Тема | Алу гамәлен тикшерү тәртибе. |
Максат | 1)алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту; 2)исәпләү күнекмәләрен, фикерләү тизлеген, балаларның игътибарын, танып-белү активлыгын, логик фикерләвен, хәтердә калдыру сәләтен үстерү; 3)төрле уен формалары кулланып белемгә омтылыш, мөстәкыйльлек тәрбияләү. 4) тәрбияви – туган телгә мәхәббәт, үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, дикъкатьлелек тәрбияләү. |
Планлаштырылган нәтиҗә | белгәннәрне системага салып, гомумиләштереп үзләштерү. |
Төп төшенчәләр | Алу гамәле,аларны тикшерү ысуллары,алу гамәлендәге компонент исемнәре. |
Предметара бәйләнеш | Әйләнә тирә - дөнья |
Эшне оештыру төрләре | Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү |
Чыганаклар | 1. Компьютер, презентация, экран, кроссворд табышмаклар белән, индивидуаль биремле карточкалар, тест сораулары. |
Дәрес тибы: Үткән дәресләрдә өйрәнгән белемнәрне ныгыту.
Дәрес этаплары | Дәрес этабының максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
Ориентлашу, мотивлаштыру этабы. | Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү | Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. − Хәерле иртә, балалар! − Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк. | Укучылар теләкләр тели: − Яңа көн тынычлык алып килсен! − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк! − Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк! − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк! | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую |
Актуальләштерү. Телдән исәпләү | Укытучы өчен максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү Укучылар өчен максат: килеп туган анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү | - “Кем тизрәк уены.(тактада чылбырлы мисаллар языла) -Карточкада (№1) биремнәр(төшеп калган санны язырга) -Карточка №2(Кушу гамәлен баганалап исәпләү һәм дөреслеген тикшерү) -Карточка №3 (тактада бирелгән мисалларны чишәләр ) -Укучылар бу аңлатмаларның дәреслеген тикшерә беләбезме без?) - Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез? -Дәрескә нинди максат куярсыз? | Укучылар чылбырлы мисалларны чишәләр. Укучылар бирелгән мисалларны эшлиләр,иптәшләреннән тикшертәләр). Балаларның җаваплары. | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
Дәрес темасы буенча эшләү | Укытучы өчен максат: Алу гамәлен тикшерү ысулларын ачыкларга өйрәтү. Укучылар өчен максат: Алу гамәлен башкарганда компонент исемнәрен искә төшерү. Алу гамәлен исәпләүне ныгыту һәм тикшерү ысулларын аңлап калу. | -Карточкалар ядәмендә алу гамәлендәге компонент исемнәрен искә төшерү. -Дәреслек өстендә эш. №1 (45 бит),аермаларны баганалап яз.Алуны башкар һәм ике ысул белән тикшерү үткәр.(Беренче аңлатманы укытучы коментария белән эшли,калганнарын укучылар коментария белән эшлилэр) -№2 һәр аңлатманың кыйммәтен исәплә.(беренче багадагы мисаллар бергәләшепт аңлатыла,беренче укучы башлый,икенчесе дәвам итә,җавапны бергәләшеп тикшерәбез) | -Кимүче,киметүче,аерма. -Алу гамәлен башкарабыз.. -Дөреслеген тикшергәндә 1 нче ысул:кимүчедән аерманы алабыз,киметүче килеп чыга. -2нче ысул:армага киметүчене кушабыз кимүче килеп чыга. Үзбәя . | ТБУУГ:алу гамәлен эшләгәндә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Күзләр өчен күнегүләр эшләү. | | | | |
Белемнәрне ныгыту | Укытучы өчен максат: Белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: белемнәрне эш дәфтәре һәм картачкалар кулланып камилләштерү | Эш дәфтәре белән эш. 1.№1(32 бит) Аңлатмаларны исәпләргә һәм дөреслеген тикшерергә 2. №2(32 бит) Һәр корабликның якорен табарга. | Эш дәфтәрендәге күнегүләр эшләнә,тактадагы җаваплар белән тикшерелә. Үзбәя. | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
Ял минуты | | | | |
Нәтиҗә ясау. | Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру | Карточка №1 96-47 аңлатмасының дөреслеген тикшерү өчен ,бирелгән аңлатмаларны сайлап барып бас.(карточкалар сыйныф почмакларына куелган була) | - Үзбәя. | ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү |
Уку эшчәнлеген йомгаклау. | Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә бу ысулларны дөрес куллану. Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару | Рефлексия. 1.Тест - Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде? 2. Белемнәрне бәяләү. 3. Өй эше. Дәреслек:№4 (45 бит) Эш дәфтәре №10 (35 бит) | Балаларның җаваплары | ШУУГ: үз уңышларың /уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |