СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Зурлар катнаш төркемендә яңа елга сценарий

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бәйрәмдә шүрәле, убырлы, кыш бабай, кар кызы катнаша.

Просмотр содержимого документа
«Зурлар катнаш төркемендә яңа елга сценарий»


Яңа ел бәйрәме программасы


Төрле костюмнар кигән балалар парлашып басып, "атлар" артыннан җырлап керәләр. Чыршыны әйләнеп чыгалар, ярымтүгәрәккә басалар.


Җыр: "Яңа ел көтә"


1. Ашкынам мин урманнарга,

Яңа ел җитә.

Ылысларын бәс сарыган

Чыршылар көтә.


кушымта: Яңа елны каршыларга

Әйдә, барабыз.

Кыңгыраулы атлар белән

Шунда чабабыз.


2. Кар астыннан тояк эзе

Ялтырап кала.

Акбүз атны куалыймын –

Җилдереп чаба.


А. б.: Тр-р, менә килеп тә җиттек.

Исәнме, чыршы, исәнме!

Тагын бер ел үтте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.


Илназ: Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? – Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!


Х. Гөлшат: Әйлән-бәйлән, бүген бәйрәм,

Уйныйк, гөрләшик.

Бүген бәйрәм, бәйләм-бәйләм

Бүләк өләшик.


Илназ: Яңа елны каршылыйбыз

Шатлыклы җырлар белән,

Матур булып балкып торган

Якты йолдызлар белән.


Гөлшат: Әйдә, Яңа ел,

Шатлык белән кил.

Сине каршылый

Бөтен туган ил.


М. Зилә: Ап-ак мамык кар ява,

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

Без килдек бүген монда

Яңа ел бәйрәменә,

Яшел чыршы тирәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.


Җыр. "Чыршы"


1. Бигрәк күңелле

Чыршы бәйрәме,

Син дә чык, җырла,

Уйна, әйдәле.


кушымта: Җиргә Яңа ел

Бәйрәме килә.

Кешеләргә ул

Шатлыклар бүлә,

Бәхетләр бүлә.


2. Чыршы тирәсендә

Без уйныйбыз.

Чыршы бик матур,

Әй, сөенәбез.


3. Чыршы урманда

Үскән аланда,

Ул бүген бездә,

Безнең арада.


Чыршының утлары яна.


А. б.: Балалар, чыршыга бигрәк ошады инде сезнең җырыгыз, ул хәтта үзенең серле утларын да кабызды.


Камил: Чыршыбыз да, бүлмәбез дә

Матур итеп бизәлгән.

Кыш бабабыз, Кар кызыбыз

Никтер һаман килмәгән.


Энҗе: Снежинки серебристые

На веточках блестят.

И льдинки, как бубенчики,

Тихонечко звенят.

Мы водим возле елки

Веселый хоровод,

И вместе с нами елочка

Встречает Новый год.

Г. Диләрә: Ель зеленая в лесу

Разрослась во всю красу.

Но зима опять – и вот

Ель пришла на Новый год!

Вмиг преобразилась –

В бусы нарядилась,

В яркие игрушки,

Шарики-хлопушки.


Витя: За окошком, за окном,

Белый снег лежит кругом.

Ой, снег, ой, снежок,

Словно пух лежит у ног.

Надо в садик мне бежать,

Эй, снежок, спеши догнать.

Я кликну ребят –

Будем мы в снежки играть.


Солтан: Просыпайся поскорей,

Выгляни в окошко.

Мухи белые летят

Прямо на дорожку.

Шубку белую надел

Серенький зайчишка,

И в берлоге спит уже

Косолапый мишка.


А. б.– Рәхмәт, балалар. Ә хәзер чыршыга биеп тә күрсәтик.


Парлы бию.


Руслан: Снегом радостно встречая

Зимний праздник к нам идет.

Дружно, весело встречаем,

Здравствуй, Новый год!

И снежинки кружат всюду,

Огоньки кругом горят.

Самый лучший – новогодний

Праздник для ребят.

Таня: Нарядили елку

У себя в саду.

И зажгли на елке

Яркую звезду.

Хоровод веселый

Вместе поведем.

Сами сложим песню,

Сами и споем.


Җыр: "Новогодний хоровод"


1. С новым годом

Всех мы поздравляем,

Дружной песней

Новый год встречаем.


припев: В круг, ребята,

За руки беритесь,

И под елкой

Весело кружитесь!


2. Засияла елка

В бусах ярких.

Доставай-ка,

Дед Мороз, подарки.


3. Дед Мороз наш,

Всем скажи на свете,

Как на елке

Веселятся дети!

(Телефон шалтырый.)


