СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Аттестация үтүче укытучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар
I вариант
1. Синтетик кушма җөмләгә хас булмаган үзенчәлекне билгеләгез.
1)иярчен җөмләнең чиге бәйләүче чара белән билгенә;
2)иярчен җөмлә, бәйләүче чарага карап, баш җөмләдән алда да, аннан соң да килергә мөмкин;
3)бәйләүче чара иярчен җөмләнең хәбәре составында тора;
4)иярчен җөмләдән алда килә һәм тәмамланмаган төсмер ала.
2. Иярчен ия җөмләне билгеләгез.
1) Дөнья өчен эшләсәң, шул – яшәвең кадере.(М)
2) Учагы нинди, ялкыны шундый.(М)
3) Егет шул егет була: каравында өмет була.(М)
4) Күрә: дөньялар үзгәреп килә.(М)
3. Иярчен хәбәр җөмләне билгеләгез.
1) Хәтирә апа Гөлшәһидәгә кунак килгәнне әйтте. (Г.Ә.)
2) Ул мин юкта әнием белән сөйләшкән, минем хәл-әхвәлләрне белә икән. (А.Расих)
3) Малай, үз хәлен үзе белмичә, әкияттәге ятимә кызны кызганып куйды (Р. Низамиев)
4) Учагы нинди, ялкыны шундый. (М)
4. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Бүре толыбы бар кеше юлдашының туңганын белмәс. (М)
1) иярчен хәбәр җөмлә;
2) иярчен тәмамлык җөмлә;
3) иярчен аергыч җөмлә;
4) иярчен ия җөмлә.
5. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Халкыбыз тик нәрсә чәчсә, без шуны урдык кына.
1) иярчен тәмамлык җөмлә;
2) иярчен шарт җөмлә;
3) иярчен күләм;
4) иярчен аергыч.
6. Бирелгән җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелу чагылдырылган очракны билгеләгез.
Барысы да (1) мәхәббәтем дә (2) сафлыгым да (3) көчсезлегем дә (4) бары сы да(5) кайнар яшьләр булып (6) чыкты йөрәгемнән.
2, 3,4, 5;
1, 2, 3, 4;
1,4,5;
2,3.
7.Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләренең куелуын дөрес аңлаткан очракны билгеләгез.
Ул арада бәхет һавасы, инеш белән үләннәрдән һәм җирдән күтәрелеп, яңгыр тамчылары белән кушыла. (С.Гаффарова)
8. Бирелгән гади җөмләнең төрен билгеләгез.
Елга ага – суын алып булмый. (Ә.)
9. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан. куела.
1) өтер;
2) ике нокта;
3) сызык;
4) бернинди дә тыныш билгесе куелмый.
10. Синтетик иярчен аергыч, тәмамлык, ия һәм урын җөмләләр баш җөмләдән..
1) бернинди тыныш билгесе белән дә аерылмый;
2) өтер белән аерыла;
3) ике нокта белән аерыла;
4) сызык белән аерыла.
11. Катлаулы кушма җөмлә. компоненттан тора.
Азмы, күпме вакыт үткәндер, бик каты ишек дөбердәтүгә Садыйк уянып китте, ул арада булмады, түрдә әнисе ут алды, ишек ачылды, тыштан әллә никадәр стражниклар белән бергә үрәтник килеп керде.
12. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез.
Жан бомба җимергән зур йортның чарлагына менеп посты.
13. Гади җөмләне билгеләгез.
1) Әйтер фикере булмаганга, озын-озак сөйли. (Р. Батулла)
2) Бу дөньяда һәммә кеше кебек үк, һәр халык та үзенең барлыгын, өстенлеген расларга тырыша: һөнәре, сәнгате белән мактана, көч сынаша, булдыклыгын күрсәтә – җир йөзендә мәртәбәле урын даулый
3) Төшүе авыр булырлык югары урынга менергә кызыкма.
4) Эшләп ашасаң тәмле була. (М.)
14.Җөмләнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерү үзлеге. дип атала.
