ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
АКТАНЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
СӘФӘР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
МАВЫКТЫРГЫЧ ТАРИХ ФӘНЕ
Тарих атналыгында үткәрү өчен кичә-ярыш
Автор: Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең
тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Закирова Ландыш Җәүдәт кызы
Максат:
1.Борынгы заман тарихы һәм урта гасырлар тарихы буенча укучыларның белемнәрен ныгыту.
2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.
3.Тарих дәресләренә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: кроссворд, картиналар (“Город средневековья XVI в.” Һәм “В мастерской оружейника”), анаграммалар язылган бит.
Кичә барышы.
Оештыру өлеше.
исәнләшү
психологик уңай халәт тудыру
кичә барышы һәм максаты белән таныштыру
Төп өлеш
1 нче команда “Рим сенаторлары”.
Без – Рим сенаторлары. Сенатта гомерлеккә сайланган 300 кеше утырабыз. Казна белән идарә итәбез һәм башка дәүләтләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Дөрес, югары хакимият сенатныкы түгел, ә бөтен Рим халкыныкы булып санала. Ләкин законнарны консуллар, диктаторлар һәм халык трибуналары гына тәкъдим итә ала. Шуннан соң закон сенатта тикшерелә, бары тик без хуплаганнан соң гына, халык аны раслый. Ихтирам йөзеннән римлылар безне аталар дип атап йөртәләр.
2 нче команда “Тәре йөртүчеләр”.
Без – “Тәре йөртүчеләр”. 1095 елда Франциянең Клермон шәһәрендә Рим папасы безне Көнчыгыш илләренә юнәлергә чакырды. Без аның сүзләрен “Алла мәрхәмәте илә!” дигән авазлар белән хупладык. “Изге җирләргә” китәргә әзер икәнне күрсәтеп киемнәребезгә кызыл тукымадан тәре тегеп куйдык. Беренче походыбыз 1096 елның язында булды. Безнең тәре походларыбыз Көнчыгыш илләре халкына бик зур бәла-казалар китерде. Ләкин уңай яклар да бар. Мәсәлән Европада шикәр камышын азык итеп файдалана башлыйлар, ефәк тукырга, көзге ясарга, металларны яхшырак эшкәртергә өйрәнәләр.
1 нче тур: Анаграммалар.
1 нче команда өчен: ИТИЦИРАП (патриций)
ИЯФИКИН (Финикия)
ГАФОКАРС (саркофаг)
РУСПИПА (папирус)
2 нче команда өчен: СЕМФИМ (Мемфис)
РАПСКАТ (Спартак)
ГАНВЕРИФ (фиргавен)
АРФКАНЕГ (Карфаген)
2 нче тур: Капитаннар ярышы
1. Нәрсә ул керамика? (яндырылган балчык)
2. Мисырлыларның үз илләрен, Кызыл җиргә - чүлгә капма-каршы куеп ничек дип атаганнар? (Кара җир)
3. Мисыр дәүләтенең беренче башкаласы? (Мемфис)
4. Мисырлыларның изге үгезе ничек дип атала? (Апис)
5. Финикиялеләрнең өч иң эре шәһәрен атагыз? (Сидон, Тир, Библ)
6. “Иллиада” һәм “Одиссея” кебек поэмаларның риваятьләр буенча авторы кем?
7. Табигать көчләрен гәүдәләндергән күп санлы аллаларга ышану нәрсә дип атала? (мәҗүсилек)
8. Грек полислары? (Афина, Спарта, Милет)
3 нче тур: Мифларны сәхнәләштерергә.
Нәрсә ул миф? (фантастикага, уйдырмага таянып аңлату)
1 нче команда: Хапи Алла турында миф.
2 нче команда: Тесей һәм Минотавр тырында миф.
4 нче тур: Даталар.
(Сан куела һәм аның янына хәрефләр куела, укучылар сайлап алалар. Мәсшлән 3В-1492 ел)
АБВД
АБВ
АБВ
А) 1337-1457 ел – Йөзьеллык сугыш
Б) 1419-1434 ел – гусит сугышлары
В) Б.э.к. 1200 ел – Троя сугышы
Д) Б.э.к. 431-404 еллар – Пелопонес сугышы
2. А) 1358 ел – Жакерия
Б) Б.э.к. 74-71 еллар – Спартак восстаниесе
В) 1382 ел – Уот Тайлер восстаниесе
3. А) 1096-1291 еллар – тәре походлары
Б) 1302 ел – Франциядә генераль штатлар чакыру
В) 1492 ел – Х. Колумбның Американы ачуы
5 нче тур: Картиналар нәрсә турында сөйли?
(Укучыларга ике картина бирелә, шуның буенча сөйләргә кирәк була. Укучыларның сөйләмнәренә һәм такта алдында үз-үзләрен тотышына игътибар ителә)
1 нче картина: “Город средневековья XVI в.”
2 нче картина: “В мастерской оружейника”.
6 нчы тур: Кроссворд чишү
1. Б.э.к. XIV г. Сәерлеге белән дан тоткан фиргавен.
2. Борынгы греклар илләрен ничек дип атап йөрткәннәр?
3. Тутмос III нең үги әнисе, хакимият сөюче патшабикә, Мисыр белән ул 22 ел буе берүзе идарә итә.
4. Ассирия хәрби мәмләкәтенең башкаласы.
5. Мисырда кояш алласы ничек дип атала?
6. Аксөякләр нәселеннән чыккан һәм иң бай римлылардан торган аксакаллар шурасы.
7. Солон нигез салган яңа дәүләт строе, халык хакимияте.
8. Спарталыларның кыска һәм төгәл сөйләмнәре ничек дип атала?
1
| 2 э | л | л | а | д | а | |
| 3 х | а | т | ш | е | п | с | у | т |
| 4 н | и | н | е | в | и | я | |
| 5 р | а | |
6 с | е | н | а | т | | |
| 7 д | е | м | о | к | р | а | т | и | я | |
8 л | а | к | о | н | и | к | | |