгә,татар халкының мәдәниятына кызыксыну уяту;  - укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, аларны фәнни һәм  иҗади эзләнү эшенә җәлеп итү, һәрьяклап камилләшүгә омтылыш уяту.  - иҗат эше белән шөгыльләнү, аудитория алдында яклый белергә өйрәнү һәм төрле бәйгеләрдә катнашу;  ;

Проектның максаты: балаларның сәләтен күреп , иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү Төп бурычлар: - һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү - укучыда туган телгә,татар халкының мәдәниятына кызыксыну уяту; - укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, аларны фәнни һәм иҗади эзләнү эшенә җәлеп итү, һәрьяклап камилләшүгә омтылыш уяту. - иҗат эше белән шөгыльләнү, аудитория алдында яклый белергә өйрәнү һәм төрле бәйгеләрдә катнашу; ;

Фән, техника һәм мәдәниятнең гаять тиз үсүе нәтиҗәсендә, уку-укыту системасында заманча педагогик технологияләр куллану көннән-көн арта бара. Бу – заман таләбе.  Без, укытучылар алдында, бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклау бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә

Фән, техника һәм мәдәниятнең гаять тиз үсүе нәтиҗәсендә, уку-укыту системасында заманча педагогик технологияләр куллану көннән-көн арта бара. Бу – заман таләбе. Без, укытучылар алдында, бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклау бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел,ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып эшли белергә дә тиеш.

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел,ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып эшли белергә дә тиеш.

Аз комплектлы авыл мәктәбенең төп проблемалары Авыл мәктәпләрендә яңа технологик җиһазлар юк Укучылар саны аз Туган телгә карата мөнәсәбәтләр үзгәрде Яхшы Интернет челтәре юк Аерым предметлар буенча белгечләр юк

Аз комплектлы авыл мәктәбенең төп проблемалары

Авыл мәктәпләрендә яңа технологик җиһазлар юк

Укучылар саны аз

Туган телгә карата мөнәсәбәтләр үзгәрде

Яхшы Интернет челтәре юк

Аерым предметлар буенча белгечләр юк

Һәр бала – иҗади шәхес. Безнең дәүләт, мәктәп, педагоглар һәм ата-аналар алдында гадәттән тыш мөһим бурыч тора: хәзерге вакытта укучылар җәмгыятьнең иҗади әгъзасы гына түгел, ә һичшиксез, инициативалы, теләсә кайсы эшкә иҗади якын килергә сәләтле кеше булып үсүенә ирешү. Шуңа күрә татар авылларында санаулы гына калган мәктәпләрне саклап калу ,укучыларны үз мәктәпләребездә белем алуына ирешү өчен бик зур җаваплылык сорый

Һәр бала – иҗади шәхес.

Безнең дәүләт, мәктәп, педагоглар һәм ата-аналар алдында гадәттән тыш мөһим бурыч тора: хәзерге вакытта укучылар җәмгыятьнең иҗади әгъзасы гына түгел, ә һичшиксез, инициативалы, теләсә кайсы эшкә иҗади якын килергә сәләтле кеше булып үсүенә ирешү. Шуңа күрә татар авылларында санаулы гына калган мәктәпләрне саклап калу ,укучыларны үз мәктәпләребездә белем алуына ирешү өчен бик зур җаваплылык сорый

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда еш кулланыла торган яңа педагогик технологияләр Эшчәнлек технологиясе Информацион-коммуникатив технология; Уен технологиясе Яңа технологияләр Компьютер технологиясе Хезмәттәшлек технологиясе Тәнкыйди фикерләү технологиясе

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда еш кулланыла торган яңа педагогик технологияләр

Эшчәнлек технологиясе

Информацион-коммуникатив технология;

Уен технологиясе

Яңа технологияләр

Компьютер технологиясе

Хезмәттәшлек технологиясе

Тәнкыйди фикерләү технологиясе

Коммуникатив үстерешле укыту Коммуникатив ул - сүз-фикерләрне тапшыру чарасы. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен кулланган ресурслар Аудиоязмаларда танылган артистларның чыгышларын тыңлау. “ Әйдә ?Оnline”проекты @kitap_fm https ://tat.tatkniga.ru  https://abishevaalena.ru Эш нәтиҗәләре: Халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, бәйрәмнәрен мәктәп күләмендә һәр елны оештырабыз . Ел саен үзебезнең мәктәптә “Нәүрүз”, ”Кече Сабантуй,” “Сөмбелә”,”Татар кызы”,”Татар егете” бәйрәмнәре ,проектлар яклау буенча “Ачык ишекләр көне”үтә.

Коммуникатив үстерешле укыту

  • Коммуникатив ул - сүз-фикерләрне тапшыру чарасы. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела.
  • Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен кулланган ресурслар
  • Аудиоязмаларда танылган артистларның чыгышларын тыңлау.
  • “ Әйдә ?Оnline”проекты
  • @kitap_fm
  • https ://tat.tatkniga.ru
  • https://abishevaalena.ru
  • Эш нәтиҗәләре: Халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, бәйрәмнәрен мәктәп күләмендә һәр елны оештырабыз . Ел саен үзебезнең мәктәптә “Нәүрүз”, ”Кече Сабантуй,” “Сөмбелә”,”Татар кызы”,”Татар егете” бәйрәмнәре ,проектлар яклау буенча “Ачык ишекләр көне”үтә.
Укытучы кулында иң көчле технология – коммуникатив үстерешле укыту.