1) хәбәрлек;
2) ачыклык;
3) модальлек;
4) аныклык.
15. Аерып алынган сүзтезмәләр арасыннан ялгыш очракны билгеләгез.
Йомшак кар өстенә каз-үрдәк тармаклы-җәпләкле беренче эзләрен салып киткән
Фонетика
1. Фонема дип, телдәге. атыйлар.
2. Сузык авазларның дифференциаль билгеләре буенча сүзне табып билгеләгез:
1нче сузык: арткы рәт сузыгы, иренләшкән; 2нче сузык: арткы рәт, урта күтәрелеш, кыска сузык аваз.
3 Татар телендә дифтонгларның. төрләре бар.
4 [д] авазы:
5 Кече тел ассимиляциясе кичергән лексик берәмлекне билгеләгез.
6 Әнкәй, иҗтимагый, алдынгы, киеренке сүзләрендә. күзәтелә.
7 Аз – әз, акрын – әкрен, әни – ана сүзләре.
8 Редукция күренеше. күзәтелә.
9 Өстәл, эскәмия, эшләпә сүзләрендә. күренеше күзәтелә.
10 Кушымчалар үзләренә басым алмаган очракны чагылдырган рәтне билгеләгез.
11 Байрак – баерак, ак сакал – аксакал, биш бармак – бишбармак сүзләре. нигезләнеп языла.
Лексикология
1 Сүзнең атау вазифасы, әйберләргә, күренешләргә исем бирү закончалыклары лексикологиянең. тармагында өйрәнелә.
2 Сүзләрнең мәгънәсен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган тармак. тармагында өйрәнелә.
3 Кызыл кара, ак кер, кара аккош мисаллары тел гыйлемендәге. күренешен чагылдыралар.
4 Яңгырашы ягыннан якын, төрле мәгънә белдергән сүзләрне. дип атыйлар.
5 Күпмәгънәле сүзне билгеләгез.
6 Төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына күренешләрне гомумиләштерә торган мәгънә. мәгънә дип атала.
7 Оксюмороннардан гына торган рәтне билгеләгез.
8.Эвфимизмны чагылдырган рәтне билгеләгез.
1) тазару;
2) юанаю;
3) түгәрәкләнеп китү;
4) ябыгу;
9. Тарихи сүзләрдән торган рәтне билгеләгез.
1) ут, утар, сарут, алабута;
2) углым, тулуг, егълау, багла;
3) айбалта, су башы, ясак, тархан;
4) тоҗым, нәҗәгай, сыкы, чүпләм.
Морфология
1Сүзнең морфемаларга дөрес бүленешен чагылдырган рәтне билгеләгез.
2 Татар телендә синтаксик ысул белән ясалган сүзләрнең иң продуктив төре булып. санала.
3 Артык җавапны билгеләгез.
Татар телендә исемнәр. була.
4 Синтаксик юл белән ясалган исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез.
5. бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр.
6 Сыйфат ясагыч кушымчалардан торган рәтне билгеләгез.
7 Бирелгән саннарның сан төркемчәсен билгеләгез:
Икедән бер, өчтән ике, бер бөтен биштән бер.
8 Җөмләдә ия булып килгәндә. саны исемләшә.
9 Билгеләү алмашлыкларыннан торган рәтне билгеләгез.
10. икенче бер фигыльгә ияреп килмәгәндә, теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне белдерә.
11 Өченче төр хәл фигыльдән торган рәтне билгеләгез.
12 Бирелгән фигыльләрнең юнәлешен билгеләгез:
юыл, сайлан, башлан, киел, карал.
13 Татар телендә инфинитив, шарт, боерык һәм кайбер башка формалар иде ярдәмче фигыле белән бергә килсәләр. мәгънәсен белдерәләр.
14 Рәвеш ясауда катнаша торган кушымчалар күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
15 Кисәкчәләр. сүз төркеме булып торалар.
Әдәбият
1. Әсәрне укыгыз. Лирик геройның язмышын төгәл чагылдырган җөмләне күрсәтегез.
