Татарстан Республикасы
Апас муниципаль районы
Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе
1 сентябрь - белем бәйрәме
Автор: Идиятуллина Гөлчәчәк Кираметдиновна
Булат нидер ясап маташа. Ләйсән белән Алмаз аның янына киләләр.
Ләйсән:
-Нишлисен инде Булат?-дип сорый Ләйсән.
-Менә вакыт машинасы ясыйм,-ди Булат.
-Кит инде ,маташма юк белән,- дип көлеп куя Алмаз.- Күпме кеше ясап караган ,ясый алмаган, инде син тотынгансың... “Физика” дия- дия шашасын ахры инде. Ташла ул эшеңне, әйдә, дустым, бәйрәмгә әзерләник.
-Юк, сез бит берни белмисез,-ди Булат, җанланып. -Румиль абый да вакыт чиге бик нечкә , берничә вакыт параллель буенча урнашканына ышана. Бу турыда без бик куп сөйләштек.Күз алдыңа китер: менә без хәзер өчәү 21 нче гасырда,күзебезне йомып ачабыз да, 20 нче гасырда булабыз.
Ләйсән:
-И,Булат,бигрәк кызык кеше инде син, чынлап та ышанасың бугай,- ди Ләйсән.
-Мин сина моны исбатлап та бирәм әле.Мин бит шундый зур ачыш ясадым.
Ләйсән:
-Нинди?
-Вакыт чикләнешенә юл бигрәк тә таң аткан чакта ачыла. Бөтен галәм бу вакытта бергә сулый,кешеләрнең күңелләре чистара , явызлык бетә, усаллык югала.
-Ай, Булат, житте. Мине дә ышандырасың бит,- ди Алмаз.
-Ышансаң, иртәгә таң атканчы монда килеп житегез ,өчәүләшеп сәяхәт итү күңеллерәк булыр.Менә берничә чыбыкны тоташтырам да- машина әзер була.
(Алмаз белән Ләйсән сәер генә карап куялар. Китәләр.)
Ләйсән:
-Ходаем, укый -укый ,җүләрләнә башламагандыр ич бу малай?...
Алмаз:
-Гөлчәчәк апага әйтергә кирәк.
Ләйсән:
-Әгәр саташмаса, дөрес тә шундый мөмкинчелек булса …
Алмаз:
-О-ооо,Без бит Ю. Гагарин кебек мәнгелеккә данлыклы булып калачакбыз.
Ләйсән:
-Һәм нинди зур ачыш бит бу : башка вакыттагы тормышны үз күзең белән күр инде.
(Таң ата, чут-чут кошлар сайрый. Әкрен генә баштан Алмаз, аннары Ләйсән килеп чыга)
Булат:
-О! Мин шундый шат сезне күрүемә. Килмәдегез ахры дип борчылып тора идем.
Ләйсән:
-Карале , Булат, бәлки бармабыз, ә?
Булат:
-Нишләп,Ләйсән, синең кайсы гасырда уку рәхәт булганын беләсең килмимени ? “ЕГЭ , ЕГЭ” дип аптыраттылар бит инде...
Ләйсән:
-Килә.Ә тапсак андый вакытны? Әти-әнидән , дуслардан башка бик күңелсез булыр бит.
Булат:
-Ә без аларны да алып китәрбез.
(Вакыт машинасына менеп басалар)
Булат:
-Кая барасыгыз килә?
Алмаз:
-Әйдә 19 гасырга.
Булат:
-Әйдә .
(Булат компьютерда 19гасыр дигән сүзләрне җыя. Космик музыка яңгырый. Залга ак футболка, шорты кигән, кулларына төсле тасмалар тоткан балалар чыга. Бию бииләр.)
(Өстәл артында 19гасыр кызлары кебек киенгән егет белән кыз утыра.)
Ләйсән:
-Булат, син гений!
Булат:
-Все гениальное просто, Ләйсән.
Ләйсән:
-Исәнмесез!
(Дәшмиләр)
Булат:
-Здравствуйте!
Кыз , шаккатып, хезмәтчеләргә караган кебек карап әйтә :
-Бонжур!
Ләйсән:
-Француз ахры бу кыз?
Булат:
-Вы француженка?
Кыз:
-Je n'ai pas la Russie.
Алмаз:
-Почему же не говорите по- русски?
Кыз:
-Оn dit en russe serviteurs, le peuple.
Булат:
-Мы вас не понимаем. Мы прилетели из будущего, изучаем английский язык.
