СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Җиңү юллары буйлап

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Көтеп алынган,еллар ачысы белән сугарылган Бөек Җиңүгә  багышланган кичә.

Просмотр содержимого документа
«Җиңү юллары буйлап»

Җиңү юллары буйлап... (сыйныф сәгате,Сабирҗанова Ф.Г.)

Максат:1.Укучыларга сугыш еллары китергән авырлыклар турында җиткерү.

2.Укчыларда патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау: плакатлар,рәсемнәр,газеталар,кроссворд,аудио язма.



Сыйныф сәгате барышы:

Укытучы: -Исәнмесез,укучылар.Бүгенге сыйныф сәгатебез Җиңүнең 65 еллыгына багышлана. Җир йөзенә 65нче Җиңү язы килергә җыена.Җиңү язы, тынычлык,иминлек язы.Авыр булды җиңү юлы.Халкыбыз аны 3 ел да 8ай – 1418көн һәм төн көтте.

Бөтен Көнбатыш чикләр буйлап 5,5млн. Солдат,190 дивизия,5000танк,5000самолет бәреп керә.20ләп Европа илен көннәр эчендә басып алган Гитлер,август башына ук Иделгә, Мәскәүгәкилеп җитәргә ниятли.1500 яңа самолетыбызның 1200е шунда ук,аэродромнарда юк ителә,беренче айларда ук170 дивизиянең 100ен югалтабыз,1млн.солдат пленга төшә.Илнең тар-мар ителү куркынычы туа.Бөтен ил бердәм булып дошманга каршы күтәрелә,экономика хәрбиләштерелә,каты тәртипләр кертелә,халкыбызныҗ героизмы җиңүгә илтә. Тылда калган ачлы-туклы хатын-кызлар,балалар,картлар тәүлегенә12-18 сәгать эшләп,100 000танк һ.б.җитештерәләр.(Германия шул чорда 40 000 генә җитештерә ала)

Мәскәү астында Гитлер армиясенең җиңелмәслеге турындагы миф көлгә әйләнә,дошман 250км гакадәр алып ташлана,ул 500 000солдатын,1300 танкын,2500 орудиесен югалта.Ләкин ул әле көчле.Ә безнең югалтулар 2-3 тапкыр күп.

(“Солдатлар” җыры тыңлана.)

Укытучы Ф.Кәримнең “Ант” шигырен сөйли.

Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды.Фронтта да ,тылда да һәр кешедән күп тырышлык ,эш таләп ителде.700 000 татарстанлы,кулына корал тотып,Ватанны саклады,200гә якын якташыбыз Советлар Союзы Героеисеменә лаек булды.Бу саннардабөтен Татарстан халкының Ватанга чиксез мәхәббәте һәм тиңдәшсез батырлыгы чагыла.Ә сез,укучылар,бу олуг данның варислары! Илебезнең тынычлыгы, иминлеге,үсеше Сезнең кулларда!

-Укучылар,әйдәгез,бергәләшеп кроссворд чишеп алыйк әле.

(кроссворд чишелә)

-Укучылар,тактада Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларыбызның һәм шагыйрьләребезнең кайберләренең исемнәре,кайберләренең фамилияләре язылган.Әйдәгез,бергәләшеп әлеге шәхесләребезнең исем-фамилияләрен дөрес итеп языйк.

(тактада эш)

Укучылар,булдырдыгыз,афәрин.Хәзер Бөек Ватан сугышы елларында үз өлешләрен керткән әби-бабайларыгыз,туганнарыгыз турында сөйләп фикер алышу өчен сүзне сезгә бирәм.

(фикер алышулар)

“Туган ягым гөлләр иле” җыры тыңлана.

-Укучылар,сыйныф сәгатебез ахырына якынлашты.Актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.

Чыннан да,туган ягыбыз-гөлләр иле.Шул гөлләрне шиңдермичә, тәрбияләп,карап үстерү,иминлекләрен саклау—безнең бурычыбыз!