СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Җимешләр" дәрес планы

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Җимешләр" темасы буенча 6 класс биология дәресе өчен.

Просмотр содержимого документа
«"Җимешләр" дәрес планы»





Биология, 6 класс



Тема: Җимешләр.

Максат: җимешләрнең төзелеше һәм күптөрлелеге белән таныштыру.

Бурычлар: биологик терминнарга аңлатма бирү(русча-татарча);

Җимешләрне танып белүне, чагыштырып аңлатма бирүне күнектерү; җимешләрне кулланганда гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, агулы үсемлекләр белән сак эш итәргә өндәү.













Тема: Җимешләр.

Максат:җимешләрнең төзелеше һәм күптөрлелеге белән таныштыру.

Бурычлар: биологик терминнарга аңлатма бирү(русча-татарча);

Җимешләрне танып белүне, чагыштырып аңлатма бирүне күнектерү; җимешләрне кулланганда гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, агулы үсемлекләр белән сак эш итәргә өндәү.

Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.

Методы:аңлатмалы күрсәтмәле, өлешчә эзләнүле.

Ысуллары: аңлату, әңгәмә, текст белән, күрсәтмә материал белән эш.

Җиһазлау: компьютер классы, интерактив такта, компьютер, натураль җимешләр-мандарин, алма, көнбагыш, бодай, чикләвек, әстерхан чикләвеге, арахис.

Дәрес барышы:

1.Актуальләштерү өлеше.

Укучыларны дәрескә каршы алу. Исәнләшү.

2. Үткән дәрес материалын искә төшерү:

-Чәчәк төзелеше-

-Чәчәк төркемнәре-

Шомырт чәчәге нинди төркемгә керә?

Чәчәкләрдән нәрсә барлыкка килә?

3.Яңа күнекмәләр формалаштыру

Дәфтәрләргә число,теманы яздыру.

Слайд ачыла һәм слайдлар буенча, аңлатыла дәфтәргә яздырып барырга.

  • Слайд 1. Җимешләр.

  • Слайд 2 . Җимешләр төзелеше.(әңгәмә)

  • Слайд 3. Җимеш тирәлеге нәрсәдән ясала?

  • Слайд 4. Җимеш тирәлегенең әһәмияте.

  • Слайд 5. Җимешләр җимеш тирәләге тибы буенча

Коры Сусыл булалар.(тарелкада җимешләр күрсәтелә)

  • Слайд 6. Җимешләр орлык саны буенча.

Бер орлыклы

күп орлыклы

  • Слайд 7. Коры җимешләр

  • Слайд 8. Бер орлыклы коры җимешләр

  • Слайд 9 ,10. Орлыкча-семянка көнбагыш (көнбагыш күрсәтелә, әрчеп карау).

  • Слайд.11. Бөртекчә-зерновка (бодай күрсәтелә).

  • Слайд 12. Чикләвек-орех (чикләвекләр күрсәтелә).

  • Слайд 13.Кишәнкәле чикләвек-желудь.

  • Слайд 14. Күп орлыклы коры җимешләр.

  • Слайд 15.стручок кузакча.

  • Слайд 16. Кузак- боб.(фасоль кузагы күрсәтелә)

  • Слайд 17. Тартмачык-коробка.

  • Слайд 18-22 өйрәнгәннәр буенча белемнәрне ныгыту.

(Һәр слайдта укытучы аңлатмасы укучылар әңгәмәсе белән үрелеп бара)

Разминка

  • Слайд 23.Сусыл җимешләр.

  • Слайд 24. Бер орлыклы сусыл җимешләр.

  • Слайд 25. Каты төшле җимеш-костянка.

  • Слайд 26. Күп орлыклы сусыл җимешләр.

  • Слайд 27. җиләк-ягода.

  • Слайд 28. Кабакча –тыквина

  • Слайд 29. Померанец (китап текстыннан танышалар). Фикер алышу.

  • Слайд 30. 31.Тәлгәшләр.

  • Слайд 32.Алма-Яблоко. (алманы ярып күрсәтергә)

  • Слайд 33. Катлаулы каты җимеш.

  • Слайд 34.Сусыл күп орлыклы җимеш.

  • Слайд 35-38 Өйрәнгәннәрне ныгытып алу.

Өй эше бирү.

  • п.30,147 бит тиаблицаны тест биреме белән тутырырга.

  • Көнкүрештә белемнәрне куллану.

  • Овощи, фрукты-аңлатма бирү сүзлек буенча.

  • Арахис белән таныштыру.

Билгеләр кую.

Йомгаклау.

  • Җимешләрнең кеше тормышында һәм кошлар тормышында әһәмияте.

  • Җимешләрне юмыйча ашарга ярамый!

  • Искәрмә: дәрестә терминнар егэга әзерлек этабы буларак русча-татарча бирелде.