СОҢГЫ СҮЗ
Баллада
Иң беренче зур сугышка керәм бүген.
Иң беренче зур сугышны күрәм бүген.
Идел буйларына якты киңлекләрдә ―зәңгәр күгем,
Зур сугышка керәм бүген.
Көтә мине яр астында инеш,
Суы көмеш.
Мин кйтырга тиеш исән килеш,
Мин кайтырга тиеш.
Мин кайтырга тиеш туган илгә,
Мин кайтырга тиеш туган өйгә.
Сабантуйга алган киемнәрем калды чөйдә,―
Мин кайтырга тиеш өйгә.
Көтә мине яр астында инеш.
Суы көмеш.
Мин кайтырга тиеш исән килеш,
Мин кайтырга тиеш.
Инде күптән гөрләп ташу акты бездә,
Инде күптән очар кошлар кайтты бездә.
Мин бердәнбер көтеп алган малай идем нәселебездә, ―
Мин кайтырга тиеш өйгә.
Көтә мине яр астында инеш,
Суы көмеш.
Илгә кайтыр өчен исән килеш,
Без җиңәргә тиеш.
1) җиңү яулап исән-имин кайта
2) беренче бәрелештән соң яраланып кайта
3) беренче бәрелештә үк һәлак була
4) хәбәрсез югала
2. Түбәндә китерелгән фикернең авторын күрсәтегез.
«Вәгазь һәм бер төркем кысынкы низамнар белән генә шәкерткә бер нәрсәне дә төшендерү мөмкин түгел генә дип әйтмим, бәлки ул эшләрне бер төрле нәфрәтлендергеч күрсәтергә генә ярыйдыр. Милли рух кертү, милли рухта тәрбия итү шәкерткә «Менә син милли бул, үз милләтеңне сөй, аңа мәхәббәт ит» дию белән генә була торган бер нәрсә мени ул!»
1) Ризатдин Фәхреддин
2) Фатих Әмирхан
3) Галимҗан Ибраһимов
4) Гаяз Исхакый
3. Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырендәге образларны дөрес биргән вариантны күрсәтегез
1) лирик герой, бишек җыры, әкият, дога, туган тел
2) әти-әни, әби-бабай, туган тел, лирик герой, дога
3) лирик герой, әни, әби, дога, туган тел
4) туган тел, лирик герой, әби, әти-әни, әкият
4. Нокталар урынында булырга тиешле жанр атамасын күрсәтегез.
Нәрсәгә дә булса бирелә торган бәяне образлы итеп әйтә торган кыска халык авыз иҗаты әсәре. дип атала
1) мәкаль
2) табышмак
3) әйтем
4) мәсәл
5. Нокталар урынында булырга тиешле жанр атамасын күрсәтегез.
Сөйләп бирүгә нигезләнгән, гади вакыйгаларны, тормыш-көнкүрешнең бер эпизодын, кешенең бер сыйфатын сурәтли торган жанр. дип атала.
1) әкият
2) хикәя
3) риваять
4) мәзәк
6. Кайсы әдип үзен “зәгыйфь ”, “кол” дип атый
1) Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари
2) Габделҗаббар Кандалый
3) Мәүлә Колый
4) Кол Гали
7. XIX гасыр татар әдәбияты мирасы булган әсәрне күрсәтегез
1) “Идегәй”
2) “Җөмҗөмә солтан”
3) “Хисаметдин менла”
4) “Банкрот”
8. “Дусларга бер сүз” шигыре, Кәҗүл читек”хикәясе, “Кораб” шигыре, “ Банкрот” комедиясе, “Галиябану” драмасы кайсы чор татар әдәбияты мирасы, күрсәтегез.
1) Борынгы чор татар әдәбияты 2) Урта гасыр татар әдәбияты
3) XIX гасыр татар әдәбияты
4) XX йөз башы татар әдәбияты
9. Түбәндәге шигырьнең персонажларын төгәл күрсәтегез.
Бәхетлеме син бүген?