Егет:
-Говорить на другом языке, кроме французского,- дурной тон!
Булат:
-А вы читали комедию Грибоедова «Горе от ума»?
Егет:
-Нет.
Булат:
-Советую вам прочитать. Вот послушайте отрывок:
Я одаль воссылал желанья…
Чтоб истребил господь нечистый этот дух
Пустого, рабского, слепого подражанья;
Чтоб искру заронил он в ком-нибудь с душой
Кто мог бы словом и примером
Нас удержать….
От жалкой тошноты по стороне чужой!
Алмаз:
-А Пушкина читали?
Егет:
-В переводе на французский.
Булат:
-Әйдәгез, телен сөймәгән заманда бер минутка да каласым килми. Киттек!
Алмаз:
-Киттек, Булат! Минем дә бер дә бу егет белән кыз кебек буласым килми!
Ләйсән:
-Әйдәгез!
(Вакыт машинасына менеп басалар)
Булат:
-Кая барыйк?
Ләйсән:
-22 нче гасырга!
Алмаз:
-Әйдәгез!
(“22 гасыр” дигән язу пәйда була. Балалар бию бииләр.)
(Ике малай(Айнур,Ильфир) ак яисә көмеш төстәге киемнәрдән, башларында сәер түгәрәк һәм чыбык-антенна, кулларында кечкенә аппарат(телефон шикелле)
Ләйсән:
-Исәнмесез!
Булат:
-Здравствуйте!
Алмаз:
-Бонжур! Гуд мониң!
Ләйсән:
-Болар телсез ахры...
(22 гасыр кешеләре кечкенә приборга ябышалар, тиз-тиз баскалыйлар һәм телгә киләләр.)
Ильфир:
-Сез 21 гасырдан килгәнсез икән. 22 гасырга рәхим итегез! Кешелек дөньясы бик нык алга китте. Безгә бер- беребезне аңлар өчен сөйләшергә кирәкми, шушы “миелон”дигән аппарат аша гына уй- фикерләребезне беләбез.
Ләйсән:
-Я , ходаем, безнең телебезне каян белдегез?
Айнур:
-Менә шушы аппарат аша ( кулындагы аппарат(телефон)ны күрсәтә) Сифлоран дип атала. Бөтен телләр шунда сакланган.Сифлоран сезнең телне “борынгы татар теле” дип чыгарды.
Алмаз:
-Кызык,сөйләшмичә түзеп буламени?
Ильфир:
-Була.
Булат:
-Ә җыр ? Җырлый беләсезме соң?
Ильфир:
-Әйе.
Булат:
-Ничек?
Ильфир:
-Сифлоран аша.
Булат:
-Димәк, ансы да уйда гына.
Ильфир:
-Әйе.
Алмаз:
-Ә концерт, театр...
Ильфир:
-Без барысын да шушы аппарат аша эшлибез. Күзләрне йомып, кирәкле дулкынга куясың да...
Алмаз:
-Ә ул тамашыны артистлар куямы?
Айнур:
-Юк,сезнеңчә әйткәндә, төрле кодлар, шрифтлар жыеп эшләнә,сезнең вакыттагы компьютерлар кебек аппаратларда, ләкин мең тапкыр әйбәтрәк.
Ләйсән:
-Безнең мультиклар шикелле инде алайса бу, Булат. Булат, дим, әллә син дә телсез калдыңмы?
Булат:
-Шок кичерәм мин... Бу нәрсәне булдырырга ярамый! Без телебезне саклап калырга тиешбез, әйдә кайтыйк үзебезнең заманга.
Алмаз:
-Әйдә.Булат,безнең бәйрәмгә дә әзерләнәсебез бар.
((Вакыт машинасына менеп басалар. Балалар бию бииләр. )
(20....дигән язу күренә. Барлык балалар да хәзерге заман укучылары булып чыгалар, сөенешеп, бер-берсе белән күрешәләр.
Алмаз:
-Беләсезме, тегендә булып кайтканнан соң мин күп нәрсәне анладым, дөньяга бөтенләй башкача карыйм хәзер!
Ләйсән:
-Әйе, мин дә, чөнки
Иң әйбәт заман-
Бергә: ул безнең заман!
Иң матур тел-
Бергә: ул татар телем!
Иң матур жир-
Бергә: ул туган илем!
Иң әйбәт мәктәп –
Бергә: ул безнең мәктәп!