Укытучы кулында иң көчле технология – коммуникатив үстерешле укыту.

Критик фикерләүне үстерү технологиясе Критик фикерләүне үстерү технологиясен куллану, шулай ук, һәр укучыга шәхси якын килеп эшләүне дә күз алдында тота. Тәнкыйди фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, блум ромашкасы,”Үрмәкүч алымы”.”Гамбургер”алымы.”Скелет” алымы .

Критик фикерләүне үстерү технологиясе

Критик фикерләүне үстерү технологиясен куллану, шулай ук, һәр укучыга шәхси якын килеп эшләүне дә күз алдында тота.

Тәнкыйди фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, блум ромашкасы,”Үрмәкүч алымы”.”Гамбургер”алымы.”Скелет” алымы .

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясен куллану укучыларда укуга кызыксынуны һәм активлыкны, логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерә

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясен куллану укучыларда укуга кызыксынуны һәм активлыкны, логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерә

Компьютер технологиясе Компьютер технологияләрен куллану укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруда да зур әһәмияткә ия. Дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, укучылар белән, төрле электрон кушымталардан да бик теләп файдаланабыз. мультимедиа, электрон дәреслекләр, презентацияләр, интернет куллану күпкә отышлы. Язучыларның биографияләре, әсәрләре, төрле таблицалар, җырлар, шигырьләр язылган дискларның күп булуы дәресне кызык һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.      Бу юнәлештә ярдәм итүче ресурслар https://abishevaalena.ru  http://sabyem.ru Эш нәтиҗәсе : укучыларның видео,презентация,буклет,лэпбук ,брошюралары санала

Компьютер технологиясе

Компьютер технологияләрен куллану укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруда да зур әһәмияткә ия. Дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, укучылар белән, төрле электрон кушымталардан да бик теләп файдаланабыз. мультимедиа, электрон дәреслекләр, презентацияләр, интернет куллану күпкә отышлы. Язучыларның биографияләре, әсәрләре, төрле таблицалар, җырлар, шигырьләр язылган дискларның күп булуы дәресне кызык һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Бу юнәлештә ярдәм итүче ресурслар

  • https://abishevaalena.ru
  • http://sabyem.ru
  • Эш нәтиҗәсе : укучыларның видео,презентация,буклет,лэпбук ,брошюралары санала

Уен технологиясе Укыту процессында уен технологиясе максатчан булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Бала тормышында уен берничә вазифаны башкара: аралашу, күңелне күтәрү, үзеңнең мөмкинлекләреңне гамәлгә ашыру һ.б.

Уен технологиясе

  • Укыту процессында уен технологиясе максатчан булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Бала тормышында уен берничә вазифаны башкара:
  • аралашу,
  • күңелне күтәрү,
  • үзеңнең мөмкинлекләреңне гамәлгә ашыру һ.б.
Хезмәттәшлек технологиясе Хезмәттәшлек технологиясе  универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе булып тора. Технология укучыларны коллективта эшләргә, иптәшләренең фикерен тыңлый белеп, уртак нәтиҗәгә килә белергә өйрәтә. Шул  ягы белән әһәмиятле. Укучылар 4-5 кешелек төркемнәргә бүленәләр, аларга уртак эш бирелә, аны үтәгәндә һәркемнең үз вазифасы билгеләнә.   Хезмәттәшлекнең төрләре бик күп:  укучы белән укытучы, укучы белән укучы, укытучы белән укытучы, укытучы белән уку йортлары, мәктәпләр, китапханәләр, укытучы белән ата-аналар хезмәттәшлеге һ.б

Хезмәттәшлек технологиясе

Хезмәттәшлек технологиясе  универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе булып тора. Технология укучыларны коллективта эшләргә, иптәшләренең фикерен тыңлый белеп, уртак нәтиҗәгә килә белергә өйрәтә. Шул  ягы белән әһәмиятле. Укучылар 4-5 кешелек төркемнәргә бүленәләр, аларга уртак эш бирелә, аны үтәгәндә һәркемнең үз вазифасы билгеләнә.

  Хезмәттәшлекнең төрләре бик күп:  укучы белән укытучы, укучы белән укучы, укытучы белән укытучы, укытучы белән уку йортлары, мәктәпләр, китапханәләр, укытучы белән ата-аналар хезмәттәшлеге һ.б

 Хезмәттәшлек технологиясенең эш нәтиҗәләре

Хезмәттәшлек технологиясенең эш нәтиҗәләре

Һәр уңышка ирешүнең сәләт, талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә булуын истә тотарга кирәк. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә, ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала. Безнең кулларда - балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде. Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк:

Һәр уңышка ирешүнең сәләт, талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә булуын истә тотарга кирәк. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә, ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала. Безнең кулларда - балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде. Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дип кисәтә ул.