–– Хәтерлим:
бөтен дөньяны вәгъдә иткән идем кайчандыр.
Мин сиңа үземне генә бирә алдым – алдадым.
–– Һәм сүзеңдә тора алдың, кадерлем (Ренат Харис)
1) лирик герой һәм берәү
2) кыз белән егет
3) ир белән хатын
4) гомер юлын бергә узган ир белән хатын
10. Бу шигырь нәрсә турында? Җавабын күрсәтегез.
Язгы кәеф.
Беренче тере чебен!
Ничек кул күтәрәсең!.
1) мәрхәмәтлелек турында
2) яз турында
3) язны сагыну турында
4) чебен турында
11. Сюжет элементлары дөрес саналган вариантны күрсәтегез.
1) пролог, тема, экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация
2) эпилог, экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш
3) экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш, идея
4) пролог, экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш, эпилог
12. “Әдәбият – Литература “предметының өйрәнү объектын күрсәтегез.
1) әдәби әсәрләр
2) халык авыз иҗаты әсәрләре
3) әсәр
4) күренекле әдипләр иҗат иткән әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты җәүһәрләре
13. Әдәби төрләр дөрес саналган вариантны күрсәтегез.
1) Чәчмә, тезмә, драма, юмористик
2)лирика, эпос, лиро-эпик, драма
3) чәчмә, тезмә, драма, халык авыз иҗаты
4) чәчмә, тезмә, юмористик, лиро-эпик
14. Әсәр эчтәлеген өйрәнү ничек була? Җавабын күрсәтегез.
1) сюжет сөйләү
2) персонажларга бәяләмә бирү һәм авторы белән танышу
3) әсәрнең сюжетын өйрәнү һәм темасын, анда күтәрелгән проблеманы, автор фикерен, идеясен, мәгънәсен ачыклау
4) сюжет сөйләү, персонажларга бәяләмә бирү һәм авторы белән танышу
15. «Литературное чтение- Әдәби уку» «Литература- Әдәбият» предметын укытуның белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары концепциясендә ассызыкланган бурычларын күрсәтегез.
16. Әдәби әсәр темалары төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез.
1) милли, тарихи, мәңгелек, персональ
2) мәхәббәт, тынычлык, автобиографик, аталар һәм балалар
3) буыннар, тарихи, бәхет, шәхес
4) мәхәббәт, сугыш, биографик, буыннар.
17. Әдәби әсәр пафосы төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез
1) героик, романтик, трагик, драмматик, сентименталь, сатирик, комик
2) трагик, драмматик, сентименталь, сатирик, комик
3) сентименталь, сатирик, комик, героик, романтик, трагик
4) комик, героик, романтик, трагик, драмматик
18. Әдәби вакыт төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез
1) төгәл, билгесез, хыялый, мифологик, үткән, бүген, киләчәк
2) туган нигездә үткән вакыт, серле вакыт, чит җирдә үткән вакыт, шомлы вакыт
3) үткән вакыт, хәзерге вакыт, киләчәк вакыт, көтелгән вакыт, мәгънәсез вакыт
4) үткән вакыт, хәзерге вакыт, киләчәк вакыт, әкичти вакыт, көтелмәгән вакыт
19. Халык авыз иҗаты төрләре дөрес саналган вариантны күрсәтегез
1) лирик, лиро-эпик, эпик
2) тезмә, юмористик, лиро-эпик
3) лирика, лиро-эпик, мифологик
4) чәчмә, тезмә, драма, эпик
20.Эпик төргә караган жанрларны дөрес билгеләгән вариантны күрсәтегез.
1) хикәя, очерк, хикәят, новелла, әкият, повесть, роман
2) очерк, хикәят, баллада, новелла, әкият, повесть, роман
3 ) хикәят, хикәя, повесть, роман, мәрсия
4 ) очерк, хикәя, касыйдә, новелла, әкият, повесть, роман
I
© 2016, Закирова Залифа Мунависовна 3049