(Булат өстәл артына барып утыра һәм нидер яза башлый)
Ильназ:
-Дөрес, дусларым, без иң бәхетле кешеләр икән бит.Рәхәтләнеп үз телебездә,бөек Тукаебыз телендә сөйләшәбез,жырлыйбыз. Бернинди миелон да кирәкми безгә аралашыр өчен.
Гөлназ:
-Әйе шул. Әллә Булат, тагын шигырь яздыңмы? Әйдә безгә дә укып кит әле.
(Булат шигырен укый).
Булат:
Туган телем.
“И туган тел, и матур тел”...
Язган Тукай бабабыз.
Ни кызганыч, туган телне
Без оныта барабыз.
Яратам мин татар телен:
Моңлы, зарлы,әһәңле.
Бар дөньягатаралган ул
Татар халкы сәламе.
Югалмас ул матур телем,
Үтәр еллар, гасырлар...
Мин ышанам:
“Шүрәле”не
Туган телдә укырлар.
И туган тел, и матур тел...
Сүзләр тезә каләмем.
Киләчәккә тапшырыйк без
Тукай тоткан әләмне,
Туган телем әләмен!
Җыр башкаралар.
ЗДРАВСТВУЙ, ШКОЛА!
музыка Виталия Алексеева
слова Марии Филатовой и Юлии Ядровской
Первый день сентября закружил листвой.
Осень птицей летит вдоль родных дорог.
Лето кончилось вчера,
В школу всем идти пора,
И зовет нас звонок снова на урок.
ПРИПЕВ: Над страною заливаются звонки.
Утром в школу вновь идут ученики.
В класс веселый возвращаемся к друзьям.
Здравствуй, школа! Расставаться нам нельзя.
Ты, учитель, нас всех научил мечтать,
И уроки твои не забудутся.
Пусть мы школьники пока,
Знаем мы наверняка,
Все мечты наши светлые сбудутся.
Будем петь, будем жить, будем жизнь любить,
И Отчизну, под солнцем цветущую.
Не забудем никогда
Наши школьные года,
И звонки, на уроки зовущие!
Гөлназ: Наконец настала осень золотая,
Ләйсән: Лето улетает, нам рукой махая,
Ильфир: Дни короче стали и похолодало,
Алмаз: Солнце светит реже, нынче греет мало,
Айнур: Листья на деревьях резко пожелтели,
Илназ: Птицы на юга дружно улетели.
Булат: Несмотря на это на душе светло,
Гөлназ: Листья на земле словно полотно.
Ләйсән: Золотом покрылись серые дороги,
Ильфир: Разгоняя прочь скуку и тревоги.
Алмаз: Школьники с улыбкой в школу побежали.
Айнур: Парты и тетради их все лето ждали.
Илназ: Чаще раздается чистый детский смех,
Булат: На душе от этого радостней у всех.
Гөлназ: Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Без сезне кабат күрүебезгә бик шат. 1 сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Әмма аларның һәрберсе күңелдә кояшлы булып сакланып кала. Ничек шулай булмасын? Чәчәктәй киенеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, һәр бала мәктәпкә ашыга
Ләйсән: Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез.
Хәзер сүзне мәктәп директоры Бәдертдинов Рифат Әкраметдин улына бирәбез.
(Директор сүзе. Кунакларга сүз).
Алмаз:
Добрый день, ученики!
Добрый день, родители!
Добрый день, учителя,
Гости, вы пришли не зря,
Ведь сегодня в школе праздник —
Праздник Первого Сентября.
Айнур:
Учеба, здравствуй!
Школа, здравствуй!
Идем за знаньями в поход!
Сегодня праздник,
Школьный праздник —
Встречаем мы учебный год!
--
Булат:
Нежарким солнышком согреты,
Леса еще листвой одеты.
У первоклассников букеты.
День хоть и грустный и веселый,
Грустишь ты: - До свиданья, лето!
И радуешься: - Здравствуй, школа!
(---Первое сентября Валентин Берестов)
Ильфир:
Бүген , мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,
“Бар фәннәрдән “биш”кә генә укыйк”,-диеп,
Шаулап торган җәйнең ямь.ле кочагыннан
Яшь тәннәргә яңа куәт-көчләр җыеп.
ҖЫР “Мәктәп, мәктәп...”
Илназ:
Мәктәбем,
Без килгәч бүгеннән
Күңелле булачак.
Класслар моннан соң
Гел гөрләп торачак.
