СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеклассное мероприятие "8нче март - Әниләр бәйрәме".

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык!

Бәйрәм үтәчәк зал әниләр турында язылган сүзләр, укучыларның “Минем әни иң чибәре” дигән рәсемнәре, “Әниемнең җылы кочагы” дигән фоторәсемнәр, шарлар, “Алтын куллы әниләр” - әниләрнең кул эшләре күргәзмәсе белән бизәлә.

I өлеш.

МОНТАЖ

Алып баручы. Әни, әнием, әнкәй! КадерлӘп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: “Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Анаң өчен учыңда тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

Җыр. “Җырлыйм әнием турында”

1 укучы.

Бүген - Әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана

2 укучы.

Әниләр бәйрәменә,

Куана шулай алар.

Әнкәйләрне котлый бүген.

Җирдә барлык балалар.

3 укучы.

Тузаннарны сөртеп чыктым

Коедан су китердем,

Әни эштән кайтканчы дип

Бөтен эшне бетердем.

4 укучы.

Бүлмәләрне җыештырдым

Бар җир ялт итсен әле

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле.

5 укучы.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән,

Бар өйгә нур бөркелә.

6 укучы.

“Әни” дип ачыла безнең тел,

Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел.

Әни өйдә булса бик рәхәт

Әйтәбез сиңа: ХОР: Мең рәхмәт!

Җыр. “Әни кирәк”.Р.Миңнуллин сүзләре.

Алып баручы. Әни! Күпме наз бар бу сүздә. “Әннә” диеп телебез ачыла. Беренче адымнарыбызны күреп газиз әниләребез сөенә. Безнең иң якын киңәшчебез, сердәшчебез ул! Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, четерекле вазыйфаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул.

1 укучы.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

2 укучы.

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

3 укучы.

Йөрәкнкң ул мөкатдәс хисе,

Күңелнең ул иң-иң түрендә.

Ул салкында сине җылытучың,

Юатучың авыр көнеңдә.

4 укучы.

Башка беркем эндәшмзгән кебек

Син генә бит дәшә аласың.

Синең кебек кем генә соң

Сөя ала икән баласын.

5 укучы.

Тик син генә, әнкәй, балам, диеп

Сыйпагансың минем башымнан.

Җил-давылдан мине яшергәнсең

Җылы куеның һәрчак ачылган.

6 укучы.

Ана куены кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Шаян бию. Әнкәй. С.Садыйкова көе, Р.Миңнуллин сүзләре.

Алып баручы. Синең өчен кайгыртучы әниең булу-нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Ана йөрәге – бала өчен дәрья. Авыр хәлгә төшкәндә, әнидән дә нык таяныч юк.

1 укучы.

Ана күңеле мәңге күләгәсез

Ана күңеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән, ул баласы өчен

Яшьлеген дә, саулыгын да

Гомерен дә хәтта кызганмый.

2 укучы.

Коштай очып яныңа анаң килер

Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә

Ул юатыр, тыңлар, киңәш бирер,

Куркынычлы төшләр күрсәң дә.

3 укучы.

Ана берәү генә. Аны дуслар,

Талантлар алыштырмыйлар,

Ана белән Илне шигъри телдә Урынсызга чагыштырмыйлар.

4 укучы.

Аның киңәшләре көч-дәрт өсти

Илһам бирә миңа яшәргә.

Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын

“Әни” диеп аңа дәшәргә.

5 укучы.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр,

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

6 укучы.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк

Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

(Әниләргә кулдан ясалган бүләкләр тапшырыла).

Алып баручы.

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык!

II өлеш

КОНЦЕРТ НОМЕРЛАРЫ

1. Ни дисəң дə ана ана инде,

Изге исем бер шəм булып яктыра,

Соңгы телемен өзеп авызыннан

Үзе йотмый, сиңа каптыра.

____________________________________________________________________

2. Юанырга, арсаң ял алырга

Ана күкрəгенə авасың

Əниеңнəн якын, кадерлерəк,

Я əйт, кемне таба аласың?

______________________________________________________________________

3. И, ходай кабул ит

Безләрдән зур гозер.

Әнкәйгә бир саулык,

Әнкәйгә бир гомер!

______________________________________________________________________

4. Гомерем бена

Бурычлы мин аңа.

Көчле син, изге син,

Бөек син, әй АНА!

______________________________________________________________________

5. Егылып еласам.

Абынып тормасам –

Кулыңны сузучы

Син генә әнием!

______________________________________________________________________

6. Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Исәнлек саулык сорап,

Дога кылам,

әниемнән аермасын

Берүк ходам!

______________________________________________________________________

Кушымта

ШИГЫРЬЛӘР

1. ӘНИЕМӘ.

Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,

Якты язлар кебек карашың.

Күңелеңдә бары изгелекләр,

Якты юллар гына ярасың.

Һәрвакытта алда барасың.

Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,

Шундый җылы синең кочагың.

Яшәгез сез, әтием белән икәү

Сүндермичә яшәү учагын.

Мин җәйләрдә сиңа очамын.

Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,

Сары сагыш сары көзләрдә.

Үткәргәнсең күпме югалтулар,

Алар чагыла синең йөзләрдә.

Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.

Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,

Ак бәс кунган инде чәчләргә.

Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән

Язсын әнкәй диеп дәшәргә,

Ак кышларда бергә яшәргә!

2. ӘНИЕМ КИЕМНӘРЕ.

Әниемнең күлмәкләрен

Бер киям дә, бер салам.

Көзге каршысына басып

Үз-үземә сокланам.

Менә монысын яшь вакытта

Әни кигән бәйрәмдә.

Түфлиләрнең ниндие юк,

Үкчәлесе, очлысы.

Берсен менә кигән идем

Ничек кенә атлыйсы.

Эшләпәнең көзге, кышкы,

Җәйгесе дә бик кирәк.

Миңа калыр барысы да

11.08.2016 22:47