А. б.: Алло, "Йолдыз" балалар бакчасы тыңлый. Кем әле бу? Кыш бабай? Балалар, тыңлагыз әле, Кыш бабай нәрсә әйтер икән?


Кыш бабай(тавышы ишетелә): Оныгым Кар кызы белән сезнең котлау һәм чакыру кәгазьләрегезне алдык. Без бик шатландык. Тиз генә җыендык та, юлга чыктык. Тик менә:

Урманда буран, карны очыра,

Карны туздыра, каты сызгыра.

Ап-ак булганнар басу-кырларым,

Кар белән тулган урман юлларым.

Шуңа күрә без туктап калдык, юлларны чистартырга балаларны җибәрмәссезме икән?

А. б.: Хәзер, хәзер, бабакай. Тиз генә киңәшләшик тә, берәр чарасын табарбыз.


(Аюлар керә).


1 нче аю: Бу урманны бездән дә

(Камил) Яхшы белүче юктыр.

Көрәкләрне алыйк та,

Юлны чистартып кайтыйк.


2 нче аю: Кыш килде, кыш килде,

(Ранил) Безгә яңа эш килде.

Мамык карлар көрибез.

Юллар такыр, киң булсын,

Асфальт юлга тиң булсын.


"Аюлар биюе" (көрәкләр тотып).


А. б.: Чыршы төбендә куяннар утырган, аланны чистарткач, алар да биергә чыкканнар.


"Куяннар биюе"


А. б. Билгеле: бу кара урманда

Һәртөрле ерткыч та бар.

Юк түгел аю, бүре,

Төлке җиһан корткыч та бар.

Бик куе булганга, монда

Җен-пәриләр бар диләр.

Төрле албасты, убырлар,

Шүрәлеләр бар диләр.


(Утлар сүнә. Убырлы карчык керә.)


Убырлы: Нәрсә бу? Кем әле мондагы юлны кардан чистарткан? Иртән генә м-о-о-ндый кар көртләре иде. Кем минем урманда хуҗа булып йөргән? Мин – Убырлы карчык. Мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтермен! Кайда соң әле Шүрәле, аңа әйтергә кирәк. Ә-әй, Шүрәле!


(Шүрәле бии-бии керә.)


Шүрәле: Нәрсә, Убыр, нигә кычкырасың?


Убырлы: Шүрәле, карале, кемдер юлны чистарткан. Кем өчен ачып куйдылар икән юлны?


Шүрәле: Ах, аңгыра, юләр карчык, надан карчык, Кыш бабайга куйганнар ич юлны арчып.


Убырлы: Ха-ха-ха! Ул балалар бакчасына барадыр. Капчыгында бүләкләре дә бардыр әле! Менә без аны шушы урында көтеп торабыз да, бүләкләрен тартып алабыз...


Шүрәле: Мин аны башта кытыклап үтерәм, аннан соң конфетларын берүзем ашап бетерәм.


Убырлы: Ә мин?.. Миңа нәрсә кала?

(төрткәләшеп алалар, аннары җырлый-җырлый чыгып китәләр)

Ах, Кыш бабай, таныш бабай,

Капчыгыңны чиш, бабай.


(Ут яна. Телефон шалтырый.)


А.б.: Алло, Кыш бабай,

Безнең эшләр бик яхшы.

Аю балалары сезнең

Килер юлны чистартты.


(Ут сүнә. Кыш бабай белән Кар кызы керәләр. Алар артына посып Шүрәле белән Убырлы карчык керә.)


Шүрәле: Стой! Кулларыңны күтәр!


(Кыш бабай кулларын күтәрә, капчыгы төшеп китә.)


Шүрәле: Мин сине хәзер кети-кети итәмен. Әй, Убырлы, ал тизрәк капчыгын!


(Убырлы капчыкка килә. Шул вакытта Кар кызы Шүрәлегә кар ата.)

Шүрәле: А-а-й! Кем миңа кар белән атты? Синме, Убырлы карчык? Мин сине... хәзер!


(Куа башлый. Убырлы капчыгын ташлап йөгерә, Кыш бабай артына кача.)


Убырлы: Коткар мине, Кыш бабай,

Бу җен котырган бугай.


Кыш бабай: Менә хәзер икегез дә үзегезгә тиешле җәзаны алырсыз.

(Икесен дә колакларыннан эләктереп ала).


Шүрәле: Барысына да бу Убыр гаепле.


Убырлы: Кыш бабай, мин түгел, Шүрәле гаепле. Ул сезне кытыклап үтермәкче, конфетларны берүзе ашап бетермәкче булды.


К. бабай: Икегез дә гаепле. Хәзер без сезне менә шушы капчыкларга салабыз да, бәйләп куябыз.