Без сине үзебез
Сагындык өзелеп,
Менә бит кошлар күк
Килдек без тезелеп.
Алмаз:
Беренче сентябрь – минем
Бәхет-шатлыклы көнем
Сагынып белем учагын,
Мин кабат сиңа килдем
Дулкынланып карап торам
Юксындырдың, мәктәбем,
Син – минем үткән гомерем,
Син – минем киләчәгем.
Синдә күрергә өйрәндем
Матурлыгын дөньяның
Төүге кат синдә башкардым
Балачагым җырларын
Мәңге исебездә тотыйк
Монда үткән чакларны
Аннан белемебез белән
Бизик туган якларны.
Җыр: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...”
Гөлназ:
Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне,тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.
Ләйсән:
Әйе, бүгенге бәйрәмнең хөрмәтле кешеләре – укытучылар. Хәзер барыгызны да шулар исеменнән тәбрикләү өчен сүз укыту эшләре буенча директор урынбасары Алсу Галимулловнага бирелә.
( Завуч сүзе)
Айнур:
Аллы-гөлле букет кулларымда
Остазыма бүләк итәргә
Ә ул миңа мәңге шиңми торган
Гөл орлыгын бирер чәчәргә.
Алыгыз сез бүген бүләк итеп
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!
(Музыка. Укытучыларга чәчәкләр бирү)
Гөлназ:
Залда безнең остазларыбыз, хөрмәтле хезмәт ветераннары утыра. Ә инде алар арасында Фирдауся апабыз бар. Фирдауся апа! Сезне бүгенге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм тагын бик күп еллар якыннарыгызны шатландырып яшәвегезне телибез. Бүгенге бәйрәм уңаеннан сезнең дә әйтер сүзләрегез бардыр. Сүзне сезгә бирик әле.
(Ф. апа сүзе)
Ильфир:
Җылы караш, назлы сүзләреңнән
Тойдым синең йөрәк җылыңны.
Укытучым, иң кадерле кешем,
Бүләк итеп ал син җырымны.
Җыр: Булат
Гөлназ:
“Хәерле юл, укытучы!” Вәзилә Чинаева
Укытучы – тынгы белмәс кеше,
Җәй көне дә көзне сагына.
Балаларын уйлый иртә-кичен,
Һәркөн күзе мәктәп ягында.
“Дәрес бирә” җиләк җыйганда да,
Су сипкәндә кичен бакчада,
Табигатькә чыгып, сирәк-мирәк
Бераз яллар итеп кайтса да.
Укытучы өчен уку елы-
Урак өсте, уңыш үстерү.
Мәшәкатьләр, борчу-шатлык белән
Һәрбер уку көнен уздыру.
Хәерле юл сиңа, укытучы
Изге булсын кылган гамәлең,
Булдыргансың, рәхмәт, молодец! дип
Гел “бишле”ләр төзсен каләмең!
Ләйсән:
Учитель, дни жизни своей, как один,
Ты школьной семье посвящаешь,
Ты всех, кто учиться к тебе приходил,
Своими детьми называешь.
Но дети взрослеют, от школьной скамьи
Дорогами жизни шагают
И в памяти носят уроки твои,
А в сердце тебя сохраняют.
Любимый учитель, родной человек,
Будь самым счастливым на свете,
Хоть трудно порой достаются тебе
Твои непослушные дети.
Ты дружбой и знаньями нас наградил,
Прими благодарности наши!
Мы помним, как в люди ты нас выводил
Из робких смешных первоклашек.
Марк Львовский
Илназ:
Кыңгыраулар чыңлый
Ап-ак киемнәрдән,
Әйтерсең лә инде фәрештә!
Кояш булып, белем нуры сирпеп,
Укытучы керә дәрескә.
Бу ничәнче сезнең дәрес икән?
Ә аларны кем соң санасын?
Ак җилкәнен киергән кораб сыман,
Юл күрсәтеп алдан барасыз.
Укытучым минем, сүнмәс назым,
Якты язым – балачакларым,
Мин гомергә, әнкәм белән бергә,
Күңелемдә Сезне саклармын.
ҖЫР “Сез иң гүзәл кеше икәнсез...”
Булат:
У каждого в жизни единственный раз
Бывает свой первый, свой памятный класс.
И первый учебник, и первый урок,
И первый заливистый школьный звонок,
И первый наставник, наш первый учитель,
Кто дверь нам открыл на дорогу открытий.
