СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Адашып үлгән Миңлекамал бәете

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган авылымда элек-электән шигъри җанлы кешеләр яши. Шуларның берсе сиксән яшен тутырган Биби әби. Ул бәетләр яза. Аның бер бәете яшьлек дусты Миңлекамалга багышланган.

Бисмиллаһи вәбилаһи җитте корбан гаете

Мин әйтәмен сез тыңлагыз Миңлекамал бәете.

Кара сәтин яратсам да каралыны кимәдем

Алабуга юлларында адашып үләрмен димәдем.

Суларым беткән булса да иртүк бармадым суга

Юлга чыгып үләрмен дип кем уйлап юлга чыга.

Сау чагымда кешеләргә тисә- тигәндер файдам

Әҗәлләрнең һич белмисең килеп чыгарын кайдан.

Башым дивана булмаса юлларда үлмәс идем

Өч мәртәбә билет сорап вокзалга кермәс идем.

Беләсез бит кышлар буе дивана булып йөрдем

Туганнарны күрергә барып юлда адашып үлдем.

Көн суытты, буран чыкты, хәлләрем беткән чакта.

Бигрәк читен булды кызлар, җанымны биргән чакта.

Саубуллашып чыгалмадым өемнән киткән чакта

Кеше түгел кош булмады җаннарым чыккан чакта.

Үлә алмадым балаларым өйләремнең эчендә

Җан бирүе читен булды салкын карның өстендә.

Миниса әйтте «йөрмә»-диеп,тыңламадым сүзләрен

Үлгән чакта икесен дә килде күрәселарем.

Мине озаткан чакта артык яшьләр түкмәгез

Ике бөртегем генә каласыз,тату гына яшәгез.

Әнкәй юк-дип балаларым хәбәрләр таратканнар

Агар идем бит суларга ярый эзләп тапканнар.

Кайтасы көндә кайтмагач эчләрегез пошкандыр

Үлгән хәбәремне әйтеп козгыннар кычкыргандыр.

Өй артында үскән икән бер генә төп алмагач

Кеше кулларында үстем әнкәйгенәм ташлагач.

Каберемне казыганда тар булмасын ләхетем

Сабый гомеремнән бирле булмады бит бәхетем.

Адашып йөргән чагымда,күрмәгәннәрне күрдем

Өшеп үлгән аркасында пычак астына кердем.

Өшегән гәүдәмне табып машинага салдылар

«Камал өшеп үлгән»-дигәч бар да хәйран калдылар.

Хуҗам ташлап китәсең дип тавыклар ерлаштылар

Җеназа укып,дога кылгач,бар халык елаштылар.

Өшегән гәүдәмне юып җеназага салдылар да урам тулып бардылар,

Җеназа укып,дога укып,каберемә салдылар.

10.01.2019 10:37


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!