(кермәскә тырышалар. Кыш бабай капчык авызларын бәйләп куя да, "капчыкларны" чыгарып җибәрә.)


Кар кызы: Кыш бабай, әйдә тизрәк "Карлыгач" балалар бакчасына китик инде. Менә бит алар сиңа нинди чакыру җибәргәннәр.(укый)

Суык бабай, кил безгә,

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Уенчыклар, бүләкләр

Безгә тагын алып кил.

Соңга калма, бабакай,

Атлап түгел, чабып кил!


К. бабай: Соңга калырга ярамый. Әйдә, кызым, киттек.


(Чыршыны әйләнеп узалар, залда ут яна).


К. бабай: Исәнмесез, балалар!


К. кызы: Исәнмесез, кадерле кунаклар!


К. бабай: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим. Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим.


К. кызы: Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!


К. бабай: Әйе шул, мин аларга урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?


Л. Ленар: Без яңа елга килдек,

Чыршыга шарлар элдек.

Айлар, йолдызлар тактык,

Көмеш тасмалар тарттык.

Аннан килде Кыш бабай,

Безгә бүләкләр алып.

Сокланып тордык карап

Чыршыбызга таң калып.

К. Зилә: Кыш бабай ясыйм диеп,

Кар тәгәрәтеп киттем.

Шикәр кебек ак карны

Чак кына авыз иттем.

Тәмле иде ап-ак кар,

Сусауларым басылды.

Бүген менә мендәремнән

Күтәралмыйм башымны.



С.Гөлшат: Кыш бабай килде выжлап,

Урман- кырлар буйлап.

Ул бик шат йөри дулап,

Карлар белән уйнап.

Ак тунын киеп,

Тик йөри биеп.


Дәнис: Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән,

Бүреген кыңгыр кигән.

Әйлән-бәйлән уйната,

Биетә дә җырлата.


"Юпия" җыры.

1. Если весело живётся,

Хлопай так.


2. Если весело живётся,

Топай так.

3. Если весело живётся,

Делай так.


4. Если весело живётся,

Хлопай так.


К. Илшат: Күңелле булды безгә,

Уйнап туймадык бер дә.

Әй җырладык, әй көлдек,

– Саумы, Яңа ел дидек.

Күпме уен, күпме җыр

Алып килде яңа ел,

Бигрәк матур ул быел.

Ф.Диләрә: Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

Күзләре кара күмер,

Дидек: "Син урам себер".

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.



С. Ильяс: Әй, кыш бабай, кыш бабай,

Бик ерактан килдең,

Ракетага утырып

Айдан килдеңме?

Айда кар яумый икән,

Җилләр дә исми икән.

Безнең яшел дустыбыз

Чыршы да үсми икән.


Нәргизә: Абый былтыр киткән иде,

Быел кайтты ёлкадан.

Ә мин былтыр яткан идем,

Быел тордым йокыдан.

Иске елны ертып ташлап-

Яңа елны башладык.

Былтыр пешкән бәлешләрне

Быел тагын ашадык.

Былтыр мин 5тә идем,

Хәзер инде алтыда.

Буем үсте, акыл нишләр?

Артыр әле анысы да!


Илһам: Ак таягың кулыңда,

Ап-ак туның кигәнсең.

Бөтен төшең бәсләнгән,

Күп җирләр гизгән икәнсең.

Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.


Э.Гүзәл: Үзең шаян, үзең юмарт,

Үзең һаман шулай карт.

Безнең белән бие, җырла,

Бүлмәбезгә ямь тарат.


А. б.(ишеккә күрсәтә): Кыш бабай, кара әле, ниндидер капчыклар килеп керә.

Шүрәле белән Убырлы керә.


Шүрәле: Син безне кызган бераз, коткарчы, Кыш бабам, моннан соң үзеңә дә, кызыңа да, нәселеңә дә тимәм.


Убырлы: Башкалардан да тидермәм,

Ул минем дустым, диеп.

Аңа урманда йөрергә

Мин үзем куштым, диеп.

К. бабай: Мин сезне гафу итәрмен, тик минем сезгә бер шартым бар. Әнә тегендә түгәрәк күл. Ә ул күлдә алтын балык яши. Шул балыкны тотып миңа китерегез.

Шүрәле белән Убырлы бик куаналар.


Җыр: " Шүрәле"

1. Ачуланган, турсайган

Шүрәлене күр әле!

Онытырга вакыт инде

Былтыргы үпкәләрне.

кушымта: Әй шүрәле, шүрәле,

Безнең янга кил әле.

Син яхшы бит, син әйбәт бит,

Теге хәлне сөйләле.