Гөлназ:
По солнышку ромашек, по небу незабудок
Проходит детство наше, простое, словно чудо.
Ләйсән:
--Их, балачак!
Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым.
Еллар үткәч килә “Исәнме”дип
Балачакка кулым сузасым.
Эх, балачак!
Үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә
Бар дөньяны онытып сабый булып
Күбәләкләр куып китәргә...
Юк, еракта калган сабый чакка
Тапмыйм юллар килеп китәрлек
Тапмам микән, әгәр ул юлларны
Әкиятләрдән эзләп карасам.
ҖЫР “БАЛАЧАК БӘХЕТ ИЛЕ”
Гөлназ:
Бүген бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез әле үзләрен бирегә чакырыйк. Төкле аягыгыз белән , кадерле балалар!
Инценировка( “РОДНИКИ” “НАША МАМА”)
НЕПОСЕДЫ “ЧЕМУ УЧАТ В ШКОЛЕ”җыры яңгырый ( 1 класс укучылары керә)
Шигырь.ләр сәйлиләр
. Администрация котлавы.
Булат:
То было 10 лет назад,
Мы тоже в первый раз
С толпою сверстников-ребят
Явились в первый класс.
Илназ:
Мы стали взрослыми теперь,
Нам детство не вернуть,
Нам школа в жизнь открыла дверь
И указала путь.
Айнур :
Вот пришел желанный час,
Ты зачислен в 1-й класс.
Ты, дружок, послушай нас.
Мы дадим тебе наказ.
Алмаз :
Всем о школе расскажи,
Честью школы дорожи,
Содержи всегда в порядке
Книжки, прописи, тетрадки!
Ильфир:
Ты должен научиться читать, писать, считать
И все всегда на пять.
Аккуратен, вежлив будь,
Быть здоровым не забудь!
Гөлназ :
Должен знать ты на "отлично"
Драться в школе неприлично!
Чтобы был всегда ты весел,
Больше пой хороших песен.
Ләйсән :
Ты усваивай программу,
Если что, то мы поможем!
Если выполнишь наказ,
Будешь школьник просто класс!
Булат:
Җир йөзендә төрле илдә
Никадәрле китап бар!
Безнең өчен һәрберсе
Бик кадерле бит алар.
Илназ:
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә тәүге булып
Белемгә юл ачучы,
Тик бер китап. Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагын?
Беләмсез, ул нинди китап?
1нче класс укучылары: Ул – Әлифба китабы
(11ләр балаларга әлифба китаплары, бүләкләр бирәләр)
Айнур:
Беләсезме, дуслар,
Җирдә зур мәктәп бар,
Тормыш диләр аның исемен
Шатлыгы да шунда,
Кайгысы да шунда,
Сыналуы шунда кешенең.
Алмаз:
Еллар үтәр аккан сулар кебек
Гомер генә кайтмас кирегә
Тик балачак чакырып әйдәп торыр
Мәңге серле мәктәп иленә
Ильфир:
Көмеш кыңгыраулар суза
Тәүге дәрес җырын
Белем йортларына уза
Ашкынып яшь буын.
Айнур:
Кыңгырау, кыңгырау,
Шалтыра, шат җырлап.
Укучы исемен
Акларбыз яхшырак.
(Кыңгырау көе яңгырый)
Ильфир:
Җиз кыңгырау,
Дустымдай күрәм сине
Мәктәбемә тәүге тапкыр
Син бит чакырдың мине
Гөлназ:
Җиз кыңгырау,
Мәктәбем сандугачы
Һәркөн тыңлыйм җырыңны
Күңелләрем булганчы
Ләйсән:
Җиз кыңгырау,
Чыңлавың ягымлы
Шат чыңлау, моң булып,
Күңелемә сарылды.
(Кыңгырау шалтырату)
Булат:
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга.
Гөлназ:
Яңгырыйдыр һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит, син,
Өр – яңа уку елы.
(11нче һәм беренче класс укучысы бергә кыңгырау шалтырата)
Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Быелгы уку елында алачак беренче билгегез Белем капкасы артында сезне көтә. Белем капкасы ачык сезгә.Әйдәгез дуслар, беренче класс укучылырын хәерле юл теләп, кул чабып беренче дәресләренә озатып калыйк.
(11нче класс укучылары беренче класс укучыларын җитәкләп строй алдыннан классларына алып кереп китәләр)
“ТЫНЫЧЛЫК ҖЫРЫ” яңгырый
Белем бәйрөме тәмам.