2. Әкияттән чыктыңмы,

Урманнан киләсеңме?

Әгәр булсаң чын Шүрәле,

Кытыклап кара безне.


3. Бигрәк озын кулларың,

Күзләрең йөреп тора.

Килеш-килбәтеңне күргәч,

Көләсе килеп тора.


Шүрәле белән Убырлы биеп чыгып китәләр.


Кар кызы: Миңа эссе була башлады, кар да яумый.


Шамилә: Тәрәзәне бизәкләп,

Килә безгә ак кышлар.

Тирә-юньгә нурлар чәчеп,

Уйный балкышлар.

Ап-ак нурлы, ямьле булып,

Уйнап оча ак карлар.

Бәйрәмне бергә каршылыйк,

Әйдәгез, дуслар!


Лилия: Кар бөртеге, кун кулга,

Азрак ял ит син шунда.

Бер карасам, гел боз син,

Бер карасам, йолдыз син.

Искитәрлек матур син,

Ничек җирдә ятарсың.


"Кар бөртекләре" биюе.


К. бабай: Кызым, ә син чыршыдагы йолдызларны күрәсеңме соң? Бигрәк матурлар. Аларның да биисе килә, ахры.

"Йолдызлар" биюе.


К. бабай: Күктә йолдызлар да чыкты, балаларның йоклар вакыты да җиткәндер, әйдә, кызым, кайтыйк инде.


А.б.: Юк, юк, Кыш бабай, әле йоклар вакыт түгел. Ә йолдызлар – алар серле йолдызлар, Яңа ел йолдызлары! Шуңа күрә аларны көндез дә күреп була. Без әле сиңа тагын бер җыр әзерләдек.

Җыр: "Кыш бабай биеү"


1. Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

кушымта: Ары баса Кыш бабай,

Бире баса Кыш бабай,

Шушы бию көйләренә

Өзеп баса Кыш бабай.


2. Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.


К. бабай: Бәйрәмегез бик күңелле икән. Тик, нишләптер, Петрушкалар, Клоуннар күренми.


(Петрушкалар алга чыгалар.)


Ленар: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Мин – Клоун – шук малай,

Таныш булыйк без, давай.


(Кул биреп танышалар).


Марат: Я – Петрушка – молодец,

На макушке – бубенец,

Выйду, выйду, посмешу,

Позабавлю, рассмешу.


етрушкалар" биюе.


К. бабай: Убырлы белән Шүрәле кая китеп югалды?


А. б.: Алтын балыкны тотарга җибәрдек ич аларны.


К. кызы: Кыш бабай, әйдә әле, су буена барып карыйк, алар бәке янында утыралар.

(Китәләр. Ут сүнә).

Икенче яктан Убырлы белән Шүрәле чыга. Зал уртасына "бәке" куела.


Шүрәле (кармак тоткан): Алтын балык, тизрәк кап,

Яр буенда ялтырап ят.

Убырлы: Шүрәле, ал тизрәк, эләкте бугай (кармак буш чыга). Бир әле, үзем, булмады синнән. Тьфү-тьфү, тизрәк кап, яр буенда ялтырап ят (буш кармак чыгара).

Алар янына К ыш бабай белән Кар кызы килә.

Убырлы: Ах, эш харап, эш харап,

Бабайга булмый ярап.


Шүрәле: Кыш бабай, зинһар өчен, безгә тимә, без хәзер сиңа алтын балыкны тотып бирәбез.


Кармак сала, бәке тирәли йөгереп йөри, сүзләрен кабатлый.


К. бабай: Йә, бир әле үземә кармакны.


Кыш бабай кармакны ала, Алтын балыкны тартып чыгара.


Алтын балык: Мин килдем, Кыш бабай, нәрсә боерасың?


К. бабай: Балаларның теләге буенча, минем кушуым буенча, Алтын балык ярдәме белән бүләкләр яр буенда ялтырап ятсыннар!


Алтын балыкны җибәрә, кармак сала, бүләкләр тартып чыгара.


К. бабай (Шүрәле белән Убырлыга): Яңадан начарлык эшләмәсәгез, без сезне гафу итәрбез.


Шүрәле белән Убырлы яңадан беркайчан да, беркемгә дә начарлык эшләмибез, дип ант итәләр, кичерүләрен сорыйлар.


К.бабай: Балалар, гафу итәбезме аларны?

Балалар: Гафу итәбез!


Барысы бергә балаларга бүләкләр өләшәләр.


К. бабай: Кадерле балалар, кунаклар, сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Сезгә яңа шатлыклар, бәхетләр телим!


Кар кызы: Сау булыгыз!



13